Официальный сайт terra-z 24/7/365
Normal 0 MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-fareast-font-family:"Times New Roman";}
“ Физик культура. Хәрәкәтле уеннар. 1 класс” курсының программасы. (проект)
Авторы: Муллагалиева Рәзилә Зариповна. Исәнсеф гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе укытучысы.
Курсның программасы
“ Физик культура : Хәрәкәтле уеннар “
Аңлатма язуы
“ Физик культура : Хәрәкәтле уеннар” уку курсы башлангыч мәктәпнең 1 -4 классларында алып барыла.
Хәрәкәтле уеннар башлангыч мәктәптә кече яшьтәге мәктәп баласының шәхесен тәрбияләү, аның хәрәкәт итү мөмкинлекләрен үстерү һәм сәләтләрен камилләштерү кебек бер-берсенә тыгыз бәйләнгән комплекслы бурычларны хәл итүдә алыштыргысыз чара булып тора. Хәрәкәтле уеннар баланың иҗатын, хыялын, игътибарын үстерүгә, инициативалылык, мөстәкыйльлек тәрбияләүгә, җәмәгать тәртибе кагыйдәләренә хөрмәт уятуга юнәлдерелгән. Әлеге бурычларны хәл итү, уеннарның үзләрен үткәрүдән бигрәк, аларны оста итеп оештыруга, методик таләпләрне катгый саклауга бәйле.
Хәрәкәтле уеннар составына кергән күп санлы хәрәкәтләр шулай ук координацияне һәм кондицияне камилләштерүгә комплекслы йогынты ясыйлар. Бу яшьтә уен эшчәнлегенең нигезләре салына. Алар иң элек йөрү, йөгерү, сикерү, ыргыту кебек хәрәкәтләрне: тупны тоту, предметны бер кешедән икенчесенә тапшыру, туп ыргыту , туп сикертү кебек уен кагыйдәләрен; урын сайлау, партнер, команда һәм көндәш белән килешеп хәрәкәт итү кебек техник-тактик гамәлләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән һәм өлкән сыйныфларда катлаулы спорт уеннарын өйрәнү өчен нигез булып хезмәт итәләр.
Укыту барышында балалар бик күп уен төрләре белән танышырга тиешләр, алар уен эшчәнлегенә карата кызыксыну уята, мөстәкыйль рәвештә уенны сайларга һәм иптәшләре белән буш вакытта уйнарга өйрәтә.
Хәрәкәтле уеннар буенча программа материалы балаларның тиешле хәрәкәтләнү сәләтләренә һәм осталыкларына нинди йогынты ясавына бәйле рәвештә төркемләнә. Уенның төп вариантын үзләштергәннән соң, уенны уздыру шартларын, катнашучылар санын, инвентарьны, вакытны үзгәртергә киңәш ителә.
Хәрәкәтле уеннар буенча дәресләр, укытучының командаларын, күрсәтмәләрен төгәл үтәүгә нигезләнеп, төгәл оештырылырга, аларда төгәл тәртип булырга тиеш. Шулай ук яңа күнегүләр үзләштергәндә искеләреннән файдалану, дидактик принципларны төгәл саклау зарур.
v\:* {behavior:url(#default#VML);} o\:* {behavior:url(#default#VML);} w\:* {behavior:url(#default#VML);} .shape {behavior:url(#default#VML);} Normal 0 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-fareast-font-family:"Times New Roman";}
«Көтуче һәм көтү » уены.
Залның бер ягында гимнастик скамьялар белән “сарык абзары” билгеләнә. Укучылар (“сарыклар”) анын эченә керәләр. Бер укучы “көтүче” дип сайлана. Анын кузен яулык белэн бәйлиләр дә “абзар” янына җитәкләп алып килеп бастыралар. “Көтүче”: “Сарыклар, сарыклар, мин сезнен янга килдем”, - дип әйтә. Бу сузләрдән сон “сарыклар” гимнастик скамьялар аша чыгып басалар. “Көтүчедән” Һәрберсе болай дип сорый: “Көтүче, көтүче, мина ничә адым атларга рөхсәт бирәсең?” “Көтүче” бердән унга кадәр санның берсен әйтә. ”Сарыклар” әйтелгән санча алга атлап баралар да туктыйлар. Барлык сарыклар да шулай таралышкач, “көтүче”: “Минем көтү кайда икэн?” - дип сорый. ” Сарыклар”: “Бә, бә, бә...”, - дип жавап кайтаралар. Аннан соң “көтүче” аларга таба атлый һәм, берәрсенә кагылгач: “Сарык, сарык, син кем?” – дип сорый. “Сарык” тагын “Бә, бә, бә...”, - дип тавыш чыгара. “Көтүче” аның исемен әйтергә тиеш. Әгәр дә ул укучынын исемен дөрес әйтмәсә, икенче уенчы янына барып аны танырга тырыша.
¡
J J J J J
J “Сарыклар”
¡ “Көтүче”
J
“Кармак” уены
Укучылар, һәммәсе уртага карап бер-берсенә берәр адым ара калдырып, тугәрәккә тезеләләр. Тугәрәк уртасына баскан укытучы бер очына ком тутырылган кечкенэ капчык бәйләнгән 4-5 метр озынлыгындагы “кармакны” идәннән шудырып түгәрәк буйлап әйләндерә башлый. Капчык (“кармак”) шул чакта укучыларның аяклары астыннан үтәргә тиеш. Укучылар исә, капчык үз яннарына килеп җиткәндә, сикереп, “ кармакны” аякларына тидермәскә тырышалар. “Кармакка” бер тапкыр да эләкмәгән укучы откан була.
укытучы
укучылар
“Аякларыңны чылатма”
Залның бер ягына куелган скамьяларга укучылар утырган. Скамьяларга параллель итеп старт сызыгы сызыла (аралары ике-өч метр). Старт сызыгына биш-алты укучы чыгып баса. Аларның һәрберсенең кулында икешәр фанера (размерлары 20х30 см). Залның икенче ягында да старт сызыгына параллель сызык үткәрелә һәм аңа биш-алты урындык тезеп куела.Һәр урындыкта - берәр флажок. Зал уртасында дүрт-биш метр киңлектәге “сазлык” билгеләнә. Укытучы сигналы буенча старт сызыгына баскан укучылар “сазлыкка” йөгереп баралар да, фанераларны идәндә күчереп басып, “сазлык” аркылы чыгалар (такталардан читкә басмаска һәм аякларын “чылатмаска” тырышалар) һәм, урындыклар янына йөгереп килеп флаңокларны югары күтәрәләр. Аннан соң, флаңокларны урыннарына куеп, кире борылып кайталар (“сазлыкны” читләтеп узалар) һәм, фанераларны баштагы урыннарына куеп, скамьяга барып утыралар. Старт сызыгына чираттагы укучылар чыгып ярыша. Барлык укучылар да уенда катнашкач, иң җитезләре билгеләнә.
“
“Туп кемдә?”
Укучылар, уртага карап, тыгыз түгәрәккә тезеләләр һәм кулларын артка – билгә куялар. Берсенең кулында кечкенә туп. Уенлы күнегүне алып баручы түгәрәк уртасына кереп баса.Укытучы сигналы буенча балалар тупны арттан бер-беренә тапшыралар. Уенлы күнегүне алып баручы тупның кемдә булуын белергә тырыша һәм, балаларга якынрак килеп, берсенә: “Кулларыңны күрсәт !” – дип әйтә. Укучы кулларын алга суза. Туп аның кулында булса, уенлы күнегүне алып баручы икенче укучыга мөрәҗәгать итә.
уенлы күнегүне алып баручы
“Тупны тот!”
Укучылар, уртага карап, түгәрәккә тезеләләр. Берсенең кулында – кечкенә туп. Уенны алып баручы түгәрәк уртасында тора. Сигнал булуга, укучылар тупны бер-берсенә ыргыталар. Уенны алып баручы тупны тотып алырга тырыша. Ул моңа ирешсә, тупны ыргытыкан укучы белән урыныны алмаша һәм уен дәвам итә.
уенны алып баручы
“Эләкмәскә тырыш”
Идәндә биш-алты метр диаметрлы түгәрәк сызыла. Аның эченә уенны алып баручы баса. Барлык укучылар түгәрәк читендә кала. Укытучы сигналы буенча алар түгәрәк эченә бер аякта сикерә-сикерә керәләр дә төрлечә (бер яки ике аякта) сикереп торалар. Ләкин алып баручы шул чакта берәрсен әбәкләргә тырышып якын килә башлауга, тегесе кире сикереп чыга. Әбәкләнгән укучы да уеннан чыгарылмый. 40-50 секунд үткәннән соң әбәкләнмәгән укучылар арасыннан икенче уенны алып баручы билгеләнә.
“Тупны һавадан тотып ал”
Укучылар бер-берсеннән берәр адым калдырып зур түгәрәккә тезеләләр. Һәрберсе үз аяклары тирәсендә кечкенә түгәрәк сыза һәм аның эченә кереп баса. Зур түгәрәк уртасында, туп тотып, уенны алып баручы тора. Ул тупны югарыга ыргыта һәм аны һавадан тотып алырга тиешле уенчының исемен әйтеп, шуның урынына йөгерә. Чакырылган укучы тупны тотып алырга тырыша. Әгәр дә тотып ала алса, тупны, икенче уенчының исемен әйтеп, югары ыргыта һәм уен шулай дәвам итә. Әгәр дә туп җиргә төшсә, барлык укучылар да үзләренең түгәрәкләреннән чыгып читкәрәк китәргә тырышалар, ә уенны алып баручы : “Туктарга!”- дип кычкыра һәм тупны ыргытып берәрсенә тидерергә тырыша. Туп тигән укучы уенны алып баручы була, туп тимәсә, аны ыргытучы яңадан уенны алып баручы вазифасын үти.
“Тукта!”
Укучылар түгәрәккә тезелеп басалар. Түгәрәк уртасына уенны алып баручы керә. Ул кечкенә тупны идәнгә каты итеп бәрә дә кемнең дә булса исемен әйтә. Исеме әйтелгән укучы (ул яңа уенны алып баручы була) туп артыннан йөгерә, ә башка уенчылар төрле якка таралышалар. Уенны алып баручы, тупны тоткач : “Тукта!” – дип кычкыра. Бу сигналдан соң барысы да бер урында басып торырга тиеш. Уенны алып баручы тупны якындагы уенчыга ыргыта. Әгәр дә ул тупны тидерә алмаса, яңадан туп артыннан йөгерә ( ә уенчылар икенче урынга күчәләр) һәм:”Тукта!” – дип кабат кычкыра; тупны тагын ыргыта...Уенны алып баручының тубы тигән укучы үзе уенны алып баручы була. Укытучы тупны төз атучыны һәм бер тапкыр да тупны тидермәгән уенчыларны билгели.
“Хәйләкәр төлке”
Укучылар, бер-берсеннән берәр адым ара калдырып һәм уртага карап, түгәрәккә басалар. Түгәрәк читендә кечкенә түгәрәк – “хәйләкәр төлке йорты”сызыла. Укытучы барысына да күзләрен йомарга куша да, берәр укучыга кулы белән кагыла. Ул кагылган укучы “хәйләкәр төлке” була. Аннан соң укытучы барысына да күзләрен ачарга һәм кем “хәйләкәр төлке” икәнен белергә куша. Белә алмасалар, балалар хор белән: “ Хәйләкәр төлке, син кайда?”- дип өч тапкыр кычкырып сорыйлар һәм бер-берсенә карыйлар. Бераздан “хәйләкәр төлке” түгәрәк уртасына йөгереп чыга да: “Мин монда!”-дип әйтә. Шул вакытта уенчылар төрле якка таралышып йөгерәләр, ә “хәйләкәр төлке “ аларны куа башлый һәм әбәкләргә тырыша. Әбәкләнгән укучылар “хәйләкәр төлке йортына” – түгәрәккә барып басалар. Ике-өч уенчы әбәкләнгәч, укытучы барысына да яңадан түгәрәккә тезелергә куша һәм уен яңа “хәйләкәр төлке” белән дәвам итә.
“Мәче һәм тычканнар”
Залның бер ягында “мәче өе” сызыла, ә икенче ягында гимнастик скамьялар белән “тычканнар өе” билгеләнә. Укучыларның берсе мәче ролен башкара, калганнары – “тычканнар”. Укытучы сигналы буенча “мәче”өенә керә һәм йокларга ята. “Тычканнар” исә гимнастик скамья аркылы атлап чыгалар да зал буенча ирекле рәвештә йөгереп йөри башлыйлар. Кинәт мәче йокысыннан уяна, киерелә дә “тычканнарны “ куа башлый һәм аларны әбәкләргә тырыша. “Тычканнар” өйләренә таба йөгерәләр һәм гимнастик скамьялар артына кереп качалар. Әбәкләнгән укучыларны санагач, яңа “мәче” сайлана һәм уен дәвам итә.
“мәче”
“тычканнар”
“Чыпчыклар”
Идәндә түгәрәк сызыла. Аның уртасына уенлы күнегүне алып баручы, ягъни “зур кош” баса. Барлык укучылар – “чыпчыклар” түгәрәк читендә кала. Укытучы сигналы буенча алар ике аяк белән этелеп бер урында сикереп торалар да, шулай ук сикереп түгәрәк эченә керәләр һәм “бөртек чүпли” башлыйлар. “Зур кош” түгәрәктә “очып” йөри һәм “чыпчыкларны” куып чыгарырга тырыша. “Зур кош” кулы белән кагылган укучы бер кулын күтәреп төшерә дә уенлы күнегүне дәвам иттерә. Ахырда укытучы “зур кошка” бер тапкыр да тоттырмаган балаларны билгеләп үтә.
уенны алып баручы “зур кош”
“чыпчыклар”
“Сазлыктагы бакалар”
Барлык укучылар – “бакалар”, уенлы күнегүне алып баручыдан – “челәннән” кала, идәндә сызылган зур түгәрәккә – “сазлыкка” кереп басалар. Зур түгәрәктән 1,5-2 метр чамасы читтә диаметры бер метрлы кечкенә түгәрәк сызыла. Анда “челән” тора. Укытучының беренче сигналы буенча “бакалар” төрлечә сикергәли башлыйлар. Укытучы икенче сигналны биргәч , “челән”, түгәрәккә кереп, “бакаларны” тотарга – әбәкләргә тырыша. Ә”бакалар “ исә түгәрәктән читкә сикереп чыгып кына “челәннән” котыла алалар. Әбәкләнгән укучыларны “челән” үзе йортына – кечкенә түгәрәккә алып китә. Ике-өч “бака” тотылгач, яңа “челән” билгеләнә.
уенны алып баручы “челән”
“бакалар”
“Кошлар китә”
Укучылар залның бер башына җыелалар. Укытучы :”Кошлар очып китәләр!”- дип әйтүгә, балалар куллары белән кошлар очкан шикелле хәрәкәтләр ясап, залның икенче ягына таба йөгерәләр. Укытучы:”Давыл башлана!”- дип әйтә. Бу сигналдан соң, укучылар гимнастик стенка янына йөгереп китәләр дә аңа үрмәләп менәләр (“кошлар давылдан агачларга кунып качалар”). Укытучы давыл туктады!”-дип әйтүгә, барысы да гимнастик стенкадан төшәләр һәм залда ирекле рәвештә йөгереп йөриләр (“кошлар тагын юлга чыгалар, очып китәләр”).
“кошлар”
“Шеренгаларда тупны тапшыру”
Класс, ике командага буленеп , кара-каршы шеренгаларга тезелә. Беренче шеренганың – уң һәм икенче шеренганың сул флангларында торучыларның кулларында зур туплар. Укытучы сигналы буенча алар тупларын шеренга буйлап иптәшләренә тапшыралар. Туп шеренгада соңгы булып торучыга җиткәч, ул аны идәнгә бәреп тота да кире шеренга буйлап җибәрә. Туп шеренгаларда беренче булып торучыларга җиткәч, алар бер адым алга атлыйлар һәм тупны югарыга күтәрәләр. Уенны беренче булып тәмамлаган команда ота.
беренче команда
икенче команда
“Кем тавышы?”
Укучылар түгәрәккә тезеләләр. Уенлы күнегүне алып баручы уртага кереп баса һәм күзләрен йома. Укытучы ишарәсе буенча түгәрәктән бер укучы алга чыга да, аяк очларына гына басып килеп, уртада торучының җилкәсенә кагыла һәм, тавышын үзгәртеп, аның исемен әйтә дә кире үз урынына килеп баса. Уенлы күнегүне алып баручы :”Бер, ике, өч!”,- дип саный һәм, күзләрен ачып, янына кем килгәнен белергә тырыша. Кем килгәнен белсә, стройга баса, белмәсә, икенче тапкыр күзләрен йома. Ике тпакыр ялгышканнан соң, уенлы күнегүне алып баручы алмашына.
“Аучылар һәм куяннар”
Мәйданчыкның капма-каршы якларында ике “аучы йорты” сызыла. Һәр йортка берәр “аучы” кереп баса. Һәрберсенең кулында – икешәр кечкенә туп. Мәйданчыкның уртасында “куяннар” сикергәләп йөриләр. Укытучы: “Аучылар!”- дип әйтүгә, “куяннар”, туктап бер урында басып торырга тиеш. “Аучылар”, йортларыннан чыкмыйча, тупларын куяннарга ыргытып, тидерергә тырышалар. Туп тигән “куяннарны” “аучылар” йортларына алып китәләр. Уен ике-өч тапкыр кабатланганнан соң, “атылган куяннарны” саныйлар һәм “иң төз атучы аучыны” билгелиләр. Аннан соң яңа “аучылар” сайлана һәм уен дәвам итә.
“аучылар”
“куяннар”
Смотреть видео онлайн