Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Calibri","sans-serif"; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin; mso-bidi-font-family:"Times New Roman"; mso-bidi-theme-font:minor-bidi;}
Татарстан Ресупубликасы Баулы муниципаль районы
7 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе
Тема:
Мин тормышка гашыйк...
(ачык дәрес)
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
В.М.Әгълиуллина
Тема: Мин тормышка гашыйк...
(Фәнис Яруллинның иҗатына йомгак ясау дәресе)
Ачык дәрес
МАКСАТ:
1.Ф.Яруллин иҗаты һәм тормышы турындагы белемнәрне тирәнәйтү. Укучыларны язмыш сынавына дучар ителгән шәхесләр тормышы белән таныштыруны дәвам итү.
2.Әсәрләре аша яшәү кыйммәтенең асылына төшенергә өйрәтү.
3.Темага бәйле рәвештә сөйләм телен камилләштерү һәм иҗади фикерләү осталыгын үстерү.
4. Укучыларны уйлау-чагыштыру нәтиҗәсендә дөрес юл сайларга өйрәтү; ихтыяр көче, яхшылыкка омтылыш, ярдәмчеллек сыйфатларын үстерү; тормыш авырлыкларына бирешмичә-сыгылмыйча яшәргә омтылыш тәрбияләү.Авырлыкларны җиңеп, тормышны яратып яшәргә өйрәтү.
5.Презентация эшләргә материал туплап, кулланырга өйрәтү.
(Фәнис Яруллин иҗатын тулысы белән өйрәнгәннән соң дәрес
Һәм тематик кичәләр үткәргәндә кулланырга мөмкин
Тема: Мин тормышка гашыйк...
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
II.Актуальләштерү.
Укытучы. Укучылар, сезгә өй эшенә Фәнис Яруллинның биографисен кабатлап, иҗатына күзәтү ясап килергә кушылган иде. Кайберләрегезгә“Тормышка гашыйк” , “Нәрсә ул язмыш?-дигән сорауга җавап эзләргә кирәк иде.
(1-7 слайдларда Ф.Яруллинның кыскача биографиясе күрсәтелә)
1 укучы. Танылган шагыйрь, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллин (Фәнис Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туа. Җидееллык белемне туган авылында ала. Сигезенче сыйныфны район мәктәбендә тәмамлый һәм 1954 елда “Татнефть” берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында элемтәче монтер булып эшли башлый. 1957 елда армия сафларына алына. Анда һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып , имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.
Укытучы.Дөрес. Өстәп шуны әйтер идем:
Ул бик авыр, яшәүдән туйган чагында Островскийны исенә төшерә, һәм болай ярамый, яшәргә кирәк, көрәшергә кирәк дип уйлый. Язмыш белән көрәшә башлый.
1 укучы. Ул язарга өйрәнә, укый, имтиханнар тапшыра. Уйлыйм да, таң калам: без исән-сау килеш укырга авыр дибез, ә ул? Ничек түзде икән? Моның өчен гаять сабыр, чыдам, нык ихтыярлы булырга кирәк бит. Хәзер аңа 70тән өстә, ул инде 50 ел диярлек урын өстендә ята, ә без 5 көн чирләсәк мескенгә әйләнәбез. Менә кемнән түземлелеккә, яшәргә өйрәнергә, үрнәк алырга кирәк икән.
Уку һәм озакка сузылган дәвалану белән бергә ул шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре иҗат итә. Аның “Мин тормышка гашыйк”, «Җилкәннәр җилдә сынала», «Әнә килә автомобиль», “һәркемнең үз сукмагы” һәм башка әсәрләре кешелеклелек, тормышчанлык белән сугарылган.
Соңрак иҗат ителгән “Кыйгак –кыйгак каз кычкыра”, “Чәчәкләр моңы”,”Кайту”,”Яралы язмышлар”повестьлары, «һәркемнең үз бүләге», «Туган көн бүләге» җыентыклары белән Ф.Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла.
Беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1960 елда чыга башлый. Тәүге шигырь китабы, “Мин тормышка гашыйк” дигән исем белән, 1964 елда дөнья күрә. Хәзерге вакытта – 40 лап китап авторы.
Әдипнең күп кенә әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Иҗатының төп өлешен тәшкил итүче сыйфатларның берсе – халыкчанлык. Бу аның шигырьләрендә аеруча сизелә. Образлар белән эш иткәндә, Фәнис Яруллин халкыбызның гореф - гадәтләрен, матур сыгылмалы телен, тапкырлыгын, оптимистлыгын, рухи ныклыгын, җорлыгын шигъри детальләргә кертеп җибәрергә ярата. Иҗатының төп өлешен шигърият алып торса да, ул проза белән дә гел үрелеп бара. Бераз соңрак шул ике агымга драматургия дә килеп кушыла.
Җыеп әйткәндә Ф.Яруллин прозаик, публицист, драматург, шагыйрь дә.
Укытучы. Ә хәзер “Тормышка гашыйк” , “Нәрсә ул язмыш?-дигән сорауга җавап эзләүчеләргә сүз бирик әле.
2 укучы. Гашыйк булу ул мәхәббәт белән бәйле. Яраткан кеше ул тормышта яшәү көче бирүче, канат куючы. Яраткан кеше ул әйбәт, матур, иң шәп кеше ,аның начар ягын син күрмисең. Димәк , Фәнис ага, минем уйлавымча, тормышның авырлыкларын вак эшкә саный.
3 укучы.Ф.Яруллин тормышның матурлыгын, кыйммәтен белергә өйрәнгән минемчә. Мин әбинең :” Аяк аста ятканны да күрмисең!”-дигән сүзен аңладым хәзер. Без исән-сау булып та, исәнлекнең кадерен белмибез. Тормышның матурлыгын күрергә өйрәнергә, аңларга без әдәбият дәресләрендә өйрәнәбез генә әле. Маңгаеңа язылган язмыш диләр. Ни күрәчәксең, шул язмыш була диләр. Кеше үтәргә тиешле билгеле бер юл. Һәркем үз юлын, үз язмышын үзе сайлый.
Укытучы. Бик яхшы.Ә хәзер алдагы слайдлардагы сүзләргә игътибар итик әле.(8,9 Слайдлар) Тормыш елгасы ике ярдан- бәхет һәм бәхетсезлек дигән ярлардан тора. Без – шушы тормыш елгасының дулкыннары. Ярсу җилләр безне әле бу ярга , әле теге ярга китереп чәпиләр.Тик җил давыллар көчлерәк булган җирдә агачлар да ныграк булып үсәләр. Ләкин , ничек кенә булмасын, һәр үсемлек ,һәр җан иясе яшәргә омтыла.
“Туган як күңелгә якын бит ул. Аның әрем исе дә күңелгә шифа. Салкын җиле дә күңелне иркәли... “Ф.Я.
Әгәр йөрәгеңдә яшәү өметең сүнмәсә , караңгы-шомлы төннәрдә күңелеңә куркаклык ояламаса , төн артыннан көн туачагына ышанычың бетмәсә , димәк , син әле яшәячәксең.
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
4 укучы.Ә мин тормыш максаты турында акыл ияләре әйткән сүзләр таптым.”Чын тормышның төп максаты-гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу.”(А.Платон) “Җиңел тормыш эзләгән кеше- иң мескен кеше.”(Д.Джордан) “Яшәү- туктаусыз алга бару ул.” (С.Джонсон) “Кешенең иң кадерле нәрсәсе-гомере. Яшәү-эзләнү һәм борчылулар утында яну ул.”(Э.Верхарн) Бу фикерләр Фәнис агага атап язылган дисәң дә була.
Укытучы.Әйе. Дөньяда иң үкенечле сүз”Вакыт үтте “дигән сүздер.Бу исәптшн Фәнис аганың да сүзләрен укып үтик әле.(13нче слайд) Кайгыңны үзен ишәк ит, өстенә атлан,
Кыя бөркетедәй горур үткәр гомерне.
Курыкма ут давыллардан, чуерташлардан...
(14слайд) Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез.
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Бу юллар кайсы язучыныкы? Һәм сүз кемнәр турында бара?
5 укучы. Бу без ятлаган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән шигырьдән. Ул укытучылар турында. Фәнис ага үзен укыткан укытучыларны гына түгел, барлык укытучыларны да хөрмәт итә. Чөнки укытучы безне акны карадан аерырга әдәби әсәрләр аша өйрәтә, кайчан гына килсәң дә , киңәш бирә , юата.
Укытучы. (15 слайд күрсәтелә). Ә менә бу сүзләр кайсы әсәрдән? Әйе, дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән.
6 укучы.”Кояштагы тап”тан. Кешеләрне алдарга ярамый, бигрәк тә әнкәйләрне. Әгәр барлык балалар да әниләрен яратса, рәнҗетмәсә, кояш яктырак , тормыш матуррак булыр иде. Ф. Яруллин тап астында кешеләр күңеленең барлык начарлыгын күрсәтергә теләгәндер. Аның сүзләре дә шуны раслыйлар: тик кеше күңелендәге яманлык бетми шул, яхшы булырга бәләкәйдән өйрәнергә кирәк.
Укытучы. Ә хәзер ял итеп алыйк. (16 слайд-диңгездә көймә). Үзегезне шул көймәдә итеп хис итегез...
Нинди уйлар килде башыгызыга? ...Ни өчен мин сезгә бу рәсемне сайладым?
7укучы. Без Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрен укыган идек. Бу рәсемдә көймә тик тора, чөнки җил юк. Андагы кеше чынлап та ял итәдер, төнге матурлыкны күзәтәдер, уйланадыр. Көймә җилдә генә хәрәкәткә килә, көчле җил аны очыртып йөртә , хәтта аударырга да мөмкин...
Укытучы.(алдагы слайдта җилдә алга баручы көймә күрсәтелгән)
Язучылар әсәрләрендә символлар кулланалар дибез.
Көймә нәрсәне аңлата? Ә су? Елга? Диңгез?
Су – чистарыну, салкынлык .
Диңгез - ул иксез - чиксез тормыш, тик аның төбендә ни ятканын берәү дә белми. Елга - алга бару, ә җилкәнле көймә – шул тормышта ялгыз көрәшүче. Фәнис ага әсәренә нигә андый исем сайлады икән?
8 укучы. Ул үзе янында яшәүче кешеләрне, көймәнең теләсә кайсы вакытта су төбенә китүе мөмкинлеген күз алдында тотып , тормыш диңгезендә йөзгәндә , давылларда гына чын иптәшләрнең сыналганын күрсәтәсе килгәндер . Без Һәрберебез – көймәчекләр, диңгездә батмас өчен бик нык тырышырга , акыллы булырга, ярдәмгә килердәй дусларың булырга тиеш. Ә иң әйбәте минемчә, диңгезгә шартлар яхшы булганда гына чыгарга кирәк. Уйламыйча, киңәшмичә эш эшләргә дә, тормыш башларга да ярамый.
Укытучы. Бик яхшы , тирән фикерләр бу. Ул безнең исән-сау үсүебезне, сау-сәламәт рухлы булып яшәвебезне тели. “Үз-үзегезне саклагыз, акыллы булыгыз, өлкәннәр сүзенә колак салыгыз һәм сез гомер буе бәхетле булып яшәрсез. Исән-сау кешенең һәр минуты , мизгеле бәхеткә төрелгән, күбесе аны аңламый, санламый гына. Берегез дә ачы язмыш сынавына юлыкмагыз!-ди.
.Ә хәзер әйдәгез тест эшләп алыйк.(18-27 слайдларда тест.Вакытка карап шигырь уены да уйнап алырга була-28 слайдта)
Өй эшенең биременә хәтле шигырь юлларын укып үтәбез. Алар сезгә өй эшен эшләүдә ярдәм булыр.(29-30 слайдлар)
Өй эше:
1и.т.Гадәтләр чәчсәң-холык урырсың,
Холык чәчсәң-язмышыңны урырсың.
(Үз фикереңне ничек итеп рәсем- схемага урнаштыра аласың? Фикерне дәлилә.)
2т.Өйнең кирпечләренә сүзләр языгыз. Өйләрегездә яшисе килеп торырлык сүзләр сайлагыз. Кем күбрәк сүз табар?
Өй рәсеме таратыла.(35 слайд)
Йомгаклау:
Язмышлар сынавына бирешмичә, тормышка гашыйк булып яшик.
йөзгпапа Өй эше:
|