Место работы, должность:
Сабантуй мизгелләре.
Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдәниятенә игътибары көчәя бара Бу исә балаларда кече яшьтән үк ана теленә, үз милләтенең традицияләренә мәххәббәт, ихтирам тәрбияләү ихтыяҗын да арттыра. Шушы максаттан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә элек-электән килгән милли бәйрәмнәрне билгеләп үтү дә зур әһәмияткә ия.
Милли бәйрәмнәр-халыкны милли итеп берләштерә торган чараларның берсе. Аларда өлкәннәр дә теләп катнаша, алар кеше күңелендә озак саклана.
Сабантуй да әнә шулай хәтергә сеңеп кала торган бәйрәмнәрнең берсе.
Музыка яңгырый.
Яна:
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә.
Антон:
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебездә.
Көрәшик тә, узышыйк та,
Сабантуй бүген бездә.
(Сабантуй җырын тыңлау)
Алып баручы:
Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!Хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме-Сабан туена җыелдык. Сабантуй-ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй-ул дуслык бәйрәме. Сабантуй-ул һәркемнең көтеп алган изге, бәйрәме! Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар, кунаклар, сезгә тыныч балачак, ныклы сәламәтлек телим! Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын! Игенчеләр үстергән ипекәйнең кадерен белик!
Антон
Сабан туе, сабан туе,
Шундый кызык, күңелле.
Ник соң егет түгелме?
Егылсам да исем китми,
Булыр еккан чаклар да...
Бүген бәйрәм – Сабан туе
Безнең туган якларда
Батыр калу өчен әле
Миңа бераз иртәрәк.
Тик шулай да сабан туен
Үзем башлап җибәрәм.
(Этешеп-төртешеп Көтбетдин белән Хоппетдин керәләр)
К: Минем артан йөрмә дип әйттем бит инде.
Х: Кем кем артыннанн йөри бит әле монда?
А. б.: Туктагыз әле, сез кемнәр буласыз? Нигә тарткалашасыз? Бүген бездә Сабантуй, иң яхшысы үзегез белән таныштырыгыз.
.
Бергә: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!
Х: Алайса таныш булыйк. Бу минем игезәк сыңарым-Көтбтдин. Котыгыз алынмасын, үзе бик әйбәт ул. (Башыннан сыйпый)
К: Ә бу минем җан дустымХоппетдин. Хоппетдин, без дә Сабантуй карыйк әле.
А. б.: Карап кына утырмагыз әле, менә сезгә бау, аркан тартышыгыз.
Х-н белән К-н }була ул!
(икесе аркан тартышалар)
А. б.: Әллә сез дә булышасызмы, балалар?
(Б-р чыгалар, булышалар)
1) Аркан тартышу уены.
Татар халкы киң күңелле
Сый- хөрмәт һәрбер өйдә
Җыр һәм музыка агыла,
Без дә басыйк шул көйгә.
(бию башкару)
2) Кашыкка йомырка салып йөгерү уены
Яна
Кызыклар бик күп монда,
Кайдан уйлап тапканнар.
Йөгерешәләр малайлар
Аш кашыгы капканнар.
Һәммәсе дә кашыкка
Салган берәр йомырка,
Бәйләп куймаган бит аны,
Төшеп китәр дип курка.
Тик тормый ул, селкенә.
Селкенгән, малайлар көлә,
Көлгәч, төшеп ватыла да
Чыдар булмый көлкегә
Җылыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк тагын берәрне.
Җырлап искә төшерәбез
Бергә булган көннәрне.
(җыр башкару)
3) Көянтә - чиләк күтәреп йөгерү уены
Антон
Матур кызлар суга бара, чылтырый чиләкләре. Әнә алар бүген дә юлга чыккан, иңнәренә салып көянтшлшр.
Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә ал иңеңә
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гына күрмә.
Бие әле, бие әле,
Биегәнең юк әле.
Сезне матур бии диләр,
Биетеп карыйк әле.(бию башкару)
4) Чүлмәк вату уены
Яна
Хәзер һәм адымын уйлап санап атлый белгән малайларны, кызларны “Чүлмәк вату” уенына чакырабыз. Әйдәгез кем төгәл атлый һәм төз суга белә - ватыгыз да чүлмәкне, алыгыз бүләкне.
-Тырышып хезмәт иткән кешеләр, гөрләтеп бәйрәм дә итә беләләр. Ә җырсыз, биюсез бәйрәм, бәйрәм мени ул?
5) Капчык киеп йөгерү уены
Антон
Капчык киеп йөгерү дә бик күп көч һәм осталык сорый. Әгәр кем дә булса үзендә шул сыйфатларны санап карыйса килсә, мәйданга рәхим итегез!
Икегезгә ике капчык,
Ягез әле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз.
Җырлыйк эле, җырлыйк әле,
Сабантуй бәйрәмендә.
Җырның ертыгы юк диләр,
Бирербез бүләген дә.(Җыр башкару)
Дуслар, күңелле милли бәйрәмебез ахырына якынлашты.
И гүзәл син Сабантуй!
Халкым кебек тыйнак ягымлы
Халкым кебек олы, киң күңелле
Халкым кебек дәртле һәм моңлы.
Сабан туе ул – тынычлык туе
Даны яңгырый аның җырларында
Шушы бәйрәмнән дә күңеллерәк
Бәйрәм юктыр кебек беркайда!
Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Сабантуй елга бер килә,
Күңелле, олы бәйрәм.
Нур өстендә нурлар иңсен,
Биеп алыйк имчасам.
Җырлыйк эле, җырлыйк әле,
Сабантуй бәйрәмендә.
Җырның ертыгы юк диләр,
Бирербез бүләген дә.
А.б.Дуслар, күңелле милли бәйрәмебез ахырына якынлаштты.
И гүзәл син Сабантуй!
Халкым кебек тыйнак,ягымлы
Халкым кебек олы,киң күңелле
Халкым кебек дәртле һәм моңлы.
Сабан туе ул – тынычлык туе
Даны яңгырый аның җырларында
Шушы бәйрәмнән дә күңеллерәк
Бәйрәм юктыр кебек беркайда.
Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Бәйрәм “ Дуслык җыры”( А. Гарифуллина көе, Ф. Сафин сүзләре) белән тәмамлана.