КЕРЕШ
Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч
чыңы һәм китап акылы чагылсын!
Рәсүл Гамзатов. [28, 5б.]
Гаиләдә бала туган көн ата-ана өчен зур шатлыклы көн. Дөньяга тагын бер кеше килү уңаеннан барысы да бер-берсен котлый. Шул вакытта алар өчен тагын бер җитди вакыйга—исем кушу йоласы уздырыла. Исем кеше язмышына зур йогынты ясый.
Исем, фамилия, милләт гади генә сүз түгел, ә — код ул. Һәр әйткән сүз Күктә язылып бара. Һәр әйткән сүз Күк белән гармониядә тора һәм кешелек мәгьнәсен аңлата. Шуның өчен элеккеләр әйткәнчә, һәр әйткән сүз уйлап әйтелергә тиеш. Әгәр кешенең исеме белән мәгьнәсе тәңгәл килсә, исемнең көче күп тапкыр артып, аның рухын көчле, үлемсез итә, исем дөрес бирелмәсә, киресенчә, көчен югалта, кешене үтерә. Исем — кеше холкының коды, аның Җиргә нинди максат белән килүен белдерүче билге. Ата-ана исемне уйлап сайларга тиеш, чөнки балаларының язмышын алар билгели. Исем үз милләтеңнеке, тәрҗемәсез аңлаешлы булырга тиеш.
Шүңа күрәдер, әдипләребез, үз әсәрләренә геройлар сайлаганда, бу мәсьәләгә сак карыйлар. Ә ул геройларга исемнәр сайлаганда исә, аның характер сыйфатын ача торганын куярга тырышалар. Туфан Миңнуллин да бу категориягә керә. Әдәби образларының исеменнән чыгып, аның характерына хас сыйфатларны табарга була. Диплом эшенең темасы да шушы мәсьәләгә карый. Минемчә, бу тема бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Чөнки Туфан Миңнуллин бүгенге көндә яшәп иҗат итүче драматург. Ул бүгенге заман белән бергә атлый. Аның әсәрләрен укып, бәлки, бүгенге заман кешесе балаларына шул исемне бирәдер. Заман үзгәргән саен, исемнәр дә үзгәрә бит. Туфан Миңнуллин да геройларына исемнәрне заман таләпләренә туры китереп сайлый.
Шулай ук теманың актуальлеге аның өйрәнелмәгәнлеге ягыннан гына түгел, кабатланмас һәм үзенчәлекле иҗат процессы белән билгеләнә.
Диплом эшенең эчтәлегенә килгәндә, ул ике бүлектән, ә алар үз чиратында 2-5 параграфтан гыйбарәт. Беренче бүлек куелган проблеманы теоретик анализлау характерында бирелде. Шуннан соңгы бүлекләрдә фактик материалны эксперименталь-тикшеренү нәтиҗәләре турында язылды. Беренче бүлектә ономастика турында гомуми мәгълүмат бирелде, ә икенче бүлектә Туфан Миңнуллинның драма әсәрләрендә очраган ир-ат исемнәренә төрле аспекттан чыгып анализ ясалды: мәгънәсе, структурасы, килеп чыгышы ягыннан төре, Ислам дине белән йогынтысы, бүгенге көн белән бәйләнеше. Соңыннан диплом эшенә йомгак ясалды.
Максат һәм бурычлар
“Туфан Миңнуллинның драма әсәрләрендә ир-ат исемнәре” темасын ачу өчен, эш барышында түбәндәге максатлар куелды:
1. Ономастика төшенчәсенә аңлатма бирү.
2. Туфан Миңнуллинның әсәрләрендә ир-ат исемнәренең бирелеш үзенчәлекләрен ачыклау.
Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:
-Ономастика төшенчәсенә аңлатма биргән махсус әдәбият белән танышу;
-Туфан Миңнуллин әсәрләрендә очраган ир-ат исемнәрен мәгънә ягыннан тикшерү;
- Ислам белән бәйләнешен ачыклау;
- бүгенге көн исемнәре белән чагыштыру ;
- ир-ат исемнәренең структурасын тикшерү;
- әсәрләрендәге ир-ат исемнәренә аңлатма бирү;
- исемнәрнең килеп чыгышы ягыннан төрен ачыклау.
Объект һәм предмет
Эшебезнең объекты булып, Туфан Миңнуллинның драма әсәрләре тора, предметы-шушы әсәрләрендә кулланылган исемнәрнең үзенчәлекләре.
Методик һәм теоретик тикшерү нигезе
Үз эшебездә Г. Ф. Саттаров, Я.Х. Абдрахимова, А.Г.Шайхуллов ,
А.Гафуров, Ф.С. Сафиуллина кебек галимнәр хезмәтләренә нигезләндек.
Кулланылган методлар – эзләнү,анализ, чагыштыру.
БҮЛЕК 1. ОНОМАСТИКА ТУРЫНДА тӨШЕНЧӘ.
1.1.Ономастика турында төшенчә.
Барлык төр ялгызлык исемнәренең килеп чыгышын, үсешен, ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү белән тел белеменең ономастика (грекча «исем кушу сәнгате» мәгънәсендәге сүздән) дигән махсус тармагы шөгыльләнә. Топонимика белән антропонимика ономастиканың ике иң мөһим һәм иң зур бүлекләрен тәшкил итәләр. Топонимика барлык төр географик атамаларны (топонимнарны) өйрәнә.
һәрбер телдә кешегә эндәшү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропоиимик категорияләр бар. Антропоним термины (грекча антропос — «кеше» һәм онома—-«исем» сүзләреннән) кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне кон крет атау берәмлекләрен белдерү өчен хезмәт итә (мәсәлән, Закир—исем, Куштан—кушамат, Шакирович — отчество. Бакиров — фамилия, Тиктормас—псевдоним һ. б.— болар барсы да антропонимнар). Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгатъ итү категорияләренә исем, кушамат, ата исеме (отчество) һәм фамилия керә. Бу категорияләрнең килеп чыгышын, төзелеш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә. Антропонимия — теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының аталышы.
Ялгызлык исемнәренең этимологиясен, этнолингвистик катламнарын, структур-семантик һәм ясалыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш, таралыш-кулланылыш хасиятләрен өйрәнүнең тел һәм халык тарихы, этнография һәм этногенез өчен гаять зур әһәмияте бар. Чөнки кеше исемнәре, җирле географик атамалар үзләрендә телебезнең борынгы сүзләрен, грамматик күренешләрен мул саклаганнар. Боларда халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы эзлекле чагыла. Димәк, ономастик берәмлекләр тел чаралары белән, сүз белән бәян ителгән тарихны, исем-атамаларда саклану һәм гәүдәләнү тапкан тарихны тәшкил итәләр.
Хәзерге вакытта ономастика фәне кызу темплар белән үсә. Шунысы да игътибарга лаек, ономастика күзлегеннән караганда, туган республикабыз Татарстан—гаҗәп кызыклы һәм үзенчәлекле төбәк. Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар.
Татар ир-ат һәм хатын-кыз исемнәренең тулаем саны 25 меңнән артып китә. Аларның репертуары ифрат төрле һәм бай. Димәк, дөньяда татарлар кеше исемнәренең күплеге һәм төрлелеге ягыннан төрекләрне узып, беренче урынны тотучы халык, дип горурлык белән әйтә алабыз.
Татар телендәге ялгызлык исемнәрен һәм аларның килеп чыгышын ныклап өйрәнү 19 йөзнең икенче яртысыннан башлана.Бу өлкәгә Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Әхмәров, В.В.Радлов, В.К. Магницкий, Н.И. Золотницкий, С.М. Шпилевский, Н.И. Ашмарин, А.И. Износков, Г.Тукай һ.б. үзләреннән зур өлеш керткәннәр.
Октябрьдән соңгы чорда ономастик материал җыю дәвам итә. Татарстанны өйрәнү җәмгыяте, татар диалектларын өйрәнүче галимнәр аерым географик атамалар, авыл исемнәре, кеше исемнәре буенча шактый мәгълүмат туплыйлар. 60 нчы еллардан башлап ономастик эзләнүләрнең чикләре киңәя, төрле фәннәргә бәйләнешле рәвештә өйрәнү тагын да фәнни яктан тирәнәя бара.
1.2. Татар исемнәренең чорларга бүленеше.
Кеше исемнәренең барлыкка килүе, үсеш-үзгәреше җәмгыятьнең иҗ-тимагый-тарихи һәм культура-идеология эволюциясе, иҗтимагый-икътисади күренешләр белән бик тыгыз бәйләнгән. Шушы җәһәттән, татар телендә кеше исемнәренең барлыкка килү һәм үсеш-зволюциясен өч чорга: 1. мәҗүсилек ышанулары, йолалары тәэсирендә булган борынгы төрки чорга (I—X йөзләр); 2. Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган икенче чорга (X Йөз — XX йөз башы) һәм 3. Октябрь революциясеннән соңгы чорга (XX йөз башыннан алып хәзерге көнгәчә) бүлеп карый алабыз.
1.Мәжүсилек ышанулары, йолалары тәэсирендә булган борынгы төрки чор (I – X йөзләр).
Борынгы кеше табигать кочагында яшәгән.Һәр күренешкә игътибар иткән, өйрәнгән.Бер-берсенә эндәшү һәм, бер кешене икенчесеннән аеру өчен, ялгызлык исемнәр барлыкка килгән.Күп кенә йолалар,гадәтләр булган.Исемнәр әнә шул борынгыдан килгән йолалар белән бәйләнештә куелган.
Бала нык, таза, чибәр булсын дип, кыргый хайваннар, киек кошлар, сайраучы кошлар, каты һәм нык минераллар, асыл ташлар, алтын һәм көмеш кебек затлы металлар һәм башка әйберләрнең атамасын исем итеп кушканнар:Арыслан, Шаһбаз (бөркет), Лачын, Карлыгач, Ташбулат, Такташ (гранит, таш кыя мәгънәсендә), Алтынбәк, Рубин, Рубинә,Энҗе, Мәрҗәнә (кызыл яки алсу төстәге корал), Тимерҗан.
Болгар-татарларда Күркәм(“бик асыл,үтә чибәр, гүзәл”), Кәреклебанат, Күреклебикә кебек хатын-кыз исемнәре кулланылышта йөргән.
Болгар-татарларда сылу (“гүзәл, матур, зифа”) сүзе элек-электән хатын-кыз исеме (Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: Сылубай, Сылубәк, Сылухан, Айсылу, Сылугөл, Гөлсылу, Байсылу, Миңсылу, Таңсылу.
Тел галиме Ф.С.Фасеев “чибәр, күркәм, нәфис, асыл, бик матур, күзнең явын алырлык чибәр” мәгънәләренә ия булган гүзәл сүзенә нигезләнеп:Гүзәл, Гүзәлбану, Гүзәлбикә, Гүзәлбанат, Гүзәлгөл, Гүзәлия кебек хатын-кыз исемнәре ясалганнар дип саный.Бүгенге көндә безнең Олы Әтнә авылында 28 Гүзәл, 12 Гүзәлия яши.
Димәк, борынгы заманнарда ата-аналар үз балаларында “нурлы”, “якты” сыйфатларның булуын ихлас күңелдән теләгәннәр, балаларына исем сайлаганда һәм кушканда шуны күздә тотканнар.
2. Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган чор (X-XX йөзләр).
Болгар ханы Алмуш Балтавар тарафыннан 922 елда Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң Идел- Кама болгарларына гарәп сүзләре һәм исемнәре интенсив рәвештә үтеп керә башлый. Ислам дине йогынтысында пәйгамбәрләр исеме: Мөхәммәд, Идрис, Салих, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әюб, Муса, Дауд, Сөләйман, Юныс, Ильяс, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә кебек исемнәр бирелергә мөмкин.
Ә Корбан Гаете көнне туган балаларга бабайларыбыз Гает, Гаетбай, Гаетхуҗа, Гаетҗан, Корбан, Корбанбикә, Корбангали, Корбансылу кебек исемнәр бирергә тырышканнар.
Мәүлед бәйрәме көнне туган балага: Мәүлед-Мәүлидә, Мәүледбай, Мәүледбикә, Мәүледгәрәй, Мәүледдин, Мәүледҗан кебек исемнәр кушканнар.
Ай исемнәрен дә кушарга яраган.Алардан: Мөхәррәм, Сәфәр, Шәгъбан, Рамазан, Зөлхиҗҗә кебек исемнәр күркәм яңгырый.
Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исемнәреннән габде (кол) сүзе кушылган Габдрахман, Габделрәхим, Габдессәлим, Габделкәрим, Габдерәхим, Габделгалим, Габдерәшит һәм башка шундый күркәм исемнәр бирергә мөмкин.
Халык “Исемең матур, кемнәр куйган?” дип җырлый икән, бу-матур, акыллы исемгә, андый исемне куйган хәзрәткә карата җырлана.
3. Октябрь революциясеннән соңгы чор.
Бу чорда борынгы традицион исемнәребез белән беррәттән өр-яңа исемнәр дә барлыкка килә. Шушы чорда рус теленнән һәм рус теле аша көнбатыш Европа телләреннән байтак кына кеше исемнәре алына (Радик, Марат, Эльвира, Регина, Лилия, Альберт, Артур).
Шулай ук абревиатур исемнәр барлыкка килә (Ленар – Ленинская армия, Дамир – Да здравствует мир!). Күп кенә исемнәр төрле татар исем компонентларын кушу нәтиҗәсендә барлыкка килә(Илшат, Илсөя, Илнур, Айнур, Айгөл). Кайбер мөстәкыйль сүзләр дә кеше исеме булып китә(Ләйсән, Ирек, Азат, Миләүшә, Йолдыз).
Октябрьдән соң татарлар арасында кайбер кеше исемнәренең аерата киң таралу, популярлашуына телдән тыш факторларның сәбәпче булуын да күрсәтеп үтәргә кирәк. Илсөяр, Кадрия, Галия, Газинур һәм Резеда исемнәренең киң таралуына, популярлашуына Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”(1938), Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” (1935), Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” (1951), Илдар Юзеевның “Таныш моңнар” (1955) дигән әдәби әсәрләренең геройлары, бу әсәрләрне укучының яратуы, әлеге әдәби образларга тирән симпатия белән каравы сәбәп булды дисәк, ялгышмабыз шикелле.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай хөрмәтенә борынгы Тукай исеменең яшь буын вәкилләренә бирелүе дә күп нәрсә турында сөйли. Тугандаш башкорт халкының баһадир улы Салават Юлаев, герой-шагыйребез Муса Җәлил, күренекле шагыйрь Хәсән Туфан, Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләребез Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян хөрмәтенә ир балаларга Салават, Юлай, Җәлил, Муса, Туфан, Хәсән, Фатих, Гадел, Нур, Баян исемнәрен кушу күркәм гадәткә әверелде.
БҮЛЕК 2. ТУФАН МИҢНУЛЛИННЫҢ ДРАМА ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
2.1.Туфан Миңнуллинның драма әсәрләрендәге ир-ат исемнәренең семантикасы.
Алда әйтелгәнчә,әдипләребез, үз әсәрләренә геройлар сайлаганда, бу мәсьәләгә сак карыйлар. Ә ул геройларга исемнәр сайлаганда исә, аның характер сыйфатын ача торганны куярга тырышалар. Туфан Миңнуллин да бу категориягә керә. Әдәби образларының исеменнән чыгып, аның характерына хас сыйфатларны табарга була. Туфан Миңнуллинның әсәрләрендәге ир-ат исемнәренең семантикасын тикшерү өчен, түбәндәге әсәрләр алынды:
а) “Үзебез сайлаган язмыш” әсәре:
Илгиз - ил гизүче, сәяхәтче [29, 89б.] дигәнне аңлата.
Геройның исеме һәм аның мәгънәсе арасында азмы-күпме уртак якларны табарга була. Илгиз мәктәп директоры, 25 яшьтә. Дүрт ел мәктәптә эшли. Яшь булуына карамастан, эшне дөрес оештыра, эшне бер максатка юнәлтә белә. Балаларны белемле итәргә тырыша. Аның фикеренчә, бала аттестатлы гына түгел, белемле дә булырга тиеш. Кайда гына эшләсә дә, ул белемле булырга тиеш, ди ул. Бу мәсьәлә аны бик борчый. “ Укытырга кирәк. Сиксәндәме без. Егермедәме-биргән белемебез бүгенге көн югарылыгында булсын. Бүген ун ел элек укыткан кебек укытырга ярамый” [15, 64б.] , ди ул.
Ул һәр укучыга шәхес итеп карый.
Әмма аны аңлаучылар бик аз. Ул үз урынын таба алмый, эштән китәргә мәҗбүр була. Илгиз, ничектер, ил гизеп, үз урынын эзләгән кебек күз алдына килеп баса.
Нариман- көчле рухлы, кыю, батыр (сугышчы) [29, 145б.] дигәнне аңлата. Диалекталь вариантлары: Нарык, Нарик, Нарый, Нарыш, Нарымкай, Наруш. Русларда Нарышкин фамилиясе Кырым Татарларыннан кергән Нарыш( «батыр, кыю») яки Нуруш («нурлым, күз нурым») исеменнән ясалган дип карыйлар.
Өлкән укытучы, 62 яшьтә. 40 елдан артык мәктәптә математика укыткан. Ул үз эшенә таләпчән карый. Укуны медаль белән тәмамлаган Хәлил Саттаров укырга керә алмагач, үзен гаепле саный. “Алтмыштан узгач, пенсия алып тыныч кына ял итәсе урынга, балаларны бозып ятам. Дәүләт алтмыштан узганнарга пенсияне юкка гына бирәмени, юкка гына шул хәтле акча түгәмени? Куәтең барда эшләдең, рәхмәт, менә сиңа пенсия. Эшлим дигән булып бүтәннәргә комачаулап йөрмә, дип бирә ләбаса”. [15, 56б.] дигән сүзләре моңа дәлил булып тора. Ул кызын дөресен сөйләргә,туры булырга өйрәтә. Кызы да аны ярата, бөтен серләрен әтисенә сөйләп бара. Балаларны да бик ярата. “Миңа балалар кирәк. Миңа аларның шаулашулары кирәк. Котырсыннар, башымнан йөрсеннәр. Дару исе кирәкми миңа, балалар исен иснәсәм- миңа шул дәва” [15 , 79б.], ди. Шул ук вакытта, начар укыту турында сүз башлангач, Нариман үзен балаларча тота. “Эштән китәм. Сагынырлар әле. Юри бармыйм. Яңа укытучы чакырырга җыенмыйлармы?” [15 , 78 б.] ,ди. Ул, өлкән укытучы буларак, бәлки, киңәш бирергә, проблемаларны чишәргә тырышырга тиештер. Бу геройга килгәндә, аның исеме җисеменә туры килә дип тә әйтергә була, шул ук вакытта каршы да килә. 40 елдан артык мәктәптә эшләгән кеше турында, әлбәттә, аны көчле рухлы дип әйтергә була. Әмма шул ук вакытта, үзен балаларча тота.
Рәшит 1. Туры юлдан баручы; 2. Батыр, кыю, зирәк кеше; 3.Җитлеккән ир-егет яки кыз[29, 157б.] дигәнне аңлата.
Колхоз председателе. Яңа мәктәп төзи башланганга өч ел тула. “Башка председательләр кирпечтән өч катлы мәктәп төзеп карасыннар, аннары сөйләшербез... Төземәскә булдым әле мин аны. Колхозга ул мәктәпнең кирәге юк икән. Сез мәктәптә академиклар гына укытырга телисез икән... Укучыларны вузга керергә котыртма. Безгә эшчеләр кирәк. Безгә механизаторлар, сыер савучылар кирәк” [15, 68б.], ди ул. Бу аны җиңел фикер йөртүче итеп күрсәтә. Аны балаларның киләчәге борчымый. Әмма әсәр ахырында аның фикере үзгәрә. Ул мәктәп салып бирергә сүз бирә. Илгизнең хаклы булуын аңлый. Аны эштән чыгаргач та, аның артыннан китә. Әсәр башында, чыннан да, исем һәм ул аңлаткан мәгънә арасында уртак якларны табу авыр. Ә азакка таба Рәшит кыю, җитлеккән, туры юлдан баручы ир-ат булып күз алдына килә.
Рамил тылсым иясе, тылсымчы [29, 156 б.]
дигәнне аңлата.
Укучы, бик начар укый. «Мәктәпне артка сөрүче бердәнбер укучы” [15, 44 б.], диләр аның турында. Укытучысы белән кычкырып сөйләшә, исәнләшми. Дәрестән куып чыгаралар. Аны күп укытучы аңламый. “Укып килмәгәндә, юри сорыйлар. Укып килгәндә, кул күтәрсәм дә, сорамыйлар. Яхшы сөйләсәм дә, өчледән зурны куймыйлар”[15, 71 б.], ди ул. Шул ук вакытта аның уңай сыйфатлары да бар. Дәрес вакытында укытучыга рогаткадан аталар. Укытучы Рамилне гаепли. Әмма рогаткадан Рамил атмаган була. Кем атканын күрсә дә, ул әйтми “Мин әләкче түгел”[15, 71б.], ди. Исем һәм ул аңлаткан мәгънә туры килә дип әйтеп булмый.
Фасил-1. Хәл итүче, бүлүче;2.Карарлы, катгый дигәнне аңлата [29, 191б.] Төрдәше: Фасыйль.
Биология укытучысы, гел җырлап сөйләшә . Эшенә җиңел карый. Кайгырса да, шатланса да, һәрвакыт җырлап йөри. “Минем эшем-укыту. Укытуым ошамаса, әйтегез, үпкәләмәм. Хатлар да язып йөрмәм. Егетлек тә эшли алмыйм, этлек эшләү дә кулымнан килми. Китимме инде?”[15, 87 б.],ди ул. Эшенә җиңел карый. Эшләтсәләр эшли, эшләтмәсәләр дә борчылмый. Мәктәп тормышына битараф булып яши. Исем һәм ул аңлаткан мәгънә арасында уртак яклар табу авыр.
б)“Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”,”Хушыгыз!” трилогиясе:
Шәһит-хак эш өчен изге сугышта корбан булучы, шәһит китүче[29, 223 б.] дигәнне аңлата. Диалекталь вариант: Шәид.
Рәссам. Үзенең хатынының туган көнен дә оныта. Үзен өстен тота. Килгән кунаклардан канәгать түгел. Моны ул ачык сиздерә. Бабасы Харис белән дә салкын гына исәнләшә. Аз сүзле, һәрвакыт аек, салкын тимер кебек. Сүзләре белән теләсә кемнең җанын өшетә. Ничә ел дус булып йөргән иптәшләренә ул “Минем исемем танылган, минем фикерем белән хисаплашалар. Көнләштерәме? Көнләшегез. Шартлагыз. Ләкин мине тынычлыкта калдырыгыз. Мин сезнең дуслыкка мохтаҗ түгел. Минем сезгә дуслык тәкъдим иткәнем юк. Сез аны үзегез теләнеп киләсез.” [15, 210 б.], ди. Үзенә файда китерердәй кешеләр белән генә аралаша. Исем һәм ул аңлаткан мәгънә арасында уртак яклар табу авыр.
Харис-1. игенче, сабанчы, сукачы;2.сакчы, саклаучы [29, 200 б.]дигәнне аңлата.
Колхоз председателе. Исем һәм аның семантикасы туры килә дияргә була. Ул гомер буе авылда яшәгән, игенчелек белән шөгыльләнгән.
Әһлиулла- Алла әһеле, Алла бәндәсе [29, 242 б.]дигәнне аңлата. Диалекталь вариант: Әһлулла, Әглиулла.
Харисның фронтовик дусты. Агач аяклы. Өстендә солдат гимнастеркасы. Сакал-мыеклары җиткән. Миләүшәнең туган көненә ул Харис белән килеп керә. Фронтта ул Харисны үлемнән алып калган була. Көтелмәгән кунак булгач, үзен уңайсыз тота. Өч орден, биш медале бар. Сугышта зур батырлыклар күрсәткән, исәнлеген югалтып кайткан Әһлиулланың өстенә кияргә юньле киеме дә юк. Геройның исеме җисеменә туры килә дияргә була.
Рәфис- билгеле, күренекле [29, 155б.] дигәнне аңлата.
Шагыйрь, шаян табигатьле.Үзен бала-чага кебек тота. Ничә елга ун тиенлек дүрт китап чыгара. Драматург үз героена мондый исем биреп, бәлки, ниндидер мәгънә салгандыр. Шагыйрь кеше билгеле, танылган булырга тиеш, ә Рәфис гомере буе шуның белән шөгыльләнеп тә дүрт китаптан артык чыгара алмый кала.
Фәһим- аңлы, зирәк, фәһемле дигәнне аңлата[29, 198б.]. Диалекталь варианты: Фәим.
Композитор. Биш ел буе өеннән бер тиен ярдәм алмый, үзенең стипендиясеннән өзеп авыру әнисенә җибәргәли. Язган музыкасы авыл көеннән ерак китми. Исеме һаман яшь композиторлар исемлегендә.
Бик күп еллар үтә. Ул инде көннәр буе бер урында утыра. Зур уңышларга да ирешми. Ул бу дөньядан туя. “Тизрәк бетәргә иде, котылырга иде. Яшисем килми минем бу дөньягызда. Фәхешханәдә миңа кызык түгел. Ул яшьтән узган мин.” [15, 280 б.], ди. Исем белән мәгънә арасында уртаклык табу авыр.
Нурислам- Нур+ Ислам; Нур, яктылык. Буйсыну, Аллага буйсыну, күндәмлек; 2. Мөслим, мөселман; 3. Сәламәт, сау, төзек [29, 147 б.]дигәнне аңлата.
Рәссам. Нурислам, һичшиксез, талантлы. Ләкин ул бик еш тайпыла. Кеше киңәшенә колак салмый. Аның геройлары һәрвакыт мескеннәр,кыерсытылганнар. Бернинди яктылык юк. Аны аңлау авыр. Дуслары аның турында «Сине егерме ел беләм, ә менә кем икәнеңнебелеп бетерә алмыйм. Үзең табышмак, сүзең табышмак. Көннән-көн үзгәрәсең» [15, 232 б.], диләр.
Нурисламда оят хисе бар. Миләүшәнең авыруын белгәч: “Миңа анда барырга ярамый. Мине бу кыяфәттә күрсә,Миләүшә шунда ук йөрәге ярылып үләчәк. Больницаны белмәү-дуңгызлык” [15, 300 б.], ди.
Гайнулла- 1.Алла чишмәсе. 2.Аллаһының күзәтүчесе, күзәтеп торучысы [29, 63 б.] дигәнне аңлата . Диалекталь варианты: Гайнул, Гайнук, Гайнуш, Айнулла, Айнюк.
Химик, фәннәр кандидаты. Хис кешесе. Урманнан гармун уйнап китсәләр дә елый. Әмма бар көй дә аны хисләндерә алмый. “Начар көй уйнап җылатып кара син мине” [15, 220 б.], ди ул үзе турында. Һәрвакыт җырлап йөри. “Җырлардан туеп булмый. Эх, егетләр! “Кыска җырлар” дигән китапны укып чыктым әле. Дүрт кат укыдым-туймадым. Менә ул кайда байлык”[15, 223 б.], ди ул. Ул авылны, җирне ярата. “Миңа басу өстендәге тургайның сайравы кирәк. Агроном булам дидем. Әти белән әни аяк терәп каршы тордылар, шәһәргә кудылар. Җиңделәр. Күңелләре булды, сөенеп туя алмыйлар- малайлары шәһәрдә. Хәзер әнә, кайтып та күренмисең, дип әрлиләр. Йә, кем инде мин шәһәрдә? Ни файда күрде инде миннән химия? Беләм мин аны, яхшы да беләмдер, ләкин яратмыйм. Күңелем башкада. Күңелем монда булды, күңелем анда булды, дигәннәр бабайлар.Үсеп җиткәч аңларсың. Әйбәт, акыллы, чибәр егетләр күп булыр, яратканың бер булыр. Күңелеңә хыянәт итмәскә кирәк... Җирне сагынам... Хәзер көз, җир йокыга әзерләнә. ”[15, 250 б.], ди ул. Ул күңеле белән авылда. Шәһәрдә ул тынычлык таба алмый. “Алдашып, яраклашып яшәүчеләр дә бардыр, дөреслекне әйтергә куркучылар да бардыр, бәхәсләшмим. Яши бирсеннәр, мәтәлеп китсеннәр. Ләкин нигә сез, нигә без бердәм булып, икеләнмичә, беравыздан, яшәсен җомга дип кычкырган егетләр, дип, бокалларны күтәрмәдек? Нигә бәхәс купты? Әллә соң без үзебезнең сафлыгыбыздан шикләнәбез? Күңелләребезгә кер кунганмы, намусыбыз, вөҗданыбыз тапланганмы? Көлмәгез миннән, минем беләсем, аңлыйсым килә. ”[15, 259 б.], ди. Исем һәм аның семантикасы арасында уртак якларны табарга була. Гайнулла күзәтүчән. Бөтен булган вакыйгаларны күзаллап, күзәтеп. Билгеле бер нәтиҗәгә килә.
Рөстәм- бик зур, алып гәүдәле. Борынгы иран фольклорында легендар каһарман, пәһлеван [29, 159б.]
дигәнне аңлата.
Галимулла- Гали+ Мулла; Алла галиме. Бөек, олы, югары дәрәҗәле, кыйммәтле+ укымышлы кеше, өйрәтүче, укытучы, дингә өндәүче, рухани дәрәҗә [29, 64 б.]
дигәнне аңлата. Миләүшәнең яшьли сөйгән егете. Авылда яши. Җәен көтү көтә. Тракторда йөргән була, соңрак мастерскойда. Миләүшәдән телеграмма алу белән килеп җитә. Яшь чагында Миләүшә аннан төнбоеклар сорый. Галимулла олы күлне актарып чыга. Суның салкынлыгыннан күгәреп ката. Әмма, 155 төнбоек җыеп, Миләүшәгә тоттыра. Ул һәрвакыт Миләүшәне исендә тотып яши, башкага өйләнми. “Бүтән белән өйләнсәм дә тора алмас идем. Нигә кешене бәхетсез итәргә?” [15, 284 б.], ди ул. Миләүшәгә ул “ Сине генә яратам. Бары тик сине генә. Һәм үткәннәр өчен сине гаепләмим. Үпкәм дә, рәнҗүем дә юк, Миләүшә. Язмыш. Ходай мине сиңа тиң итеп яратмаган. Ә үзе сине яраттырган. Син өстә, мин түбәндә. Йөрәк шуны аңламый интегә.” [15, 285 б.], ди. Исем һәм аның семантикасы ягында уртак якларны билгеләргә була.Ул ихлас күңелле.
в)«Илгизәр+ Вера” әсәре:
Нурхәмәт-нур+мактаулы [28, 275 б.] дигәнне аңлата.
75 яшьләр тирәсендәге татар карты, сугышта булган. Бик шаян. Вера белән Илгизәрнең бөтен кеше алдында үбешүләре аны чыгырыннан чыгара. “Бабайлары алдында лачкылдатып үбешкәч хәерле була инде. Безнең дә синең белән үбешкән булды. Безнең үбешкәнне кеше түгел, ай да күрмәде. Инеш юлындагы шомыртлар гына күрделәр” [15 , 337 б.], ди ул Мариягә. Ул чама хисен белә. Исем һәм аның семантикасы арасында уртак якларны билгеләргә була. Нурхәмәт авылда мактаулы, хөрмәткә лаек карт.
Хәлиулла- Аллаһының сөеклесе. Ибраһим пәйгамбәр кушаматы [28 , 273 б.]. Диалекталь варианты: Халук, Хәлүч, Халла.
45 яшьтә. Хатыныннан алда сүз әйтә алмый, хатыны сүзе белән генә йөри. Исем һәм аның мәгънәсе арасында уртак якларны билгеләп булмый.
Илгизәр- ил гизүче, сәяхәтче [29, 89б.] дигәнне аңлата.
17 яшьтә. Беркемне дә санга сукмый. Өйләнүе хакында да әтисе иң соңгы булып белә. Җиңел фикер йөртә. Әти-әнисе аны төп нигездә калыр дип уйлыйлар, ә ул авылда яшәргә теләми, читкә китә. Эш эшләргә аның теләге юк. Ул кунактан кунакка гына йөри. Мәскәүгә кунакка киткәндә әниләре аларга ике мең акча бирә. Ул акчага алар магнитофон алып кайталар. Җитмәсә, бер меңен бурычка алып торалар. Хатыныннан узып сүз әйтә алмый. Баласына да рус исеме куштыра. Исем һәм аның семантикасы арасында уртак якларны билгеләп була. Илгизәр инде өйләнгән ир. Әмма ул һәрвакыт сәяхәттә (кунакта). Әти-әнисе аны төп нигездә калдырырга тели, ә ул читкә китә.
Ислам- 1. Буйсыну, Аллаһыга буйсыну, күндәмлек. 2. Мөслим, мөселман. 3. Сәламәт, сау, төзек [28, 117б.] дигәнне аңлата. Диалекталь варианты: Ислай, Ислакай, Слам.
Авылда бер мәҗлестән дә,бер туйдан да калмый торган кеше.Тавышы матур, килешле, авылча. Ул үзенең һәрвакытта да җырлый торган “Кыр казы” җырын җырлый. Туйда рус җырларын җырлау аның ачуын чыгара. Аны хатыны ташлап чыгып киткән. Ике дин кешесе кушылуга ул каршы. “Минем урыска бер дошманлыгым юк. Мин күп йөрдем, күпне күрдем, татарны яратмый урыс. Наданнар сез. Без урыс белән кушыла алмыйбыз. Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы? Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме? Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша, белдеңме? Наданнар сез. Нигә бүгенге көнгә хәтле безнең авылда бер татар бер марҗага өйләнмәгән, нигә бер урыс та бер татар кызын алмаган? Нәрсә, алар сездән дураграк булганнар мәллә? Юк, бер-берсен бик яхшы белгәннәр алар. Кушылырга ярамаганны белгәннәр.” [15 , 348 б.], ди ул Нурхәмәткә. Исем һәм аның семантикасы арасында уртак якларны билгеләргә була. Ул үз диненә тугры. Ике дин кушылуына каршы. Әмма шул ук вакытта үз исеменә каршы килә. Ислам эчә, гел шуңа өметләнеп яши.
г) «Монда тудык, монда үстек “ әсәре:
Саттар- гафу итүче, яклаучы. Аллаһының эпитеты [29 , 348 б.] дигәнне аңлата.
Пенсионер карт,76 яшьтә. Гомере буе (20 ел) нефть эшендә эшләгән. Үз эшенә бирелгән. Картайган көнендә дә, бу өлкәдәге яңалыклар белән танышып тора. Аны барысы да хөрмәт итә. Хәтта берничә айлык оныгы Зөфәр дә аны күрүгә елаудан туктый. Саттар гына аны тынычландыра ала. Тик балаларыннан гына яхшы сүз ишеткәне юк. Сугышта катнашкан. Ул үз җирен ярата. “ Җиргә тимә, белдеңме? Минем җиремә тимә! Тимә җиремә! Нефтесен ал, җиремне пычратма. Үзеңә җир тап та, шуның астын өскә әйләндер, шуны тозла. Мин монда тудым, монда үстем, монда күмәчәкләр. Син пычраткан җир астында ятасым килми минем. Әнә андагы молокососыңа да пычрак су эчертәсем килми. Аның әле яшисе бар. Сиңа мең гектар чүп тә түгел. Ә мин ил өчен сугышканда бер кишәрлек җир өчен дә сугыштым. Әтиең дә унҗиде яшендә шул җир өчен ут эченә барып керде. Син чыгып аунарлык чирәмле җир калсын дип сугыштык. Тимә мине җиремә” “[17 , 383б.]ди, ул оныгына. Оныгы нинди генә сүзләр әйтүгә карамастан, Илфатны эшкә алуларын сорап ул бара. “ Мин аны мактарга җыенмыйм, сезнең урында булсам,мин аны менә шушында сузып салып суктырыр идем. Бер яхшы ягы бар аның, Шәүкәт күрше,хәйләсез ул. Беләсең,безнең нәселебездә хәйләкәр кеше юк. Тимәгез сез аңа-эшләсен үз урынында. Үз урынында эшләп төзәлсен.Юк нәрсә белән вакытыңны алган өчен ачуланма. Минем өчен ул-онык,әтисенә-малай,малаена-ата“[17, 383б.],ди ул. Исем һәм аның семантикасы арасында уртак якларны билгеләргә була. Ул үз җирен, балаларын ярата, алар өчен борчыла, һәрвакыт алар яклы, аларның яклаучысы булып тора.
Зариф-1. Ягымлы, нәзакатле, чибәр. 2. Ягымлы итеп сөйләүче. 3. Тапкыр. Үткен телле, чәчән [28 , 103 б.] дигәнне аңлата.
Скважиналар ремонтлау цехында өлкән оператор, 56 яшьтә. Әтисе белән һәрвакыт дорфа сөйләшә. Бөтен балаларына да тигез кара мый. Кемнедер өстен күрә, кемнедер өнәп бетерми. Улы Рафаэль орден алгач, горурлану урынына “ Нәрсәгә исегез китте? Орден күргәнегез юк мәллә? Нәрсәгә ул орден. Орден алып син нишләдең? Юкка алданып үтте гомерең. Мине укыта да алмадың. Йөрмәс идем нефтькә батып, өстәл артында кул куеп утырыр идем. Гомерең буе рабучий класс, нефтяник дип, күкрәк кактың. Рафаэль синең сүзгә ышаны укымады. Әнә синең сыман хәзер орденга алданып йөри “[17 , 376б.] ди, ул әтисенә. Кунакка кайткан кызы белән дә ул салкын сөйләшә.Зариф акча санарга ярата. Ул гел авыр эштә эшли. Хатыны күптән үлгән. Әмма ул аны яратмаган. Әнисе кушканга өйләнә, торасы килмичә тора. Аның күңеленә хатын-кызның күңел җылысы җитми, аны тойганы да юк аның. Аның турында “Ат кебек эшли, эт кебек ырылдый” [17 , 386б.]диләр, бергә эшләүчеләр. Аның беркайчан да кеше хакына кергәне юк. Яшәве кызыксыз.
“Җансызлар... Йөрәксезләр... Көне-төне эшләп укыттым. Кеше булсыннар, дидем. Азапланмаган булсам... Балаларны ятим итмә, дип үлде әниегез. Ятим итмәдем, ә менә үземне ятим калдырдылар. Әйткән сүзеңне дә ишетмиләр” [17 , 386б.],ди ул. Исем белән семантикасы арасында уртак якларны билгеләп булмый. Зариф үзенең дорфалыгы, туры сүзле булуы белән аерылып тора.
Илфат- ил дусты [28 , 112 б.] дигәнне аңлата.
Промысел начальнигы, 30 яшьтә.
Хатын-кызларны ярата.Шуның аркасында хатыны белән ачуланышалар. “Үзен әллә кемгә куеп йөри. Начальник, имеш. Объединениедә аңардан зур башлыклар бар, исәнләшеп үтәләр” [17 , 375б.] диләр, аның турында. Баласын карамый. Улын һәрвакыт Саттар карый. Шул килеш тә бабасына “Син тик тора беләсеңме, бабай, юкмы? Туйганым шушы пенсионерлардан. Ветеран дигән булалар да теләсә кая килеп кысылалар. Без фәлән иттек, без төгән иттек...” [17 , 375б.], ди аңа. “Сезнең кебек инженерлар илгә кыйммәткә төшә. Сез җирне талаучылар, ил байлыгын талаучылар. Җир астына бөтен проектлардан узып су кудырасыз. Нефть катламын су баса. Бер тонна нефть алып, өч тоннаны җир астында калдырасыз. Эксперимент өчен туктатылган скважиналарны урлап кына эшкә кушасыз. Скважиналарны әштер-өштер генә ремонтлап, аларны эштән чыгарасыз. Намусы бар инженер шулай эшлиме? Илгә нефть кирәк имеш. Алдашма, абый, җан кисәгем. Сезгә нефть түгел, дан кирәк” [17 , 381б.], ди аңа сеңлесе. Надия аңа каршы акт язып китә. Чынлыкта да, аңа дан кирәк. Ул башкалар турында уйламый да.”Бүгенге көннең патшасы да, Алласы да-политика. Җиңүчеләрне дә, җиңелүчеләрне дә шул патша билгели. Ә нефть ул бүген-политика. Дөньяда энергия кризисы. Нефть чыгаручылар- без. Без беркайчан да вакланмадык. Нефть вакланганны яратмый. Вакланып, миллиардлаган тонна нефть чыгарып булмый. Имеш, эчә торган су катламына тозлы су җибәргәнсез. Җибәрсә! Кырык елга якын нефтьь чыгарабыз, берәүнең дә тозлы су эчеп үлгәне юк. Имештер, җиргә нефть агызабыз. Агадыр. Чәйнектән стаканга су салганда да берничә тамчы читкә чәчри... Бүген нефть бирмәсәк, иртәгә ул бирләрегезне яндырып, көйдереп ташлаулары ихтимал. Шуны гына көтеп торалар океан артында. Йөрерсең аннан тозлы су эзләп. Без нефть бирәбез, күп бирәбез-без көчле. Безнең көчтән куркалар. Менә нәрсә турында уйла, сеңелекәш. Кирәк икән, берничә районыңны тозлы суга күмәрбез, әллә ничә район җирен актарып ташларбыз” [17 , 382б.], ди ул. Хатыны өйдә юк, баласы бабасында яткан килеш, ул күңел ачарга йөри. Ул яшьли сөйгән кызына өйләнә алмый. Әтисе, әбисе сүзенә карап яратмаган, әмма укыган кызга өйләнә. «Мин дуңгыз малае прачунок. Сиңа өйләнмәгән булдым. Янәсе, тиң түгел-укымаган. Шуннан ни булды инде? Барыбер сөйрәләм дә синең яныңа киләм” »[17 , 389б.], ди ул Нураниягә. Илфат чит хатыннар янында кунып йөри.” Синнән ун яшькә яшь, синнән ун тапкыр чибәррәк хатыным көтә өйдә, ә кайтасым килми”[17 , 389б.], ди ул. Әтисе Илфатны барлык балаларыннан да артык ярата. Эшләп тапкан акчасын аңа биреп укыта. Хәзер дә сүз әйттерми.
“Принцеп булып яшисем килми минем дөньяда. Алдан барасым килә,ерып барасым килә.Авырлыгына да чыдап, барысына да чыдап. Уйлап чыгардылар бер сүз, тыйнак бул. Минем тыйнак буласым килми. Скромность украшает тех дюдей, у кого нет других украшений. Мин нефтьчыгарам. Мин-нефтяник! Беләсеңме кем ул бүген нефтяник? Кемне бүген, махсус самолетка утыртып, мең чакрым җиргә эшкә алып баралар һәм, рәхмәт әйтеп,кайтарып куялар? Мине, нефть чыгаручыны! Дөнья миңа карап тора. [17, 393б.], ди ул. Әмма ул эәтән китәргә мәҗбүр була. Хатынын, баласын ташлап, беркемгә дә әйтмичә, ул икенче җиргә эшкә китә. Һәм бакча саклаучысы булып эшли башлый.
“Беләсеңме, монда рәхәт. Тыныч. Дөньяның ыгы-зыгысыннан читтә. Беркем белән талашырга кирәкми.Баштарак күрше авыл малайары йортларга кергәлиләр иде, аларны да биздердем.Нигә кирәк булган институтта интегеп укып нефть, нефть дип чабып йөрергә? Сүгенергә һәм сүгенергә. Нефть чыкса ни дә, чыкмаса ни, кимесә ни дә, артса ни. Кеше брын-борын заманнардан бирле үзенә тынычлык эзли. Элек, ичмасам, монастырьлар булган. Кеше кергән дә, шунда бикләнгән, җанына тынычлык тапкан... Шулай да монда рәхәт. Машина үкерүеннән сискәнеп уянмыйсың. Сандугачлар сайрап уята” [17, 405б.], ди ул.
«Миңа табигатьне сакла диделәр, менә саклыйм. Бер генә чия агачының бер генә агач ботагын да сындыртмыйм. Яшәсен табигать һәм аның матурлыгы! Ура-а-а-а! Яле, Пират! Мине аңлаган бердәнбер җан иясе. Нурания бар иде, ул да кирәкмәгән сүзләр сөйли башлады. Яратам ди, тик ни өчендер “ләкин” дигән сүз өстәп куя. Яратсаң, син мине ләкинсез генә ярат. Ләкин белән мине барысы да ярата. Хәтта хатын да. Яратам, ләкин күп итеп акча тап! Яратам, ләкин тун, импортный сәләмә, алтын йөзек, алтын алка алып бир! Яратам, ләкин ашарыма пешереп ашат! Яратам, ләкин бүген яныма ятма,ди. Бала табып бирәм,ләкин үзең кара. Югыйсә, китәм дә барам, ди. Кирәкми миңа ләкиннәр. Яратасың икән-менә мин-шул килеш яратыгыз” [17 , 406б.], ди ул. Исем һәм аның семантикасы арасында уртак якларны билгеләү авыр. Ул үзен бик ярата, үзен өстен тота.
Шәүкәт- 1.Көч, кодрәт,куәт. 2. Олылык, бөеклек [28, 295 б.] дигәнне аңлата.
Нефть берләшмәсе генераль директор урынбасары, 59 яшьтә. Зур эштә эшләсә дә, ул үзен өстен тотмый, барысы белән дә исәнләшә, ярдәм итәргә тырыша. Саттарга да Илфатны яңадан эшкә алырга сүз бирә. Исем һәм аның семантикасы туры килә дияргә була. Шундый эштә эшләве белән инде ул көчле, кодрәтле, чөнки аннан күп нәрсә тора. Шуның белән әле ул үзен өстен тотмый, һәр кешегә ярдәм кулы сузарга әзер. Моның белән без аның бөеклеген, олы җанлылыгын күрәбез.
Надир- сирәк очрый торган (чибәр); тиңдәшсез [28, 188 б.] дигәнне аңлата.
Нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы. Иптәше Илфат. Надир дәрәҗәсе буенча Илфаттан югарырак булса да, аның өчен күбрәк Илфат сөйли, ул елмаеп тыңлап тора. “Без Илфат белән бер чорда укыдык. Сүзләребез, эшләребез уртак. Аннан соң,мин кешеләргә кеше итеп карыйм, үземнең җитәкчеләргә дә, минем кул астында эшләүчеләргә дә” [17 , 384б.], ди ул. Әмма эштә авырлыклар килеп чыккач, Надир Илфатка эштән китәргә куша. Исем һәм аның семантикасы арасында уртак якларны билгеләп булмый.
Рафаэль- 1.Яһүдләргә, римлыларга борынгы халдей теленнән кергән исем. “Аллаһ савыктырды” дигән мәгънәгә ия. 2.Тәуратта фәрештә исеме. [28, 188 б.]
Бик яшьли Төмәнгә эшкә китә. Нефть эшендә эшли. Зур начальник та түгел. Тырышып эшләгәне өчен, орден белән бүләкләнә. Ул туганнарын онытмый. Саттар абзыйга бик матур тун җибәрә. Саттар да аның белән горурлана. Исем һәм аның семантикасы арасында уртак якларны билгеләп үтәргә була. Әсәрдә ул үзе турыдыан-туры катнашмый, ә исеме әйтелеп кенә кителә. Шулай да аны ярдәмчел, үз эшен яратып башкаручы уңай герой итеп күз алдына китерәбез.
д) “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәре:
Җәмил-матур,чибәр, гүзәл, мәрхәмәтле [28, 350 б.] дигәнне аңлата. Диалекталь варианты: Ямил.
Серле егет. Шушы яшенә җитеп бер кызга да яратам дип әйтмәгән. Күп китап укый. Умарта карый. Исем һәм ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны табарга була. Ул тәртипле, күңеле белән матур, мәрхәмәтле.
Шәкүр- бик шөкер итүче , бик канәгать [28, 292 б.] дигәнне аңлата.
Бик көчле егет. Ике потлы герне ике кулы белән ике тапкыр күтәрә ала. Сабый чагында тәрәзә ваткан өчен хулиган исемен алган. Исем һәм аның семантикасы арасында шулай ук уртак якларны билгеләргә була. Алда әйтелгәнчә, ул гел сугышып йөри, берничә мәртәбә милициягә дә эләгә һәм бу турыда Шәкүр барлык кешегә сөйләп йөри. Ул үзе белән бик канәгать.
Галим- 1.Укымышлы, белемле, галим. 2. һәрнәрсәне яхшы белүче, белемендә иң өстен зат [28, 84 б.] дигәнне аңлата. Диалекталь варианты: Алим.
Исем һәм ул белдергән мәгънә туры килә дияргә була. Унбиш ел читтән торып укый. Һәрвакыт мәкальләр белән сөйләшә. Үзен бик укымышлы дип саный.
Исмәгыйль- “Аллаһ үзе ишетә” [28, 118 б.] мәгънәсендә. Русларда Измаил, инглизләрдә Ишмейел, итальяннарда Измаэле. Руслардагы Изот та шушы исемнән ясалган. Диалекталь варианты: Исмаил, Исмай, Исмак,Смак, Смакай,Смаил, Смәел.
Әллә ничә кат өйләнергә җыена, тик өйләнәсе кызлары ямьсез булу аркасында өйләнә алмый йөри. Тапкыр сүзле, түземсез. Исем һәм ул аңлаткан мәгънә арасында уртак якларны билгеләү авыр.
Амур- мәхәббәт дигәнне аңлата. Исем һәм ул белдергән мәгънә туры килә. Әсәрдә Амур үзе дә бик яшь булуга карамастан, кызларны, егетләрне кавыштырып йөри. Үзе дә чын күңелдән Саҗидәне ярата: “Сиксән сигез фәрештә алып килеп каршыма куйсыннар. Сиксән сигезе дә Саҗидә янында сигез тиен тормый. Саҗидәмне тартып алучыны сиксән сигезгә тураклап, сиксән сигез якка ыргытырмын” [16, 90 б.].
е) “Ат карагы” әсәре:
Сибгать- буяу, матур төс, бизәк. 2. Холык,фикер [28, 215 б.] дигәнне аңлата. Диалекталь варианты: Сибгәт,Сибәгать, Сибәгәт, Сибат.
Ат каракларының башлыгы. Аннан барсы да курка. Сибгать моңа ияләшкән һәм шулай булырга тиеш дип уйлый. Улларын да үзе кебек булырга тиеш, ди. Аның исеме һәм ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны билгеләп булмый.
Григорий- һәрвакыт уяу, йокламый торган дигән мәгънәдә.
Ат карагы. Гомеренең тәмен шушы шөгылендә күрә. “Мин үз рәхәтем өчен яшим. Бүген урлыйм, иртәгә гулять итәм. Байларның бияләре сау булсын, матур-матур колыннар тудырсыннар”[16, 320б.], ди. Исеме җисеменә өлешчә туры килә дияргә була, әмма тискәре яктан. Аның шөгыле аны һәрвакыт уяу булырга мәҗбүр итә.
Ишмөхәммәт- Мөхәммәт-макталган, мактаулы, данлыклы; иш-күп мәгънәле борынгы төрки сүз. Ул иш-җөп ( так түгел) , пар, ишле, күп, иптәш, юлдаш, дус, булышчы, тиң, тиңдәш, охшаш, хатын, гаилә, күч, ыруг һ.б. мәгънәләрне белдергән. Мондый компонентлы исемнәр күбесенчә ир балаларга гаиләнең беренче ир балалары дөньяда тормаганда кушылган. Иш, өстәү, өстәмә, ягъни беренче бала түгел. Ишмөхәммәт- Мөхәммәткә иш бала [28, 121 б.] дигәнне аңлата. Диалекталь варианты: Ишмәмәт,Ишмәт, Ишмай, Ишми, Ишмуй, Ишмүй, Ишембәт, Ишмекәй, Ишмүк, Ишмәк, Ишмет, Ишәй, Иши, Ишүк, Ишуй.
Ат карагы. Аның өендә ат караклары җыелалар, эчәләр, күңел ачалар. Ул алар белән бергә булырга теләми, әмма каршы килергә курка. Үзенең гөнаһ кылганын да аңлый. Аның исеме һәм ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны билгеләү авыр.
Егор- җир биләүче, хезмәт яратучы, тырыш дигән мәгънәне аңлата.
Ат карагы. “Минем өчен чукынырга Мәрьям ана булсын. Ялангач булса, бигрәк яхшы” [28, 320б.], ди. Исеме ул белдергән мәгънәгә каршы килә. Егор үз көче белән тырышып эшләп, акча табу урынына, урлау юлына баса.
Хафиз-1. Саклаучы, күңелдән ятлаучы; Коръәнне яттан белүче. 2.-Истәлек, хәтер (Хафиз “саклаучысы”-Аллаһының эпитеты) [28, 267 б.] дигәнне аңлата.
Ат карагы. Әмма соңыннан ул үзенең гаебен аңлый, туры юлга баса. “Күзем ачылды. Сулышым иркенәйде. Җир өстенә чыгып, сука тимеренә тотынган саен, әллә нишләп китәм. Гомерем буена көткән нәрсәм бит”[16, 349б.], ди. Исем һәм ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны билгеләп булмый.
Гыйльметдин- дин гыйлеме, дин турындагы фән [28, 91 б.] дигәнне аңлата. Шулай ук исем һәм ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны билгеләп булмый.
Ат карагы, атлар турында һәрвакыт әкият сөйли.
Фәйзел- юктан бар итүченең (Алланың) рәхим-шәфкате [28, 257 б.] дигәнне аңлата.
Ат карагы улы булса да, әтисе кебек булырга теләми. Ул кешеләрнең аннан куркуны түгел, ә хөрмәт итүләрен тели. Исем һәм аның семантикасы арасында уртак якларны билгеләргә була. Шундый мохиттә үсеп тә, Фәйзел әтисе, абыйлары юлына басмый. Әйтерсең, аны Аллаһ үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламаган, дөрес юлга бастырган.
Закирҗан- Аллаһыга зекер әйтүче хан [28, 102 б.] дигәнне аңлата.
Хәйрүш- диннең игелекле, яхшы бәндәсе [28, 273б.] дигәнне аңлата.
Шаһи- 1. Ша һка бәйләнешле, шаһ сыман. 2.Иң яхшы, иң зур, иң бөек [28, 287б.] дигәнне аңлата. Диалекталь варианты: Шәһи
Каюм- мәңге яшәр; бер дә үзгәрмәүчән, тотрыклы [28, 135б.] дигәнне аңлата.
Ат карагы. Исеме һәм ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны билгеләргә була. Әмма бу сыйфатлары тискәре яктан чагылыш таба. Дөрес юлга басарга аның мөмкинлеге була, әмма Каюм үзгәрми.
Шакир-шөкер итүче, рәхмәт әйтүче, бар булганына риза кеше; рәхмәтле, кеше кадерен белүчән [28, 285б.] дигәнне аңлата.
Гади халыкның иреге өчен көрәшүче егет. Дөрес юлдан китмәгән кешеләрнең күзен ачарга, дөрес юлга бастырырга тели. “Их, сез! Шуны аңлагыз. Җирсез интектек. Ач, ялангач... Хәзер җир алдык, ирек өчен көрәшәбез. Үзебезнең власть. Сез, ат караклары булсагыз да, крестьяннар-җир кешеләре... Ал да гөл булачак. Илле-алтмыш елдан үзегез дә күрерсез. Власть башында үзебез утырабыз. Кем күпме тели, шуның хәтле ашый, кем нәрсә киясе килә, шуны ала да кия. Байлар да юк, ярлылар да юк. Барыбыз да бертигез. Ничек сез шуны аңламыйсыз? Ул чагында ат та урларга кирәк булмаячак. Һәрберебез дә менә дигән атлар булачак. Аты үлгән кешегә шунда ук ат бирәчәкләр. Төрмәләрне җимереп ташлыйбыз. Төрмәгә ябарлык кеше булмаячак. Бөтен кеше дә бөтен кеше белән елмаеп сөйләшәчәк. Кунактан кунакка гына йөриячәкбез”[16, 338],ди. Исем һәм ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны билгеләргә була. Аның да язмышы җиңелләрдән булмый. Әмма ул булганына шөкер итеп, риза булып яши.
Нургали- Нур+Гали. Гали-1. Бөек,олы, югары дәрәҗәле; кыйммәтле; куәтле, көчле, кодрәтле. 2. Һәрнәрсәдән өстен һәм бөек. Аллаһының эпитеты. Нур-нур, яктылык, балкыш. Нургали-Гали нуры, бөеклкенең нуры [28, 191б.] дигәнне аңлата.
Ике баласы сугышта югала, аларның алты баласын тәрбияләп үстерә. Исеме җисеменә туры килә дияргә булла. Төрле авырлыкларга карамастан, ул көчле, кодрәтле булып кала.
Мөгаллим- укытучы, өйрәтүче [28, 181б.] дигәнне аңлата.
Ул авылда укытучы булып эшли. Барлык кешене укымышлы итәргә тели. Бик тырыш. Үз көче белән өй салып керә. Фәйзелгә дә укырга булыша.
Әхмәтҗан- Әхмәт+Җан. Әхмәт-иң данлы, иң мактаулы. Җан-1. Җан, рух. 2. җан кебек якын,кадерле [28, 320б.] дигәнне аңлата.
Күрше авылда староста булып тора. Барлык кешегә дә ярарга тырышып йөри. Исеме һәм ул белдергән мәгънә арасвнда уртак якларны билгеләп булмый.
ж) «Шәҗәрә әсәре:
Сәет- башлык; патша, хөкемдар; хуҗа; аксөяк, әфәнде [28, 220б.] дигәнне аңлата. Мөхәммәтнең кызы Фатыйма балаларыннан килгән аксөяк нәселгә бирелгән титул. Руслардагы Севидов фамилиясе шушы исемнән ясалган.
Сәет 17 яшьлек егет. Сиксән ел элек Сәетнең бабасының бабасы Сәетбәков Хәсәнбәктән акча алып торган була. Менә сәет шул бурычны кайтарырга йөри. Ул мәктәпне бетереп, Казанга институтка керергә тели. Ул аз сөйләшә. Кушылган эшкә бик җаваплы карый. Бик тырыш. Авылда иртәнге өчтә торып,кояш баеганчы эшли. Исем һәм ул белдергән мәгънә туры килү-килмәү гә килгәндә Юныс сүзләре белән әйтергә була: “ Кешенең үз исеме үзенә тәңгәл килергә тиеш. Борын заманда бит шулай булган. Кеше, димәк, үз асылын югалта барган... Сәет?! Бу инде чын ирләр исеме. Сәет! Ә сез Сәетнең ни аңлатканын беләсезме? Мөхәммәт пәйгамбәр нәселен дәвам итүчеләргә кушалар бу исемне”[19, 231], ди.
Артур- аю, аюкач [28, 47б.] дигәнне аңлата.
40 яшьтәге ир. Шулай булса да, ул эшләргә яратмый. Өенә акча алып кайтмый. Пенсиядәге әти-әнисенә өметләнеп ята. “Анда барып кайтырга кирәк. Анда барырга ярый. Пенсия алганнардыр... Мин теләнмим. Үземә тиешлесен таләп итәм. Тудырмасыннар иде бу дөньяга. Кайсы илдә яшәгәннәрен белмәгәннәрмени” [19, 213б.], ди. Исеме һәм ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны билгеләп булмый.
Владимир-Влад+Мир. Влад-идарә итү. Мир-дөнья. Дөнья белән идарә итү мәгънәсендә.
Татар нәселеннән булса да, үзен рус дип йөртә.Татарларны яратмый. Шулай ук исеме һәм ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны билгеләп булмый
Азат- ирек, хөр, ирекле, азат [28, 39 б.] дигәнне аңлата.
36 яшьтә. Үз эше бар. Ярдәмчел. Исем һәм аның семантикасы арасында азмы-күпме уртак якларны билгеләп үтәргә була. Чөнки Азатның үз эше бар, үз көнен үзе күрә. Ул ирекле.
Юныс- күгәрчен. Пайгәмбәр исеме.
70 яшьләрдә. Бик ачык. Килгән кешеләрне ачык йөз белән каршы ала. Философ.
Алимбәк- Гали+БәкГали-1. Бөек,олы, югары дәрәҗәле; кыйммәтле; куәтле, көчле, кодрәтле. 2. Һәрнәрсәдән өстен һәм бөек. Аллаһының эпитеты. Бәк-“князь, бәк, хаким, түрә, җитәкче, башлык, хуҗа, әфәнде” мәгънәсен белдергән хәлдә, борынгы төрки хәрби аристократия термины булып йөргәннәр һәм тора-бара кушма төзелешле төрки кеше исемнәрен ясауда шактый актив катнаша торган исем компоненты булып киткәннәр. Иске татар телендә бик (“князь, бәк, хаким, түрә, җитәкче, башлык, хуҗа, әфәнде”) сүзе белән омонимдаш булган. [28, 85 б.]
20 яшьтә. Үз нәселен ярата, үзен аны дәвам итүче дип саный, моңа бик җитди карый. Килгән кешеләрне ачык йөз белән каршы ала. Исем белән ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны билгеләп китәргә була. Алимбәк үзенең нәселе белән горурлана, аны дәвам итәргә тели. Һәм моның белән ул көчле, бөек.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: Туфан Миңнуллин үз әсәрләренә геройлар сайлауга сак карый. Ә аларга исем сайлаганда, аның характерына, үз-үзен тотышына туры килгәнне сайларга тырыша. Әлбәттә, һәрбер геройның исеме җисеменә туры килә дип тә әйтеп булмый. Әмма азмы-күпме дәрәҗәдә , характерының бер ягы белән булса да, исем һәм ул белдергә мәгънә арасында уртак якларны билгеләргә була.
2.2.Туфан Миңнуллинның драма әсәрләрендәге
ир-ат исемнәренең структур үзенчәлекләре.
Туфан Миңнуллинның драма әсәрләрендәге ир-ат исемнәрен структур яктан тикшергәндә, шундый нәтиҗәгә киләсең: аларның күбесен тамыр һәм кушма исемнәр тәшкил итә.
Тамыр исемнәрне ешрак очратырга булла: Саттар, Зариф, Илфат, Шәүкәт, Надир, Рафаэль («Монда тудык, монда үстек» драмасы); Җәлил, Шәкүр, Галим, Амур («Диләфрүзгә дүрт кияү»); Сәет, Артур, Юныс, Азат («Шәҗәрә»); Рәшит, Нариман («Үзебез сайлаган язмыш»); Шәһит, Харис, Рәфис, Фәһим, Рөстәм («Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз» трилогиясе); Сибгать, Хафиз, Шаһи, Каюм, Шакир (“Ат карагы”).
Ислам дине төшенчәләрен белдерүче гарәп, фарсы һәм гибрид исемнәренең байтагы –алла/-улла (“бар вә бер”, “тәңре, хода, хак”) сүзе катнашып ясала. Мондый төзелешле исемнәр “Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз” трилогиясендә (Гайнулла, Әһлиулла, Галимулла), “Илгизәр+Вера” драмасында (Хәлиулла) очрый.
Тамыр сүзне тамыр сүзгә кушып сүз ясау төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә, бик борынгы заманнарда УК актив чара булган. Шушы юл белән хәзерге татар телендә күп кенә кеше исемнәре ясала яки элек ясалган исемнәр актив кулланылышка алына. Мондый кушма исемнәрнең бер компоненты булып ай, ал, гөл, ил, нур, таң, фән сүзләре шактый еш катнаша. Мондый төзелешле исемнәрне Туфан Миңнуллин әсәрләрендә дә очратып булла: Илгиз («Үзебез сайлаган язмыш»),Нурислам («Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз» трилогиясе), Нурхәмәт («Илгизәр+Вера» драмасы), Нургали («Ат карагы»).
Составында дин (“инану, ышану”) сүзе булган бик күпләгән кеше исемнәре ясала. Шушындый төзелештәге Гыйльметдин исеме Туфан Миңнуллинның “Ат карагы” драмасында очрый.
Составында җан компоненты булган исемнәрне дә очратырга була : Закирҗан, Әхмәтҗан (“Ат карагы”).
“Ат карагы” әсәрендә Ишмөхәммәт исеме очрый. Бу очракта иш-күп мәгънәле борынгы төрки сүз. Ул иш-җөп ( так түгел) , пар, ишле, күп, иптәш, юлдаш, дус, булышчы, тиң, тиңдәш, охшаш, хатын, гаилә, күч, ыруг һ.б. мәгънәләрне белдергән. Мондый компонентлы исемнәр күбесенчә ир балаларга гаиләнең беренче ир балалары дөньяда тормаганда кушылган. Иш, өстәү, өстәмә, ягъни беренче бала түгел.
“Ат карагы” әсәрендә Алимбәк исеме очрый. Алим компоненты галим сүзеннән беренче хәреф тушеп калу юлы белән ясалган. Бәк-“князь, бәк, хаким, түрә, җитәкче, башлык, хуҗа, әфәнде” мәгънәсен белдергән хәлдә, борынгы төрки хәрби аристократия термины булып йөргәннәр һәм тора-бара кушма төзелешле төрки кеше исемнәрен ясауда шактый актив катнаша торган исем компоненты булып киткәннәр. Иске татар телендә бик (“князь, бәк, хаким, түрә, җитәкче, башлык, хуҗа, әфәнде”) сүзе белән омонимдаш булган.
Владимир (“Ат карагы” әсәре) шулай ук ике тамырдан тора:"влад"(владеть) +"мир"("владеющий миром").
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: Туфан Миңнуллин әсәрләрендә очраган ир-ат исемнәрен структур яктан тикшереп шундый нәтиҗәгә киләсең:аларның күбесен тамыр һәм кушма исемнәр тәшкил итә. Алар төрле юллар белән ясалалар.
2.3.Туфан Миңнуллинның драма әсәрләрендәге
ир-ат исемнәренең килеп чыгышы ягыннан төрләре.
Татар антропонимикасында гарәп исемнәре сан ягыннан иң зур күпчелекне тәшкил итә һәм бүгенге көндә дә актив кулланыла. Болгар ханы Алмыш тарафыннан 922 елда исем дине рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң, Идел-Кама болгарларына гарәп исемнәре интенсив рәвештә үтеп керә башлый. Туфан Миңнуллин әсәрләрендә дә алар күпчелекне тәшкил итә: Саттар, Зариф, Шәүкәт, Надир (“Монда тудык, монда үстек” драмасы); Җәлил, Галим (“Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәре); Сәет (“Шәҗәрә” әсәре); Шәһит, Харис, Әһлиулла, Рәфис, Фәһим,Нурислам, Гайнулла, Галимулла (“Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз” трилогиясе); Ислам, Нурхәмәт, Хәлиулла (“Илгизәр +Вера әсәре); Сибгать, Гыйльметдин,Фәйзел, Хәйрүш, Каюм, Шакир, Нургали, Мөгаллим ( “Ат карагы” әсәре); Рәшит, Фасил, Рамил (“Үзебез сайлаган язмыш”). Рамил-
гарәпчә рамл сүзе “комда багу,юрау” төшенчәсен белдерә. Көнчыгышта комга ясалган нокта һәм сызыклар буенча багу-юрауның бик киң таралган төре.
Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Көнчыгыш илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре килеп кергән. Аларны Туфан Миңнуллин әсәрләрендә дә очратырга була: Азат (“Шәҗәрә”); Шаһи (“Ат карагы”) Рөстәм (“Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз” трилогиясе). Рөстәм- бик зур, алып гәүдәле. Борынгы иран фольклорында легендар каһарман, пәһлеван дигәнне аңлата.
Татар антропонимикасында меңнән артык ел дәвамында (х гасырдан башлап) саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән алынган исем компонентлпрының үзара кушылуы аркасында байтак кына катнаш төзелешле кушма исемнәр барлыкка килгән һәм алар үзләре берничә катнаш катлам тудырган.
Татар антропонимиконының катнаш катламнарын барлыкка китергән гибрид исемнәр түбәндәге лексик-генетик калыплар белән ясалганнар:
а) «төрки татар исем компоненты+ гарәп компоненты” . Мондый төзелешле исемне (Ишмөхәммәт) Туфан Миңнуллинның “Ат карагы” әсәрендә дә очратырга була;
б) ”гарәп компоненты+төрки татар компоненты”: Алимбәк (“Шәҗәрә”);
в) “төрки-татар компоненты+фарсы компоненты”: Илфат (“Монда тудык, монда үстек”) әсәре; Илгиз (“Үзебез сайлаган язмыш” драмасы); Илгизәр (“Илгизәр +Вера” әсәре);
г) “фарсы компоненты + төрки татар компоненты”. Мондый төзелешле исемнәр Туфан Миңнуллинның каралып киткән әсәрләрендә очрамады.
Татар антропонимиконында саф алынма гибрид исемнәр дә очрый. Алар түбәндәге лексик-генетик калыпларга салынып ясалганнар:
а) “гарәп компоненты+ фарсы компоненты”: Закирҗан, Әхмәтҗан (“Ат карагы” әсәре);
б) “гарәп компоненты+ фарсы компоненты”. Мондый төзелешле исемнәр Туфан Миңнуллинның каралып киткән әсәрләрендә очрамады.
Татар телендә (гомумән төрки телләрдә), рус һәм башка славян телләреннән аермалы буларак, исем компонентларының урыннары алмаштырылу нәтиҗәсендә кушма төзелешле кеше исемнәре ясалу күренеше хас : Нургали (“Ат карагы”)-Галинур; Нурхәмәт (“Илгизәр + Вера”) -Хәмәтнур.
Моннан тыш, Туфан Миңнуллин драмаларында тагын башка телләрдән кергән исемнәр дә очрый. Мәсәлән, Рафаэль (“Монда тудык, монда үстек”) борынгы яһүдчә- латинчадан лынган. әлеге исем яһүдләргә, римлыларга борынгы халдей теленнән кергән исем. “Аллаһ савыктырды” дигән мәгънәгә ия, Тәуратта фәрештә исеме. Исмәгыйль (“Диләфрүзгә дүрт кияү”), Юныс (“Шәҗәрә”) исемнәре борынгы яһүдчә-гарәпчәдән алынган.
Нариман (“ Үзебез сайлаган язмыш”), Артур (“Шәҗәрә”) исемнәре борынгы иран теленнән алынган
Владимир (“Ат карагы”) исеме исә, славян теленнән алынган. Шушы әсәрдә үк очраган Григорий исеме грек теленнән алынган.
Йомгак ясап, шуны әйтергә була: Туфан Миңнуллин үз әсәрләрендә төрле телләрдән кергән исемнәрне куллана. Аларның күп өлешен, әлбәттә, гарәп исемнәре тәшкил итә. Аннан кала фарсы исемнәрен әйтеп китәргә була. Шулай ук катнаш катламнарын барлыкка китергән гибрид исемнәрне дә актив куллана. Рус теленнән һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән исемнәр дә очрый.
2.4.Ислам дине һәм татар исемнәре.
Болгар ханы Алмуш балтавар тарафыннан 922 елда Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң, Идел-Кама болгарларына гарәп исемнәре интенсив рәвештә үтеп керә башлый. Туфан Миңнуллин иҗатында да Ислам дине белән бәйле исемнәр күп очрый.
Ислам диненә нигез салучы Мөхәммәт//Мөхәммәд пәйгамбәр Коръәндә Әхмәт исеме астында гәүдәләнә. Телдән сөйләнгән хәдисләрдә Ислам пәйгамбәре үзен Мөхәммәд дип тә, Әхмәд дип тә, Мәхмүд дип тә, хәмид дип тә атый. Бу исемнәрнең барсы да “дан, мактау” төшенчәсен белдерә торган бер үк хмд тамырына кайтып кала.
Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мөхәммәт, Әхмәт, Мәхмүт, Хәмит дигән исемнәргә, гарәби һәм фарси генезислы антрополексемалар ялганып, күп кенә кушма төзелешле кеше исемнәре барлыкка килгән Һәм Ислам йогынтысында болгар-татарлар тарафыннан да кулланылышка алынган яки болгар-татарда бу исемнәргә болгар-татар антропокомпонентлары кушылып, кушма төзелешле төрләре ясалган һәм актив кулланылышта йөргән. Мондый төзелешле исемнәрне Туфан Миңнуллинның драмаларында очратырга була. Мәсәлән, “Илгизәр + Вера” әсәрендә Нурхәмәт, “Ат карагы” әсәрендә исә Ишмәхәммәт, Әхмәтҗан исемнәре очрый.
Исламның Аллаһыны олылауга, аңа табынуга корылган теофор исемнәре “иң күркәм” 99 исемне үз эченә ала. Бу исемнәр Аллаһының илаһи сыйфатларын, атрибутларын белдерүче эпитетлардан гыйбарәт. Аларны да Туфан Миңнуллинның әсәрләрендә очратырга була. Мәсәлән, Каюм (“бер дә үзгәрмәүчән, тотрыклы”) “Ат карагы” әсәре, Саттар (“гафу итүче, кичерүче”) “Монда тудык, монда үстек” әсәре, Җәлил (“олылык хуҗасы”) “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәре, Харис (“саклаучы,яклаучы”) “Миләүшәнең туган көне” драмасы, Шакир (шөкер итүче) “Ат карагы” әсәре.
Ислам дине иң элек Гарәбстанда киң таралган. Андагы борынгы мәҗүсиләр йоласы, Тәураттагы Ибраһимның улы Исхакны (мөселманнарда Исмәгыйльне) корбан чалу турындагы әкияткә бәйләп, корбан чалу изге йола итеп канунлаштырылган. Исмәгыйльисеме драматургның “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәрендә очрый.
Ислам динен олылау, зурлау, хөрмәтләү, бер Аллага табыну, буйсыну белән бәйләнешле рәвештә ислам (буйсыну, бер Аллага буйсыну, күндәмлек) компонетлы исемнәр барлыкка килгән һәм татарларда да кулланылышка кергән. Ислам компоненты мөстәкыйль дә кулланыла. Ул мөстәкыйль исем буларак “Илгизәр+Вера” әсәрендә очрый. “миләүшәнең туган көне әсәрендә Нурислам исеме очрый. Бу очракта ул нур компоненты белән кулланылган.
Составында дин (“инану, ышану”) сүзе булган бик күпләгән кеше исемнәренең асылында да ислам динен зурлау, аңа инану, табыну, буйсыну йола-мотивы ята. Шушындый төзелештәге Гыйльметдин исеме Туфан Миңнуллинның “Ат карагы” драмасында очрый.
Ислам дине төшенчәләрен белдерүче гарәп, фарсы һәм гибрид исемнәренең байтагы –алла/-улла (“бар вә бер”, “тәңре, хода, хак”) сүзе катнашып ясалган. Мондый төзелешле исемнәр “Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз” трилогиясендә (Гайнулла, Әһлиулла, Галимулла), “Илгизәр+Вера” драмасында (Хәлиулла) очрый.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: Туфан Миңнуллин үз әсәрләрендә Ислам дине белән бәйле исемнәрне актив һәм уңышлы куллана.
2.5. Хәзерге көндә популяр исемнәр.
Татар исемнәре искиткеч кызыклы һәм үзенчәлекле. Татарлар арасында 25000 ннән артык исем кулланылышта йөри. Заман үзгәргән саен, исемнәр дә үзгәрә. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, зәвыгына туры, күңеленә хуш килгәнен, әлбәттә, заман таләпләренә җавап биргәнен сайлый. Ә бүгенге көндә нинди исемнәр популяр соң? Алар Туфан Миңнуллин иҗатында чагылыш табамы? Бу сорауларга җавап бирер өчен , мин кечкенә генә тикшерү үткәрергә булдым. Тикшерү объекты итеп мин үзем эшләгән мәктәпне алдым. 2005 нче елда мәктәптә 315 укучы белем алган. Шуларның 185 малайлар тәшкил иткән. Алар 76 төрдәге исемгә ия булган. Малайлар арасында Азат исеме - иң популяр исем. Мәктәптә бу исемне 18 укучы йөрткән. Икенче урында Артур исеме (17 кеше ). «Кайнар унлыкка» тагын түбәндәге исемнәр керде: Айнур – 15, Алмаз – 12, Илнур – 11, Рамил – 10, Ленар, Динар, Илфат – 9ар, Раил – 8 кеше. Алар арасында чын татарча исемнәр күбрәк булуы куанычлы. Сирәк очрый торган исемнәрне дә очратырга була. Инсаф, Илгизәр, Гадел, Рәйхан, Айтуган, Исмәгыйль(барысын да санап бетерүе мөмкин түгел) кебек чын татарча, соңгы елларда бик кулланылмый торган исемнәр уйлап тапканнар.
Ә 2010 нчы елда үткәрелгән тикшерү буенча түбәндәге нәтиҗәләр күзәтелде. Барлык укучылар саны 298. Шуларның 170 малайлар тәшкил итә. Аларга 70 төрдәге исем кушылган. Малайлар арасында иң күп исем 2005 нче елдагы нәтиҗәләр белән туры килә. Ул – Азат исеме. Чыннан да, мәгънәле, матур, чын татар исеме бу. Ул фарсы теленнән алынган һәм ирек, хөр, азат дигәнне аңлата. Икенче урында шулай ук, 2005 нче елда популяр булган Айнур исеме. Ул унбер укучыга кушылган. Бу татар-гарәп исеме ай нуры дигән мәгънәгә ия. Өченче урында Илнур исеме тора. Бу исемне мәктәбебездә 10 укучы йөртә. Шулай ук “Кайнар унлыкка” Артур (7 кеше), Рамил (6 кеше), Рөстәм (7кеше), Алмаз (6кеше), Салават (8кеше), Илназ (8кеше), Нияз (6 кеше), Булат (7 кеше) исемнәре керде.
Шунысы кызыклы: Артур исеме 1992-1994нче елларда туган малайларга күбрәк кушылган, ә быел 1нче сыйныфка укырга керүчеләр арасында бу исем бөтенләй күзәтелми. Кайбер исемнәр бүгенге көндә дә популярлыкларын югалтмыйлар. Мәсәлән, Айнур исеме 11нче сыйныфларда 2 укучыда булса, 1нче сыйныфларда бу исем 3 укучыда. Шулай ук Илназ исеме югары сыйныфларда да, 1нче сыйныфларда да күзәтелә.
Ә Туфан Миңнуллин әсәрләрендә бу исемнәр очрыймы? Әсәрләрен анализлап чыкканнан соң, шул ачыкланды: бу исемнәр Туфан Миңнуллинның соңгы елларда иҗат иткән әсәрләрендә еш очрый. Драматург бүгенге көндә яшәп иҗат итә Һәм үз геройларына исемнәр сайлаганда, заман таләпләренә туры килгәнне куярга тырыша. Мәсәлән,
“Шәҗәрә” әсәренә тукталып китик . Бу әсәрендә бүгенге көндә популяр булган Артур, Азат исемнәрен очратабыз. Әсәрдә алар яшь буын вәкилләрен уйныйлар. “Дуслар җыелган җирдә” драмасында бүгенге көндә актив кулланылышта йөргән Рөстәм исеме очрый. Ул да яшь буын вәкилен уйный. “Монда тудык, монда үстек” әсәрендә очраган Илфат исеме дә актив кулланылышта йөри.
“Кулъяулык” әсәренең жанрын Туфан Миңнуллин ике пәрдәле бүгенге заман риваяте дип билгели. Бу әсәрендә очраган барлык исемнәрне дә бүгенге көндә очратырга була: Данияр, Айнур, Айдар, Хәйдәр, Камил, Шамил.
Шуның белән беррәттән, Туфан Миңнуллин әсәрләрендә бүгенге көндә сирәк булса да, әмма очрый торган исемнәр күп. Мәсәлән “Илгизәр+ Вера” әсәрендә Илгизәр, “Хушыгыз” әсәрендә Рәфис, “Үзебез сайлаган язмыш” әсәрендә Рамил, “Монда тудык, монда үстек” әсәрендә Надир, Рафаэль шундыйлар рәтенә керә.
Иң кызыгы шул: “Ат карагы” әсәрендә вакыйга 1917-1923 елларда бара. Һәм бу әсәрендә бүгенге көндә очрый торган исемнәр юк.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: Туфан Миңнуллин заман белән бергә атлый, заман таләпләренә туры килергә тырыша. Һәм үз геройларына исемнәрне дә заманына туры китереп сайларга тырыша. Образларның исемнәренә карап, вакыйга нинди чорда, кайда барганын билгеләп була.
ЙОМГАКЛАУ
Балага бирелгән исем матур булып,аның мәгънәсе тирән булырга тиеш.Ата-ана баласының исеме белән горурланырлык булсын. Исемнең милли йөзе дә,милли рухы да булырга тиеш.Балага акыллы,матур исем бирү шактый гына очракта аның киләчәгендә,шәхес буларак җитлегүендә дә зур роль уйный. Бала үсә төшкәч,үзенең исеме нинди мәгънәгә туры килүен белергә тырыша.
Диплом эшендә дә исемнәр дөньясына сәяхәт ясалды: Туфан Миңнуллин әсәрләрендә очраган ир-ат исемнәре тикшерелде.
Кереш өлештә теманың актуальлеге күрсәтелде, аны сайлау нигезләнде, максат һәм бурычлар билгеләнде, өйрәнү объекты һәм субъекты ачыкланды, чыгарылыш квалификация эшендә файдаланган методлар һәм алымнар турында әйтелде. Эшне язганда, төп таяныч булган теоретик хезмәтләр, фактик материал тупланган чыганаклар күрсәтелде.Чыгарылыш квалификация эшенең төзелеше кыскача аңлатылды.
Төп өлеш ике бүлеккә, ә алар үз чиратында, параграфларга бүленде. Беренче бүлек куелган проблеманы теоретик анализлау характерында бирелде. Әлеге бүлектә ономастика төшенчәсенә аңлатма бирелде. Татар исемнәренең чорларга бүленеше каралды.
Икенче бүлектә фактик материалны эксперименталь-тикшеренү нәтиҗәләре турында язылды. Әлеге бүлек үзе берничә параграфка бүленеп бирелде. Беренче параграфта исемнәрнең семантикасы тикшерелде. Бу бүлеккә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: Туфан Миңнуллин үз әсәрләренә геройлар сайлауга сак карый. Ә аларга исем сайлаганда, аның характерына, үз-үзен тотышына туры килгәнне сайларга тырыша. Әлбәттә, һәрбер геройның исеме җисеменә туры килә дип тә әйтеп булмый. Әмма азмы-күпме дәрәҗәдә , характерының бер ягы белән булса да, исем һәм ул белдергән мәгънә арасында уртак якларны билгеләргә була.
Икенче параграфта исемнәрнең төзелеше тикшерелде. Туфан Миңнуллин әсәрләрендә очраган ир-ат исемнәрен структур яктан тикшереп шундый нәтиҗәгә киләсең:аларның күбесен тамыр һәм кушма исемнәр тәшкил итә. Алар төрле юллар белән ясалалар.
Өченче бүлектә исемнәрнең килеп чыгышы ягыннан төрләре тикшерелде. Туфан Миңнуллин үз әсәрләрендә төрле телләрдән кергән исемнәрне куллана. Аларның күп өлешен, әлбәттә, гарәп исемнәре тәшкил итә. Аннан кала фарсы исемнәрен әйтеп китәргә була. Шулай ук катнаш катламнарын барлыкка китергән гибрид исемнәрне дә актив куллана. Рус теленнән һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән исемнәр дә очрый.
Дүртенче параграфта Туфан Миңнуллин әсәрләрендә очраган ир-ат исемнәре һәм аларның ислам белән бәйләнеше тикшерелде. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: Туфан Миңнуллин үз әсәрләрендә Ислам дине белән бәйле исемнәрне актив һәм уңышлы куллана.
Бишенче параграфта Туфан Миңнуллин әсәрләрендә очраган ир-ат исемнәренең бүгенге көн белән бәйләнеше тикшерелде. Әлеге бүлеккә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: Туфан Миңнуллин заман белән бергә атлый, заман таләпләренә туры килергә тырыша. Һәм үз геройларына исемнәрне дә заманына туры китереп сайларга тырыша. Образларның исемнәренә карап, вакыйга нинди чорда, кайда барганын билгеләп була.
Гомуми нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: татар теле- бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, иң матур, иң эчтәлекле, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе. Чыннан да. матур эчтәлекле, тыйнак, җыйнак исемнәр һәрвакыт кешеләр күңеленә хуш килә. Исеме матур кеше үзе дә матур була.Үсеп җиткәч, иләмсез, ят исемнәре аркасында балалары уңайсыз хәлгә калмасын өчен,ата-ана исем кушканда сак эш итсеннәр иде диясе килә.Исемебез дә, җисемебез дә матур булсын, бу- безнең үз кулыбызда.
Һәр кешегә үз исеме якын һәм кадерле.Исем кешегә гомерлеккә бирелә.Шулай булгач, исем мәгънәле, матур яңгырашлы булырга тиеш.
|