“Ике Нәҗип” темасына 5 нче сыйныфта әдәбият дәресе
(Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясен өйрәнүне йомгаклау)
Дәреснең максатлары:
- “Нәҗип” хикәясенә анализ ясау.
- Иҗади фикерләү серләрен аңлауны камилләштерү.
- Үз хисеңә ия була белүнең зур талант булуын төшендерү.
Җиһазлау:
- Фатих Әмирхан портреты
- проза әсәрләренә анализ ясау тәртибе күрсәтелгән плакат
- карточкалар
- “Нәҗип – булдыклы, акыллы, талантлы, зыялы нәселдән чыгучы” дигән сүзләр язылган плакат
- Дәреслек
- альбом бите, төсле карандашлар
Дәреснең барышы:
Уңай психологик халәт тудыру
- дежур укучы рапорты
- бер-берсенә теләкләр теләшү
- Факил Әмәкнең “Догам” шигырен бергәләп яттан сөйләү
Актуальләштерү
Төркемнәрдә карточкаларда эш: “Алсу һәм Маратның хаталарын тап” уены.
1 нче карточка
Алсу
1. Тормышта булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр әкият дип атала.
2. Габдулла Тукай Кырлай авылында туган.
3. Фатих Әмирхан 1887-1938 нче елларда яшәгән.
2 нче карточка
Марат
1. Г.Тукай “Исемдә калганнар” дип аталган биографик әсәрендә үзенең балачагын тасвирлаган.
2. Күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сүз эпитет дип атала.
3. Мәрфуга апа - Габдуллаҗан абзыйның кызы (хикәя буенча).
Уку мәсьәләсен кую
- Укучылар, бүген дәрестә “Нәҗип” хикәясен өйрәнүгә йомгак ясарбыз. Иң беренче әсәр нәрсә турында дигән сорауга сезнең фикерләрне тыңларбыз, хикәянең темасын билгеләрбез. (Укучыларның җаваплары тыңлана, гомуми нәтиҗә ясала.)
- Әсәрнең идеясе (язучы әйтергә теләгән фикер ачыклана)
Уку мәсьәләсен чишү
- Әсәрнең сюжеты:
1) төп вакыйгалар:
- өйдәге тавыш
- өй түбәсендә йөрү
- койма өстендә йөрү
- балчыктан Мәрфуга апа сурәтен ясау...
2) Бу вакыйгаларны нәрсә берләштерә? (кылану, мактану, үз-үзеңне күрсәтергә теләү...)
3) Һәр вакыйгадан соң Нәҗип күңелендә нинди кичерешләр туа? Дәреслектән шул урыннарны табып укыгыз әле. (үкенү)
4) Нәҗип ни өчен кылана соң? Ул кемнән көнләшә? Ул көнләшү нинди төстә? (абыйсыннан, аның һөнәреннән көнләшә, көнләшүе ак төстә)
2. Төп геройга характеристика
1) “Мин – Нәҗип” (Нәҗип исеменнән бер-ике укучы сөйли)
2) Әңгәмә
- Нәҗип кебек малайлар бармы безнең тирәдә?
- Нәҗип башка малайлардан кайсы ягы белән өстен? (үз-үзенә бәя бирә белә)
3. Сюжет сызыгына яңадан әйләнеп кайту
1) Төп вакыйгалардан тыш нинди вакыйгалар бар? (уен)
2) Әсәрнең кайсы өлешләрендә уен сурәтләнә? (башында һәм ахырында)
3) Уеннарны анализлыйк. Ни өчен “ат” кузгалмый, ә көймә бик җинел йөзеп китә?
4) Автор бу вакыйгаларны үз әсәрендә күрсәткән? (уеннар Нәҗипне характерлыйлар...)
5) Пейзаж сурәтләнгән урыннарны тау
6) Давылның бер көчәюе, бер басылуы нәрсәне хәтерләтә?
4. Нәтиҗә
1) Нәҗипнең таланты нәрсәдә? Рәсем ясарга өйрәнүдә генәме? (үз хисенә хуҗа була белүендә дә...)
2) Бу сыйфат тормышта кирәкме? Ни өчен?
3) “Нәҗип” исеменең дә мәгънәсе бик матур икән. “Кеше исемнәре сүзлеге”ндә ул түбәндәгечә аңлатыла (исемнең мәгънәсе язылган плакат укучылар алдына эленә, алар дәфтәрләренә күчереп алалар)
Рефлексия
1) Без дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
2) Нинди нәтиҗәгә килдек?
3) Әсәрнең идеясе нәрсәдә дигән сорауга дәрес ахырында нинди җавап бирербез?
4) Үз эшеңне анализлый белү ни өчен кирәк?
5) Төп вакыйгаларны нинди төсләр белән биреп булыр иде? (Вакыт калса, альбом битенә төсле карандашлар белән әсәрнең сюжетын билгеләү)
Өйгә эш бирү (укучы сайлап ала)
1) Нәҗип образына характеристика язарга
2) “Корбан” хикәясен укырга
3) Төп геройларны чагыштырырга
Бәя. Үзбәя.
|