Официальный сайт teledu 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Класстан тыш чара. Уңыш бәйрәме.

 

Уңыш бәйрәме

(Башлангыч сыйныфлар өчен)

 

-         Баш очыннан киек казлар оча

Их, аңлыйсы иде кош телен!

Кош теленнән җиргә моң түгелә,

Киек казлар моңы! “Ху- у-ш илем!”

Кошлар китә. Бераз гына моңсу

Ләкин көзләрнең дә бар яме.

Игенченең олы куанычы- гөрли бездә уңыш бәйрәме.

Сый-нигъмәттән тулы ил табыны,

Бәйрәм күрке яңа икмәк ул.

Кемгә ничек, ләкин игенчегә,

Һәр көз бәйрәм, һәр көз  - хикмәт ул.

 

-          Хәерле көн кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар!

Һәр ел фасылының үз матурлыгы булган кебек көзнең дә үз матурлыгы бар. Бүген бездә зур бәйрәм – “Уңыш бәйрәме”.

Сезне барыгызны да “Уңыш бәйрәме” белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, зур уңышлар, күңелле ял телибез.

 Бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәбебез директоры

Я.Я. Зиятдиновка бирәбез.(...)

                              

                              Хезмәт илгә мәхәббәт,

                              Хезмәт йөрәк сафлыгы,

                              Хезмәт бәхет ачкычы да,

                              Хезмәт яшәү шатлыгы

    Бүгенге бәйрәмебездә ике команда көчләрен сынашыр. Аларның эшләрен бәяләп бару өчен жюри әгъзаләре сайлап куйыйк. (...)

 

1.     Үзләре белән таныштыру өчен сүзне командаларга бирәбез.

“Миләшкәй” командасы сәламли.

“Баланнар” командасы сәламли.

 

2.     Һәр ел фасылының үз матурлыгы булган кебек көзнең дә үз матурлыгы бар дидек. Чыннан да, көз игеннәр өлгерү, яшелчәләр җитешү белән беррәттән чәчәкләр патшалыгына да бай. Әйдәгез,  командалар көзге букет әзерләгән арада без Сагдиева Илсинә башкаруында “Кәләпүшем-калфагым” җырын тыңлап үтик.

3.      Көзге муллык! Нинди генә мәгънә кермәгән бу сүзләргә. Ә хәзер көзге мул бакчаларыбыздан җыеп алынган яшелчәләрдән ясалган сувенирларга бәя бирик.

 

     4. Әкиятләргә карата пантомимога әзерләнгән арада сезнең       алдыгызда 2 кл укучылары башкаруында татар халык биюе.

1 сыйныф укучысы Халит үзенең шигырен бүләк итә.

 

5.     Алдагы бәйгебез – җиләк-җимешләрдән натюрморт.

Командалар әзерләнгән арада Габбасова Лилия көз турында шигырен сөйләп китә.

 Камалетдинов Рәмзил һәм Сагдиева Илсинә башкаруында җыр –“Гөлләр”.

-         Бәйрәмебезне дәвам итәбез.Инде бәйрәмебезгә төп кунагыбызны – Сөмбеләне чакырыйк. Кем ул Сөмбелә беләсезме? Әйе, Сөмбелә - мул уңышлы “Көз кызы”. Бәйрәмебезгә рәхим ит, Сөмбелә!

                                         Сөмбелә

Мин “Көз кызы”, “Уңыш кызы”,

                               Көзге байлык кулымда.

                               Муллык белән байлык телим

                               Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш, бодайларым,

                               Тау-тау булып өелгән,

                               Алмалы авыр ботаклар

                               Җиргә кадәр иелгән.

                               Көзге табын – бай табын,

                               Кыяр, карбыз һәм кавын.

                               Ә өстәлнең түрендә

                               Икмәк булсын көн саен!

     -Рәхмәт, Сөмбелә. Һәр елны уңыш шулай мул булсын.

Сөмбеләбезнең командаларга алып килгән ярышлары да бар.

     Сөмбелә. Беренче биремем “Мәкальләрне дәвам ит” дип атала.

Мин мәкалҗләрнең башын әөтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиеш буласыз.

                    -Эш кешене төзәтә,...(ялкаулык боза)

                  - Эшләп үлмәссең, ... (чирләп үләрсең)

                   -Хезмәтнең тире ачы була,

                    Җимеше ... (татлы була)

                    -Хезмәт иясе - ... (хөрмәт иясе)

Ә хәзер тапкырлыгыгызны да тикшереп карыйм инде. Кайсы команда тапкыррак икән. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын әйтерсез.

 

- Түгәрәк – ай түгел,

Сары – май түгел,

Койрыгы бар – тычкан түгел.(шалкан)

 

- Озын, яшел түтәлдә,

Сары, тозлы кисмәктә.(кыяр)

 

-Өсте яшел, асты кызыл,

Җирдә үсә,

Ул ни булыр? (кишер)

 

- Җир астында җиз бүкән,

Ул ни икән? (бәрәңге)

 

- Үзем ап-ак, вак-вак, йомры,

Мул итеп уңыш бирәм.

Вакытында җыймасагыз,

Үзем чыгып йөгерәм. (борчак)

 

- Озын-озын егетләр,

Башларында бүрекләр.(кукуруз)

Безнең кунагыбыз буш килмәгән. Безне бәйрәм белән котлап, үзенең биюен дә алып килгән. Сөмбелә башкаруында бию.

 

    6. Ә хәзер яшелчәләр булып киенеп килгән укучыларыбызның костюмнарына бәя бирәбез. Алар шул ук вакытта киемнәрен яклап, сүз дә әйтергә тиешләр.  “Яшелчәләр”әзерләнгән арада бәйрәм белән сәламли 1 класс укучысы Фәндәс. (җыр)

      Аскарова Сәрия шигырь – Нәби Дәүли “Икмәк”.

 

7.     Алдагы бәйге – салат ясау. Һәр команда яшелчәләр язылган карточкалар арасыннан винегрет өчен кирәк булганнарын гына сайлап алачак.

     Мотыгуллина Дилүсә һәм Гыйлметдинов Инсаф башкаруында шаян бию.

 

    8. Чираттагы бәйгебез “Бу нинди яшелчә яки җиләк-җимеш?”

Мин сезгә күзегезне бәйләгән килеш яшелчә яки җиләк-җимеш кисәкләре каптырам. Ә сез аларны тәме буенча танырга тиеш буласыз.

1 класс кызлары башкаруында җыр

 

    9. Тагын бер зур байлыгыбыз – бакчаларыбызда үскән бәрәңге.

Чираттагы бәйгебез – бәрәңге җыю. Җирдәге бәрәңгеләрне кайсы команда тизрәк җыеп алыр икән. Һәр командадан берәр малайны чакырыйк.

Нурфия һәм Айзилә җыр – “Чын дус”.

 

10. Ә хәзер күзләребезне бәйләп, үзегез яраткан яшелчә рәсемнәрен ясыйк. 2 командадан да бирегә 2 укучы чакырыла.

 

Камалетдинов Рәмзил башкаруында җыр.

11. Безнең 2 команда да көзгә карата матур итеп стенгазета чыгарып килгәннәр. Аларга да бәя биреп китик.

Шуның белән командалар арасындагы ярышлар тәмам. Сүзне жюрига бирәбез.

  Бәйрәмебезнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итә.

Прикрепленный файл Size
сөмбелә.doc 50 KB

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн