Дәреснең барышы.
Хәерле көн, укучылар!
Дәресебезнең башында мин сезгә Н. Ходзаның “Кем бутаган?” хикәясен укып китәм.
Таня исемле кызны әнисе ишегалдындагы утыргычка утырта да үзе кибеткә китә. “Мине шушында көтеп тор, хәзер киләм”, -- ди.
Шулчак Таня яныннан күрше Вера апа узып бара.
¾ Син нигә бер сүз дә әйтмисең? – ди Вера апа. – Син зур бит инде, нәрсә дип әйтергә кирәклеген белмисеңмени?
¾ Белмим, -- ди кыз.
¾ “Исәнмесез!” дип әйтергә кирәк!
¾ Исәнмесез! – дип кабатлый Таня.
¾ Менә нинди акыллы кыз! Һәрвакыт шулай әйт, яме, -- дип китә күрше апа.
Өйгә кайткач, Танялар бергәләп ашыйлар. Таня, ашап бетергәч, өстәл яныннан бер сүз дә әйтмичә китеп бара. Әнисе: “Кызым, нәрсә әйтергә кирәк?” – дип сорый. Таня, Вера апасы әйткән сүзне исенә төшереп:
¾ Исәнмесез! – ди.
¾ Син нәрсәдер бутыйсың, “Рәхмәт!” дип әйтергә кирәк, -- ди әнисе.
Кич белән, әниләре каядыр киткәч, Таня әтисе белән генә кала. Алар төрле уеннар уйныйлар, китаплар карыйлар. “Кызым, синең күзләрең йомыла башлады, йокларга ятарга кирәк,” – ди әтисе.
Таня сүз тыңлаучан акыллы кыз була. Әтисенең тезләреннән төшә дә караваты янына китә. Әтисе, аны туктатып:
¾ Йоклар алдыннан нәрсә әйтергә кирәк? – ди.
¾ Рәхмәт! – ди Таня.
¾ Юк, -- ди әтисе, көлемсерәп. – “Тыныч йокы!” дип әйтергә кирәк.
¾ Юк, юк, “Рәхмәт!” дип әйтергә кирәк, мине әнием шулай өйрәтте.
¾ “Рәхмәт!” түгел, кызым, “Тыныч йокы!”
Шулай итеп, Таня һич аңлый алмады, кем хаклы соң: Вера апамы, әнисеме, әллә әтисеме?
¾ Ә сез ничек уйлыйсыз, балалар? (Балаларның җаваплары.)
¾ Укучылар, “Исәнмесез”, “Рәхмәт”, “Тыныч йокы” сүзләре – болар нинди сүзләр икән? (Балаларның җаваплары.)
¾ Әйе, бу сүзләр матур, яхшы сүзләр. Әйдәгез, без аларны “Тылсымлы сүзләр” дип атыйк. (Тактага “Тылсымлы сүзләр” дигән плакат эленә.)
Тылсымлы сүзләр бик күп алар. Алар безнең сөйләмебезне матурлыйлар, алар безнең ни дәрәҗәдә тәрбияле. Әдәпле, ягымлы булуыбызны күрсәтәләр. Кешенең әдәпле һәм әхлаклы булуы башкалар белән аралашканда, үз-үзен тотышында, тәртибендә бик ачык чагыла. Әдәпле кеше һәрвакыт игътибарлы, ихтирамлы була.
Хәзер, укучылар, Самат безгә Хәләф Гардановның “Исәнмесез, иптәшләр!” дигән шигырен сөйләп китәр.
Мин иртә белән өйләргә керәм,
Иптәшләремнең хәлләрен беләм.
Исәнме, Гүзәл, исәнме, Рүзәл!
Исәнме, Мәрьям, исәнме, Галләм!
Сезгә, дусларым, иртәнге сәлам!
Исәнме, Азат, саумы, Салават!
Авырмыйсызмы, Хәят һәм Булат?!
Исәнме, Иркә! Сәлам, Мәликә!
Хәерле иртә, хәерле иртә!
Бу ягымлы, җылы, йомшак сүзләрдән соң сезнең дә күңелегез күтәрелдеме? Сез дә иртән иптәшләрегез белән шулай исәнләшәсезме? Бер-берегезгә хәерле иртәләр телисезме?
Балалар, безнең татар халкында бик матур исәнләшү йоласы бар. Әби-бабайлар, ике кулларын сузып, ягымлы елмаеп исәнләшәләр. Бер-берсенең хәлләрен, исәнлекләрен белешәләр. Авыл җирендә кеше бер-берсен белә, таный. Шуңа күрә урамда очрашканда да сәлам алышалар. Сез дә, балалар, урамда өлкән кешеләр белән исәнләшеп йөрисезме? (Балаларның җаваплары.)
Исәнләшү, сәламләшү сүзләре бик күп алар. Исәнмесез, хәлләрегез ничек, саулармысез, сәлам, хәерле көн һ. б. Иртән йокыдан торгач, өйдәге бар кешегә хәерле иртә теләсәк, урамда исәнләшеп йөрсәк, киткәндә саубуллашсак, без бик әдәпле, тәртипле балалар булырбыз.
¾ Кич белән нинди сәламләү сүзе әйтәбез?
¾ Көндезләрен нинди сүзләр кулланабыз?
¾ Йоклар алдыннан нинди сүз әйтергә кирәк? (Балаларның җаваплары.)
Менә никадәрле исәнләшү, сәламләү сүзе беләбез икән без! Әйдәгез. Хәзер бер-беребезгә хәерле көн теләп, “Әссәләмүгаләйкүм!” җырын җырлыйк.
Сөйләшкәндә тылсымлы сүзләр куллану читен эш түгел. Ләкин моңа кече яшьтән үк гадәтләнергә кирәк. Шулай булганда гына сез гомер буе кешеләргә шатлык китерерсез. Бер яхшы сүз кешегә рәхәтлек, күңеленә тынычлык бирсә, яман сүз кешене бик нык рәнҗетергә мөмкин. Шуңа күрә “ Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы”, “Ягымлы сүз язгы көн кебек” дип тикмәгә генә әйтмиләр. (Тактага плакатлар эленә.) Язгы көн ничек матур, җылы, кояшлы булса, тылсымлы сүз әйткәннән соң да кешенең күңеле яктыра, матурлана.
Дөрестән дә, матур сүз ишеткәч, күңелле һәм рәхәт була. Без хәзер сезнең белән бер кечкенә кыз турында шигырь тыңлап китәрбез. Аңа да рәхмәт әйткәннәр. Бергәләп тыңлыйк әле, Алсуга ни өчен рәхмәт әйттеләр икән?
(Бер укучы Әхмәт Исхакның “Беренче рәхмәт” исемле шигырен сөйли.)
|