Официальный сайт 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Кайгы җиле ишек какмасын (Гаиләне наркотик афәтеннән саклау өчен нәрсә эшләргә?) Ата-аналар жыелышына доклад.

Submitted by Гулина Фаритовна Салахова on Wed, 30/03/2011 - 10:45
Данные об авторе
Автор(ы): 
Салахова Гулина Фаритовна
Место работы, должность: 
Сатламышевская СОШ учитель химии и биологии
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
высшее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Все целевые аудитории
Предмет(ы): 
Внешкольная работа
Цель урока: 
Балаларны наркомания кулланудан саклау
Используемые учебники и учебные пособия: 

журнал Мәгариф

Краткое описание: 
Наркомания — чорыбыз афәте. Россиядә ел саен наркоманиягә бәйле рәвештә 20 меңнән артык җинаять эшләнә. Соңгы биш елда әйләнештән алынган нарко¬тикларның гомуми күләме 16 тоннадан 95 тон¬нага җитте. Моңарчы без наркотикларны бәхетсез гаиләләрдә туып үскән үсмерләр генә куллана дигән фикер белән килешеп яшә¬дек. Кайбер ата-аналар әле дә: «Минем ба¬лам тәртипле, ул начар юлга басмас. Аның ашарына да, кияренә дә, ялына да акчасы җитәрлек. Ул беркайчан да наркоман булмая¬чак, мин аны яхшы беләм», —дип фикер йөртә. Ни аяныч, тормыш моның тамырдан ялгыш фикер булуын мисалларда һаман раслап тора. Наркомания афәте һәркемнең ишеген шакыр¬га мөмкин икән. Моны булдырмас өчен нәрсә эшләргә соң? Бу куркынычны ничек җиңәргә? Һәм, гомумән, аны йөгәнләп буламы? Бетен ил, җәмгыять белән көрәш ачканда наркомания куркынычы, һичшиксез, чигенәчәк. Билгеле инде, бу эшне тормышыбызның нигезен тәшкил иткән гаи¬ләне яклаудан, саклаудан башларга кирәк. Чөнки бала төп тәрбияне ата-анасыннан ала. Әйдәгез, бүгенге очрашуны иң элек гаилә тәрбиясе бирү кануннарыннан башлыйк әле. Аларны төгәл үтәсәк, сәламәт, акыллы, белемле буын тәрбияләп үстерербез, «нарко¬мания» дигән тәнне өшетә торган сүзне бө¬тенләй ишетмәбез.

   

    Наркомания — чорыбыз афәте. Россиядә ел саен наркоманиягә бәйле рәвештә 20 меңнән артык җинаять эшләнә. Соңгы биш елда әйләнештән алынган нарко­тикларның гомуми күләме 16 тоннадан 95 тон­нага җитте. Моңарчы без наркотикларны бәхетсез гаиләләрдә туып үскән үсмерләр генә куллана дигән фикер белән килешеп яшә­дек. Кайбер ата-аналар әле дә: «Минем ба­лам тәртипле, ул начар юлга басмас. Аның ашарына да, кияренә дә, ялына да акчасы җитәрлек. Ул беркайчан да наркоман булмая­чак, мин аны яхшы беләм», —дип фикер йөртә. Ни аяныч, тормыш моның тамырдан ялгыш фикер булуын мисалларда һаман раслап тора. Наркомания афәте һәркемнең ишеген шакыр­га мөмкин икән.

Моны булдырмас өчен нәрсә эшләргә соң? Бу куркынычны ничек җиңәргә? Һәм, гомумән, аны йөгәнләп буламы? Бетен ил, җәмгыять белән көрәш ачканда наркомания куркынычы, һичшиксез, чигенәчәк. Билгеле инде, бу эшне тормышыбызның нигезен тәшкил иткән гаи­ләне яклаудан, саклаудан башларга кирәк. Чөнки бала төп тәрбияне ата-анасыннан ала. Әйдәгез, бүгенге очрашуны иң элек гаилә тәрбиясе бирү кануннарыннан башлыйк әле. Аларны төгәл үтәсәк, сәламәт, акыллы, белемле буын тәрбияләп үстерербез, «нарко­мания» дигән тәнне өшетә торган сүзне бө­тенләй ишетмәбез.

 

1 нче канун. Ул — «Баланы ничек бар, шул килеш кабул итегез» дип атала.

 Табигать яшь баланың нәселдәнлек геннарына дистәләрчә, йөзләрчә буыннар туплаган сыйфатларны да куша. Шуңа күрә бер үк гаиләдә матур, акыллы, сәламәт һәм аңа капма-каршы бала туарга мөмкин. Бары тик ата-ананың эчкерсез мәхәббәте генә берәүләргә үзенең матурлы­гын һәм сәламәтлеген сакларга һәм үсте­рергә, ә икенчеләренә табигый кимчелеклә­рен күркәм сыйфатларга әйләндерергә мөмкинлек бирә.

 

 2 нче канун. «Бала үз ха­таларын танырга өйрәнсен» дип атала.

      Бала тормышына тук­таусыз тыкшынмагыз. Һәр вак-төяк өчен бор­чып торсаң, ул үз гамәлләренә бәя бирә ал­мый башлаячак. Бала үзе кылган хаталарның ачысын татысын, яхшыны яманнан аерырга өйрәнсен.

 

3 нче канун. «Карарларны ялгыз кабул итмәгез».

Ата белән ана уртак фи­кергә ирешкәндә генә карар кабул ителергә мөмкин. Балалар мәктәп яшенә җиткәч, алар­ны да фикер алышуларга җәлеп итәргә кирәк. Тора-бара алар гаиләдә хәлиткеч сүзне әйтү хокукы да алырга тиеш.

 

     4 нче канун. «Ата-аналар-ның шәхси үрнәге — балаларга тәрбия бирүдә төп шарт».

     Гаиләдә шау-шулы ни­заг аеруча зарарлы: балалар алардан өлкәннәргә караганда күбрәк зыян күрә. Һәрнәрсәдә ата-ананың шәхси үрнәге кирәк. Әти кеше тәмәке тартса, яшүсмерләрне тәмәке тартудан тыю кыен. Әни кеше пөхтә киенмәсә, кыз баладан җыйнаклыкны таләп итеп булмый. Бу хакта Лев Толстой: «Үзебез­не тәрбияләмичә генә балабызны тәрбия­ләргә тырышсак, тәрбия катлаулы һәм кыен эш булып күренәчәк. Әгәр инде башкаларны үз үрнәгебез белән тәрбияли алачагыбызны аңласак, бу мәсьәлә көн тәртибеннән төшеп калачак», — дигән.

 

 5 нче канун. «Барысы ту­рында да ачыктан-ачык сөйләгез һәм четерек­ле сораулар бирүчегә дә ышаныч күрсәтегез».

 Әйе, балалар белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Аларны эше­гезгә, акча бүлүгә, чираттагы ялны үткәрүгә кагылышлы әңгәмәләрдә катнаштырыгыз. Бәхәсләшкән чакта да балаларга хөрмәт сак­лагыз. Апарның үз фикерләре, үз инанулары барлыкка килүгә шатланыгыз. Үзегезнең хак-сызлыгыгызны таный белегез. Бала зур тор­мышка чыгар алдыннан гаиләдә менә шулай беренче сынау үтә.

 

6 нчы канун. «Балага юмартланып бүләкләр яудырмагыз».

Еш кына бала безне бүләкләр сорап аптырата. Баланың нәфесен чикли белергә өйрәнегез. Артык күп бүләкләр баланы боза, аңарда бары тик таләп итү их­тыяҗы гына барлыкка килә. Балачакта үз те­ләкләре белән идарә итәргә өйрәнмәгән кеше иҗтимагый таләпләр белән низагка керә: укырга да, эшләргә дә теләми. Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә кешелек ки­чергән экологик һәм әхлакый кризис кеше­ләрнең үз ихтыяҗларын чикли алмавыннан ки­леп чыккан.

 

 7 нче канун. «Гаилә эшлә­рен бергәләп башкарыгыз».

 Гаиләдә вазифаларны бүлү зарур. Әни кеше өйдә хезмәтче булырга тиеш түгел. Балаларны яшьтән үк чисталыкка өйрәтү мөһим. Өй җыештыруның билгеле бер кагыйдәләрен урнаштырырга кирәк һәм аны гаиләнең һәр әгъзасы төгәл үтәргә тиеш.   Өйдә төгәл режим саклансын. Билгеле бер вакытта ашап алу, саф һавада йөреп керү, ял итү, йокларга яту зарур.

 

 

 

 

 

 

 

       8 нче канун. «Балагызның дуслары өегезгә дә килсен».

 Балагызның дуслары өчен өегезнең ишекләре һәрчак ачык торсын. Балаларга ышаныч күрсәтергә, аларны мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка өйрәтергә кирәк. Әгәр гаиләдә бер-береңә яхшы мөнә­сәбәт урнашса, балалар ата-аналары белән барысын да ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнә.

 

 

 Менә без гаи­лә тәрбиясе бирү кануннары белән дә таныш­тык. Аларны төгәл үтәсәк, күпләргә үрнәк гаи­лә булып яшәсәк, әйткәнемчә, «ак үлем» кур­кынычы безне читләтеп үтәр, кайгы җиле бе­рәүнең дә ишеген какмас. Ә хәзер кабаттан наркомания темасына әйләнеп кайтыйк. Наркомания афәтен булдырмас өчен без аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын белеп торырга ти­ешбез.

Наркосәүдәгәрләр яңадан-яңа корбаннар­ны кармакка эләктерү өчен барлык мөмкин­лекләрдән дә файдаланырга тырыша. Ни ая­ныч, бүгенге кайбер яшьләр арасында контр-культура хакимлек итә. Аны «Рок, секс һәм наркотиклар культурасы» дип атыйлар. Рок җыр сүзләре һәм көйләр аша яшүсмернең психикасына тәэсир итә, ирекле, бозык мә­хәббәтне данлый. Социологик күзәтүләр нә­тиҗәләре раслаганча, психикасына зыян кил­гән яшүсмер беренче очраклы җенси элем­тәдән соң, гадәттә, наркотиклар татып карый.

Шуңа күрә балаларыбызда яшьтән үк туган телебезгә, милли моңнарыбызга, халкыбыз­га мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләргә омтылыйк.

Хөрмәтле ата-аналар! Балада сабырлык, түземлелек, сәламәт яшәү рәвешен өстенрәк күрү кебек сыйфатлар тәрбияләү зур әһәми­яткә ия. Чөнки ихтыяр көче тәрбияләнмәгән бала яшьтәшләренең тәкъдименә, үгет-нәси­хәтенә аеруча тиз бирешә. Мәсәлән, «Кәе­феңне күтәрү өчен бер генә тапкыр булса да наркотиклар татып кара», «Наркотиклар бөтен проблемаларны оныттыра», «Барысы да нар­котиклар куллана, син дә татып кара», «Нар­котик кабул итсәң, дөньяга икенче төрле ка­рый башлыйсың» дигән дәлилләр белән нар­котиклар тәкъдим иткәндә кайбер яшүсмер алардан баш тарта алмаска мөмкин.

Хәзерге вакытта яшүсмер­ләр арасында наркотик кыйммәтләр система­сы бар. Әлеге кыйммәтләр буенча бер тапкыр да наркотиклар кулланмаган яшүсмерне «ак карга» дип исәпләргә мөмкин, бүгенге яшьләр телендә аны «лох» дип тә йөртәләр. Яшүс­мерләр мондый мыскыллауларны авыр ки­черә. Шуңа күрә һәр гаиләгә балаларының наркотик бәйлелеккә эләгү куркынычы яный.

Социологик тикшеренү мәгълүматларына караганда, 16 яшькә кадәр­ге укучыларның 12 проценты бер тапкыр бул­са да наркотик татып караган. «Моңа сезне нәрсә мәҗбүр итте?» дигән сорауга, алар:

кызыксыну этәрде;

минем дә зур кеше булып күренәсем кил­де;

яшьтәшләремнең мыскыллап көлүләрен­нән курыктым, дип җавап биргән.

Шунысы аяныч, әлеге 12 процент балалар­ның 1 процентка якыны наркоман булып китә. Бүгенге көн чынбарлыгы әнә шундый. Бу сан­нар җимерелгән меңләгән язмыш, вакытсыз өзелгән кеше гомере турында сөйли.

 

 Яшүсмерләр нигездә токсик матдәләр куллана. Токсикомания Наркотик­лар конвенциясе нигезендә Халыкара авыру­лар исемлегенә 1989 елда кертелгән. Нарко­тиклар конвенциясе токсик матдәләр белән мавыгуны наркомания авыруы дип исәпли. Соңгы елларда аларны куллану эпидемия рәвешен алды.

 Шуны билгеләп үтәргә кирәк: җилем, ацетон, эреткеч парлары кебек ток­сик матдәләр теләсә кайсы наркотиктан күп тапкырлар көчлерәк. Җилем, ацетон парла­рын иснәүне наркобизнес белән шөгыльләнү­челәр уйлап тапкан. Токсикомания чиге — 7 яшь. Мондый кечкенә баланы наркоманиягә җәлеп итү кыен. Ул укол кадаудан курка. Ә токсикомания упкыны аны үзенә җиңел йотып ала. Чөнки һәр балага кызыксынучанлык сый­фатлары хас бит. Ул күп нәрсәне аңлап та бе­терми.

Эреткеч яки җилем парлары иснәгән яшүсмерләрнең йөзендә пешкән урыннар хасил була, битенә сыткылар чыга. Наркоманнар, кагыйдә буларак, 25 яшьтән соң тормыш белән хушлаша. Токсикоманнар-ны да шундый ук аянычлы язмыш көтә.

Әйе, бик катлаулы заманда яшибез. Наркоманиянең кешелек дошманы булуын һәр бала белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә бүгенге шартларда мәктәп белән гаилә­нең тыгыз хезмәттәшлеге зур әһәмияткә ия. Яшь буын һәрчак камиллеккә омтылып, әти-әниләреннән үрнәк алып яшәргә өйрәнсен. Тормыш гел көрәштән генә тора. Кимче­лекләргә каршы көрәшергә өйрәнгән яшүсмер үзендә ихтыяр көче булдыра, уңай сыйфатлар тәрбияли. Яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үскән кеше зур тормыш сынаулары алдында беркайчан да югалып калмаячак.

 

Прикрепленный файл Size
Наркомания Доклад.doc 44 KB

»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн