Дәрес барышы
1. Матур язу күнегүләре
• Ээ Ээ Ээ
• Эшнең боткасы тәмле
2. Сузык авазлар турындагы белемнәрне искә төшерү.
Тактада:
Т...л Би...ле
Б...лем Уку...ы
Укыт...чы Мә...тәп
- Төшеп калган хәрефләрне куеп, сүзләрне укыгыз. Беренче һәм икенче баганадагы сүзләргә нинди хәреф өстәргә кирәк?
-Авазлар нинди ике зур төркемгә бүленә? (Сузык һәм тартык авазларга)
-Сузык авазлар ничек әйтелә? (Сузып)
-Тартык авазларны сузып әйтеп буламы? Ни өчен? (Тартык авазларны әйткәндә, һава агымы каршылыкларга очрый)
3. Сузык авазларга күзәтү.
А) Таблица белән эш.
Сузык авазлар: [ а], [ә], [о], [ө], [у], [ү], [ы], [э], [и]
Калын сузык авазлар: [а], [ о], [у], [ы]
Нечкә сузык авазлар:[ә], [ө], [ү], [э], [и]
-Татар телендә ничә сузык аваз?
-Сузык авазлар нинди төркемнәргә бүленгән?
Сузык авазларны хор белән әйтү.
Ә) Калын һәм нечкә сузыклы сүзләр уйлап әйттерү.
Бирем.
-Калын сузыклардан гына торган гөмбәләрне бер кәрзингә, нечкә сузыклардан гына торган гөмбәләрне икенчесенә жыегыз.
-Нокталар урынына э, е, ы хәрефләренең тиешлесен куеп, мәкальләрне кучереп языгыз.
.ш к.ш.не төзәтә, ялкаул.к боза.
Тирләп .шләсәң, тәмләп ашарс.ң.
4. Тартык авазларга күзәтү.
Яңгырау тартыклар:
[б],[в],[w],[г],[гъ],[д],[ж],[җ],[з],[й],[л],[м],[н],[ң],[р]
Саңгырау тартыклар:
[п],[ф],[к],[къ],[т],[ш],[с],[ч],[х],[һ],[ц],[щ]
-Татар телендә ничә яңгырау(саңгырау) тартык бар?
-Кайсы тартыклар рус телендә юк?
-Кайсы тартыклар парлы? Кайсы тартыкларның пары юк?
Бирем.
-Яңгырау һәм саңгырау тартыклардан башланган
җидешәр сүз языгыз.
Яңгырау тартыклардан Саңгырау тартыклардан
башланган сүзләр башланган сүзләр
• Б П
• В Ф
• Г К
• Д Т
• Ж Ш
• Җ Ч
• З С
-Сүз башында яңгырау тартыкны саңгырау тартыкка үзгәртегез һәм яңа сүз языгыз.
Җиләк (чиләк)
Гөл ( ) Җәй ( )
Бал ( ) Мин ( )
Без ( ) Кач ( )
Күл ( ) Аз ( )
Бар ( ) Ал ( )
-Укыгыз һәм күчереп языгыз. Яңгырау тартыкларның астына сызыгыз
• Чәчәкләрне бергә тездем –
• Бәйләм булды.
• Әниемә, әбиемә
• Бәйрәм булды.
-Рәсемгә карагыз. Саңгырау тартыкларга башланган биш сүз табыгыз. Шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.
5.Йомгаклау.
-Авазлар нинди ике зур төркемгә бүленә?
-Татар телендә ничә сузык аваз бар? Алар нинди төркемнәргә бүленә?
-Ничә тартык аваз бар? Алар нинди төркемнәргә бүленә?
6.Өй эше
|