Официальный сайт openw 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



"Халыкка нур чәчүче талант". Ш. Бабич иҗаты. 8 сыйныфлар өчен класстан тыш уку дәресе.

Submitted by Фандалия Азгаровна Хамитова on Tue, 23/08/2011 - 22:02
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хәмитова Ф. А.
Место работы, должность: 
Гимназия №26, учитель
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
8 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

 

1. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштыру.

2. Ш.Бабич шигырьләрен уку һәм аларның 

          эчтәлеген аңлауга ирешү.

                       3.Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен

                          үстерү өстендә эшләү.     

                       4.Шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту;

                        халыкның милли горурлыгы икәнен күрсәтү.

                         милли горурлык хисләре һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
8
Используемые учебники и учебные пособия: 

стихи

Используемая методическая литература: 

Әдәбият укыту методикасы

Используемое оборудование: 

компьютер

Краткое описание: 
Ознакомление с творчеством поэта
Ресурс для профильной школы: 
Ресурс для профильной школы

 

“Халыкка нур чәчүче талант” Шәехзадә Бабич иҗаты буенча 8 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан  тыш уку дәресе планы.

Хәмитова Фәндәлия Әзһәр кызы,  Яр Чаллы шәһәре, 26 нчы гимназиянең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат:        1. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштыру.

2. Ш.Бабич шигырьләрен уку һәм аларның 

          эчтәлеген аңлауга ирешү.

                       3.Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен

                          үстерү өстендә эшләү.     

                       4.Шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту;

                        халыкның милли горурлыгы икәнен күрсәтү.

                         милли горурлык хисләре һәм мәхәббәт тәрбияләү.

 

 Дәресне җиһазлау: Ш.Бабич китаплары, стенгазета,  скрипка, портреты; “Казан утлары” журналы,  шигырьләре, “Сабантуй” газетасы, автор иҗатына багышланган слайдлар.

 

Дәрес барышы:

I. Дәрескә оештыру.

Дәрескә кереш. “ Скрипка” шигырен музыка астында уку. (1 укучы шигырен укый, ә 1 укучы скрипкада уйный).

Укытучы:   Бөек Тукай яшенә дә җитәлмәгән, тормыштагы кыенлыкларга каршы скрипка моңы белән юанучы шагыйрь -  Шәехзадә Бабич. Кем соң ул? Бу безнең дәресебез нәкъ шушы, замандашлары арасында “мәшһүр көлдерүче”, “көлке капчыгы”, “ парадист”, “фельетончы”, декламатор буларак дан казанган Ш.Бабичның тормыш юлын өйрәнүгә һәм аның шигырьләренә багышлана. Шигърият һәм музыка – игезәкләр. Шуңа күрәдер дә күп кенә талантлы шагыйрьләр бер үк вакытта музыкант һәм җырчы да булганнар. Ш.Бабич та шундыйлардан.

II.Өй эшен тикшерү (план буенча укучыларның сөйләве).

                  1. Ш.Бабичның тормыш юлы. 

                  2. Аның туган елы, туган авылы, гаиләсе.

                  3.Кечкенә вакытында нинди булган?

                  4. Ни өчен Шәехзадә дип исем кушканнар?

                  5. Нинди нәселдән булган?

                  6. Аның белемгә омтылышы, китапка мәхәббәте кайдан килгән?

Укучыларның тулы җавап бирүләренә ирешү.  “ И китап!” шигырен уку һәм нәтиҗә ясау.

Нәтиҗә.Димәк, ул кечкенәдән бөтен күңелен китапка багышлаган, шигырь дөньясына чумган. Аның иң яратып укыган әсәрләре Г.Тукай әсәрләре булган. Ул аның озын-озын поэмаларын ятлаган. 1911 елда ул Тукайга багышлап шигырь дә яза. Бөек шагыйрьне ул “безнең горурлыгыбыз” дип атый. “Габдулла әфәнде Тукаев” шигырен уку.

а) укучылар укып чыга.

б) кыскача эчтәлеген әйттерү.

 III. Төп өлеш. “Халыкка нур чәчүче талант” икәнен ачу.

             Укытучы. 1913 елда аның шигырьләре “Акмулла”, “Шура” журналларында күренә башлый. Үзенең шигъри остазы Тукай кебек, халык моңын  җырлау, милләт мәнфәгате өчен көрәш Бабичның төп иҗат максаты була. 1914 елда язылган “Халкым өчен” шигыре аның өлгергәнлеген күрсәткән шигырь. “Халкым өчен” шигыре өстендә эш.

а) укып чыгу

ә) сүзлек эше: зәвык(зәүкым) – матурлык, гүзәллекне тоя белү.

фида – корбан.

б) һәр куплетны укыту. Һәр строфадагы лирик герой әйтергә теләгән фикерне әйтеп бирү.

1 строфа – туган халкы өчен горурлык.

2 строфа – саф йөрәкле халык өчен горурлык.

3 строфа – чәчкәдәй кызларга бай халкы өчен сөенү.

4 строфа – шат, дәртле, көләч халкы өчен сөенү.

5 строфа – кызганыч, ярлы, мескен халкы өчен елау.

6 строфа - халыкны бәхетле итү өчен ант.

в) шагыйрьнең лирик герое нинди кеше?

          - Бәхетле? бәхетсез?

г) лирик герой ялгызмы?

-Юк, ул ялгыз түгел. Ул кешеләр белән.

Нәтиҗә: лирик герой тормыш тигезсезлекләрен уйлап яна, чөнки аның саф йөрәкле, шат, дәртле, көләч халкы кызганыч, ярлы, мескен. Аның яшь күңелен ярлыларны кызгану әрнетә. Яшь Бабичның лирик герое зур ашкынулар белән яши. (6 нчы строфадан уку). Үз халкын бәхетле, алдынгы, белемле, әхлаклы, азат итеп күрәсе килә.Шагыйрь алла тәхете каршына менсә дә, туган халкын онытмый, аның эзләнүләре дә шушы халкы өчен икән. Аның лирик герое ялгызлык эзләми. Ул кешенең кешелек кадерен бик югары тота. Эзләнә, ярсый, “айга менә, ай нуры белән коена, уйный”.

  “Кем өчен?” шигыре дә шушы турыда сөйли (уку).

     Айга үрләп, нурда уйнап,

Күкрәгемне нурладым.

     “Ит гафу, әй, ай, - дидем, -

          Мин нурларыңны урладым.”

         “Һич зарар юк, ал, - диде ай, -

 Ал да чәч нур халкыңа,

 Мин дә бит төн хакына

          Алдым кояшның нурларын.”

Лирик герой халкына яктылык эзләп җиһанга оча. Айның нурларын алып халкына чәчә. Бабич халыкны ярата, аның рухи матурлыгына чиксез соклана, үзен халык баласы дип саный. Халык өчен дөреслек эзләүче лирика булып дөньяга килә, халыкка нур чәчүче талант булып таныла.

Укытучы.Шагыйрь  тагын нәрсәләр турында яза соң? Лирик геройның күңелен нинди хисләр били? Ничек уйлыйсыз? (укучылар җавабы).

Күпчелек шагыйрьләр  кебек, аның да шигъриятенең нигезен мәхәббәт лирикасы, табигать лирикасы тәшкил итә. Ш.Бабичның “Исемнәр бакчасы” шигъри циклы (китап 1997ел) мәхәббәт темасы белән турыдан – туры бәйле. Биредә шагыйрь татар – башкортларда таралган 41 хатын-кыз  исеменә дүртъюллыклар яза. (Балалардан укыту).

Нәтиҗә: Шәехзадә хатын-кызларны мактау аша мәхәббәткә дан җырлый, хатын-кызны олылый, хатын-кызны олылау аша милләтне дә күтәрә.

Укытучы.Табигать турындагы “Бәхетем”шигырен уку.

 Нәтиҗә:  Табигать – Бабич шигъриятенең җаны. Ул дәртле чагында да, моңсу чагында да табигатькә бара. “Чыксам сахрага, гөлләр, үләннәр

Хөрмәт итәләр, биреп сәламнәр”, дип яза ул бу шигырендә.

“Татарның танылмаган мәшһүр заты,” – дип атый аны шагыйрь М.Әгъләмов.Чыннан да, укучылар, Ш.Бабичның иҗаты әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Ләкин шигъриятебез Бабичсыз тулы һәм төгәл була алмый. “Бабич чын мәгънәсе белән талант иде. Ул үзендә булган көчнең меңнән берен дә күрсәтә алмыйча, чуалчык Башкортстанда һәлак булды,” – ди аның укытучысы Г.Ибраһимов. Шагыйрьнең иҗат лирикасында бүгенге көнгә аваздаш, әмма әле тиешенчә файдаланмаган хәзинәләр шактый күп.  Зөлфәт  “Бабичны юксыну” шигыре:

                               Шәехзадә - бөек яшьтәшем син!

                               Легендага, тукта, күчми тор.

                               Үз җырыңны тыңла тау битендә,

                               Җилләр булып җанга исми тор...

IY. Дәресне йомгаклау.

Үзенә бирелгән гомерне Бабич метеор кебек, вулкан кебек янып яшәде. Аның бу яктылыгы, аның бу кайнарлыгы, шигырьләренә күчеп, һаман да яктырта,  һаман да җылыта:

             Бер минутта ташты күңелем,

             бер минутта булды ут:

             Бер дә янды, бер дә туңды –

             бары да булды бер минут.

Ул яна, бу тик кайгырып янмый,

яңа шатлык белән

Ул яна, бу дөньяны күрмәк булып аклык белән.

Әйдәгез, укучылар, шагыйрьнең рухына багышлап, тагын бер мәртәбә хисләребезне барлыйк, гимн булып та яңгырарлык, дога итеп тә көйләрлек, татар халкының рухи халәтен искиткеч төгәл чагылдыра торган таныш юлларны пышылдыйк:

       Там, минем күз яшьләрем, там,

        там, тамып тор мәңгегә!

       Ян, минем ак күкрәгем, ян, ян,

        янып тор мәңгегә!

 Укучылар, әйтик әле, нәрсәләр белдек бүген дәрестә? (укучыларның дәрес турында фикерләре, йомгак тыңлана).Укучыларга билгеләр куела.

Өй эше бирү: 1) Дәрес турындагы фикерләреңне язып кил. Шагыйрьгә, аның шигъриятенә карата нинди хисләр туды.

2) Класстан тыш уку дәресенә Р.Фәйзуллин иҗатына әзерләнергә.

Дәрес программа буенча (Казан 2005 ел) 8 сыйныф укучылары өчен класстан тыш уку дәресе итеп бирелә.

Дәрестә шагыйрьнең “Халкым өчен”, “Скрипка”, “И китап!”, “Габдулла әфәнде Тукаев”, “Кем өчен?”, “Бәхетем”, “Исемнәр бакчасы”ннан дүртьюллыклар укылды.

 

 

Дәрес өчен кулланылган әдәбият        

 1.Ш.Бабич “Исемнәр бакчасы” Казан 1997 ел.

       2.Ш.Бабич “Сайланма әсәрләр” Казан 1958 ел.

  3. Ш.Бабич “Зәңгәр җырлар” Казан 1958 ел.

  4.“Казан утлары” №11, 1991 ел.

  5.“Казан утлары” № 5 1987 ел.

  6. “Мирас” журналы  № 9, 1995 ел.

  7.“Сабантуй” газетасы 1995 ел.

  8.“ Әдәби җомга”

 9.“Сөембикә” журналы Казан 1995 ел.

10)“ Ялкын” журналы 1995 ел.

11) “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы”     Г.М.Әдһәмова Казан 1986 ел.

12) А.Яхин.  “5 класс татар әдәбияты укыту.” Казан 1992 ел 


»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн