Официальный сайт avto4avto 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Белем бәйрәме

Submitted by Нурия on Tue, 22/11/2011 - 13:26
Данные об авторе
Автор(ы): 
Шагабиева Нурия Миннахметовна
Место работы, должность: 
МОУ НОШ д.Трыш Кукморского муниципального района РТ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Родитель
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Краткое описание: 
1-сентябрь--Белем бәйрәме

 

”Белем бәйрәме” (бәйрәм кичәсе)

 

Зал бәйрәмчә бизәлә.Әкрен генә көй ишетелә.

Тантананы мәктәп директоры ача.Ул укытучылар hәм укучылар коллективын, ата-аналарны Белем бәйрәме белән  тәбрикли,алда торган бурычлар белән таныштыра.  Аның чыгышыннан соң сүзне укучылар ала.

 

 

 

 

 

 

    1 нче укучы.

 

Беренче сентябрь атлый,

Гөлгә бизәп нурларын,

Кояш та :

--Бәйрәм бу !—диеп,

Тау чишмәсе суларында

Юып куйган нурларын.

 

2 нче укучы.

 

Күксел күген бизи көзнең

Кояш нурлары.

Якты безнең, матур безнең

Мәктәп юллары.

 

3 нче укучы.

 

Сау бул, җәй!

Хушыгыз, елгалар!

Хушыгыз, болыннар, кырларым!

Мин сездә туйганчы уйнадым,

Иң матур җырларны җырладым.

 

4 нче укучы.

 

Сау бул, җәй!

Чакыра мәктәбем.

Алтыннан – сентябрь юллары,

Барасы юлларым – бик ерак,

Хыялым кояшы – югары.

 

5 нче укучы.

 

Каникулда рәхәт иде:

Ял итәсең, уйныйсың.

Үзең уйныйсың, ә үзең

Мәктәбеңне уйлыйсың.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6 нчы укучы.

 

Сагындыра укытучың,

Классташ кызларың да.

Сагынып, сизми каласың

   Каникул узганын да.

 

7 нче укучы.

 

Дуслар җыела—hәркайсы

Олырак, белемлерәк.

Каникулда рәхәтрәк тә,

Мәктәптә--  күңеллерәк!

 

8 нче укучы.

 

Язга хәтле сау булыгыз,

Урманнар, кырлар, дидек.

Зур дәрт белән мәктәпләргә

Тагын укырга килдек.

 

9 нчы укучы.

 

Бишкә генә уку өчен

Көтеп алдык без көзне.

Мәктәп, якты залларыңа

Каршы ал инде безне.

 

”Мәктәпкә барасы бар” җыры (М.Яруллин көе, Г.Рәхим сүзләре) башкарыла.

 

10 нчы укучы.

 

Шатлыклы бу иртә

Мәктәпкә йөгертә.

Сагынылган бүлмәләр

Йөрәкне җилкетә.

 

11 нче укучы.

 

Йөзләрдә куаныч,

Күңелдә кинәнеч,

Без быел бер класс

Өлкән ич!

 

12 нче укучы.

 

Шатланып ачып керәмен

Мәктәп ишеген,--

Белемнең зур көч икәнен

Белгән кеше мин.

 

 

1 нче укучы.

 

Шатланып ачып керәмен

Мәктәп ишеген,--

Бар көчемне биреп уку

Минем төп эшем.

 

2 нче укучы.

 

Шатланып ачып керәмен

Мәктәп ишеген,--

Ишетәмен Ватанымның

Йөрәк тибешен.

 

3 нче укучы.

 

Беренче сентябрь

Балалар бәйрәме—

Белем  бәйрәме.

Котлыйлар олылар,

Кысалар кулларны.

  әрвакыт ,,бишлегә”

Узарбыз юлларны.

 

4 нче укучы.

 

Мәктәп –син бит төп йортыбыз,

Күңел сиңа тартыла.

Бүген бөтен ил баласы

Мәктәпләргә агыла.

 

5 нче укучы.

 

Син бит өр-яңа булгансың,

Тышларың да бизәлгән.

Эченә керсәң – исең китәр,

Бар нәрсә дә үзгәргән.

 

6 нчы укучы.

 

Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез: hаман да шул

Укытучы апа икән.

 

7 нче укучы.

 

Укытучы—иң кирәкле, иң җаваплы hөнәр иясе.Ул hәрвакыт хөрмәткә лаек.

 

 

 

8 нче укучы.

 

Әгәр иртән мәктәбеңә

Барып җитсәң өлгереп,

Каршылар укытучылар

Кояштай балкып-көлеп.

Җирдә ничә кояш бар?

Шул кояш нурлары алар

Безнең укытучылар!

 

9 нчы укучы.

 

Белем ачкычларын мөгаллимнәр

Тапшыралар безнең кулларга.

Еллар узгач, ныклы канат куеп,

Озатырлар ерак юлларга.

 

10 нчы укучы.

 

--Кайгылардан юатучы,

 

11 нче укучы.

 

--Безнең өчен ут йотучы,

 

12 нче укучы.

 

--Гаделлеккә өйрәтүче,

 

(Барысы бергә:)

 

--Рәхмәт сиңа, Укытучы!

 

 

1 нче укучы.

 

Дөнья безне алга дәшә,

Ә сез безгә гел янәшә;

Тәүге хәреф танытучы,

 

(Барысы бергә:)

 

--Рәхмәт сиңа, Укытучы!

 

                                                                                                 

2 нче укучы.

 

Алыгыз сез бүген бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен!

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

 

 

Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшыралар.

,,Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры (Ә.Хәйретдинов көе, Ф.Яруллин сүзләре ) башкарыла.

 

3 нче укучы.

 

Яңгыра, көмеш кыңгырау,

Безне каршыла,--

Кушыл әйдә, hәм куәт бир

Белем маршына!

 

Бер укучы кыңгырау шалтырата.

 

4 нче укучы.

 

--Ишетәсеңме кыңгырау чыңын? Ул безне кая чакыра икән?

 

5 нче укучы.

 

--Ул безне аяз күкле, якты кояшлы белем иленә чакыра.Ә безне анда белем сукмакларыннан озата баручы укытучыларыбыз көтеп тора. Сагынып белем учагын,

Мин кабат сиңа килдем.

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау сыйныфларга.

Бүгеннән—Белем көненнән

Уку елын башларга.

 

7 нче укучы.

 

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

 

   8 нче укучы.

 

Сөенеп карый Ил-ана

Аның барышына.

Олылап hәм зурлап әйтә,

Әйтә барысына.

,,Үс, балам! “—диеп,

,,Кеше бул! “—диеп.

 

(Барысы бергә:)

 

Каршылый мәктәп:

,,Хәерле юл!”—дип,

,.Кеше бул!”—диеп.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әкрен генә марш уйный.Укучылар класс бүлмәләренә керәләр.

 

 

 

Кичә үрнәгендә Р.Миңнуллин, Р.Вәлиев, Г.Зәйнашева, Р.Әхмәтҗанов, Р.Харис шигырьләре, ,,Ачык дәрес” газетасыннан ( март, апрель, 2009 ел ) шигырьләр файдаланылды.

 

     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

    

 

 

 

 

 

 

 


Смотреть kino онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн