Вы не зарегистрированы

Авторизация



Гаилә бәйрәме

Размещено: Суфия Камиловна Шафигуллина - пт, 09/12/2011 - 19:35
Данные об авторе
Автор(ы): 
Шафигуллина Суфия Миннекамиловна
Место работы, должность: 

филиал МБОУ Гимназия с. Большой Сардек в с. Чишма-Баш

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
начальное общее образование
Уровни образования: 
основное общее образование
Уровни образования: 
среднее (полное) общее образование
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Класс(ы): 
5 класс
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Библиотекарь
Целевая аудитория: 
Воспитатель
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
сценарий мероприятия
Краткое описание ресурса: 
<p> гаилә бәйрәме</p>

 Гаилә бәйрәме

 

      Максат: Әти-әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү. Балалар белән әти-әни арасын тагын да якынайту. Мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштыру.

      Җиһазлау: гаилә турында мәкальләр, табышмаклар,”Безнең гаилә” темасына  рәсем күргәзмәсе, гаилә, бала тәрбияләү турында канатлы гыйбәрәләр(цитата), магнитофон, баян, Ш.Галиев “Балалар өчен шигырьләр” Казан,1987ел, “Җырларыбыз” китабы, Казан, 1989 ел (төзүчесе Зиннур Мансуров).

      Бәйрәм үткәреләсе зал бәйрәмчә бизәлә. Һәрбер әти-әни үзенең улы яки кызы белән аерым өстәлләргә утыртыла. Өстәлләр ярымәйләнә итеп тезелә.

Бәйрәмнең барышы

Бәйрәм кичәсе талгын гына көй астында укытучының  шигырь укуы белән башланып китә:

Бер утыру үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр белешү-

        Бу гадәтләр әле бетмәгән.

 

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләрнең иң матурларын

Әйтмичә мөмкин түгел.

    Укытучының кереш сүзе.  Кеше гомере аккан сулар кебек бик тиз узып китә.Аның ничек узуы һәркемнең үзенә бәйле. Мәктәп еллары да мәңгелек түгел. Балаларның да, сезнең дә гомергә исендә калсын дип, без бүген гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаилә әгъзалары җыела. Гаилә нык булса гына, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була . Гаилә - тормыш көзгесе, тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаилә көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

    Хәзер бәйрәмебезне башлап җибәрәбез. Сүзне  балаларга бирәбез.

1.       Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора, күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык

Әллә шуны белмисез.

2.       Бүген гади көн түгел бит

Моны беләбез без.

Елмаеп исәнләшәбез

Әти-әниләр белән.

3.        Һәр җирдә бер хикмәт көтә

Бүген гади көн түгел.

Бүген- Гаилә бәйрәме

Шуңа шатлана күңел.

4.        Нигә бүген мәктәптә

Бик күңелле, бик ямьле?

Чөнки бүген кунакка

Әти-әниләр килде.

 

5.        Әти янымда булганда                                                                             

Бернәрсәдән курыйкмыйм мин.

Аның сүзе миңа закон-

Әтиемне тыңлыйм мин.

6.        Әти – безнең терәгебез,

Әти безне яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

7.        Яшәсен әти-әниләр,

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

8.      Ш. Галиев “Кем нәрсә ярата?”шигыре (балалар чиратлашып сөйлиләр)

-          Мин үскәч абый булам.

Аннары бабай булам.

-          Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам.

-          Мин үзем әти булам,

-          Ә мин дәү әти булам.

-          Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам.

-          Мин батыр солдат булам.

-          Ә мин космонавт булам.

-          Ә мин Гата Камский кебек

Шахматта җиңеп чыгам.

-          Мин Рудольф Нуриев кебек

Булам оста биюче.

-          Ә мин очучы булам да

Көн дә йөрим сунарга.

-          Ә мин белмим, әнидән

Онытканмын сорарга.

-          Ә мин бик озын булам.

Үсим әле тагын да.

-          Ә мин бик көчле булам.

Әтием төсле булам.

-          Мин комбайнчы булам.

Кырда иген урырга.

-          Ә миңа әни үскәч,

Куша кеше булырга.

9.        Бәхетле без бу дөньяда

Әти-әни булганга.

Туган җирем күкләренең

 Күге аяз булганга.

10.    Бәхет кайда?  Безнең өчен

Ул бары янда гына.

Әти-әниле булу

Зур бәхет була безгә!

Балалар хоры башкаруында җыр “Әйтмә әле картаям дип”

   Кичәбезнең бу өлешен әти-әниләргә мәдхия җырлап, балаларның чыгышы белән башладык. Ә хәзер төп өлешкә күчәбез.

    Бүгенге кичәбездә катнашырга иң тыйнак, иң күркәм җиде гаилә ризалык бирде. Сүз тыңлап килгәннәре өчен барысына да рәхмәт. Сезнең балаларыгыз бүген - иң бәхетле балалар. Сезнең уртагызда утыру алар өчен нинди рәхәт бит!

     Әйдәгез әле башлап танышыйк. Чөнки бүген кунаклар бик күп. Сүзне ил тоткасы, гаилә терәге булган – әтиләргә бирәбез.( һәр әти үз гаиләсе турында 3-4 җөмлә әйтә.)

 Танышу хөрмәтенә Бикмөхәммәтов Фәннүр башкаруында җыр тыңлап китик. “Гармун сайлый бер егет” ( И.Хәбибуллин көе, Р.Султиев сүзләре)

 Гаиләләрне интеллектуаль яктан сынау. Әтиләргә “Табышмак әйтәм- тап” уены. Әтиләрнең зирәклеген сыныйк әле.

1.      Ул бөтен өйдә дә бар. Аның белән әтиләр эшли. Кайчагында әниләр кулына да эләгә. Шаян малайлар кулына да эләккәли. Ул чагында  бу корал кадакка түгел, бармакка төшә. ( чүкеч)

2.      Аны йомырка белән балдан ясыйлар. Аның бик ваклары, бармак хәтлеләре дә була. Үзе бик тәмле, авызда эри. Кунак каршылаганда ипи-тоз белән бергә йөри. Исеме дә бик матур. Ике өлештән торса да, бер төсле әйтелә. (чәк-чәк)

3.      Ул төп аралашу чарасына әйләнеп бара. Аны сөйләшә белә торган һәркем куллана. Өйнеке дә, кесәнеке дә була. Ул булмаган бер өй дә юк. Хәтта әбиләр кулында да күрергә була, чөнки балалар хәлен белергә кирәк. (телефон)

4.      Аны бөтен кеше дә ярата, чөнки ул – төп ял итү җиһазы. Аеруча әтиләр. Арып эштән кайтканнан соң, аңа утырып рәхәтләнеп телевизор карыйлар. Аның чүп- рәктән дә, күннән дә эшләнгәннәре була. (диван)

5.      Ул - татар халкының милли ашамлыгы. Кунаклар килгәндә пешерелә. Түгәрәк була, мичтә яки духовкада пешә. Эчендә тәмле әйберләре була: йөзем, дөге, җимеш... (бәлеш, гөбәдия)

6.      Ул әтиләрнең яраткан әйберсе. Кайчагында аның эчендә әниләрне дә күрергә мөмкин. Ләкин йөртә белмәсәң, кирәкле документың булмаса, аңа утырырга ярамый. Хокук саклаучылар да аны туктатырга бик ярата. (машина)

7.      Аны барлык кеше дә ярата. Ул бер дә искерми, гел яңара. Арган чакта ял иттерә. Нәни балаларны йоклатканда да кирәк. Ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә. (җыр)

-          Молодцы, әтиләр! Сынатмадыгыз! Сезнең хөрмәткә Билалов Зиннур җырлый. “Кукмара” җыры.

       Чират әниләргә. Аларны да сынап карыйк әле. Әниләргәмәкальләр.

-          Ир баш, хатын... (муен)

-          Ана күңеле – балада, бала күңеле-... (далада)

-          Өйнең яме ... белән (бала)

-          Оясында ни күрсә, очканда ... (шул булыр)

-          Ни чәчсәң, шуны...(урырсың)

-          Агач җимеше белән, кеше...(эше белән)

-          Ата-анасын тыңлаган- адәм булган, тыңламаган- ..(әрәм булган)

-          Ата – беләк, ана- ...(йөрәк)

-          Әткәй – шикәр, әнкәй- ...(бал)

-          Ата-анасын тыңламаган, олыгайгач үзе  дә...(игелек күрмәс)

Рәхмәт, әниләр! Мәкальләрне күп беләсез икән.

Хәзер Төхвәтуллина Зилия шигырь сөйли “Күлмәгем”

 

Балалар өчен дә табышмаклар әзерләдем.

1.      Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала.(туган көн)

2.      Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли (әби)

3.      Ул- гаиләнең алтын баганасы (әти)

4.      Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң кадерле кеше - ...(әни)

5.      Үзе кечкенә, үзе елак, ә шулай да аны яраталар (бәби)

6.      Аның белән һәр бала уйнарга ярата (уенчык)

7.      Ул миңа “балам” ди, ә әти-әни аңа “әти” дип дәшә. Ул миңа кем? (бабай)

8.      Һәркемдә дә бар. (исем)

9.      Нәрсәне әзерләсәң дә ашап булмый? (дәрес)

Рәхмәт, укучылар. Сезнең өчен Ногманова Айгизә бии.”Зонтик” биюе.

    Алдагы уеныбыз “Көйне таны” дип атала. Һәрбер гаилә көйне танып,  җырның бер  куплетын җырлап күрсәтергә тиеш.  Баянда Чишмә-Баш авылы  клубы баянчысы Корбанова Илсөяр апа.

1 өстәл – Бикмөхәммәтовлар “Солдатта булган,диләр”(Г.Нигъмәтҗанов көе, Ш.Маннапов сүз)

2 өстәл – Төхвәтуллиннар “Туган тел”(татар халык көе, Г.Тукай сүз)

3 өстәл – Билаловлар “Каз канаты” (татар халык җыры)

4 өстәл - Ногмановлар”Җырлыйм әнием турында”(Ф.Әхмәдиев көе, Г.Зәйнашева сүз)

5 өстәл -  Шакировлар “Җидегән чишмә” (С.Садыйкова көе, Г.Бәширов сүз)

6 өстәл - Фәтхрахмановлар “Әни кирәк”( М.Шәмсетдинова көе, Р.Миңнуллин шиг)

7 өстәл - Сафиннар “ Каз канаты” ( татар халык җыры)

   Бу бәйгене дә җиңдегез. Җиңү хөрмәтенә Шакирова Диниядән шаян шигырь “Әни булып карадым, әти булып карадым”

Алдагы  бирем игътибарлылыкка.Хәзер балаларыгыз башкаруында “Өч кыз” әкиятен карарсыз. Алар уйнап бетергәч, һәр өстәлгә сорау биреләчәк. ( Балалар әкиятне сәхнә- ләштерәләр). Соңыннан сораулар бирелә:

1.      Әкияттә әнинең дусты кем?(тиен)

2.      Өч кыз нинди көйгә биеделәр? (“Каз канаты”)

3.      Олы кыз нәрсәгә әверелде?( үрмәкүч)

4.      Икенче кыз тиен килгәндә нишли иде?( челтәр бәйли)

5.      Кече кыз нинди көйне көйләп камыр баса иде?( “Әни кирәк”)

6.      Әнинең ахырдан әйткән мәгънәле сүзләре?(“Авыруым сезне сагынудан булган икән”)

7.      Әкиятнең төп мәгънәсе нәрсәдә? ( Никадәр яхшылык эшләсәң дә, әниләргә булган бурычны түләп бетерә алмыйсың. Әниләрнең кадерен белегез)

Сафина Илүзә җырлый “Татар кызы”

Алдагы бәйге. Сезнең һәркайсыгызның өстәлендә гаилә турында халык әйткән гыйбрәтле сүзләр бар. Шуларның мәгънәсен ачыкларга булышыгыз әле.

1 өстәл – “Балалар – өйнең бизәге”

2 өстәл – “Балага иң куәтле кеше- ата”

3 өстәл – “Гаилә – бәхет ачкычы”

4 өстәл – “Тату гаиләгә кайгы керми”

5 өстәл – “Ир асылы эштә беленә”

6 өстәл – “Уңган хатын кар өстендә казан кайната”

7 өстәл – “Яхшы тәрбия – иң яхшы мирас”

Хөрмәтле әти-әниләр! Кичәбез ахырына якынлашып килә. Кичә ахырында бөек кешеләребезнең канатлы сүзләрен сезгә киңәш итеп җиткерәсе килә.

“ Балаларны тавык та ярата. Ә менә аларны тәрбияли белү- талант һәм тормышны киң белүне таләп итә торган дәүләт күләмендәге мөһим эш ул” – дигән рус язучысы М.Горький.

 

 “Балагызны бәхетсез итүнең төп сәбәбе нәрсәдә икәнен беләсезме? Ул- балаларның бөтен теләкләрен дә үтәү һәм аларның шуңа күнегүе” Жан Жак Руссо.

 

“ Кырыслык һәм назны дөрес бүлүдә чама хисе, кыл урталык, ниндидер гармония биш яшьтә дә, алтыда да, җидедә дә- һәрвакыт булырга тиеш” –дигән бөек педагог А.С.Макаренко.

 Укытучы шигырь укый.

Ата-ана хакы дигән

Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр һичкайчан да

Кыйбласын югалтмасын.

 

Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата-анага

Изге итеп табына.

 

Биедек тә, җырладык та

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык

Матур көйләр көйләдек.

 

Бәйрәмебез бетеп килә

Гаиләләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.

Гаиләләргә татулык, ил-көннәребезгә тынычлык теләп калабыз.

Укучылар хоры башкаруында “Бәхеттә-шатлыкта” дигән җыр яңгырый.

Ахырдан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итә.


Поиск

Loading

Оценка материала

...
Глобальная школьная лаборатория