Данные об авторе
Автор(ы):
Cибгатуллина Миляуша Габдулловна
Место работы, должность:
МБОУ "Основная общеобразовательная школа №6", учитель
Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
начальное общее образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Цель урока:
1. Билгесез үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау
2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру
3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру
Тип урока:
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Используемые учебники и учебные пособия:
Р.З.Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы” I кисәк
Используемое оборудование:
мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма, Р.З.Хәйдәрова “Татар теле таблицаларда”
Используемые ЦОР:
http://belem.ru/
Краткое описание:
<table align="left" cellpadding="0" cellspacing="0" hspace="0" vspace="0"> <tbody> <tr> <td align="left"> </td> </tr> </tbody> </table> <p> </p>
В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән
татар теленнән дәрес конспекты
Сыйныф: 4
Төркем: рус төркеме
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы” I кисәк
Тема: "Билгесез үткән заман хикәя фигыль"
Максат: 1. Билгесез үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру; билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау
2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру
3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру
Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма, Р.З.Хәйдәрова “Татар теле таблицаларда”.
Дәрес этаплары
Этапның эчтәлеге
I Оештыру моменты:
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.
Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, әйбәт
II Өй эшен тикшерү:
Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.
Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.
Алымнар:
1. Өй эшен карап чыгу
2. Хаталарны ачыклау, төзәтү
3. Дөрес итеп уку
-Балалар, сезгә өй эше 73 нче бит, 5 нче күнегү бирелгән иде.
- Табышмаклардагы тасвирлауларны кулланып хайваннар турында сөйләргә.
- Сез аны эшли алдыгызмы?
- Әйе, эшли алдык.
- Айгөл, сөйләп бир әле.
- Бүренең төсе соры, теше үткен, ул урманда яши.
- Ринат, сине тыңлыйк.
- Төлке хәйләкәр хайван. Ул урманда яши, нечкә билле, көлтә койрыклы.
( башка балалар да җавап бирә)
III Яңа теманы аңлату
Фонетик күнегү:
Укытучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү.
Укучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү.
Күрсәтмәлелек:
1. Тактада карточкалар
2. Слайдлар
3. Аудиоязма
Яңа тема аңлатуга максат:
Укытучы өчен максат: билгесез үткән заман хикәя фигыль заман формалары белән таныштыру; билгеле үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү;
Укучылар өчен максат: билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын аңлап, куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү;
3. Фонетик күнегү.
- Укучылар, карагыз әле, без слайдта нәрсәләр күрәбез?
(Слайдта [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары һәм сүзләр язылган)
-Саша, бу нинда авазлар?
- [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары.
- Дөрес. Бик яхшы. (Аудиоязма кабызыла) Дикторны игътибар белән тыңлагыз һәм кабатлагыз.
(Сүзләр кабатлана)
-Балалар, [ г] авазы кайсы сүздә очрый?
- гөмбә сүзендә
- Балалар, [ғ] авазы кайсы сүздә очрый?
- елга сүзендә
- Балалар, [k] авазы кайсы сүздә очрый?
- чәчәк сүзендә
- Балалар, [қ] авазы кайсы сүздә очрый?
- ташбака сүзендә
- Дөрес. Ә хәзер, әйдәгез җөмләләр төзик.
- Вера, нинди җөмлә төзедең?
- Бакчада чәчәк үсә.
- Алексей, нинди җөмлә төзедең?
- Елга каты ага.
- Саша, нинди җөмлә төзедең?
- Ташбак әкрен йөри?
- Дима, нинди җөмлә төзедең?
- Урманда гөмбә үсә.
- Дөрес, балалар. Бик әйбәт.
4. Яңа теманы аңлату
- Балалар, без күптән түгел билгеле үткән заман хикәя фигыль белән таныштык. Әйдәгез искә төшерәбез. Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди сорауга җавап бирә?
- Нишләде ?
- Ул нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
- ды, -де, - ты, - те
- Дөрес. Балалар, Билгесез үткән заман хикәя фигыльэто глагол прошедшего неопределенного времени. Если говоришь о событиях, которых ты сам не видел, то употребляешь глагол в такой форме: ул кайт-кан – он вернулся (оказывается),
ул әйт-кән – он сказал (оказывается), ул бар-ган - он ходил (оказывается), ул кер-гән он заходил (оказывается). Ә хәзер Хәйдәрова Р.З. Схема һәм таблица китабын ачабыз. Биттәге таблицага карыйбыз.
- Балалар, скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание –ган, -гән?
- Если слова заканчивается на звонкую согласную.
- Дөрес. А скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание –кан, -кән?
- Если слова заканчивается на глухую согласную.
- Балалар, если слово мягкого варианта, то в этом случае какие окончания добавляем?
- -гән, -кән
- А если слово твердого варианта, то в этом случае какие окончания добавляем?
- -ган, -кан
- Ә хәзер өченче слайдка карыйк.
Билгеле үткән заман хикәя фигыль
Билгесез үткән заман хикәя фигыль
язды
сикерде
әйтте
йоклады
кайтты
яз - ?
сикер - ?
әйт - ?
йокла - ?
кайт - ?
-А сейчас скажите какие окончания мы добавим в неопределенной прошедшей форме глагола и объясните, почему. Составьте предложение используя это слово.
- Яз-ган – написал (оказывается), т.к. слова твердого варианта, заканчивается на звонкую согласную. Например, Марат елга турында хикәя язган. (Шул ук формада башка сүзләр дә карала)
IV Ныгыту
Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.
Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү
Метод:
Сорауларга җавап бирү.
Дилог төзү
Ситуатив күнегүләр.
5. Ныгыту
1. Аудирование
- Ә хәзер, балалар сезнең белән аудиоязма тыңлап үтәбез. (аудиоязма тыңлатыла)
(Алтын көз җиткән . Тиен балалары белән чикләвек җыя башлаган . Ләкин берсе бик ялкау булган , ашарга яраткан . Төнлә ул тиеннәрнең чикләвекләрен урлаган )
Тыңлаган җөмләләрдән билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне санап чыгыгыз.
- Җиткән, башлаган, булган, яраткан, урлаган.
-Какие окончания прибавлены к этим глаголам?
- ган, - кан, - кән.
- Дөрес. Бу фигыльнең нинди формасы?
- Бу форма – билгесез үткән заман хикәя фигыль.
2. Дәреслек белән эшләү .
- Балалар, бугенге числоны язабыз, сыйныф эше.
75нче бит 3нче күнегү.
-Балалар, әйдәгез җөмләләрне тәрҗемә итик. (бер укучы тактага чыгып җөмләләрне яза. “Ул безгә килгән. Ул кайткан. Ул дару үләннәрен калдырган. Ул шуның турыда сөйләгән.)
- Наташа, назови глаголы прошедшей неопределенного времени.
- Килгән, кайткан, калдырган, сөйләгән)
- Кушымчаларын ата.
-ган, -гән,- кан.
- Ярар, бик яхшы, утыр.
3. Ситуатив күнегү
- Ә, хәзер сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез.
Как скажешь о том, что:
- Миша оказывается вчера вернулся из Москвы.
- Оля оказывается оставила сумку в школе.
- Петя оказывается рассказал рассказ.
- К ним вчера оказывается приходилабабушка.
(Укытучы укучылар җавабын тыңлый)
4. Диалог төзү:
Балалларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган: “Диалогны тулыландырыгыз”
- ...........?
- Миша Мәскәүдән кайткан.
- Миша Мәскәүдә кая барган?
- ............?
5. Бәяләү.
Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.
V. Өй эше бирү.
Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.
Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.
6. Өй эше бирү
Өй эше бирү моментының төп максаты – билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.
− Бирелгән фигыльләрне билгесез үткән заман хикәя фигыль формасында кулланып “Ярыш” темасына диалог төзеп килергә: йөгерде, җиңде, җиңелде, катнашты, теләде, башланды.
7. Йомгаклау
- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?
- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.