Официальный сайт aksakal 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Алмашлыклары кабатлау. 6 класс.

Submitted by Зария Гамировна Хикматова on вс, 16/09/2012 - 00:32
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хикмәтова Зәрия Гамировна
Место работы, должность: 

Ютазы районы МБОУ "Подгорый төп гомуми белем бирү мәктәбе", татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
основное общее образование
Уровни образования: 
среднее (полное) общее образование
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
конспект урока (занятия)
Краткое описание ресурса: 
<p> Алмашлыкларны кабатлау дәресе бердәм республика имтиханнарына әзерләнү дәресләре үткәрү үрнәге итеп эшләнгән биремнәрдән тора, презентация дә бирелә.</p>
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Подгорный төп гомуми белем бирү мәктәбе Татар теле. 6 нчы сыйныф. (Мастер-класс) I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хикмәтова З.Г. 2012 Тема. Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау. Максатлар: 1) дидактик – алмашлыклар турында белгәннәрне гомуми- ләштерү системалаштыруга ярдәм итү, 2) үстереш – гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү, бердәм республика имтиханнарына әзерләнү күнекмәләре булдыру, 3) тәрбияви – туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, презентация, экран, мультимедиапроектор, тестлы карточкалар, санлы карточкалар, дәреслек. Дәреснең тибы: белемнәрне актуальләштерү. Дәрес барышы. I. Ориентлашу этабы. 1) Психологик уңай халәт булдыру. (1 нче слайд, 3 нче кушымта) 2) Белемнәрне тигезләү. - Сәнгатьле итеп укыгыз, алмашлыкларны табыгыз.(2 нче слайд) Ул шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә. (Габдулла Тукай) - Бу кемнең шигыре? - Бөек шагыйрь кайчан туган? - Кайсы әсәрләрен укыганыгыз бар? - Бу өзектә нинди алмашлыклар бар? - Алар алмашлыкларның кайсы төркемчәләренә керә? - Узган дәрестә кайсын өйрәндек? - Димәк, узган дәрестә без нинди уку мәсьәләсе (УМ) чиштек? II. Өй эшен тикшерү. Өй эшләренең ярымиҗади һәм иҗади вариантларын тыңлау. Юклык алмашлыклары кергән “Елмай, кояш!” – шигырь яки 5 җөмлә күчереп язарга. чәчмә әсәр язарга. Үзбәя. III. УМ кую. Экрандагы җөмләне тикшерү, алмашлыкларны билге-ләү, УМ формалаштыру. (3 нче слайд) Бу айда без мәктәптә туган телгә багышланган кичәләрне шундый кызыклы итеп үткәрдек: апрельнең узганын да сизми калганбыз. - Димәк, бүген нинди уку мәсъәләсе куела? - УМ: алмашлыклар турында белем һәм күнекмәләрне камилләштерү өстендә эшләүне дәвам итәбез. (4 нче слайд) IV. Җөмләләрне укыгыз һәм биремнәрне үтәгез. (5 нче слайд) А. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. Ә. Бәйрәм Тукайның туган көнендә уздырыла. Б. Казанда ел саен апрель азагында Шигырь бәйрәме була. В. Тукай шигырьләрен укыйлар, җырлар җырлыйлар. А9. Җөмләләрне текст булырлык итеп билгеле бер тәртиптә урнаш-тырыгыз. Кайсы пунктта дөрес җавап бирелгән? 1) Ә,Б,А,В 3) В,А,Ә,Б 2) Б,Ә,А,В 4) В,Б,Ә,А А10. Кайсы җөмләдә алмашлык бар? (6 нчы слайд) 1) А 2) Ә 3) Б 4) В - Ул алмашлыкларның кайсы төркеменә керә? - Җөмләдәге функциясен аңлатыгыз. Үзбәя. Физминутка. Яздым җөмлә, иҗек, сүз, Бик арыды минем күз. Йомам, күзем ял итсен, Ачам, күзем күп күрсен. Тагын йомам, тагын ачам, Бер йомам да бер ачам. Күзләр хәрәкәте белән Бик зур әйләнә сызам. Аннан төбим күземне Имән бармак башына. Кинәт карыйм читтә үскән Биек агач башына. V. Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез. Батырларны ил онытмас. (1)Көннәрнең берендә сугышчылар алдына дошман ныгытмасын тар-мар итү бурычы куела! (2) Бу группага Сәләхетдин Вәлиуллин егет-ләрнең иң кыю һәм куркусызларын туплый. (3) Алар бергәләп план төзиләр. (4)1943 нче елның 15 нче сентябрендә рота элеваторга якынлаша. (5) Кинәт кенә күпер янындагы яшерен дзоттан фашист пулеметы ут чәчәргә керешә. (6) Сугышчыларга үлем куркынычы яный, рота туктап кала. (7) Шулай бер секунд үтә, ике, өч... (8) Сәләхетдин Вәлиуллинның түземлеге бетә һәм ул тиз генә үзенең ярдәмчесе Дьяченко янына шуышып килә. (9) Ул аңа, пулемет атудан туктауга, егетләрне атакага күтәрергә, күпергә һөҗүм итәргә куша. (10) Үзе исә туктаусыз үлем сибүче дзотка таба ашыга-ашыга шуыша башлый. (11) Ләкин фашистлар аны күреп алалар һәм утны егеткә күчерәләр. (12) Вәлиуллин җиргә сеңеп бетә, хәрәкәтсез кала. (13) Шулай дошманны хәйләли ул. (14) Кинәт кенә, аягүрә ба-сып, пулеметка каршы йөгерә... (15) Дошман пулеметы җан биргәндәй калтырана да тынып кала. (16) Шуны гына көткән сугышчылар дәррәү атакага күтәреләләр. (17) Үзе һәлак булса да, татар егете Сәләхетдин Вәлиуллин иптәшләре күңеленә мәңгелеккә кереп кала. (С.Шакир) А29. Бу текстта сүз нәрсә турында бара? (7 нче слайд) 1) Җиңү көне турында 2) әсирлекнең коточкыч газабы турында 3) сугышчыларның күрсәткән батырлыклары турында 4) самолетның янып төшүе турында А30. Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми? (8 нче слайд) 1) С. Вәлиуллин группа оештыра һәм бергәләп план төзиләр 2) сугышчыларга үлем куркынычы яный 3) бу җиргә батыр сугышчының каны тама 4) фашистларның пулеметы ата башлауга, рота артка чигенә А31. Текстта кайсы тема чагылыш таба? (9 нчы слайд) 1) Батырлар мәңгелеккә күңелдә кала 2) өмет кешене яшәтә 3) туган якны ярату 4) яралы солдатларның госпитальдә дәваланулары. Үзбәя. VI. Уен “Кем тизрәк?” (10 нчы слайд) Бирем. 1 вариант: сорау алмашлыкларыннан билгесезлек алмаш-лыклары ясагыз. Кем, нәрсә, ни; ничек, нигә, күпме. 2 вариант: сорау алмашлыкларыннан юклык алмашлыклары ясагыз. Нинди, кайсы; кайчан, кая, кайда, каян. Үзбәя. VII. Тест эшләү. А11. Бары, барлык, һәммә, бөтен сүзләре алмашлыкның кайсы төркемчәсенә керә? 1) күрсәтү алмашлыклары 2) билгеләү алмашлыклары 3) зат алмашлыклары 4) тартым алмашлыклары А12. Кайсы сүздә бер сүзе аерым языла? 1) (бер)кем 2) (бер)ничә 3) (бер)авылда 4) (бер)кайчан А13. Беренче абзацта нинди төркемчәгә керүче алмашлыклар бар? 1) Зат һәм тартым алмашлыклары 2) зат һәм күрсәтү алмашлыклары 3) зат һәм билгеләү алмашлыклары 4) зат һәм сорау алмашлыклары А14. Текстта кайсы төркемчә алмашлыклары юк? 1) Күрсәтү алмашлыклары 2) билгеләү алмашлыклары 3) сорау алмашлыклары 4) зат алмашлыклары А15. 3 нче абзацта ничә алмашлык бар? 1) 2 2) 3 3) 4 4) 5 Үзбәя. VIII. Өй эше: мәҗбүри – 297 нче күнегү, алмашлыкларның төр-кемчәләрен билгеләргә; ярымиҗади – 298 нче күнегүдәге текстны укырга, 3 алмашлык-ка морфологик анализ ясарга, план төзеп язарга; иҗади бирем – 299 нчы күнегү – алмашлыклар кулланып, “Минем иң истәлекле көнем” дигән хикәя төзергә. IX. Йомгаклау. Рефлексия. - Дәрескә нинди УМ алдык? - Аны ничек чиштек? X. Билгеләр кую: үзбәя һәм укытучы бәясе. Хөрмәтле укытучылар! Без сезнең белән шулай ук БРИ биремнәрен эшләп карарбыз. Ике төркемгә бүленеп эшлибез. Төркемнәрне дә 3кә бүләргә кирәк булыр ( вариантлар саны һәм бүлекләр саны буенча). Бу эшкә 30 минут вакыт бирелә. Һәр төркем биремнәрнең җаваплары белән таныштырып, аңлатма бирергә әзерләнә. Биремнәр – 4нче кушымта. 1 нче кушымта. Батырларны ил онытмас. (1)Көннәрнең берендә сугышчылар алдына дошман ныгытмасын тар-мар итү бурычы куела! (2) Бу группага Сәләхетдин Вәлиуллин егет-ләрнең иң кыю һәм куркусызларын туплый. (3) Алар бергәләп план төзиләр. (4)1943 нче елның 15 нче сентябрендә рота элеваторга якынлаша. (5) Кинәт кенә күпер янындагы яшерен дзоттан фашист пулеметы ут чәчәргә керешә. (6) Сугышчыларга үлем куркынычы яный, рота туктап кала. (7) Шулай бер секунд үтә, ике, өч... (8) Сәләхетдин Вәлиуллинның түземлеге бетә һәм ул тиз генә үзенең ярдәмчесе Дьяченко янына шуышып килә. (9) Ул аңа, пулемет атудан туктауга, егетләрне атакага күтәрергә, күпергә һөҗүм итәргә куша. (10) Үзе исә туктаусыз үлем сибүче дзотка таба ашыга-ашыга шуыша башлый. (11) Ләкин фашистлар аны күреп алалар һәм утны егеткә күчерәләр. (12) Вәлиуллин җиргә сеңеп бетә, хәрәкәтсез кала. (13) Шулай дошманны хәйләли ул. (14) Кинәт кенә, аягүрә ба-сып, пулеметка каршы йөгерә... (15) Дошман пулеметы җан биргәндәй калтырана да тынып кала. (16) Шуны гына көткән сугышчылар дәррәү атакага күтәреләләр. (17) Үзе һәлак булса да, татар егете Сәләхетдин Вәлиуллин иптәшләре күңеленә мәңгелеккә кереп кала. (С.Шакир) 2 нче кушымта. Тест 1. Бары, барлык, һәммә, бөтен сүзләре алмашлыкның кайсы төркемчәсенә керә? 1) күрсәтү алмашлыклары 2) билгеләү алмашлыклары 3) зат алмашлыклары 4) тартым алмашлыклары 2. Кайсы сүздә бер сүзе аерым языла? 1) (бер)кем 2) (бер)ничә 3) (бер)авылда 4) (бер)кайчан 3. Беренче абзацта нинди төркемчәгә керүче алмашлыклар бар? 1) Зат һәм тартым алмашлыклары 2) зат һәм күрсәтү алмашлыклары 3) зат һәм билгеләү алмашлыклары 4) зат һәм сорау алмашлыклары 4. Текстта кайсы төркемчә алмашлыклары юк? 1) Күрсәтү алмашлыклары 2) билгеләү алмашлыклары 3) сорау алмашлыклары 4) зат алмашлыклары 5. 3 нче абзацта ничә алмашлык бар? 1) 2 2) 3 3) 4 4) 5 3 нче кушымта. Үзбәя. ------------------------------- Үзбәя. ------------------------------- Үзбәя. -------------------------------
Прикрепленный файл Size
Презент.6кл..ppt 1.61 MB

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн