Официальный сайт itartass-sib 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында татар әдәбиятын тирәнтен укыту программасы.

Submitted by Зария Гамировна Хикматова on Tue, 16/10/2012 - 22:59
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хикмәтова Зәрия Гамировна
Место работы, должность: 

ТР Ютазы муниципаль районы Подгорный төп гомуми белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
основное общее образование
Уровни образования: 
среднее (полное) общее образование
Класс(ы): 
5 класс
Класс(ы): 
6 класс
Класс(ы): 
7 класс
Класс(ы): 
8 класс
Класс(ы): 
9 класс
Класс(ы): 
10 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
Литература
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
образовательная программа
Краткое описание ресурса: 
<p> Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен әдәбиятны тирәнтен өйрәнү программасы.</p>

                                      Аңлатма язуы.

 

     Татар халкының күпгасырлык бай әдәби мирасы бар. Бу рухи хәзинәне үзләштерү, халыкның гражданлык һәм мәдәни үткәнен белү яшьләрне тәрбияләүдә, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим роль уйный. Әдәбият халык мирасының башка тармаклары белән тыгыз бәйләнгән. Телдән башка милли мәдәният була алмаган кебек, халык тудырган рухи кыйммәтләрне аңлауны һәм үзләштерүне дә тел белүдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту туган телне өйрәнүдә әһәмиятле урын алып тора.

     Җәмгыятебездә бара торган үзгәрешләр урта мәктәптә укытыла торган матур әдәбиятка да тәэсир итми калмый. Татарстан җөмһүриятендә татар һәм рус телләренең дәүләт телләре дип игълан ителүе исә рус мәктәпләрендә дә бу ике телне һәм әдәбиятларын бер дәрәҗәдә укыту бурычын алга куя. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының туган тел һәм әдәбиятны белү дәрәҗәсен татар мәктәпләрендә укучыларныкы дәрәҗәсенә күтәрү мөмкинлеген булдыру да  татар әдәбиятын тирәнтен укыту бурычларының берсе булып тора. Бу программа шушы бурычны тормышка ашыруны күздә тота.

     Әдәбият укучыларны эзлекле фикер йөртергә, иҗади уйларга өйрәтә. Ул кешенең рухына, хисләренә мөрәҗәгать итә. Коры сүз белән генә кеше күңеленә тәэсир итеп булмый. Әйбәт булырга, игелек эшләргә кирәклеген кеше үз күңеле белән тоярга, кабул итәргә тиеш. Без, хисләр аша бала күңеленә үтеп кереп, аны тәрбиялибез.

    Өйрәнү өчен әсәрләр, әхлак сыйфатлары тәрбияләү күзлегеннән чыгып, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, сайланды. V сыйныфта үзләштерергә җиңел, укырга кызыклы әкият һәм шигырьләр өйрәнелә. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, текстны өйрәнү белән үрелеп, шул ук темага әңгәмә кору аша алып барыла. VI-VII сыйныфларда тезмә һәм чәчмә әсәр текстлары катлаулана бара. Әдәбият теориясен эзлекле бирү белән аралаштырыла. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү изложение һәм сочинение язарга өйрәтү формасында да, реферат язарга өйрәнүгә әзерлек эшләре итеп тә башкарыла. VIII-IX сыйныфларда әдәбият теориясен күбрәк өйрәнү күздә тотыла.  X-XI сыйныфларда әсәргә тулы анализ ясау күнекмә-ләре бирү өстендә эш алып барыла. Барлык сыйныфларда да милли төбәк компоненты кертелә: якташ язучылар иҗаты өйрәнелә, язма эшләр алар иҗаты буенча үткәрелә.

      Шуңа күрә, татар әдәбиятыннан гамәлдәге программалар белән чагыштырганда, тирәнтен өйрәнү өчен язылган программа укучыларны язучыларның күбрәк әсәрләрен өйрәнергә, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерергә мөмкинлекләр ача, якташ әдипләр иҗатын өйрәнүгә дә зур урын бирә.

      Татар әдәбиятын тирәнтен укытканда укучыларның тел һәм әдәбияттан белем сыйфаты да күтәрелде, олимпиадаларда беренче урыннар яуланды. Мәсәлән, 2003/04 нче уку елында Галимова Г. 10 нчы сыйныфта районда 2 нче урынны алды, 2004/05 нче елда 11 нче сыйныфта – 1 нче булды. Республика олимпиадасында катнашып, татар теленнән 5 нче, әдәбияттан 6 нчы урынга лаек булды.   Башка елларда да олимпиадада җиңүчеләрнең уңышлары әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә бәйләнгән дип саныйм.

 

                                          V сыйныф.

   Текстны уку һәм өйрәнү – 35 сәгать.

 

  Резеда Вәлиева. «Ак песи» әкияте. «Минем дусларым», «Көлеп тора һәр эше», «Дәү әнием – бакчачы» шигырьләрен өйрәнү. (3 сәгать)

  Гали Рәхим. «Убырлы карчык белән үги кыз», «Кырык бер күгәрчен» әкиятләре. Әкиятләрдәге образлар аша мәрхәмәтлелек тәрбияләү. (3 сәг-ать)

  Ренат Харис. «Татарлар», «Кеше кайчан матур?», «Сусап кил!» шигырь-ләрен өйрәнү. Милли үзаң тәрбияләү. (2 сәгать)

  Рөстәм Мингалим. «Хәй күршесе Хөсәен», «Борчак Илдус», «Йә, әйтегез, белсәгез», «Кызык рәсем» шигырьләре. Кешенең уңай сыйфатлары. (3 сә-гать)

  Зөлфәт. «Татар теленең каргышы», «Туган туфрак», «Ашкын, кешем!»  шигырьләре. Туган илгә, туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү. (3 сәг-ать)

  Роберт Миңнуллин. «Кунакка килегез», «Балачак бәйрәмнәре» шигырь-ләре. (3 сәгать)

  Бари Рәхмәт. «Сабан туенда», «Шундый ялкау ул», «Ялкау, Иренчәк һәм Кире турында әкият» әсәрләре. Юмор һәм стира турында төшенчә. (5 сә-гать)

  Фәхрелислам Агиев. «Берлектә - тереклек», «Ни өчен дөянең аркасына бүкән үскән?» әсәрләре. (2 сәгать)

  Җәвад Тәрҗеманов. «Тукран малае Шуктуган» әкияте. (2 сәгать)

  Якташларыбыз иҗаты.

  Фәнис Яруллин. «Урман әкияте», «Кара бәхет» әкиятләрен уку һәм өйрә-нү. (3 сәгать)

  Роза Хафизова. «Кирлемән» әкиятен уку. Уңай һәм тискәре геройлар. (6 сәгать)

 

                                     VI сыйныф.

 

   Текстны уку һәм өйрәнү – 29 сәгать.

   Сөйләм телен үстерү – 6 сәгать.

 

  Мәҗит Гафури. «Эш», «Эш һәм белем», «Кошларга», «Урман» шигырьлә-ре. Сурәтләү чараларының кулланылышы. (3 сәгать)

  Нәҗип Думави. «Мәктәп», «Ятим бала», «Игенчегә» шигырьләрендә кеше язмышы чагылышы. Сурәтләү чаралары: эпитет, чагыштыру, метафора. (2 сәгать)

  Галимҗан Ибраһимов. «Көтүчеләр» повесте. Миһербанлылык, шәфкатьле-лек хисләре тәрбияләү. (5 сәгать)

  Нәкый Исәнбәт. «Туган ил», «Уракчы кыз», «Карлыгач», «Җәйге таң» ши-гырьләрен уку. Туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү. (3 сәгать)

  Хәсән Туфан. «Давылда», «Балалар һәм әниләр», «Алмаз», «Ни булды си-ңа» шигырьләре. Лирик герой. Аның хис-кичерешләре. (4 сәгать)

    Гамил Афзал. «Туган җиреңнән китмә», «Ана теле», «Матурлык эзлим», «Акыл, намус, белем» шигырьләре. Намуслылык, тугрылык хисләре. Сурәт-ләү чаралары кулланылышы. (4 сәгать)

  Гариф Ахунов. «Йолдызлар калка» повесте белән танышу. Тел-сурәтләү чараларының кулланылышы. (3 сәгать)

  Якташларыбыз иҗаты. Нур Әхмәдиев. Биографик белешмә. «Атларым-ко-лыннарым» әсәрен уку. Сурәтләү теленең үзенчәлеге. Туган якка багыш-ланган шигырьләрен, җырларын өйрәнү. (5 сәгать)

 

  Өйрәнү характерындагы изложениеләр язу – 4 сәгать.

1.   Н. Әхмәдиевнең “Каенлы юл” шигыре буенча изложение язу.

2.   “Истанбул” шигыре буенча изложение язу.

  Картина буенча сочинение язарга өйрәтү – 2 сәгать.

    1. Л. Фәттаховның “Сабантуй” картинасы буенча “Туган авылым сабан туе” исемле сочинение язу.

 

                                            VII сыйныф.

 

   Текстны уку һәм өйрәнү – 29 сәгать.

   Сөйләм телен үстерү – 6 сәгать.

 

  Әнвәр Давыдов. «Биш Миләүшә һәм бер Гайшә балладасын» уку. Тезмә әсәр төрләре. Баллада төшенчәсе. Әхлак сыйфатлары турында әңгәмә. (3 сәгать)

  Афзал Шамов. «Өзелгән кыллар» әсәрен уку. Әдәби әсәр төзелеше. Мәхәббәт һәм нәфрәт хисләре бирелеше. (4 сәгать)

  Һади Такташ. «Сыркыды авылы» әсәре. Шагыйрь иҗатында туган як темасының бирелеше. (2 сәгать)

  Муса Җәлил. «Дуска», «Дусларым», «Күршеләр», «Төрмәдә төш» шигырь-ләре. Тема, идея-проблематика төшенчәләре. Дуслык турында әңгәмә. (2 сәгать)

  Рафаил Төхфәтуллин. «Җиләкле аланнар» повесте. Композиция, сюжет элементлары төшенчәләре. (4 сәгать)

  Габдрахман Әпсәләмов. «Газинур» романы. Әсәрнең композициясе, сюжет элементлары. Образлар системасы турында төшенчә. (8 сәгать)

  Әмирхан Еники. «Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәрен уку. Темасы, композициясе, сюжеты.(6 сәгать)

  Изложениеләр язу – 2 сәгать. (Текстлар Ф.Яруллин әсәрләре буенча)

  Сочинение язарга өйрәтү – 2 сәгать. Фәнис Яруллинның иҗат юлы.

  Якташларыбыз һәм аларның иҗаты турында рефератлар язарга өйрәтү – 2 сәгать:

  Марсель Галиев – 1 сәгать.

  Роза Хафизова – 1 сәгать.

 

                                           VIII сыйныф. 

 

    Текстны уку һәм өйрәнү – 27 сәгать.

    Сөйләм телен үстерү – 8 сәгать.

 

  Мирсәй Әмир. Без бәләкәй чакларда. Әдәби образ. Кеше образлары. Табигать образлары. Әйбер образлары. (4 сәгать)

Мәгъсүм Латыйфуллин. Курайчы малай. Әдәби деталь. Портрет. Әйберләр дөньясы. (5 сәгать)

Рашат Низамиев. Фәрит Яруллин. Әдәби деталь. Пейзаж. (5 сәгать)

Шамил Рәкыйпов. Кызлар-йолдызлар. Әдәби вакыт, әдәби урын төшенчә-ләре. Образлар системасы. (8 сәгать)

Тәкыя Шәрипова. Күңелем җәүһәрләре. Анализ. Реферат язу. (3 сәгать)

Нур Әхмәдиевнең яңа шигырьләре белән танышу. Реферат язу. (2 сәгать)

 

    Якташ язучылар әсәрләре буенча изложениеләр язу – 4 сәгать.

 Туган як табигате, тарихы, кешеләре турында сочинениеләр язу – 2 сәгать.

 Т. Шәрипова, Н. Әхмәдиев иҗатлары буенча рефератлар язу – 2 сәгать.

 

                                          IX сыйныф.

 

Текстны уку һәм өйрәнү – 27 сәгать.

Сөйләм телен үстерү – 8 сәгать.

 

    Лиро-эпик төр жанрлары. Мәсәл. Мәҗит Гафури мәсәлләре белән таны-шу, анализлау. (3 сәгать)

   Аяз Гыйләҗев. Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят. Әдәби сөйләм. Лек-сик чаралар. (4 сәгать.)

   Хисам Камалов. Безне өйдә көтәләр. Эпик төр жанрлары. Лексик чаралар куллану. (4 сәгать.)

   Миргазиян Юныс. Шәмдәлләрдә генә утлар яна. Әсәрне тулысынча уку, төзелешен күзәтү. Лексик чараларның кулланылышын күзәтү. (4 сәгать.)

   Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә. Әсәрдә сюжет элементлары. Проблемалар, идеясе. Төп образлар. Сәнгатьчә эшләнеше. (4 сәгать.)

   Шәриф Хөсәенов. Әни килде. Драма жанрлары. Төп конфликты,темасы. Сәнгатьчә эшләнеше. (4 сәгать.)

   Тәкыя Шәрипова. Ык буйлары – гомер бишегем. Шигырьләре белән таны-шу, анализлау. (4 сәгать.)

 

   Сөйләм телен үстерү – 8 сәгать.

   Сочинениеләр язу: “Ык буйлары – яшел бишегем”, “Сталинградчы якташыбыз”, “Озын гомерлелек серләре” (авылдашларыбыз турында).

 

                                         X сыйныф. 

 

   Текстны уку һәм өйрәнү – 25 сәгать.

Сөйләм телен үстерү – 10 сәгать.

 

   Мәхмүт Болгари. Нәһҗел-фәрадис. Әсәрнең эчтәлеге һәм төзелеше. Су-фичылык. (3 сәгать)

   Колшәриф. “...Гафил торма...” шигырен анализлау. (2 сәгать)

   Галимҗан Ибраһимов. Кызыл чәчәкләр. Әсәрнең төзелеше. Образлар сис-темасы. (4 сәгать)

   Гаяз Исхакый.”Зөләйха” - фаҗига жанрында язылган әсәр. (4 сәгать.)

   Туфан Миңнуллин. Әлдермештән Әлмәндәр. Драма әсәрләренең үзенчә-лекләрен өйрәнү. (4 сәгать.)

   Хәй Вахит. Туй алдыннан. Әсәрне тулысынча анализлау. (4 сәгать.)

   Миргазиян Юныс. Югалган кыйбланы табу. Бәхетле мескенлек. Әдәби тәнкыйть турында төшенчә бирү. (4 сәгать.)

 

     Сөйләм телен үстерү – 10 сәгать.

 Әсәрләргә бәяләмә язу. Н.Әхмәдиевнең «Ана» хикәясе буенча изложение язу. Сочинение язу: «Авылымның танылган һөнәр ияләре», «Һөнәрлегә һәркем баш ия».                                    

 

                                           XI сыйныф.

 

   Текстны уку һәм өйрәнү – 35 сәгать.

 

  Нәкый Исәнбәт – фольклорчы. «Хуҗа Насретдин» комедиясен уку һәм анализлау. Тел-сурәтләү чараларының кулланылышы. (7 сәгать)

  Р. Мостафинның Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган хезмәтләрен өйрәнү. (6 сәгать)

  Ибраһим Сәлахов. «Колыма хикәяләре» әсәре. Темасы, идея-пробле-матикасы. Композиция, сюжет үзенчәлекләре. (6 сәгать)

  Галимҗан Ибраһимов. «Тирән тамырлар» романын уку. Әсәргә анализ: сурәтләү чараларының үзенчәлекләре. (6 сәгать)

    Якташларыбыз иҗаты. Марсель Галиев. «Догалы еллар» әсәрен уку. Образлар системасы. (5 сәгать)

   Мөсәгыйт Хәбибуллинның тарихи романнарына күзәтү. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Батый хан һәм Ләйлә. (5 сәгать)

 

                                         Әдәбият.

 

1.   Агыла да болыт, агыла. Татар һәм рус мәктәпләренең 6-7 нче сый-ныфларында укучылар өчен өстәмә әдәбият. Казан, «Мәгариф» нәш-рияты, 1993.

2.   Әдһәмова Г.М., Җәләлиева М.Ш., Сибгатуллина Д.Ш. Әдәбият. Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныф укучылары өчен дәреслек-хрестоматия. 1993.

3.   Без бәләкәй чакларда. Татар һәм рус мәктәпләренең 8 нче сыйны-фында укучылар өчен өстәмә әдәбият. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 1993.

4.   Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2004.

5.   Киек казлар. Татар һәм рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфы өчен өстәмә әдәбият. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 1993.

6.   «Казан утлары» журналлары, 1997, 2000-2005 нче еллар.

7.   «Мирас» журналлары, 2000-2005 нче еллар.

8.   «Идел» журналлары, 2000-2005 нче еллар.

    9.  Онытылмас еллар. Рус һәм татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен           

         өстәмә әдәбият. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 1993.

    10. Раушан көзге. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Казан,          

        «Мәгариф» нәшрияты, 1999.

11. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. Казан, Татарстан китап       

      нәшрияты, 1993.

12. Туган тел китабы. Рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы    

      татар балалары өчен дәреслек. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 1993.

13. Татар драматургиясе. Казан, ТаРИХ, 2003.

14. Хәзерге татар прозасы. Казан, ТаРИХ, 2003.

15. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. Казан, «Раннур» нәшрияты, 2002.

16. Хәбибуллин М. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Казан, Татар-   

      стан китап нәшрияты, 1996.

17. Хәбибуллин М. Батый хан һәм Ләйлә. Казан, Татарстан китап нәшри-

     яты, 2002.

18. Шәрипова Т. Күңелем җәүһәрләре. Чаллы, 2001.

19. Шәрипова Т. Ык буйлары – гомер бишегем. Казан, 2002.

20. Юныс М. Шәмдәлләрдә генә утлар яна.

21. Татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәләре материаллары. (Электронное образование Республики Татарстан)

22. Җиһазлау: компьютер, мультимедийный проектор, магнитофон.    

        Дисклар: “Күренекле шәхесләр” (10 CD), “Фәнис Яруллин”, “Гаяз Исхакый”, “Габдулла Тукай”, “Сара Садыйкова”, “Мультфильмнар”.         Аудиоязмалар: “Шигърият бакчасында” (6 кассета), “Мең яшь инде сиңа, Казаным”, “Балалар дөньясы”, “Балалар җырлары”, “Татар халык җырлары”, “Балачак җырлары” һ.б.

         Презентацияләр: “Г. Тукай”, “Р.Фәхреддин”, “М. Җәлил”, “Ахмадулла”, “М. Юныс”, “М. Гафури”,  “М. Гафури” һ.б.   

 

 


»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн