Официальный сайт interaktiveboard 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



доклад "Картиналар белән эш"

Submitted by Гульфия Минрахмановна Хайдарова on пн, 18/02/2013 - 10:02
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хайдарова Гульфия Минрахмановна
Место работы, должность: 

МБОУ "СОШ №4 п.г.т.Кукмор", учитель татарского языка и литературы

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
начальное общее образование
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
рекомендации (советы) по обучению и воспитанию
Краткое описание ресурса: 
<p> &quot;Картиналар белән эшләү&quot; доклады татар теле һәм әдәбияты укытучыларын картиналар белән эшләргә өйрәтә.Картиналар &ndash; балаларда коммуникатив сөйләм күнекмәләре булдыруда нәтиҗәле чара, алар укучыларның сөйләм активлыгын, фикер йөртү, танып-белү эшчәнлеген үстерә, игътибар һәм күзәтүчәнлекне дә арттыра. Бер үк картина төрле класста, төрле максат белән, эш катлауландырылып файдаланыла ала.</p>

Картиналар – балаларда коммуникатив сөйләм күнекмәләре булдыруда нәтиҗәле чара, алар укучыларның сөйләм активлыгын, фикер йөртү, танып-белү эшчәнлеген үстерә, игътибар һәм күзәтүчәнлекне дә арттыра. Беренче күрсәтмәлелек принцибын уйлап табучы К.Д.Ушинский сөйләмнең үсешендә картиналарның бик әһәмиятле булуын әйтә. “Әгәр дә сез авырдан сөйләшүче балалар булган класска керсәгез, картиналар күрсәтегез, һәм класс иркен сөйләшә башлар,” – дип яза ул. Картиналарны рус сыйныфында белем алучы балаларның татар теле дәресләрендә сүзлек запасын баету, грамматика буенча белемнәрне үзләштерү өчен кулланырга була. Сынлы сәнгать – эстетик һәм әхлаки тәрбия чыганагы. Һәрбер картина нәрсәгә булса да өйрәтә. Ул чынбарлыктагы һәм сәнгатьтәге матурлыкны, кешеләрнең үз-үзләренең тотышларын аңларга өйрәтә. Бер үк картина төрле класста, төрле максат белән, эш катлауландырылып файдаланыла ала. Укучылар кайбер картина белән башлангыч сыйныфта берничә тапкыр очраша. Мәсәлән, бер үк картина 1 нче класста әңгәмә үткәргәндә, 2 нче класста – телдән хикәя төзегәндә, 3 нче класста – сайланма диктант, ә 4 нче класста сочинение язганда кулланыла. Укучыларның картина буенча анализның эффектлылыгы эшнең эшнең дөрес оештырылуыннан тора. Нинди максат, нинди эш булуына карамастан, картина белән эшнең этаплары сакланырга тиеш. Бу алдагы этаплар: 1. Укытучы дәреснең максатын һәм барышын әйтергә тиеш. 2. Сынлы сәнгать әсәренә кызыксыну уяту. Бу этапта рәссам турында белешмә һәм картинаның туу тарихы белән танышу. Рәссамның портретыннан тыш, диафильмнар да кулланырга мөмкин. 3. Укучыларның картинаны караулары. 4. Картина буенча әңгәмә. Яхшы уйланылган сораулар укучыларның игътибарын активлаштыруда иң яхшы алым. Әңгәмәне җанландыру өчен шигырьләр, әдәби текстлар, музыка да кулланырга мөмкин. 5. Сүзлек өстендә эш мөстәкыйль дә, әңгәмә барганда да алып барылырга мөмкин. Бу этапта сүзлек запасы баетыла, мәгънәсе һәм язылышы аңлашылмаган кыен сүзләр аңлатыла. Уңышлы сүзтезмәләр, җөмләләр дә бирергә була. 6. Картинаның темасы һәм рәссамның төп фикере әйтелгәннән соң, эш материаллары төзелә. 7. План төзү. 8. План буенча сөйләү. 9. Язмача эш төрлечә булырга мөмкин: а) текст коллектив белән берлектә төзелә, уңышлы саналган җөмлә языла; б) текст һәрбер укучы тарафыннан төзелә; в) текст укытучы соравы буенча төзелә. Картина буенча эшнең төрләре: 1) сүзлек диктантлары; 2) иҗади диктантлар; 3) җөмләләр төзү; 4) изложение язу; 5) сочинение язу. Рәсем сәнгате әсәрләрен карау нигезендә балаларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән күнегүләр системасы да бар. 1 төр. Картинаның темасын, төп мәгънәсен ача торган коммуникатив сөйләм формалаштыру. Бу эш алымы күбрәк әңгәмә үткәргәндә кулланыла: а) картиналарга “керү” (бу картина “эченә керсәң” нәрсә эшлисең килер иде?); б) картина жанрын ачыклау (пейзаж, портрет, сюжетлы картиналар); в) картинаның темасын ачыклау (сез бу картинада нәрсә күрәсез?); г) картинадан “тавышларны, авазларны” ишетү. 2 төр. Бирелгән картинаның төп эчтәлеген ача торган текстка анализ ясау. 3 төр. Сәнгать әсәрләрен файдаланып, сүзлек запасын баету. а) Укытучы тәкъдим иткән сүзләр арасыннан картинаның эчтәлегенә туры килә торганнарын сайлап алу. б) Контекстуаль синонимнар карточкасы белән эшләү. (Мәсәлән, рәссам, рәсем сәнгате остасы, картина авторы). Кабатлаулардан котылу өчен, әңгәмәдә файдаланалар. в) Аерым микротемаларга туры килә торган сүзләр сайлау. (Мәсәлән, картинаның төп героен тасвирлый торган сыйфат һәм фигыльләр табыгыз). г) Рәсем сәнгатендәге терминнар һәм төшенчәләрне аңлату, сүзлек диктанты язу. 4 төр. Картинаның эчтәлегенә туры килә торган текст белән танышу һәм шул үрнәктән файдаланып иҗади эш эшләү. Сөйләмдәге җөмләләрне эчтәлеккә туры килә торган сыйфат һәм фигыльләр өстәп тулыландыру, үрнәк тексттагы исемнәрне һәм фигыльләрне синонимнары яки антонимнары белән алыштыру һ.б.ш. биремнәр тәкъдим итеп иҗади диктантлар яздырыла. 5 төр. Татар теле дәресендә терәк сүзләр яки сүзтезмәләр, җөмләләр нигезендә сочинение-миниатюрлар яздырыла. Картинаның төп микротемаларын ачу, картина буенча үрнәк сочинениегә берничә вариантта башлам өлеше иҗат итеп карау, иң уңышлысын сайлап алу, бирелгән җөмләләрдән текст төзү кебек эш төрләреннән файдаланыла. 6 төр. Сочинение язу. Картина буенча эшнең барлык төрләре дә укучыларда үзләренең күзәтүләрен гомумиләштерүне тәрбияләргә мөмкинлек бирә һәм мөстәкыйльлогик эзлеклелектә үзеңнең фикереңне грамматик дөрес белдерергә өйрәтә.


»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн