Тема: Буынтыгаяклылар тибы. Бөҗәкләр классы. Максат: 1. Эволюция процессында буынтыгаяклыларның тоткан урыны, аларны классификацияләүне искә төшерү, бөҗәкләр тормышы белән укучыларны таныштыру. Белем тирәнәйтү, ныгыту, системага салу. 2. Укучыларда сәбәп – нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклый белү күнекмәләрен формалаштыру, чагыштыру, гомумиләштерү алымнарын куллану осталыгын булдыру. 3.Дөньяга фәнни караш, логик фикерләүне формалаштыру. Экологик белемнәрне тирәнәйтү. Методлар: Эвристик, диологик, мәгълүмат бирү, башкару методы. Эшләү формалары: индивидуаль , группалап, коллективлы. Материаллар: “Бөҗәкләр” коллекциясе, слайдлар, открыткалар наборы.
|