Официальный сайт tali-sk 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



план-конспект урока

Submitted by Рамзия Лотфулловна Хайруллина on пн, 21/10/2013 - 21:31
Данные об авторе
Автор(ы): 
хайруллина Рамзия Лотфулловна
Место работы, должность: 

Учитель татарского языка и литературы МБОУСОШ с Чалпы Азнакаевского района Республики Татарстан

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
высшее профессиональное образование
Класс(ы): 
7 класс
Предмет(ы): 
Литература
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
конспект урока (занятия)
Краткое описание ресурса: 
<p> 7 нче сыйныфта В.шадриков методикасын кулланып,Н.Арсланов иҗатына бәя бирү дәресе</p>

 

Азнакай муниципаль  районы Чалпы авылы бюджет белем

бирү учреждениесе: «Чалпы урта гомуми белем  бирү мәктәбе»

 

7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес планы

 

Нури   Арслановның   «Яз»,    «Тәлгәш- тәлгәш миләш»

  шигырьләрендә  фәлсәфи тирәнлек, форма ягыннан камиллек .

 

Төзеде:     Хәйруллина Рәмзия Лотфулла кызы – Чалпы урта

 мәктәбенең  1 нче квалификация категорияле татар теле

һәм  әдәбияты  укытучысы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2013

 

 

1

Тема.Нури Арслановның «Яз» , «Тәлгәш- тәлгәш миләш» шигырьләренең фәлсәфи тирәнлеге,форма ягыннан камиллеге.

(Язучы иҗатына бәя бирү дәресе).

Максат:

1.Нури Арслановның тормыш һәм иҗат юлы турында белем-

нәрне тирәнәйтү.

2. «Яз», «Тәлгәш-тәлгәш миләш»шигырьләрен чагыштырып, сәнгатьлелек     дәрәҗәсен,   мәгънә    ягыннан      фәлсәфи тирәнлеген,     форма   ягыннан    камиллеген    күзәтү.

3.Нури Арсланов шигырьләренә соклану хисләре тудыру,та-бигатьнең,тормышның матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау:

1.Әдәби бюллетень. «Нури Арсланов-рәссам,шагыйрь»

2.Нури Арсланов,авылыбыз язучысы Сәлах Шәрипов,ша-

гыйрь Илдус Гыйләҗевларның китапларыннан күргәзмә.

3.Нури Арсланов һәм иҗаты буенча эшләнгән слайд-шоу.

4. «Габдулла Тукай».Интерактив китап.

5.Яз һәм көз,миләш турында рәсемнәр,шигырьләр,иҗади

язма эшләр күргәзмәсе.

6.Музыкаль бизәлеш-яз,миләшләр турында җырлар.

 

Дәрес барышы.

 

1.Оештыру:

1).Исәнләшү.Уңай халәт тудыру.

Хәерле көн,укучылар! Китап-дәфтәрләрне,көндәлекләрне алып  куйдык.

2).Кереш әңгәмә.

Без бу дәрестә сезнең белән Нури Арсланов  турында белгәннәрне  искә төшереп,аның «Яз», «Тәлгәш- тәлгәш миләш»шигырьләре белән танышырбыз.Аларның эчтәлек

Һәм форма ягыннан үзенчәлекләрен күзәтербез.

 

 

2

2.Узган дәрес буенча бирелгән өй эшләрен тикшерү өчен әңгәмә уздырыла.

Укытучы.Укучылар,Нури Арслановның тормыш һәм иҗат юлы турында ниләр белдек? Кайсыгыз сөйләп китәргә тели?

1укучы  Нури Арсланов турында сөйли.

Укытучы.Нури Арслановның «Атлантида» шигырен сәнгатьле

укырга өйрәнергә кушкан идек.Кем укырга тели?

2 нче укучы «Атлантида» шигырен сәнгатьле укый.

Укытучы аның укуына бәя бирә.

Укытучы. Нури Арсланов «Атлантида» шигырендә нинди

фәлсәфи   фикерләр әйтә?

Укучы.Нури  Арсланов бу шигырьдә татар халкының киләчә-

генә зур ышаныч белдерә

Укытучы.Укучылар,сез узган дәрестә алган белемнәрне тест чишү ярдәмендә тулысынча күрсәтерсез.

Тестлар чишү.

1.Нури Газиз улы Арсланов кайчан туган?

1)1936

     2)1912(v)

3)1934

4)1914

2.Ул туган шәһәрнең исемен әйтегез:

1)Казан

              2)Кызылъяр(v)

      3)Күкчәтау

4)Ржев

3.Җидееллык татар мәктәбен нинди шәһәрдә тәмамлый?

1)Ржев

        2)Күкчәтау(v)

         3)Кызылъяр

 4)Казан

4. 1964-1972 нче елларда нинди журналда эшли?

    1) «Пионер каләме»

     2) «Казан утлары» (v)

                                                     3) «Сабыйга.

3

                                                       4) «Сөембикә»

5.Ничә сугышта катнаша?

                                             1)бер

                                              2)ике(v)

                                              3)өч

                                              4)дүрт

6.Аңа ничәнче елда  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге

бирелгән?

                                              1)1912

                                              2) 1964

                                              3)1985 (v)

                                              4)1991

7.Нури Арсланов кайчан вафат булган?

                                                1)1985

                                                 2)1964

                                                 3)1991 (v)

                                                  4)1912

Укытучы   тестларны җыеп ала.  Дәрестә һәм  өйдә   укып килгәннәрнең   җаваплары  ,   Һичшиксез,  дөрес   буласын искәртә

2.Яңа дәрес материалын аңлату.

  Укытучы.Укучылар,бүген дәрестә «Яз», «Тәлгәш- тәлгәш миләш» шигырьләрен укып,эчтәлегенә төшенербез,форма

ягыннан үзенчәлекләрен күзәтербез.

 Яз- иң гүзәл фасыл.Табигатьнең җанлануы күңел кылларын

тибрәтә.Һәр кеше аның үзгәрешен үзенчә тоеп ала.Шагыйрь-

ләрнең кайсы гына яз турында шигырь язмады икән?!

 («Яз»турында көй яңгырый).

 Мәктәбебездә белем алган күренекле шагыйрь Илдус

Гыйләҗевның «Апрель»шигырен 1  укучы яттан сөйли.

2 нче укучы авылыбыз шагыйре Сәлах Шәриповның  «Туган авылым Чалпы»исемле шигырен яттан сөйләп күрсәтә.

Укытучы.Укучылар,Нури Арсланов «Яз»шигырендә язның кайсы мизгелләрен сурәтли икән?

 

4

Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтә.Проблемалы сораулар куя:

1)әсәр нинди өлешләрдән тора?

2)анда нинди чагыштырулар бар?

Укучылар күмәк рәвештә укыйлар.

Сорауларга җавап бирәләр.

1 нче слайд –шоу.Язгы гүзәллекне күзәтү.

2нче слайд-шоу.Тормыш тәмен белү.

3нче слайд-шоу.Метафорик  чагыштырулар:тамчы-энҗе,

Кыш-мамык тун кебек.

4нче слайд-шоу.Сынландырулар:кояш литаврасын кага,

кыш мамык тунын сала.

5 нче слайд-шоу.Әсәрнең идеясе:тирәмдә ямь,мин шул хәят

тәмен беләм.

6 нчы слайд-шоу.Хиснең сәбәбе: бу матурлыкка битараф булып булмый.

Укытучы.Бу шигырьдә кем үз хисләрен сөйләп бирә?

1 укучы.Лирик герой.Бу очракта шагыйрь  үзе.

 Укытучы .Мондый  әсәрләр нинди жанрга керә?

1 укучы.Лирик әсәр дип атыйбыз.

Укытучы.Укучылар,дөрес җавап бирдегез.Сез тагын нинди лирик шагыйрьләрне өйрәндегез?

Укучылар.С.Хәким,Ф.Кәрим...

Укытучы. «Тәмен беләм», «Сәям җаным-тәнем белән» дигән

сүзтезмәләрне нинди шигырьдә укыганыгыз бар?

Укучылар.Г.Тукайның «Туган авыл»шигырендә.

Укытучы.Дөрес,укучылар.Искә төшереп җырлап карыйк әле.

Укучылар  җырлыйлар .Интерактив китаптан рәсем күрсәтелә.

Укытучы.Сез бу шигырьнең истә калырлык  юлларын күңелегезгә кертеп калдыргансыз.Тукай рухы авылыбыз табигатен яратырга чакырган.Нури Арслановның «Яз»шигы=

рендә дә истә калырлык сүзләр-табыш-фокус кайда?

Укучылар.Литавра,мамык тунын салып кыш китте,кошлар кайта,умырзая чыга,сокланып шагыйрь карап тора... Укытучы.Шигырьнең эчтәлегенә караган үзенчәлекләрне

5

 дөрес таптык.Форма ягыннан камиллеген тикшереп карыйк әле. Шигырьнең ритмик үлчәмен  күзәтик.

Укучылар.8 әр юллык 2 строфадан; 4 юллык нәтиҗә строфадан тора.4х8 үлчәме чиратлашып  килә.

  Укытучы.Ә хәзер рифмаларны табып карагыз әле.

Укучылар.Рифмалар:тамып тора-агып тора,чаклар-

ерганаклар.(7 нче слайд-шоу)

Укытучы.Укучылар, эчке һәм тышкы рифмаларның булуы

аның сәнгатьчә камиллеген раслап тора,яңгырашын матурлата.Нури Арсланов көзге үзгәрешләр турында да

шигырьләр язарга ярата. «Тәлгәш-тәлгәш миләш»шигырен

укып,үзенчәлекләрен күзәтик әле.

Укытучы шигырьне сәнгатьле укый.Проблемалы сораулар куя:

1)өлешләргә бүлеп карагыз,аларга  нинди исем бирер идегез?

2)нинди хис күзәтелә?Аның  дәрәҗәсе кайсы өлештә көчле?

Укучылар шигырьне күмәк рәвештә укыйлар.

Укучылар.3 өлешкә бүлеп була.

1)миләшләрнең гүзәллеген күреп хәйран калу;

2)бәхет тозагына төшү;

3)Хәйям шикелле тормыш кадерен беләм.(8 нче слайд-шоу)

Укытучы.Нинди хис турында сүз бара?

Укучылар.Соклану хисе чагылдырыла.

Укытучы.Соклану хисенең дәрәҗәсе кайсы өлештә көчле?

Укучылар .3 нче өлештә.

3.Укытучы. Укучылар , сораулар һәм биремнәр өстендә эшләп, алган белемнәрне ныгытырбыз.

1нче укучы.Шагыйрь күңелендә миләш нинди хис уята?

2нче укучы.Тәлгәш- тәлгәш миләшләрнең матурлыгына соклану хисләре уята.

3нче укучы.Миләшләрнең җыр чыгаруын ничек аңлыйсыз?

4 нче укучы.Серләшү,тавыш бирү-ярату билгесе.

5нче укучы.Тозакка төшү-күңелсез,әмма лирик герой моның

белән ләззәтләнә.Ник?

6 нчы укучы.Шагыйрь үзен бәхетле сизә.

6

Укытучы.Укучылар,әңгәмәдән чыгып,шагыйрҗнең әйтәсе килгән төп фикерен билгели алабыз.Нури Арсланов миләшләргә сокланып карый.Тәлгәш- тәлгәш миләшләрнең

гүзәллеген бик яратып  сурәтли .Укучыга шул уй- хисләрен җиткерә дә нәтиҗә ясый;якын алар миңа бар ямьнән ,ди.

Укытучы.Укучылар,миләшнең тагын нинди файдасы турында

беләсез?

Укучылар.Миләшне кан басымыннан,салкын тигәннән  кул-

ланалар.

Укытучы.Бик дөрес,сәламәтлек-зур байлык.Аны туган ягыбызда үскән үлән- агачлардан,чәчәкләрдән һәм иртәнге

гимнастикадан,дөрес тукланудан алабыз.Әйдәгез әле,физик күнегүләр ясап алыйк.

          Тәлгәш-тәлгәш миләш җыеп,

          Савытларга салабыз(кул хәрәкәтләре ясыйбыз).

          Уңга-сулга иеләбез,

          Көч сынашып алабыз.

           Бер,мике,өч

           Җитезлектә безнең көч,

           Зирәклектә безнең көч(иелү хәрәкәтләре ясыйбыз).

Укытучы.Укучылар,тиз генә зирәклектә сынашыйк әле. «Тәлгәш-тәлгәш миләш»шигыренең  ритмик үлчәмен табыгыз.

1 укучы.10х9!

Укытучы.Рифмаларны табыйк әле.

2 нче укучы.Тәлгәш-тәлгәш миләш…

Укытучы.Сынландырулар бармы?

3   нче укучы.    Миләшләр баш  ия, серләшә, көйли. («Миләшләрем»көе яңгырый)

Укытучы.  Эпитетларны табыйк әле.

Укучылар.Тәлгәш- тәлгәш миләш,назлы кызлар,сөйкемле   җир  (9 нчы слайд-шоу).

4.Укытучы.Укучылар,Кеше- табигатьнең бер өлеше.Ул үзе яшәгән тирәлекне сакларга,гүзәллекне тоярга тиеш. Н.Арсланов тормышта һәр күренешнең матурлыгы бар дигән карашта тора .Ике шигырьнең нинди уртаклыгын һәм аермалыгын күрдегез?

7

 

Укучылар, Нури Арсланов фәлсәфи,ягъни яшәү мәгънәсенә караган шигырьләр иҗат итә.Аның әсәрләре сәнгатьчәлек ягыннан камил яңгырашлы, ритм-рифма төгәллегенә ия.

Яз һәм көз фасылына караган шигырьләре табигатькә карата соклану  хисләре тудыра .Бу матурлыкның кадерен белергә

чакыра.Ваемсыз булмаска өнди.

Укытучы.Укучылар,без Нури Арслановның   кыска,төгәл фикерләүче   булуын  күрдек . Ул   яшәү    белән  үлем  кебек төшенчәләр    турында     уйлана .    Шагыйрь      Г.Тукай  ,

Һ.Такташ,М.Җәлил , Ф.Кәримнәр    сызган  юлны   дәвам итеп,  сәяси лирика үсешенә дә өлеш кертә.Шагыйрь мәкаль һәм  әйтем,  хикмәтле сүз хәзинәләренә таяна.

«Ир гайрәтне тәвәккәлдән ала:

Йә башын сала,  йә  батыр кала,- ди «Ир гайрәтне»шигырендә .

Нури Арсланов иҗатына Тәлгать Галиуллин зур бәя бирә:

 «Лирикасының   тагын   бер   үрнәк   булырдай   сыйфаты-

кыскалык, төгәлләнгән фикерне тар мәйданга сыйдыра алу

 осталыгы”,-ди(10 нчы слайд-шоу).

5.Сез дәрестә ничек катнаштыгыз?Үзегезгә нинди билгеләр куяр идегез?(Бергәләп билгеләр кую).

Укытучы.Ә хәзер ,укучылар,өй эшен аңлатып китәм.

Сез күргәзмәдә яз һәм көз күренешләренә караган иҗади эшләр күрдегез,ә үзегез шигырь яки тасвирламаны ничек язар идегез?(1 нче вариант)

Язгы яки көзге гүзәллекне рәсем итеп ясарга (2нче вариант)

«Яз», «Тәлгәш-тәлгәш миләш» шигырьләрен сәнгатьле укырга(1 нче вариант); яки теләк буенча ятларга( 2 нче вариант).

Прикрепленный файл Size
Азн.Чалпы-разработка -Н.Арсланов.docx 34 KB

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн