Официальный сайт maxceiling 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



“Татар теленнән сайланган УМК буенча ФДБС таләпләренә туры китереп эшләнгән эш программасы” (3 сыйныф, рус төркеме)

Submitted by Асия Сабирзяновна Дирзизова on Sat, 31/01/2015 - 10:15
Данные об авторе
Автор(ы): 
Дирзизова А.С.
Место работы, должность: 

МБОУ"Озерная СОШ Высокогорского муниципального района РТ"

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
среднее (полное) общее образование
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Другое
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
программа
Краткое описание ресурса: 
<p>Презентация к составлению рабочей программы в 3 классе по татарскому языку по учебнику Р.З. Хайдаровой</p>

Кереш

    Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен дәүләт теле буларак укытуның төп максаты телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Татар телен  дәүләт теле буларак укыту укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы.

    Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе һәм, балаларда белем һәм күнекмә булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез сала, гомуми уку күнекмәләрен  үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

    Рус телле укучыларга татар телен өйрәткәндә, без иң элек аларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен формалаштырырга тиешбез.

    Димәк, без татар теле дәресләрендә рус телле укучыларны татарча сөйләмне ишетеп аңларга, үз фикерләрен татар теле чаралары ярдәмендә оештырып әйтергә, башкаларның фикерләрен аңлап, телдән һәм язмача күрсәтә белергә өйрәтергә тиешбез. Бу максатларга ирешүдә коммуникатив принципка нигезләнү ярдәмгә килә.

  Татар теле һәм әдәбияты дәресләре шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технологиягә дә нигезләнергә тиеш. Бүген илебезнең Мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә, тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү-укытучының төп бурычы. Педогог баланы тәрбия объекты итеп түгел, шушы тәрбия процессында катнашучы итеп кабул итсә генә, ул аны мәдәният биеклекләренә алып менә ала.

                                                

 

 

Проект эшенең практик  әһәмияте.

    Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы –эшчәнлекле (системно-деятельный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерүче төп компонент нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да

карый. Ягъни рус телле балаларга  татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ. б.- бар да бер максатка- нәтиҗәгә хезмәт итә.

  Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбиләү.

Федераль Дәүләт белем бирү стандартларының методологик нигезе булып түбәндәгеләр тора:

  • Укучыларда үзбелем һәм өзлексез белем алуга ихтыяҗ тәрбияләү;
  • Белем бирү учреждениесендә үстерешле укыту мохитен проектлау;
  •  Укучыларның уку һәм танып белү активлыгын үстерү;
  • Уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек планнары буенча төп белем бирү программалары таләп иткән көтелгән нәтиҗәләргә барлык укучыларның да, шул исәптән сәләтле, мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның ирешә алуы;
  • Сәләтле балалар белән системалы, нәтиҗәне күздә тотып эшләү, аларны төрле яклап иҗади үстерү;

 

 

Проект эшенең фәнни яктан  әһәмияте.

   Рус мәктәпләрендә рус телле укучылар белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әһәмиятле.

  Проект эшенең максаты: татар теленнән 3нче сыйныфның рус төркеме өчен  эш программасы төзү, аны тормышка ашыру.

  Бурычлары:

  1. ФДБС таләпләрен,  фәнни –методик  тәэмин ителешен өйрәнү.
  2. Эш программасының структурасын һәм эчтәлеген төзү.
  3. Контроль үлчәү материалларын эшләү.

  Проектны гамәлгә ашыру: эш программасын урта мәктәп шартларында татар телен укыту буенча гамәлгә кертү.

   Проектның нәтиҗәсен бәяләү: йомгаклау контроль эш нәтиҗәләре.

   Проектның объекты: фәнни –гамәли тәэмин ителеш.

 

Прикрепленный файл Size
проект.docx 17.73 KB

»  Tags for document:

Смотреть kino онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн