Дәрес этабы
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
УУГ
ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре
|
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру
Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру
|
- Исәнмесез, укучылар!
- Кәефләрегез ничек?
- Рәхмәт, балалар.
Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаеп алыйк.
- Ә хәзер дәрестә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтик.
•
- Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!
|
- Исәнмесез! Хәерле көн!
- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
Әдәпле һәм игътибарлы бул!
Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!
Иптәшләреңне хөрмәт ит!
Башкаларны бүлдермә!
|
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
РУУГ: үзмаксат кую
|
II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру
Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
Слайд № 1
|
( СИ–ФИНК–УАНДЭ.( посмотри –подумай –задайся вопросом)Структура СИ-ФИНК-УАНДЭ (See-Think-Wonder) –
( посмотри –подумай –задайся вопросом).
Рәсемгә игътибар белән карыйбыз һәм шушы өч сорауга җавап бирәбез:
1.Бу рәсемдә сез нәрсә күрәсез?
(Что вы увидели на картине?)
2. Бу рәсем турында сез нәрсә уйлыйсыз?
(Что вы думаете об этом? )
3. Бу рәсем сезгә нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә?
(О чем это заставляет вас задуматься?
Ә ни өчен без дәресне Ай турында сөйләшүдән башладык икән?
Дөрес, өй эше итеп Фатих Әмирханның “Ай өстендәге Зөһрә кыз”исемле хикәясен укып килергә иде.
|
Укучылар рәсемгә карый һәм уйлый.
Укучыларның җавабы тыңлана
(Ай, күк йөзе, йолдызлар,сихри, гади Ай түгел, әкияттәге Айга охшаган)
Өй эше Ф.Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясен укып килергә.
|
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү һәм коллектив фикер алышуда катнашу
|
III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;
килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
Слайд № 2
|
Шулай итеп, кем бүгенге дәреснең темасын әйтә?
Димәк, бүгенге дәреснең темасы Ф.Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясе. Дәрестә хикәя буенча фикер алышырбыз һәм хикәягә анализ ясарбыз.
Ай турында без нинди әкиятләр укыганыбыз бар?
Чыннан да татар әдәбиятында Ай һәм Зөһрә кызга багышланган күп әсәрләр бар икән.
Ф.Әмирхан “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәясен нинди әсәргә нигезләп язган?
|
Ф.Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясе
Укучыларның җавабы тыңлана.(“ЗөҺрә кыз”легендасы, “ЗөҺрә кыз” әкияте, Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күктә ай коена” әкияте, Фатих Әмирханның “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәясе.
“ЗөҺрә кыз” әкиятенә нигезләнеп язган.
|
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу
|
IV. Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.
Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;
мисаллар китереп раслый белү
Слайд №3, №4
|
1. Әйдәгез, хикәянең сюжетын искә төшерәбез.
2.Хикәядән Айны тасвирлаган урынны табып укыйбыз.
3. Автор Зөһрә кызның матурлыгын ничек итеп тасвирлый.
4. Үги ана ни өчен Зөһрәне яратмый?
|
Кыскача эчтәлекне сөйләү.
Укучылар сәнгатьле итеп, сайлап, өлешләргә бүлеп укыйлар.укыйлар.
Укучыларның җаваплары тыңлана
|
ТБУУГ: хикәяне аңлап уку, эчтәлекне сөйләү, геройны бәяләү, чагыштыру
КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә башкаларны тыңлый белү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану
Максат:
яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү; өстәмә әдәбият белән эшли белү; укучыларның тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру
|
Парларда эшләү.
Хикәягә сңема буенча анализ бирү:
1.Әсәрнең жанры;
2. Әсәрнең темасы (Әсәр нәрсә турында?)
3.Әсәрнең идеясе (Язучы нәрсә әйтергә теләгән?)
4. Әсәрнең проблемасы? (Язучы нинди проблемалар күтәрә?)
5.Әсәрнең конфликты
|
Парларда эшләү.
Кәгазь битләрендә эшләү
Фикер алышу, йомгаклау
|
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә материал куллану
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
|
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.
Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
|
- Дәрес сезгә ошадымы?
- Аеруча нәрсә кызыклы булды?
- Нинди яңалык белдегез?
- Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.
|
- Үзбәя
“5”ле – дәрестә үтелгәннәрне бик яхшы аңладым, иптәшләремә дә ярдәм итә алам.
“4”- дәрес материалын яхшы аңладым.
|
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
VII. Өй эше
Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Слайд № 4
|
1. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә
2. Хикәя буенча иллюстрация ясарга;
3.Ай турында мәгълумат алып килергә
|
|
|