Официальный сайт zakonoproekt2010 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



"Син яшәрсең, мең яшәрсең , син - шагыйрьләр солтаны" темасына интеграль дәрес (уку-музыка)

Фото пользователя Алина Салимулловна Мутыгуллина
Размещено: Алина Салимулловна Мутыгуллина - ср, 16/12/2009 - 11:35
Данные об авторе
Автор(ы): 
Мотыйгуллина Алинә Сәлимулловна
Место работы, должность: 
Апас районы Карамасар башлангыч мәктәбе укытучысы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
укучыларның Г. Тукай һәм аның балалар әдәбиятына керткән өлеше турындагы күзаллауларын үстерү; шигърияткә мәхәббәт, сәнгати зәвык, милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Тип урока: 
Комбинированный урок
Используемое оборудование: 

 

Г. Тукай портреты, балалар өчен чыгарылган китапла-рыннан күргәзмә, Тукай премиясе алган кайбер композиторларның, балалар язучыларының портретлары, әкиятләргә ясалган   иллюс-трацияләр, “Тукай” интерактив китабы, “Бәйрәм бүген” җыры язмасы булган граммпластинка, видеокассета, аудиоязма
Используемые ЦОР: 

 

компьютер, видеоэкран, аудиомагнитофон, проигрыватель, телевизор, видеомагнитофон
Краткое описание: 
Г.Тукай иҗаты буенча интеграль дәрес

 

3 нчы сыйныфта
“Син яшәрсең, мең яшәрсең
Син шагыйрьләр солтаны
 дигән темага   интеграль дәрес планы
(уку- музыка)
 
 
 I категорияле
 башлангыч сыйныфлар
 укытучысы
Мотыйгуллина А. С.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Тема: Син яшәрсең, мең яшәрсең
            Син шагыйрьләр солтаны.
Максат: укучыларның Г. Тукай һәм аның балалар әдәбиятына керткән өлеше турындагы күзаллауларын үстерү;
         шигърияткә мәхәббәт, сәнгати зәвык, милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:  Г. Тукай портреты, балалар өчен чыгарылган китапла-рыннан күргәзмә, Тукай премиясе алган кайбер композиторларның, балалар язучыларының портретлары, әкиятләргә ясалган   иллюс-трацияләр, “Тукай” интерактив китабы, “Бәйрәм бүген” җыры язмасы булган граммпластинка, видеокассета, аудиоязма
 
Техник чаралар: компьютер, видеоэкран, аудиомагнитофон, проигрыватель, телевизор, видеомагнитофон
Дәрес методы: катнаш
Формасы: интеграль дәрес
Материал: 3нче сыйныф өчен уку китабы.- Казан: Мәгариф, 2003
Дәрес барышы
I.                  Оештыру өлеше.
   Эмоциональ кереш.
Г. Тукай сүзләре, халык көенә “Туган тел” җыры мелодиясе яңгы-рый.
 Хәерле көн, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый?
-“Туган тел” җыры.
- Бу җыр бөтен татар милләтенең гимнына әверелде. Әйдәгез әле, без дә кушылып җырлыйк.
“Туган тел” җырын караокега кушылып җырлау.
Бүгенге дәрестә без Тукай турында белгәннәребезне искә төше-рербез, яңа мәгълүматлар алырбыз, Тукай сүзләренә язылган җырларны искә кабатларбыз, яңа җыр өйрәнербез.
II.               Төп өлеш.
-         Әйтегез әле, быел Г. Тукайның тууына ничә ел тула? 
-         120 ел тула.
-         Тукайның тормышы турында сез нәрсәләр беләсез?
-        Тукай бик яшьләй ятим кала, төрле авырлыклар күрә. Кечкенә   ча-гында бер кешедән икенче кешегә йөрергә туры килә. 27 яшендә авы-рып үлә.
Укытучы сөйләве “Тукай” интерактив китабындагы слайдлар бе-лән бергә бара.
    - Чыннан да Тукайның тормышы җиңел булмый. Кушлавыч авылын-да мулла гаиләсендә туа ул. Аңа 4 ай чагында әтисе, 4 яшь тулганда әнисе үлеп китә. Кечкенә Габдулла Өчиле авылындагы бабасы янында яши башлый. Аны бер атлы кешегә утыртып Казанга җибәрәләр. “Асрамага бала бирәм, кем ала?” дигәнне ишетеп,   ирле- хатынлы берәүләр аны уллыкка алып калалар.     Ләкин бераздан бик нык авырып китәләр һәм малайны кире бабасы авылы Өчилегә җибәрәләр. Бабасының үзенең дә балалары күп, тормышы фәкыйрь була. Кырлай авылы кешесе Сәгъди абзый Габдулланы уллыкка ала. Бераздан аны Җаек шәһәрендәге туган тиешле апасы табып үзенә алдыра. Монда кечкенә Габдулла укырга керә, рус классында да укый. Тора- бара Казанга килә, күп шәһәрләрдә йөри. Шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр, гәзит- журналларга мәкаләләр яза.   Кечкенәдән күргән авырлыклар сәламәтлеген бик какшаткан була. Тукай 27 яшендә авырып үлеп китә.
         Балалар, әйтегез әле, сезнең Тукайның бала вакыты турында укы-ганыгыз бармы?
-Бар , Тукайның үзе язган ” Исемдә калганнар” әсәрен укыдык.
- Ә сез аның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез?
“- Җир йокысы “, “Туган авыл”, “Гали белән кәҗә”, “Бу кайчак бу-ла?” ,“Безнең гаилә”,“Эш беткәч уйнарга ярый”,“Кызыклы шәкерт” ши-гырьләрен, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык ” әкиятләрен бе-ләбез.
-        Тукайга кадәр Шүрәле, су анасы турында язылган әсәрләр бул-маган. Болар- Тукайның иҗат җимешләре. Менә инде 100 елдан артык бу әкиятләр һәркемнең яраткан әсәре. Су анасы, Шүрәле сезнең күз алдына нинди булып килеп баса?
-        Шүрәле – ахмак, ямьсез, кәкре борынлы. Су анасы бик озын чәчле, гаделлекне ярата.
-        Әйдәгез әле, Ринат Вәлиев җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбле чыгышын – клип карап китик.
Шүрәле” видеоклибын карау
     -Г. Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләре буенча балетлар иҗат ителгән. Без инде беләбез, балет ул- бию теле белән куела тор-ган спектакль. “Шүрәле” балетын Фәрит Яруллин, ә “Су анасы” балетын Әнвәр Бакиров иҗат иткән. 
-        Укучылар, сез бит әле Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны да беләсез . Искә төшерегез әле.
-         “Туган тел”, “Туган авыл”, “Карлыгач”, “Бала белән Күбәләк” .
-         Әйдәгез әле ял итеп алыйк. “Бала белән күбәләк” җырын башкарыйк.
Физминутка . Ир балалар  
Әйт әле, күбәләк
     Сөйләшик бергәләп.
     Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
         Кыз балалар:
Мин торам кырларда,                                Иркәли һәм сөя
 Болында, урманда.                                     Кояшның нурлары.
Уйныймын, очамын                                    Аш була дыр миңа
Якты көн булганда.                                Чәчәкләр хуш исе.
                          Тик гомерем бик кыска
                          Бары бер көн генә
                          Бул яхшы, рәнҗетмә
                          Һәм тимә син миңа.
-Балалар, Тукайның яраткан җырлары халык көйләре булган. Шу-шы ребусларны чишеп сез шул җырларның исемнәрен белерсез. (Кушымта 1.)
     -   Моннан  58 ел элек безнең республикада Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе булдырыла. Бу премия ел саен иҗат, сәнгать өлкә-сендә зур уңышларга ирешкән берничә кешегә бирелә. Бу тантана бөек шагыйребезнең туган көне- 26 нчы апрельдә шигырь бәйрәмен-дә була. Премия алучылар Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лау-реатлары дип аталалар. Алар арасында шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар һ.б. сәнгать әһелләре бар.
Уку китапларының 44 нче битен ачыйк әле. Анда Тукайга  багышлап язылган шигырьләр бирелгән. Авторлары кемнәр?
-Ш. Галиев, Ф. Яруллин .
-Бу шагыйрьләр турында сез нәрсәләр беләсез?
- Икесе дә балалар язучылары. Ш. Галиев – безнең якташыбыз, ул Апас районыннан.
 - Бу язучыларның икесе дә Тукай премиясе лауреатлары.
Әйдәгез әле шул шигырьләрне укыйк.
а) “Тукайга ” шигыре өстендә эшләү:
-сүзлек эше
тартыш- монда: авырлык
         - укытучының үрнәк укуы;
-         -укучылар укуы (эчтән укып чыгалар, бер укучы кычкырып укый);
-         сорау-җавап эше:
-Шигырьнең кайсы юлларында төп фикер чагылдырылган?
-Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр синең гомерең!
-Шагыйрь нәрсә әйтергә тели?
- Г. Тукайның шигърияте онытылмас, аны һәрчак яратып укыячаклар ди.
“-Язлар сиңа гөлләр ташырлар” юлын сез ничек аңлыйсыз?
-Тукайның туган көне яз көне- апрель аенда. Бу көнн ел саен шигырь бәйрәме үткәрелә.
         б) “Тукай аша” шигыре өстендә эшләү:
         - сүзлек эше:
                   Латвия- ил, дәүләт исеме
                   фикер- уй
         -  шигырьне аудиоязмада тыңлау;
- укучылардан укыту ;
- эчтәлек өстендә эшләү:
         -Автор бу шигырен нинди хис белән язган?
         -Горурлык, сөенеч хисләре белән.
-“Кибетләргә килеп керсәң
Карап тора Җәлил, Тукай” юлларын сез ничек аңлыйсыз?
    -Кибетләрдә Җәлил, Тукай китаплары сатыла.
    - Бу нәрсә дигән сүз?
    - Бу шагыйрьләрнең әсәрләрен чит илләрдә дә укыйлар икән.
    - Дөрес әйтәсез . Татарның бөек шагыйре башка халыкларның да яраткан язучысы. Без моның белән горурланабыз. Тукайлар, Җәлилләр милләтебезне бөтен дөньяга таныткан бөек шәхесләр.
-         45 нче биттә Тукайның нинди шигыре бирелгән?
-         “Сабыйга” шигыре.
-         Шигырьне язмада тыңлыйк.
Аудиотасмада “Сабыйга” шигырен тыңлау.  
-Шагыйрь бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели?
- Җен, пәриләр юк, аларны шагыйрьләр генә уйлап чыгарган.Юк- барга ышанырга, куркырга кирәкми дип әйтергә тели.
 - Г. Тукай премиясе лауреатлары арасында  композиторлар да бар дип әйткән идек.
Композиторларның портретлары видеоэкранда компьютер слайдлары ярдәмендә күрсәтеп барыла
 Ф.Яруллин, Ә.Бакиров, Ә.Фәйзи, Р.Еникеев, З. Хәбибуллин, М. Яруллиннар арасында якташыбыз Сара Садыйкова да бар. Аңа бу премия үзе үлгәннән соң бирелә. Сара Садыйкованың тууына быел ничә ел тула?
- 100 ел тула.
- С. Садыйкова 400 ләп җырга көй язган. Сезнең “Казан кичләре”, “Үз илемдә” , “Белегез шуны” , “Әнкәй”, “Җидегән чишмә” җырла-рын ишеткәнегез бар. Киләсе уку елында без якташыбызның туган көнен зурлап бәйрәм итәрбез.
 Бүгенге дәрестә исә  без Тукай сүзләренә Әхмәт Фәйзи көй язган “Бәйрәм бүген” җырын өйрәнәчәкбез.
 
Җырны тыңлыйк әле.
Граммпластинкадагы “Бәйрәм бүген”җырын тыңлау. (Татар-стан дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруында)
- Укучылар, сез тыңлаган җырны Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле башкара. Ансамбль Габдулла Тукай исемендәге филармониядә эшләп килә.
Ә хәзер кушылып җырлыйк.
Шул ук язмага кушылып җырлау. Җырның сүзләре видеоэкранда.
-         Киләсе дәрестә җырны өйрәнүне дәвам итәрбез.
III.           Йомгаклау өлеше.
Әйдәгез әле, Тукай турындагы белемнәребезне тикшереп, кроссворд чишик. (Кушымта 3.)
Бүген дәрестә актив катнаштыгыз. Молодцы!
Билгеләр кую
Өй эше : “Бәйрәм бүген “җырының ” сүзләрен ятларга.
Габдулла Тукайның “Сабыйга” шигырен укыгач нәрсәләр күз алдыгызга килде- рәсем ясарга
Г. Тукай- халкыбызның бөек шагыйре.Аның шигырьләре үзе исән чагында ук бик популяр булган. Тукай шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Күп шигырьләренә җырлар иҗат ителгән. Алар һәрвакыт башкарылалар. Без Тукаебыз булу белән горур.
 
 
 
 
 
 
 
Кушымта 2.
 
          

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
1.    “Шүрәле” балетын иҗат иткән компо-зиторның исеме. (Фәрит)
2.    Кечкенә Тукайның кушаматы. (Апуш)
3.    Г. Тукай кайсы шәһәрдә үлә? (Казан)
4.    “Су анасы” балетының авторы. ( Ба-киров)
5.     “Бәйрәм бүген” җырының көен кем язган? (Фәйзи)
 
1.    Татар халык милли уен коралы- тальян ... . (гармун)
2.    Тукай шигырендәге алдакчы малай. (Таз)
3.    Бала белән сөйләшүче бөҗәк. (күбәләк)
4.    Кыллы уен коралы. (думбра)
5.     Тынлы уен коралы. (курай)
6.    Кәҗәне чирәм белән сыйлаучы малай. (Гали)
7.    Шар яра ди урманны җыеп,
Кысканга Былтыр кычкыра быел. (Шүрәле)
8.    Бүре башы табучы йорт хайваннары-ның берсе. (сарык)
 
 
 
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

 
 

»  Тэги к этому документу:

Поиск

Loading

Оценка материала

...

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн