Официальный сайт morning-news 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Килешләр илендә сәяхәт (уен-дәрес)

Фото пользователя Рафися Галимзяновна Фахрутдинова
Submitted by Рафися Галимзяновна Фахрутдинова on Sat, 16/01/2010 - 21:43
Данные об авторе
Автор(ы): 
Фахрутдинова Рафися Галимзяновна
Место работы, должность: 
Новошешминская начальная общеобразовательная школа Новошешминского района РТ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Килешләрнең калын һәм нечкә кушымчаларын аңлап куллана белү күнекмәләрен камилләштерү; исемнәр турында үтелгәннәрне ныгыту; укучыларның уйлау сәләтен, сөйләм һәм язма телен , мөстәкыйль активлыкларын үстерү; туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт , халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдаланып, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
10
Используемые учебники и учебные пособия: 

Татар теле дәреслеге,4 сыйныф (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова )

Используемое оборудование: 

Җиһазлау:  поезд макеты, дәреслек, таблица, рәсемнәр, сигнал  карточкалары, перфокарталар,  язучы портретлары,биремнәр язылган карточкалар .
 

Краткое описание: 
4 сыйныфта "Килешләр илендә сәяхәт" (уен-дәрес).Дәрестә "Исем" темасы буенча алган белемнәрне ныгыту өстендә эшләү төрләре бирелә.

Тема : Килешләр  илендә  сәяхәт

                        (уен-дәрес)

Максат: килешләрнең калын һәм нечкә  кушымчаларын аңлап куллана белү күнекмәләрен камилләштерү; исемнәр турында үтелгәннәрне  ныгыту;

укучыларның уйлау сәләтен,  сөйләм һәм язма телен , мөстәкыйль активлыкларын үстерү;

туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт , халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдаланып, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:  поезд макеты, дәреслек, таблица, рәсемнәр, сигнал  карточкалары, перфокарталар, компьютер , язучы портретлары,биремнәр язылган карточкалар .

  Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. 

1. Дежур укучы белән әңгәмә.

2. Дәреснең максаты белән таныштыру.

Укучылар, без   сезнен белән  Исемнәр  дөньясында. Инде берничә дәрес  без Килешләр илендә. Бүген дә сәяхәтебезне дәвам итәбез.Әле кичә генә миңа  телеграмма китерделәр.Менә сезгә шуны укыйм әле.

 «Хөрмәтле дуслар! Сезне   исән- имин  килеп җитүегез белән котлыйм. Сезгә бары тик уңышлар гына телим, сынап карау өчен сезгә бер ребус җибәрәм. Морфология апагыз ».

Ребус тактага  эленә. Укучылар ребусны чишәләр. Исем сүзе килеп чыга.

Димәк, укучылар,  Илебезнең исеме  килеш   дип аталгач, алган белемнәребезне  дөрес  итеп кулланып сәяхәт тә ит  белергә тиешбез.

Бүген без  Килешләр  илендә тукталырбыз һәм сәяхәт итәрбез.

Сәяхәтебезнең схемасы  тактада күрсәтелә.

 Хикәя тугайлыгы. II. Өй эшен тикшерү.

131 нче күнегү буенча бирелгән  « Мин ничек ял көнен уздырдым» темасына язылган хикәяләрне тикшерү.

Белем авылы

III . Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Дөрес җавап  сайлау. (тест)

1.    а) Исемнәр  нинди ? кайсы? сорауларына  җавап бирүче сүз төркеме

       б) Исемнәр   кем? Нәрсә ? сорауларына  җавап бирүче сүз төркеме

2.    а) Ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла

       б) Ялгызлык хәрефләре юл хәрефеннән языла.

3.    а) кеше һәм хайван исемнәре кем? соравына җавап бирәләр.

       б)кеше исемнәре генә кем? соравына жавап бирәләр.

4.    а) күплек сандагы исемнәр килешләр белән төрләнми.

      б)исемнәр берлек һәм күплек санында да килешләр белән төрләнә.

5.   а) Исем- сүз төркеме.

      б) исем- җөмлә кисәге

6.   а)  Исем хәрәкәтне атый.

      б) Исем- җөмлә кисәге.

7.   а) Ялгызлык исемнәре-кеше исемнәре, атамалар.

      б) Ялгызлык исемнәре- үсемлек, транспорт, эш кораллары.

8.          а)  Исемнәрне килеш белән төрләндерү  сүзләрне бер-берсенә бәйләр

     өчен  кирәк..

   б) Исемнәрне килеш белән төрләндерү  сүзләрне бер- берсенә бәйләп, җөмлә төзу өчен кирәк.

2. Сүзләрнең килешләрен билгеләргә,  сигнал карточкалары белэн эшләү.

     Сүзләр:  китаптан,авылга, җиләклек,урманга, балалар, кулдә,яшеллекнең ,бакчаны, әбидә, кунакка.

3. Перфокарталарда  сүзләрне килеш белән төрләндерү. (Урыннарда мөстәкыйль эшләү, эшләрне бәяләү).

 Китап утравы

IV.Үткәннәрне ныгыту күнегүләре.     

Дәфтәрдә эшләү.

Матур язу күнегүләре.

Телең белән ашыкма, эшең белән ашык!

  1. 132 нче күнегү. Текстны күчереп язу. Язучыларныд исемнәрен әйтү: Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан,Сибгать Хәким, Муса Җәлил.

 Язучыларны рәсемнәреннән тану.

-Бу язучыларның нинди шигырьләрен беләсез?

  1. 134 нче күнегү.Җөмләләрне дөресләп, килеш кушымчаларын куеп күчереп язу, килеш кушымчаларының асларына сызарга.

  Ял аланы

Физминутка  

Хәзер  бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Күл тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк.

Арганнарга булышыйк.

 

  1.   135 нче күнегү   (телдән). Җөмләләрне тәрҗемә итү.

 

  1.  «Поезд» уены уйнау.Сүзләрне  кушымчалар янына урнаштыру, җөмләләр төзү.

     V.     Дәресне йомгаклау.

           Бүгенге дәресебез сезгә ошадымы?

          Өй эшенә 133 нче күнегү.

          Дәрескә нәтиҗә ясау, билге кую.

 

 

 

 

 

 

 

 


»  Tags for document:
»  Размещено в сообществах:   

Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн