Официальный сайт aksakal 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Ә б и е м д ә к у н а к т а.

Фото пользователя Гэльнура Мухаметфатыховна Сафина
Submitted by Гэльнура Мухаметфатыховна Сафина on Wed, 20/01/2010 - 12:07
Данные об авторе
Автор(ы): 
Сафина Гэльнура Мухаметфатыховна
Место работы, должность: 
МОУ "Куянковская ОПСШ" учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Марий Эл
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
основное общее образование
Класс(ы): 
7 класс
Класс(ы): 
8 класс
Класс(ы): 
9 класс
Класс(ы): 
10 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Предмет(ы): 
Внешкольная работа
Предмет(ы): 
История
Предмет(ы): 
Краеведение
Предмет(ы): 
Культурология
Предмет(ы): 
Музыка
Предмет(ы): 
Педагогика
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Методист
Целевая аудитория: 
Педагог дополнительного образования
Целевая аудитория: 
Педагог-психолог
Целевая аудитория: 
Родитель
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
сценарий мероприятия
Краткое описание ресурса: 
Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора. Тимәс диеп җилләр, салкыннар, Зур илемдә рухи хәзинәсе, Чал тарихы булган халкым бар.

 

Ә б и е м д ә  к у н а к т а.
                                     (Милли бәйрәм өчен сценарий)
 
М аксат.
1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;
2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;
3.Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Плакатлар: “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”, “Халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе.”
 
                      Бәйрәмнең беренче өлеше.
 
Мәктәпнең актлар залы бәйрәмчә бизәлгән. Стеналарда татар халкының тарихына, әдәбиятына, сәнгатенә багышланган газеталар эленгән, укучылар иҗатыннан күргәзмә оештырылган. Талгын гына татар халык көе яңгырый. Экранда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлнур Мөхәммәтфатыйх кызының тормыш юлы турында презентация күрсәтелә.
Әдилә(оныгы). Борын – борын заманнарда булмаса да, моннан ярты гасыр элек бер кыз дөньяга килә. Дөньяга килә дә әттә, әннә дип аваз сала. Җиде яше тулгач, барлык балалар кебек үк сумка тотып мәктәпкә бара. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган кыз, мәктәпне тәмамлаганнан соң   педагогик институтта укуын дәвам итә. 5 елдан туган мәктәбенә эшкә кайта. Математика укытучысы булса да, аңа төрле фәннәр укытырга туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, янып – көеп эшли, чөнки ул балалар ярата. Сүз минем әбием - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлнур Мөхәммәтфатыйх кызы турында бара. Әбием авылның иң чибәр егетенә кияүгә чыга. Бабам белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары да әниләре юлыннан китә: икесе дә укытучы һөнәрен сайлый. Бүгенге көндә әбиемнең өч оныгы бар.Уңган, бар эшкә дә җитез әбиебезгә сокланып туя алмыйбыз. Әбиемнең иң яраткан шөгыле – гөлләр үстерү. Әбием шул гөлләр кебек гел матур һәм яшь булып калсын иде дип телим. Бүген мин сезне  барыгызны да әбиемә кунакка чакырам. Рәхим итегез!
 
                            Бәйрәмнең икенче өлеше.
 
Әкрен генә сэхнә ачыла. Әдилә белән бер төркем укучылар сәхнәгә күтәрелә. Сәхнә авыл өе итеп җиһазландырылган. Идәндә сугылган паласлар. Түрдә сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Өстәлдә самовар, татар халык ашлары. Бер кырда сандык куелган. Әби бәйләп утыра.
Әдилә. Әбием, мин бүген кунакка үзем генә түгел, ә дусларым белән килдем.   
              Балалар. Исәнмесез әби!  
         Әби. Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, әйдә, хуш киләсез,  түрдән узыгыз.
               Балалар. Әби, бездән сезгә кечкенә генә бүләк. Рәхим итеп алыгыз.
Әби. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, ди халык. Мине олылап килгәнегез өчен барыгызга да, залда утыручы балаларга, апа – абыйларга, барлык килгән кунакларга рәхмәтем чиксез зур. Дуслар җыелган җирдә бәйрәм була инде ул.
Кыз. (Әбинең бәйләгән оекбашларын карап) Әби җаным, бер генә дә тик утырмыйсыз. Кызлар, карагыз әле нинди матур оекбашлар!
Әдилә. Әбием минем бик уңган шул. Аның серле сандыгында ниләр барын күрсәгез иде әле, кызлар.
Кызлар. Әби җаным безгә дә күрсәтегезче!
Әдилә.  Әбиемнең күңел сандыгы!
             Нинди серләр саклый икән ул?
             Гомер буе җыйган хәзинәме,
             Әллә инде күңел бизәгеме,
             Нинди серләр саклый икән ул?
 
             Әбиемнең күңел сандыгын,
    Бер ачасы иде, ачасы...
    Әби – бабам белгән йолаларны,
    Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
    Бер ачасы иде, ачасы.
        
     Әбиемнең күңел сандыгы
     Кызыктыра инде күптәннән.
     Ач, әбием, безгә күңелеңне,
     Яшь буынга мирас булып калсын
     Бер хәзинә калсын үткәннән.
                 
Әби сандыгын ача. Аннан сөлгеләр, кулъяулыклар, ефәк шәлләр, энҗеле калфаклар, чигүле әйберләр алып кызларга бирә.
I алып баручы (татар халык көенә).Үткән заманның серен сеңдергән бу йортның бусагасыннан ук сихри нур балкып тора. Әйе, биредә безнең халкыбызның югалмас мирасы тупланган. Ә ул мирасны - кеше хезмәте тудырган.
  II алып баручы. Купшылыгы, нәфислеге белән теләсә кайсы заман гүзәлләренең дә һушын алырлык гаҗәеп матур чиккән сөлгеләр, ефәк шәлләр,энҗеле калфаклар , карагыз әле бу зиннәтле хәзинәләргә...
 Әби. Татар хатын – кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәде.  Алар җеп тә эрләделәр, шәл дә бәйләделәр, ашъяулык, сөлгеләр чиктеләр, тула оеклар бастылар, келәм-паласлар  тукыдылар.
Әдилә.
Матур сөлгеләр элдек без
Бәйрәмнәрдә түр якка.
Күзнең явын алырлыгын
Әби чиккән  яшь  чакта.
I алып баручы. Сөлге – татар хатын – кызының уңганлыгына, осталыгына һәйкәл. Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Бала тугач, аны ак сөлге белән төргәннәр, кыңгыраулар тагылган туй атларын сөлге белән бизәгәннәр, киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Аның өчен ир – егетләр сабан туйларында бил алышалар, аның өчен малайлар аргамакларда чабышалар.   
II алып баручы. Сөлге – символ. Ул – халкыбызның әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символ. Аңарда халкыбызның сафлыгы, пакълеге чагылыш тапкан. Мичтән алган икмәкне ак сөлгегә төргәннәр., кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар, кешене соңгы юлга озату да сөлгедән башка үтмәгән.
         Кыз. Мондый матур чигүләрне, мондый матурлыкларны тудырырга никадәр түземлелек, никадәр осталык һәм вакыт кирәк булган.
         Әби. Кышкы озын кичләрдә без – яшьләр, аулак өйләргә җыела идек, бу сандыктагы эйберләрем шул кичләрдә эшләнгәннәр.
I алып баручы. Аулак өй – халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү,киңәшү, танышу  урыны булган.
II алып баручы.Аулак өйләр һәрчак уен –көлке, җыр –бию белән
гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган.
 Җыр. “Аулак өй”, Луиза Батыр – Болгари көе, Г. Мөхәммәтшин сүзләре.
         Очраштыра, таныштыра,
         Кавыштыра аулак өй.
         Аулак өйдән китмәс егет,
         Үзенә яр сайламый.
         Моңлы тальян гармуннарда
         Кемнәр уйный аулак өй?
         Гармун уйнамаган егет
         Кызлар күңелен яуламый.
                            Аулак өй, аулак өй,
                            Әй аулак өй, аулак өй.
                            Уйната да, җырлата да
                            Биетә дә аулак өй.
                            Аулак өй, аулак өй,
                            Әй аулак өй, аулак өй
                            Аулак өйгә йөрмәгән кыз
                            Егет күңелен яуламый.
Тарала моңнар урамга,
Кайда бүген аулак өй.
Аулак өйдә туган сөю
Гомерлек ул алдатмый.
Сагынып сине искә ала
Әби, бабай аулак өй,
Яшьлегеңнең иң гүзәл чагы
Булып истә калсын өй.
 
“Аулак өй” күренеше.
(Кызлар утыралар, кайсы җеп эрли, кайсы чигү чигә, кайсы каурый сыздыра.”Каз канаты”көе)
1 кыз. Әсмәбикә, кемгә чигәсең бу кулъяулыкны?
2 кыз. Үзем дә белмим, кемгәдер.
3 кыз. Быел казлардан уңдык. Бер казыбыз 15 бәбкә чыгарды. Әни әйтә, кияүгә киткәндә мендәр кирәк булыр, ди. Менә каурый сыздырам.
4 кыз.   Сөлге чигәм, сөлге чигәм
            Сөлге чигәм аклыкка.
           Кызыл чуклы сөлгеләрем
            Насыйп булсын шатлыкка.
 
“Каз канаты” җыры башкарыла.
Каз канаты кат – кат була,
Ир канаты ат була.
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Сөйгән ярың ят була.
 
Каз канаты каурый – каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та, көмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.
 
5 кыз. Ягез әле, япь – яшь башыгыз белән хәсрәт сөреме чәчеп утырмагыз. Мин сезгә бер табышмак әйтәм.
1 кыз. Я, я.
5 кыз. Яраткан да ябышкан.
2 кыз Кем ябышкан, кемгә ябышкан, нәрсә ябышкан.
3 кыз. Гөлҗамалны яраткан да ябышкан.
5 кыз. Габдуллага да ябышкан.
4 кыз. Анысы син үзең.
5 кыз. Көлмәгез, көлмә, миңа да ябышкан ул, сиңа да.
6 кыз. Сезгә генә ябышалар, мин менә тыйнак булгач, берәү дә ябышмый.
5 кыз Сиңа да ябышкан ул, әнә Бибигә дә, Әсмага да, Бануга да ябышкан.
3 кыз. Барлык кешегә дә ябышкач киемдер ул.
1 кыз. Киемдер ул.
5 кыз. Киемгә дә ябышкан.
2 кыз. Тигәнәк.
5 кыз.Тигәнәккә дә ябышкан.
1 кыз Мин белдем. Исем! Исемсез әйбер юк, исем бар нәрсәгә дә ябышкан.
2 кыз Исемең матур, кемнәр куйган,
          Сине күреп кем туйган,- дип җырлыйлар бит җырларда да.
3 кыз. Кызлар, мин дә бер табышмак беләм. Сыерның ятканда кай төше җиргә тия?
Кызлар. Аягы, корсагы, сырты.
3 кыз. Белмәдегез, йоны.
6 кыз. Шул табышмакларыгыз белән башны катырмагыз әле. Аларны йокларга яткач кына әйтәләр. Әллә рәтле уен беткәнме? Әйдәгез “Без, без, без идек” не уйныйбыз.
Кызлар. Без, без, без идек,
               Без унике кыз идек.
               Бер тактага тезелдек,
               Базга төштек май ашадык,
               Келәткә кердек, бал ашадык.
               Таң атканчы юк булдык,
               Кап та коп, Якубым,
               Авызыңны ач та йом.
3 кыз. Авызын ачкан өчен нинди җәза бирәбез?                            
4 кыз. Әкият сөйләсен.
         Элекке заманда
         Безнең авылда булган бер бай. Аның булган ике өе,
         Берсе таштан, берсе агачтан сөйлимме яңа баштан?
-Сөйлә баштан.
Шуннан бу байның булган бер кәҗәсе.
Бай аны саткан.
Юк, алай түгел , сөйлимме яңа баштан?
-Сөйлә баштан.
Кәҗә йөри таштан.
(Уен дәвам итә).
-         Моңа нинди җәза?
-         Биесен!
-         Үзенә кемне яр итүен сөйләсен!
-         Юк, юк яңа откан җырын җырласын! 
I алып баручы .
Татар җыры...Ерак тарихлардан
Алып килә халык хәтерен.
Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул -
Үзе салмак, үзе әкрен. (“Ай былбылым”җыры башкарыла)
 Ай былбылым, вай былбылым,
         Агыйделнең камышы.
         Бигрәк матур ишетелә
         Сандугачлар тавышы.
                   Ай былбылым, вай былбылым,
                   Агыйделдә таң ата.
                   Таңнар ата, өзелә үзәк,
                   Җырлата да, елата.
         Ай, былбылым, вай, былбылым,
         Кунып сайрый талларга.
         Синең хакта серләремне
         Сөйлим сандугачларга.
(Уен барганда,егетләр сызгыра).
-         Егетләр килә!
(Гармунга кушылып  “Баламишкин көе”нә егетләр җыр башлый).
Егетләр.Әйттерикме, типтерикме, “
    Баламишкин көе”нә,
               Сулар кичеп,диңгез үтеп,
     Килеп җиттек өеңә.
Кызлар: Аргы урамнан килдеңме,
               Бирге урамнан килдеңме?
               Без сагынганны белденме,
               Безне сагынып килденме?
Егетләр: Аргы урамнан килмәдек,
                Бирге урамнан килдек без.
                Сез сагынганны белмәдек,
                Үзебез сагынып килдек без.
Кызлар: Су буенда кунаклар, 
                Асыл кошлар кунаклар.
                Сагынучылар интекмәсен,
                Хуш килдегез кунаклар (кара – каршы сораулар бирелә) .   
   -  Егет, сиңа ни кирәк?
   - Кара кашлы кыз кирәк!
   - Ни эшкә соң ул кирәк?
   - Әнигә килен кирәк!
   - Егет сиңа ни кирәк?
   - Миңа нечкә бил кирәк!
   - Ни эшкә соң ул кирәк?
   - Ансыз яна яш йөрәк!
   - Егет сиңа ни кирәк?
   - Ак каз канаты кирәк!
   - Ни эшкә соң ул кирәк?
   - Очарга!
   - Нишләргә?
   - Матур кызлар кочарга!
   - Ягез инде кызлар,ишекне ачыгыз!
   - Ач булсаң туеп тор,бер кочак акча алып кил!
   - Бездә акча бер букча.
   - Ишек бавы бер алтын
    Безнең кызлар мең алтын.
   - Ачыгыз!
   - Кызлар, кертәбезме егетләрне?
   - Кертик соң, әзрәк утырырлар да китәрләр.(егетләр керә)
Егетләр:
- Әссәләмәгаләйкем, кара кашлар, карлыгачлар! Әллә безне бер дә сагынмадыгызмы?
Кызлар:
-Сагынырга уйлаган да юк.(утырышалар)
         - Әйдәгез, “Йөзек салыш” уйныйбыз.
Кыз.Мин башлыйм:
Иске уен, кызык уен –
“Йөзек салыш” уены.
Уч төбеңә йөзек салам –
Аңларсыңмы уемны?
Кемдә йөзек сикереп чык.
-         Моңа нинди җәза бирәбез
-         Әтәч булып кычкырсын.
-          Моңа нишләргә?
-         Җырласын.
-         Җырларым пәлтә кесәмдә калган бит. Иптәшләр ,сез булышсагыз гына инде
-         Булышабыз, булышабыз!
I алып баручы.
 Җыр ул-бәхет,
            Җыр ул-шатлык,
            Җыр ул-яшәү дәрте,кайнары,
            Җыр ул-тормыш,
            Җыр ул-яшьлек,
            Җыр ул-балкып атар таңнарым.
             (Җыр “Җомга” җыры башкарыла).
 
Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда.
Сандугачым әйтеп сайра:
Сөйгән ярым кайларда?
 
Сандугачым очасыңмы,
Кипте инде күлләрең,
Синең яңа барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.
 
Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын.
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.
(уен дәвам итә)
-         Моңа нишләргә?
-         Биесен.
-         Әйдәгез,бергәләп биибез!(Татар халык биюе)
-         Моңа нишләргә?
-         Җырласын.(Җыр”Моңнар кайтсын авылга”)
Әби
 
Кыз .Әбием, ә җәй айларында нинди уеннар уйный идегез?
Әби. (гармунда татар халык көе) Татар авылын, анда яшәүче егет – кызларның элекке тормышын кичке уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Йолдызлы зәңгәр кичтә, янәшәдә генә инеш һәм чишмәләр челтерәп торганда, яшел тугайлыкта җыелган авыл яшьләреннән дә матуррак, бәхетлерәк һичкем булмагандыр, мөгаен. Алар анда күңел ачтылар: матур – матур җырлар җырладылар, уйнадылар, биеделәр. Табигать кочагында уза торган гармунлы кичләр авылга онытылмаслык ямь өсти иде.
 
Кичке уен күренеше.
Көлә – көлә кызлар килеп керә. Аларның берсе читкәрәк йөгереп китә һәм егетләрне чакыра.
Кыз.
Әй дүдәме, дүдәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса килсен әле,
 Биетеп китсен әле.
Кызлар бергә:
Ялындыра, ялындыра,
Ялындыра килми ул.
Килер иде, уйнар иде,
Бию көен белми ул.
Үпкәлибез, үпкәлибез,
Үпкәлибез килмәсә.
Гармун күтәреп йөрмәсен
Бию көен белмәсә.
Егетләр тавышы ишетелә:
Гармунчыбыз да өйдә, бию көен дә белә.
Егетләр гармун белән җырлыйлар”Челтәр элдем читәнгә”
Ялгыз:
      Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?
Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз микән?
Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
      Ялгыз:
Әй дусларым, дусларым, дусларым , бәгырләрем,
Яш гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Ак алүяпкыч билләрдә, җилфердәми җилләрдә,
Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә
      Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алай да бергә – бергә, болай да бергә – бергә,
Егетләр:
Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә.
Бар да:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Бию башлана.
      Бер егет кызны биергә чакыра.
Чык эле, Мәрьям, чык эле,
Чык эле, ялындырма.
Үземне ялгыз биетеп,
Оятларга калдырма.
Кыз.
Чыгамын, Гафур, чыгамын,
Аяк ашаламыни,
Җиргә тибеп йөрүләрең
Бию аталамыни?
Егет ачуланып кереп китә.
Бер кыз.
-          Кызлар, егетләр, әйдәгез уеннар уйныйбыз.
-         Әйдәгез,әйдәгез.
-         Нинди уен уйныйбыз?
-         Сигезле.
-         Өчле.
-         Юк,” Капкалы уен”ын уйныйбыз.
Яңа утырткан капканың
Баганасы бик шома.
Капка эләктереп калмасын
Ычкынырга чамала.
 
Бер кыз беән егет кулларын өскә күтәреп басалар, калганнар капкадан чыга башлый. Капкачылар кемнедер тотып калалар. Җәза бирәләр.
-         Наиләне нишләтәбез?
-         Биесен.
-         Юк, җырласын.
Уен дәвам итә.
-         Таһирне нишләтәбез?
-          Мәзәк сөйләсен.
-         Юк, мин табышмак әйтәм.
Сырлы, сырлы, сырлы ул,
Безнең белән җырлый ул,
Биетә дә, җырлата дә,
Күңелле ул, моңлы ул. Я, нәрсә ул, әйтеп карагыз?
     -Гармун. Ә гармунда кем остарак уйный, ягез әле,егетләр ( Бер егет гармунда уйный “Күл буена килсәң иде”. Калганнар парлап әйләнәләр).
     Уен дәвам итә.
-         Әйдәгез, такмак әйтәбез.(такмак әйтешәләр)
Бер егет.
-         Менә хәзер кайтырга да була инде җәмәгать, таралышабыз. Гармунчы дус, сыздыр “Күбәләкне”.
Күбәләк гөлләргә кунса
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым , сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?
 
Күбәәккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы,
Минем күңлем сиңа тарта,
Күбәләгем, түгәрәгем,
    Асыл кошым, сандугачым,
    Син бит күңелем кояшы.
 
    Тау астында, тал астында
    Салкын чишмә түгәрәк,
    Очып барып кайтыр идем,
    Күбәләгем, тәгәрәгем,
    Асыл кошым, сандугачым,
    Әгәр булсам күбәләк.
Әби. Бүгенге бәйрәмдә яшьлегемә кире кайткан кебек булдым. Матур җырларыгыз, дәртле биюләрегез белән күңелемне күтәрдегез. Рәхмәт сезгә, балалар. Кунак ашы кара –каршы була, диләр. Мин дә сезгә күчтәнәчләр әзерләдем.
I алып баручы. Иң зур ризык икмәк. Икмәккә иң алдан игенченең маңгай тире сеңгән. Элек шундый бер риваять яшәгән. Берәү бер ипи валчыгын югалтып, таба алмагач, шул урынны койма белән әйләндереп алган, ди. Икмәккә безнең халыкта зур хөрмәт яши. Икмәкне без иң кадерле, иң кирәкле ризык итеп кабул итәбез. Менә бүген дә Гөлнур әби үзенең күпереп пешкән хуш исле ипиләрен бәйрәмгә алып килгән.
II алып баручы.
      Бакча күрке чәчәк булса, табын күрке чәкчәк бит,
Безнең халык кына ясый чәчәк кебек чәкчәкне.
Бал кушып, май кушып пешерелгән чәкчәк – татар халкының милли ризыгы. Иң хөрмәтле кунакларга без чәкчәк тәкъдим итәбез. Балаларның телләре бал кебек татлы булсын дип, әбиебез безгә чәкчәк пешергән. Рәхмәт яусын, әби,
Кыз. Әби, сезне яшь чагында бик матур җырлаган, диләр. Кунакларга бер җыр да бүләк итсәгез без икеләтә шат булыр идек.
Әби. Бу яшькә җиткәч авыз күтәреп җырлап тору килешмәс инде, балалар.
Әдилә. Әби, безне йоклатканда җырлаган җырыңны дусларыма да җырлап күрсәт инде.
Әби. Шулай дисәң генә инде, кызым.
“Кошлар кебек”җыры башкарыла.
 
Һаваларда очкан кошлар кебек,
 Ярсый – ярсый канат кагынып, шул,
Туган илем, кайттым мин талпынып,
Күз нурларым сезне сагынып.
 
Һаваларда очкан аккошларның
Канатлары җилдә каерылмый, шул,
Яшәр идем, туган илем, синдә,
Якын дусларымнан аерылмый.
 
Һаваларда очкан аккошлардан
Коела җиргә мамык тузаны, шул,
Туган илдә сөйгән дуслар белән
Сизелми дә гомер узганы.
 
Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары коела җилләрдә, шул,
Туфрагына алтын чәчсәләр дә,
Җитми икән туган илләргә.
 Әби.Кадерле балалар, дуслар, бүген миңа кунакка килгәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Дус яшик, тату яшик, халкыбызның данлы үткәнен, гореф – гадәтләрен, җыр – биюләрен, моңыбызны онытмыйк, үзебезнең туган телебезне – татар телен онытмыйк. 
I алып баручы.
Тел ачылгач әйтә алсаң:”Әни!” – дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң:”Әти!”, – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
II алып баручы.
Соң минутта әйтә алсаң:”Әни!” – дип,
Соң минутта әйтә алсаң:”Әти!” – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
        Туган телең әнә шул булыр.
        I алып баручы.
Халкым теле миңа – хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
II алып баручы.
Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора.
Тимәс диеп җилләр, салкыннар,
Зур илемдә рухи хәзинәсе,
Чал тарихы булган халкым бар.
“И туган тел, и матур тел”,- дигән Габдулла Тукай һәм шунда ук, матурлыгын сиздереп:”Әткәм – әнкәмнең теле!” дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның – тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана.
 “Туган тел “ җыры башкарыла.
 
И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
 
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
 
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
 
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм – әнкәмне, ходам!

Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн