Вы не зарегистрированы

Авторизация



" Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты

Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова
Submitted by Резида Фарутдиновна Ахметзянова on пн, 01/02/2010 - 12:20

       Нинди фәннән белем бирүенә карамастан укытучы хисле, нечкә күңелле кеше инде ул. Үзенең күңел сафлыгын, рухи байлыгын шигъри юлларга салмаган , иҗатның башка төрендә үзен сынап карамаган укытучы сирәктер яки бөтенләй юк...Иҗат җимешләрегез белән безне дә таныштырыгыз, ягъни бер - беребезне таныштырыйк. Шулай ук укучыларыгыз иҗатына да юл ачык. Рәхим итегез!


»  Tags for document:
»  Размещено в сообществах:   

Фото пользователя Гульчачак Салимовна Ибрагимова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


          Әбием

Минем өйдә әбием бар,

Бар эшкә дә ул уңган.

Аш-суга да бик оста,

Кул эшенә дә булган.

Бәби вакытларымда

Мине көйләп йоклаткан,

Егылып елаган  чагымда

Һәрчак назлап юаткан.

Хәзер тәмле ризык белән

Мине гел сыйлап тора,

Ашаган вакытларымда

Башымнан сыйпап тора.

Аяклары туңмасын дип

Бәйли ул оекбашлар.

"Исән генә йөр, балам!"-дип

Укып кала догалар.

Әбиемә-кадерлемә

Калам изге теләктә:

Таза-сау бул, озак яшә,

Безнең янәшәбездә.

          Ибраһимова Айгөл

          Кенә төп мәктәбе 6 класс

Гульчачак



Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Афәрин, бик матур шигырь!!!

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Фаниль Фаилович Ибрагимов

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Безнең урам

Безнең урам - Яшел урам

Халык телендә Пүчинкә,

Урамымны урап кайтсам

Гүзәллеккә ис китә.

Капка төбеннән инеш ага

Талларга ул күмелгән,

Каз-үрдәкләр су коена,

Күренә хәтта челән.

Бакча башында гына

Сузылган Тегермән елгасы.

Җиләкләр өлгергән чакта

Шунда агыла барчасы.

Якын гына артышлык бар,

Яшеллеккә күмелгән,

Балан, җиләк, бөрлегән

Җыярга шунда менәм.

Ибраһимова Сөмбел 3 класс

Балтач районы Түбән Кенә авылы

Комментарий был изменен с момента создания (Fanil7, Tue, 16/03/2010 - 23:00).



Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Бик матур шигырь язгансын, Сөмбел! Авылыгызның табигате күз алдына килә. Уңышлар сиңа!!!

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Шәйдуллина Гөлия "5" ле билгеләренә генә укый, бик актив укучы, шигырьләр яза.

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Шигырьләрең бик матур, мәгънәле, Регина! Дәвам ит!

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Альфия Хантимировна Шигапова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Төш...татлы сагыш

Яз җитүгә

Туган илгә

Кайта казлар

канат кагып.

Бөек Җиңү

Көне җитә-

Бәйрәм итә

Барча халык.

Әбиләр дә,

Бабайлар да

Бу бәйрәмнән

Нидер көтә:

Ялгыз карчык

Картын көтә...

Гәрчә инде

Сугыш җиле

Ачы хәбәр

Җиткерсә дә...

Әле һаман

Төшләренә

Кара хатлар

Китерсә дә ...

Керә аңа

Якты ак төш-

Күз алдында

Бер күренеш:

-Солдат кайта

Авылына,

Ул йөгерә

Каршысына...

Шул вакытта

Төш өзелә,

Сына- сына

Ул уяна...

Алтмыш биш ел!

Бер үк төш ул.

Кабатлана

Торган көч ул!!

Уяна ул

Өметләрдә...

Шул ук тормыш,

Шул агыш...

Күңелләрдә

Алтмыш биш яшьлек

Сагыш... Сагыш...

Шигапова Лариса Наил кызы

 

Комментарий был изменен с момента создания (sh-alfia-64, Wed, 10/02/2010 - 12:36).



Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Лариса, синең шигырьне укыганда күзләргә яшь килә...чын йөрәктән язылган.

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Альфия Хантимировна Шигапова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Әбиемнең күңел түре.

Сугыш бетте...

Еллар утте...

Җан ярасы төзәлмәде,

Эзләре дә җөйләнмәде.

Карт әбием газиз ирен 

Өмет өзми көтә һаман.

Бабаемнан мирас булып

Дәвамчысы - улы калган.

Бабам инде күптән үлгән,

Кабере дә табылмады.

Сугыш дигән гарасатта

Еракларда ятып калды.

Өчпочмаклы хәбәре бар:

"Батырларча һәлак булды..."

Әбиемнең кулларында

Бабам язган иң сонгы хат.

Хатны укый алмый әби,

Ә оныклары укый кат - кат.

Бабам язган һәрбер юлга

Афәт җиле сеңеп калган.

Җиңү өчен көрәшкән ул,

Ватан өчен башын салган...

...Бабакаем исеме хәзер 

"Хәтер" китабы битендә.

Әбиемнең көтү сагышы

Күңеленең түрендә -

күзләренә яшь чыкканда

Безгә дә ул күренә.

"Китап"тагы ул Исемне

Эле кичә укыдым.

Әбиемнең -

Әллә шатлык!!

Әллә кайгы?? -

Җыерчыклы битен юды.

 

Лариса Шигапова




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


 

 

Юлда тора инспектор,
Хәрәкәтне күзәтә.
Дөрес юлда йөрмәүчене,
Дөрес итеп төзәтә.
       Җәяүлене карап тора
       "Зебра"дан йөрсен дип.
      " Яшел "янгач кына чыксын,
      " Кызыл"да тик торсын дип.
Әнә килэ машина
Чыкма анын каршына,
Кагыйдәне өйрән син!
Шунсыз булмый беләмсең?
       Ярамый юлда уйнарга,
       Әй, бала, белеп тор син.
       Юлда машиналар йөри,
       Юлдан читтәрәк йөр син!
Руль артында кагыйдәне
Яттан белергэ кирәк.
Төзек машиналар белән
Юлда йөрергә кирэк!

Ученица 2 класса
Зайнуллина Алина.
Стихотворение участвует на конкурсе стихотворений ГИБДД.

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, Fri, 19/02/2010 - 10:31).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


                                        Әниемә

                               Әнием алтыным,

                              Минем иң якыным.

                              Уянам йокыдан

                             Ишетәм: "Тор, кызым!"

                                      Ягымлы тавышың,

                                       Карашың сөйкемле.

                                       Әйтерсең кояшның

                                        Нурлары сирпелде.

                       Шәймәрданова Әдилә

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Язиля Габдулхаковна Сулейманова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


 

Безнең гаилә.
Мин Алмаз,
Мин – шук малай,
Мик тыйнак, җыйнак мин,
Мин, бик, бик би-и-и-к тыйнак мин!
Укый беләм, яза беләм,
Куша беләм, ала беләм.
Төрле мәсьәлә чишәм,
Ике телдә сойләшәм –
Менә күпме һөнәрем!
Өченчедә өйрәндем.
Ә әнием Миләүшә,
Аңа барда килешә.
Тырыш булангадыр инде
Теләгенә ирешә.
Тәмле тортлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә.
Дөресен генә әйткәндә –
Кулыннан бар эш килә.
Минем әтием Марсель.
Әти эштән кайтып керсә,
Өйләр китә яктырып.
Көне буе сагынгандыр,
Ул да кайта атлыгып.
Хәлне сорый баштан сыйпап,
Миңа чаңгы көйләшә.
Әнием белән дә әти
Гел елмаеп сөйләшә.
Менә шундый гаилә
Бүген кунакта сездә.
                                                   

Галлямов Алмаз, 5 сыйныф укучысы




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Молодец, Алмаз! Иҗатың дәвамлы булсын.

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


       Ак каеннар

Ак каеннар кышын бигрәк матур                           Каеннарның зифа буйларына

Искитәрлек ап-ак шәлләре.                                   Үткән һәрбер кеше соклана.

Бәсле шәлне иңнәрендә тотып,                           Серле ябалдашлар арасында

Ничек бетми икән хәлләре?                                   Кеше язшышлары саклана.

             Күпме гашыйк җаннар килеп шунда,

 Серләшкәннәр каен янында.

       Сокландыргыч ак каеннар белән

                                                                                                            Бәхетледер туган ягым да.

                                                                                                                             Ташлы-Елга башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы 
                                                                                                                                           
Шәймәрданова Әдилә                 

                   

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, Wed, 03/02/2010 - 16:23).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


                                                                    Иминлек сагында

Юлда тора инспектор,

Хәрәкәтне күзәтә.

Юлда дөрес йөрмәүчене,

Дөрес итеп төзәтә.

Җәяүлене карап тора

"Зебра"дан йөрсен дип.

"Яшел" янгач кына чыксын,

"Кызыл"да тик торсын дип.

Әнә килә машина,

Чыкма аның каршына!

Кагыйдәне өйрән син,

Шунсыз булмый беләмсең?

 

                Ярамый юлда уйнарга,

                Әй, бала, белеп тор син.

                Юлда машиналар йөри,

                Юлдан читтәрәк йөр син!

                Руль артында кагыйдәне

                Яттан белергә кирәк.

                Төзек машиналар белән

                Юлда йөрергә кирәк!

 

                Алинә Зайнуллина,

               Ташлы-Елга башлангыч мәктәбенең

               2 нче сыйныф укучысы.

 

 

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, пн, 01/02/2010 - 15:49).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Лилия Фоатовна Шайдуллина

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Calibri","sans-serif"; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-fareast-font-family:"Times New Roman"; mso-fareast-theme-font:minor-fareast; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin; mso-bidi-font-family:"Times New Roman"; mso-bidi-theme-font:minor-bidi;}

 

                                                                     Әнием.

                    Минем әнием укытучы,

                    Һәркем белә, әллбәттә.

                    Балаларны яратып

                    Белем бирә мәктәптә

 

                    Ул үз эшен ярата.

                    Мин дә аны яратам.

                    Дәресләрем бетүгә,

                    Өйгә ашыгып кайтам.

 

                    Ишек ачып керүгә,

                    Әни елмая, көлә.

                    Кайттыңмы, балам, диеп,

                    Мине яратып сөя.

 

                    Әни һәрвакыт мине

                    Тырыш булырга өнди.

                    Яхшы укысаң, кызым,

                    Үзең өчен булыр, ди.

 

                    Менә шуның өчен дә

                    Мин гел бишлегә укыйм.

                    Зур үскәчтен әни кебек

                    Укытучы булырга уйлыйм.               

                                                                             Шайдуллина Гөлия Айрат кызы

                                                                             Кәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 5 сыйныф

 

Комментарий был изменен с момента создания (Liliya Foatovna, пн, 01/02/2010 - 22:45).



Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Булдырасың Гөлия! Алга таба да иҗади уңышлар сиңа. Дәвамы булыр дип өметләнеп калабыз.

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Лилия Фоатовна Шайдуллина

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


КОШЛАР КАЙТТЫ

Исәнмесез кошкайлар,

Безнең нәни дускайлар.

Кайттыгызмы ерактан,

Бик ерактан - көньяктан?

Талмадымы канатыгыз

Диңгезләрне кичкәндә?

Калмадымы дусларыгыз,

Ерак юллар үткәндә?

Сез кайттыгыз туган якка

Шатланып, чүт-чүт килеп.

Чыгарыгыз сез балалар

Бик күп, күп, күп, күп итеп.

 ШайдуллинаГөлия Айрат кызы

Кәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 5 сыйныф




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Туган көнегез белән, Лилия Фоатовна!

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Лилия Фоатовна Шайдуллина

На: " Серле каләм" - укытучы һәм укучылар иҗаты


Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт, сәламәт булыгыз!



Дневник обучения группы учителей РТ "Кукмор"