Официальный сайт audiophilesoft 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Шигырь яздым утырып...

Фото пользователя Гэльнура Мухаметфатыховна Сафина
Submitted by Гэльнура Мухаметфатыховна Сафина on чт, 04/02/2010 - 19:37
Данные об авторе
Автор(ы): 
Сафина Гэльнура Мухаметфатыховна
Место работы, должность: 
МОУ "Куянковская ОПСШ" учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Марий Эл
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Методист
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Краткое описание: 
Безнең туган ягыбыз – гүзәл Бәрәңге яклары. Районыбыз кечкенә булса да, искиткеч талантлы кешеләргә бай. Без алар белән горурланабыз. Бугенге дәрестә без, куңелләргә рухи азык бирүчеләр – җирле шагыйрьләребез турында сөйләшербез.
Дәрес темасы. Шигырь яздым утырып...
Максат:
-         җирле шагыйрьләрнең иҗатларына күзәтү ясау;
-         укучыларда тикшеренү – эзләнү күнекмәләре формалаштыру;
-         сәнгатьле сөйләм телен үстерү;
-         җирле шагыйрьләрнең иҗатына, кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:
Интерактив такта, компьютер, альбомнар, портретлар, “Утлы еллар поэзиясе” китабы, плакатлар: “Шигърият – хисләргә тирән тәэсир ясардай гүзәллек, матурлык”, “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар”, “Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы” (Г.Тукай), “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.
Дәреснең төре: йомгаклау дәресе.
Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.
                      Дәрес барышы:
1.    Оештыру өлеше. Эмоциональ халәт булдыру.
2.    Укытучының кереш сүзе.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресебез башка дәресләрдән үзгәрәк, чөнки бездә бүген кунаклар бар, әйдәгез, аларны да сәламлик. Акрын гына утырабыз, әгәр дә сез әзер булсагыз, дәресне башлыйбыз. Без быел Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Кәрим кебек шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштык. Шигырь төзелеше, ритм-рифмалар турында белдек. Мин сезгә өй эше биргән идем: туган ягыбызда шигырь язу белән мавыккан каләм осталары турында мәгълүмат җыю. Рәхмәт сезгә, бик күп материаллар тупладык, үзебез дә шигырьләр язып карадык. Бүгенге дәрестә шушы эзләнү эшенә йомгак ясыйбыз.
Дәресебезнең темасы “Шигырь яздым утырып” дип атала.   
Дәрескә эпиграф итеп Габдулла Тукайның сүзләрен алыйк: “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар”.
Иң элек шигырь, шигърият, шагыйрь сүзләренең язылышына игътибар итик һәм аларның мәгънәләрен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән карыйк.
1 укучы . Сүзләргә аңлатманы сүзлектән укый.
Укытучы. Балалар, бу сүзләрне русчага тәрҗемә итегез әле.
2 укучы. Шигырь – стихотворение, шигърият – поэзия, шагыйрь – поэт.
Укытучы. Ә хәзер дәреснең темасына күчеп, сүзне сезгә тапшырам.
3.     Укучылар чыгышы.
3 укучы. Татар халкы зур шәхесләр белән,
      Танылган ул гомер – гомергә.
Безнең туган ягыбыз – гүзәл Бәрәңге яклары. Районыбыз кечкенә булса да, искиткеч талантлы кешеләргә бай. Без алар белән горурланабыз. Бугенге дәрестә без, куңелләргә рухи азык бирүчеләр – җирле шагыйрьләребез турында сөйләшербез. Без эзләнү эшен төркемнәргә бүленеп башкардык.
Укытучы. Сүзне беренче төркемгә бирәм.
4 укучы. Без якташыбыз Гайнан Кормаш турында да күп нәрсәләр беләбез. Ул инде күптән халык теленә керде, мәңгеләштерелде. Мәктәбебез Гайнан Кормаш исемен йөртә, без моның белән бик горурланабыз. Тоткынлык газапларын башыннан кичергән, батырлыгы безне таң калдырган Гайнан Кормаш көрәшче генә түгел, шагыйрь дә булган.
5 укучы Гайнан Кормаш шигырен укый.
Укытучы. Сугыш! Никадәр кайгы – хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китерде ул! Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык. Миллионлаган кешеләр яу кырында ятып калды. Шулар арасында мәктәбебезнең физика укытучысы, легендар җәлилче Гайнан Кормаш та бар. Ул туган иле өчен яшәде, туган иле өчен үлде; үзе үлсә дә, үзеннән соң онытылмаслык якты эз калдырды. Бу көннәрдә без аның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Һәр елны безнең мәктәптә Гайнан Кормаш истәлегенә шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уза.Безнең аны онытырга хакыбыз юк!
Укытучы. Сүзне икенче төркемгә бирик.
6 укучы. Менә бу китапта (китапның исеме “Утлы еллар поэзиясе” дип атала) Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләре белән беррәттән Мансур Гаязовның да әсәрләре урын алган. Кем соң ул Мансур Гаязов?
7 укучы. Җирдә яңа кеше туа, кычкырып аваз сала. Чиксез шатланган ана, нәни сабыена тылсымлы сүзләр әйтә. 1917 елның 5 октябрендә Бәрәнге авылында туган Мансурны кулына алгач, аның әнисе дә , бәхетле бул, улым, дип колагына пышылдагандыр. Һәр бала кебек Гаяз да сумкасын алып мәктәпкә бара, мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза. Туган авылының табигате, уңган халкы булачак шагыйрьгә нык тәэсир иткәндер. Аның берсеннән – берсе матур шигырьләре Казанда чыга торган журналларда басыла башлый. Мин яраткан “Эскадрон” шигырен ул 1940 елда яза.
        
Эскадрон бара.                      Далалар буйлап
         Һава тын, коры,                     Эскадрон чаба,
         Яңгырап кала                         Дошман яулары
         Тояклар җыры.                       Сытылып кала.                                                       
         Егетләр тыныч,                      Каршылый безне
         Шәп аргамакта.                      Хаталар, өйләр,
         Билләрдә кылыч                    Түземсез көткән
         Башларда каска.                     Апа, әниләр,
         Җиңеп дошманның                Ягымлы караш
         Канлы сафларын.                            Һәм җылы сүзләр
         Чистартып илнең                            Яшь белән балкый
         Изге туфрагын,                      Шатлыклы күзләр.
8 укучы. 1941 ел. Сугыш... канлы еллар.
         Июнь таңы тыныч, нурлы иде,
         Күкне кара сөрем каплады.
         Фашизмга каршы ил кузгалды.
         Шагыйрьләр дә утка атлады.
         Шагыйрь солдат керде ялкынга,
         Алып керде йөрәк җырларын.
         Батырлыкка әйдәп, җыр итте
         Халык узган җиңү юлларын.
6 укучы. Мансур өчен иң кадерле, иң изге нәрсә – ул Туган ил. Шуңа күрә ул – җитлеккән шагыйрь, сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә. Аның “Китү” шигырендә мондый юллар бар ( китаптан укый):
         Авылым, бүген синдә соңгы кичем,
         Иртән чыгам барыр юлыма.
         Йөрәгемдә көчле дәрт, ашкыну
         Зур өметләр кабына уемда.
         Назлы кошлар сайрамыйлар инде
         Агач бакчаларың шундый тын.
         Гүя бар табигать көтә тиздән
         Аерылуның соңгы минутын.
10 укучы.
         Таң сызылды зәңгәр күк читендә,
         Мәк чәчәге кебек алланды.
         Мин кузгалдым юл капчыгын асып,
         Ал яулыгын болгап ул калды.
         Зәйтүнәкәй калды, дуслар калды,
         Бөтен авыл калды озатып.
         Ә мин киттем... Бер кайтырмын әле
         Ераклардан юлны уратып.
11 укучы. Дошманга каршы каләм көчен дә, корал көчен дә кулланып. Мансур абый төрле фронтларда көрәшә, берничә мәртәбә яралана. Әмма алгы сызыктан китми. Окопларда тынычлык урнашкач,ялкынлы шигырьләрен яза, алар фронт газеталарында бастырылалар.
        
Өмет белән алга карыймын да.
         Бөтен бурычлардан бушанам.
         Кояш чыгуына ышанган күк,
         Җиңәренә илнең ышанам.
8 укучы. Ләкин аңа җиңү шатлыгын күрергә насыйп булмый. 1943 елның 19 ноябрендә Белорусия җирендә 26 яшьлек кече командир батырларча һәлак була. Мансур Гаязов башлаган җырын тәмамлый алмады, әмма аның исеме, аның батырлыгы, аның шигырьләре үлемсез!
          Белә Казан, Татарстан,
         Шагыйрьне искә ала.
         Үзе исән булмаса да,
         Якты иҗаты истә.
         Туган ягы Марий Эл да,
         Саклый аны хәтердә.
         Гүя шигырьләрен укый,
         Каршыбызда хәзер дә.
         Бәрәңге урамнарында
         Эзләре калган кебек,
         Хәтта безнең сафта бара,
         Мансур елмаеп – көлеп,
дип язган аның турында Магруф Гаязов.
Укытучы. Ә хәзер 3 төркемнең эшләрен тыңлап узыйк.
12 укучы. Магруф Гаязов. “Туган як.”
         Туган якны, торган якны
         Ник якын диләр?
         Ташлап читкә китүчеләр
         Ямен белмиләр.
         Туган якның туфрагы да
         Уңышлы була.
         Сагынганда, саргайганда,
         Сагышлы була.
         Туган якның урманнары
         Озон          һавалы.
         Чыршы, нарат, каеннары
         Тәнгә дәвалы.
         Туган ягын кем яратмый?
         Әйтегез, дуслар!
         Тату яши бездә татар,
         Мари һәм руслар.
13 укучы. Без җирле шагыйрь, сугыш һәм хезмәт ветераны Магруф Гаязовның шигырен тыңладык. Ул үзенең шигырьләрен безнең район газетасында бастырып килгән. Газета “Удар колхозчы” исемен йөрткән чагында ук, ул аның яшь хәбәрчесе була .“Безнең тормыш” газетасының бер генә саны да аның катнашыннан башка чыкмаган, һәрбер тантана аның шигъриятендә чагылыш тапкан. Без Магруф Гаязовның төрле елларда, төрле темаларга иҗат ителгән 65 шигырен туплап альбом ясадык.
Укытучы. Бик зур рәхмәт. (шигырьләргә кыскача күзәтү). Бәрәңгедә Гаязов дигән урам бар. Бу урамда Мансур һәм Магруф Гаязовлар яшәгән. Үзләре үлсә дә, алар халык телендә. Димәк, алар яшиләр. Туган ягыбызда шундый кешеләр яшәгәнгә, без горурланыйк, балалар!
Укытучы.(Физкультминутка). Саннарыгыз оеп китте бугай. Аз гына селкенеп алыйк.(“Җил чыкты”).
Укытучы. 4 төркем безне нәрсә белән сөендерер икән?
13 укучы.   Куянавыл – туган ягым,
Ямьле авылым минем.
                   Нурлы йөзле кешеләрең,
                   Саф эчәр суың синең.
                   Тырыш халкың, әй,авылым
                   Алдынгылар бар эштә.
                   Гөрләп тора бәйрәмнәрең
                   Онытылмый бит һич тә.
                   Горурланам авылымның,
                   Аксакаллары белән.
                   Куянавыл, гөрләп яшә,
Татар моңнары белән.
         Көннән – көн яшәрәсең син,
         Гүзәлем, Куянавыл.
         Күңелләрне җилкендергән
         Җир бер генә була ул.
         Чишмә буйларыннан үтәм,
         Үзән, аланнарын киң.
         Минем өчен юк авыллар
         Җир йөзендә сиңа тиң.
Бу шигырьнең авторы - һәрберебезгә таныш Нүрия апай.
Укытучы. Куянавылында туып – үскән, безнең мәктәптә белем алган,хәзерге көндә Бәрәңге урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, үзенең матур – матур хикәяләре, шигырьләре белән безне куандырып яшәүче Нурия Галиуллина бүген бездә кунакта. Әйдәгез, сүзне аңа тапшырыйк.
14 укучы. Нүрия апа, барлык укучылар исеменнән сезгә рәхмәт әйтәбез.Сез һәрвакыт шулай матур булыгыз, безне үзегезнең шигырьләрегез белән сөендереп торыгыз! Бу кечкенә генә бүләк Сездә безнең истәлек булып саклансын! Озын – озак тыныч гомер Сезгә!
Укытучы. Балалар, тагын кемнәрнең әйтәсе сүзе бар?
Габдуллина Разиля. Минем Тәбрис абыем да шигырьләр яза.. Мин сезгә аның Мазарбашы турында язылган “Туган як” шигырен укып китәм.
         Монда елгалар кушыла,
         Берсе аның Нәлә.
         Икенчесе Олы юлдан
         Нәләгә юнәлә.
         Елгалар кушылган тыштә
         Тал, карама, зирек.
         Җиңел алына сулыш та,
         Хисләргә чын ирек.
         Чишмәләрнең татлы суын
         Бакчы авыз итеп,
         Бар дөньяны онытасын,
         Суга исен китеп.
         Игене мул, суы татлы,
         Безнең як ул данлы,
         Чын батырлар белән тулы,
         Сабантуй мәйданы.
         Урамы төз, юлы яхшы,
Бусы Куянавыл,
         Биш урамлы Мазарбашы
         Минем туган авыл.
         Югарыда, тау башында
         Таш пулат – ак мәчет
Рәхим ит, һәрвакыт
Ишекләре ачык.
Аксакаллар белән бергә
Дога кылган чакта,
Күңелләрдән нур сибелә
Кебек тирә – якка.
Елгалар кушылган җирләр
Азмы бу дөньяда.
Кайда юк, таллар, зирекләр,
Камышлык юк кайда7
Авыллар да кушыладыр
Тоташып зара.
Тик безнең як күк як юктыр
Башка беркайда да.
Укытучы. Табрис Файзрахманов безнең мәктәптә җыр укытты. Мазарбашы халкы өчен ул бик тә саваплы зур эш башкарды, Олы Тау чишмәсен тазартып чистартып төзәтте. Без тәмле чишмә суы эчәбез. “Олы тау чишмәсе” җыры аның нәкъ шул вакытта барлыкка килгәндер.
         Тәбрис Сафархан улы Файзрахманов районыбызның гимнын язган кеше. Сез моны бик яхшы беләсез. Без аңа сәламәтлек, бәхет – шатлык телик, иҗаты беркайчанда сүнмәсен, сүрелмәсен. 
Галимьянов Илназ. Минем абыем да җырлар яза.Мин сезгә ул язган җырны тыңлатам.
Укытучы. Балалар, кулларны, аякларны дөрес итеп куеп,җыр тыңлап, ял итеп алыйк әле.(Җыр башкарыла)
Укытучы. Директор Хәлил Хәниф улы Гарипов безнең шагыйрь дә, композитор да, үзе үк тальян гармунда да уйный, ә җырны башкарды авылыбызның танылган җырчысы Ришат Фазлиәхмәтов.
         Күпме бездә танылган кешеләр, ә инде бүгенге көндә татар телен - туган телне яратып, хөрмәт итеп шигырь язган кешеләрне без “феноменнар” дип әйтсәк бер дә артык булмас. Без алар үрнәгендә тырышып укырга, тәртипле булырга тиеш. Безнең арабызда да каләм тибрәтүчеләр юк түгел, әйдәгез, кунакларга үзегезнең шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.
Габдуллина Разилә.
Туган көн хөрмәтенә,
                             Әби салат ясаган.
                            Ул салатның исләре
                            Бөтен өйгә таралган.
Хамзина Зилә.       
                           Сөйкемлелек балкысын йөзендә,
                            Яшәү яме балкысын күзендә.
                            Чәчәк кебек матур үзең дә,
                            Матур үтсен һәрбер көнең дә.
Хадиева Алия.
                            Ап – ак каен, сылу каен
                            Үсә аланда.
                            Яшел күлмәген кия ул,
                            Җылы язларда.
Халиуллина Зинира.
                            Буран чыккан урамда.
                            Чыкмыйм бүген уйнарга.
                            Өйдә генә утырам,
                            Кайчан туктарсың, буран?
Мухаметова Әлсинә.
                            Ямьле яз килер,
                            Көннәр җылыныр.
                            Кошлар кайтырлар,
                            Оя корырлар.
 
 
Закирова Илиза.                   Әтием
                             Үзе уңган, үзе булган,
                             Һәр эшкә дә оста ул.
                             Минем әти кебек әти,
                             Бу дөньяда берәү ул!
                             
Шарифова Назгөл.
                               Туган авылым.
                            Яратам мин авылымның
                            Киң, матур урамнарын.
                            Ике якны аерып торган
                            Зәңгәрсу елгаларын.
                            Кырларына чыктым исә,
                            Сулышларым киңәя.
                            Кыр чәчәкләрен җыям мин
                            Әниемә бүләккә.
 Гаязова Динара. (үзе язган шигырьләрен укый).
    4.Дәрескә йомгак ясау.
Укытучы.   Дәрестә җирле шагыйрьләребезнең шигырьләрен эзләп - табып, аларны матур итеп сөйләп биргән барлык укучыларга да мин бик яхшы билгеләре генә куям, үзегез язган шигырьләрдән кечкенә китап ясарбыз.
5.Өй эше. Дәрестә алган тәэсирләрдән кечкенә күләмле инша язарга.            
 Укытучы.Дәресне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.          
 

»  Размещено в сообществах:   
МӨГАЛЛИМХАНӘ

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн