Официальный сайт avto4avto 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



«Кыңгыраулы мәктәп еллары»

Данные об авторе
Автор(ы): 
Сулейманова Язиля Габдулхаковна
Место работы, должность: 
учитель начальных классов МОУ "Куянковская общебразовательная полная средняя школа"
Регион: 
Республика Марий Эл
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Уровень образования: 
дополнительное образование детей
Целевая аудитория: 
Все целевые аудитории
Класс(ы): 
Все классы
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Цель урока: 
привитие лббви к школьным праздникам
Учеников в классе: 
20
Краткое описание: 
сценарий выпускного вечера в 11 классе

 

Максат: укучыларда, укытучыларда, әти-әниләрдәһәм килгән кунакларда матур бәйрәм хәтирәсе калдыру.
 
Кичәнең барышы
 
   «Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыры яңгырый.
 
Алып баручы : Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар анда барсы да:
Укучының кайгы-шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы…
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат,шаян җырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
 
Алып баручы: Сау бул инде, кыңгыраулы мәктәп!
Тараласыз төрле якларга.
Аерылганда бергә сүз бирегез:
Гел биеккә – алга атларга!
 
Алып баручы:  Хуш, мәктәбем!
Сау бул, укытучым!
Башым иеп рәхмәт җиткерәм.
Синнән алган олы ышаныч
Киләчәккә миңа көч бирә.
 
Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Буген без иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгәҗыелдык. Буген чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашу кичәсе.
 
Алып баручы: Бүгенге кичәдәкатнашалар:
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Алып баручы: Бүгенге кичәнең төп сәбәпчеләре 11нче сыйныф укучылары. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән иделәр, кайчандыр моннан 11 ел элек… Әйдэгез, 1997 елнын 1-нче сентяберенә кире кайтыйк. (Укучылар сәхнәгә чыкканда алар тормышыннан видеосюжет күрсәтелә. Шодиева Шахистанең исемен әйтергә).
 
Алып баручы: Мәктәп сезгә ныклы белем бирде, канат куеп сезне үстерде. Ә бүген олы юлга хәер-фатихасын бирә. Хәзер сүзне белем иленең хуҗасына – мәктәп директоры Халил Ханифовичка бирәбез.
( Мәктәп директоры аттестатлар тапшыра. Тәрбия эше буенча директор урынбасары балаларның уңышларын әйтеп бүләк тапшыра. Укучылар аттестат алганда алар тормышыннан фото-шоу күрсәтелә – программа Nero 6 UltraEdition).
 
Алып баручы: Абажурлы зәнгәр лампасыннан,
Өстәленә якты сибелгән.
Өй эшләре эшләнеп беткән кебек,
Иртәгенгә план төзелгән.
Ә ул, эле һаман йокламаган,
Төн йокысын нәрсә алган соң?
Сәбәбе шул, Алсу һәм Рузилә, сез дә бүген
Язма эштән «5» ле алгансыз.
Табельдагы сезнең «4» леләрне,
Алмаштырсын өчен шул билге,
Ничә төнне уйлап үткәрдегез,
Йөрәк көче күпме түгелде.
Кемдер йоклый, татлы төшләр күреп,
Әнкәй җәйгән җылы урында.
Бу укучы никтер керфек какмый,
Һаман уйлый белем турында.
Күзләрендә бүген борчу түгел,
Шатлык яна мондый җинүдән.
Медалистлар, безнен медалистлар,
Котлыйк сезне безчын күңелдән.
 
Алып баручы: Алтын һәм көмеш медальләрне, махсус аттестат тапшырырга сәхнәгә Бәрәңге муниципаль районы администрациясе башлыгы Альфит Габдулхакович Ибраевны, район мәгариф һәм яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире Гөлсем Хайбрахмановна Габдрахманованы чакырабыз.
әктәп директоры аттестатны, кунаклар медальларны тапшыралар.)
 
Алып баручы: Укучыларны котлау өчен сүз Альфит Габдулхаковичка һәм Гөлсем Хайбрахмановнага бирелә.
 
Алып баручы: Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Халил Ханифович тәбрикли.
 
Алып баручы: Парталар артында калдылар.
 Калдылар балачак еллары
Аттестат – кулларда,
Зур тормыш чакыра
Безне зур, җаваплы юлларга.
Юлларыгыз уң булсын. Әйдәгез барыбызда укучыларны кабаттан сәхнәгә чакырыйк.
(11нчы сыйныф укучылары сәхнәгә күтәрелә).
 
Алып баручы:Әлифне таяк дип белми,
Мәктәпкә килдегез.
Беренчедән дүрткә чаклы,
Никадәр белдегез.
Истәәле каләм тоткан кулың,
Бармый иде дәфтәр юлыннан.
Өйрәтте ул сезне язарга,
Тотып башта нәни кулыңнан.
 
Сүз беренче укытучылары Язилә Габдулхаковнага  бирелә.
 
Алып баручы: Кулларыңа якты йолдыз тотып,
Карурманнар аша үткәннәр.
Һәм үзләрен алар гади генә
«Мөгалимнәр», - диеп йөрткәннәр.
Киңшшчең дә булды, иптәшең дә,
Авыр чакта кулын сузучы.
Аны мәңге оныта алмассын ахры,
Сыйныф җитәкчеңне – апаңны.
 
Сүз сыйныф җитәкчесе Фәүрия апаларына бирелә.
 
Алып баручы: Буген бездә яшьлек узе кунак –
Бу очрашу шуңа кадерле.
Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк,
Аерылышып киткән чагында.
Бу изге йорт, туган нигез кебек,
Очраштырыр безне тагын да.
Әйләнәдә -   гөлләр.
Тормыш якты,
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,
Горурлана һәркем бу көндә.
Бу көн белән сезне котларга Мазарбашы авылы администрациясе башлыгы Идрис Харисович Газизов, Калинин исемендәге производство участогы башлыгы Айдар Габдрафикович Гайнутдинов, «Параньгинское подворье» правлениесы рәисе Наил Каюмович Вафин килделәр.
 
Алып баручы:  Котлау өчен сүзне Идрис Харисовичка бирәбез.
 
Алып баручы:  Котлау өчен сүзне Наил Каюмовичка бирәбез.
 
Алып баручы:  Котлау өчен сүзне Айдар Габдрафиковичка бирәбез.
 
Алып баручы: Әткәй – әнкәй – минем пар канатым,
Сез булганга дөньям түгәрәк.
Иңне- иңгә, җанны җанга куеп.
Яшик әле, яшик бергәләп.
 
Әти-әниләр исеменнән котлау өчен сүз _________________________________
__________________________________________________________________
бирелә.
 
Алып баручы: Хәерле көн теләп пәрдә ачтык,
Хәерле эш телик һәркемгә.
Кылган гамәлегез изгелектән тора,
Изге эшләр кылыгыз бүген дә.
 
Сәхнәдә җавап сүзе белән 11нче сыйныф укучылары.
(Кушымта №1кара).
 
Алып баручы: Күктәге бихисап күп йолдызлар арасында һәркешенеңүз йолдызы була. Ә менә жирдәге бәхет йолдызын кеше кылган гамәлләре, хезмәте, мәхәббәте аша үзе эзләп таба. Гомерегез бәхетле, бәхетләрегез гомерле булсын.
 
Алып баручы: Канат ярган ншни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.
 
Алып баручы: Кичәнең тантаналы өлеше тәмам. Ә хәзер барыгызны да мәктәп ашханәсенә табын артына чакырабыз.
 

»  Tags for document:
»  Размещено в сообществах:   

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн