Официальный сайт ejnews 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Яшелчәләр

Submitted by Гузель Шавкатовна Набиуллина on Wed, 17/03/2010 - 09:46
Данные об авторе
Автор(ы): 
Нәбиуллина Г.Ш.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
специальное (коррекционное) образование
Целевая аудитория: 
Все целевые аудитории
Класс(ы): 
5 класс
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Максат. Яшелчәләр турында белемнәрен ныгыту. Сөйләм күнекмәләрен үстерү, иҗади фикерләргә өйрәтү. Сүзлек байлыгын арттыру. Игътибарлылыкны, фикерләү дәрәҗәсен, хәтерне үстерү. Хезмәт тәрбиясе бирү.
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

Җиһазлау. Дәреслек, компьютер, мультимедия пректоры,презентация, рәсемнәр.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
1. Исәнләшү.
2. Дежур укучы белән әңгәмә.
- Бүген1нче декабрь, сишәмбе көн, сыйныфта барлык укучылар да бар.
II. Актуальләштерү.
1. Фонетик күнегү.
- Татар теленә генә хас булган авазларны искә төшерик. Аларны язуда нинди хәреф белән белдерәбез?
Ә,ө, ү, ң,җ, һ.
2. Кайсы сүз кайда яши?
Балаларга рәсемнәр бирелә. Аларны үзләренең өйләренә кертеп куярга.
3. Өй эшен тикшерү.
- Балалар, сез нинди яшелчәләр беләсез? Яшелчәләр темасына табышмаклар сөйләү.
III. Белем Һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Презентация. Яшелчәләр рәсемнәре слайдта чагылдырыла. Балалар яшелчәләрне атыйлар.
2. Сораулар: Ничә бәрәңге бар? Помидор нинди? Кабак кечкенәме, зурмы? Кыяр нинди? Яшелчә бакчасы безне нәрсә белән сыйлый? Сез яшелчә баксасында эшлисезме? Әти-әнигә булышасызмы?
Физминутка.  
Без яшелчә бакчасына барабыз, барабыз.
Тәмле яшелчәләр җыябыз, җыябыз.
Кабак кебек зур үсәбез,
Аннары өйгә таба кайтабыз, кайтабыз.
 
3. Слайд.Текст. Рәсем урынына сүз язарга.
Яшелчә бакчасында.
Бу безнең бакча. Анда   (рәсем) ,(рәсем)  ,(рәсем)  үсә. Минем яраткан яшелчәм - (рәсем).
4. Слайд.  Дөрес җавапны тап.
 
                    чәчәк                                        
Кыяр           огурец
                    кәбестә  
 
                    яшелчә
Лук              суган
                    бакча
 
                        кишер
Морковь         җиләк
                        тәмле
 
IV.Рефлекция.
Укучылар,бүген нинди сүзләрне истә калдырдык? Нәрсә турында сөйләштек? Нинди яшелчәләрне белдегез? – әңгәмә уздырыла, билгеләр куела.
Краткое описание: 
Яшелчәләрне өйрәнү.

»  Tags for document:
»  Размещено в сообществах:   

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн