Официальный сайт nokia 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Вакыт үлчәү берәмлекләре

Фото пользователя Роиля Гиниятовна Муратова
Submitted by Роиля Гиниятовна Муратова on вс, 09/05/2010 - 09:25
Данные об авторе
Автор(ы): 
Муратова Роиля
Место работы, должность: 
МОУ Тураевская СОШ Менделеевского муниципального района РТ, учитель начальных классов
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Уровень образования: 
высшее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Воспитатель
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Методист
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Математика
Цель урока: 
- яңа вакыт үлчәү берәмлекләре белән танышу; - мәсьәләләр чишүне камилләштерү; - исәпләү күнекмәләрен үстерү; -табигать фәннәренә кызыксыну уяту.
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
2
Используемые учебники и учебные пособия: 

Normal 0 false false false st1\:*{behavior:url(#ieooui) } /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Используемое оборудование: 

Normal 0 false false false /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Җиһазлау: компьютерда тема буенча әзерләнгән слайдлар; төрле календарьлар.

 

Краткое описание: 
Вакыт үлчәү берәмлекләре 3нче сыйныфта математика дәресе

Normal 0 false false false st1\:*{behavior:url(#ieooui) } /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

II.Телдән исәпләү.

“Нинди саннар төшеп калган?”(мисаллар слайдта)

□ + 79 = 79         98 : □ = 98        □ : 4 = 1

100 - □ = 0          67× □ = 0          □ : 2 = 0

42 : □ = 6           9 × □ = 54

  : 6 = 4            □ × 4 = 28

III. Яңа материал өстендә эш.

1.Бүген ничәсе?  Нинди ай?  Ничәнче ел?  Атнаның нинди көне?(слайд “число, ай, ел”)

Елның беренче көне ничәсенә туры килә? Ә соңгы көне ничәсе булыр?Укучылар! Сез календарьлар турында ниләр беләсез? (стена календаре, табель – календарь, ертып алына торган календарь, өстәл календаре һ.б.)

Дәреслектәге табель – календарьны карыйк (№1,86 бит):

1)Елда ничә ай? Аларны тәртип буенча әйтеп чык. Һәр айда ничә көн?

2)Синең туган көнең кайсы айда? Ул айда ничә көн?

3)Язның беренче көне – 1 март, ә җәй башы кайчан? Ничә язгы ай, җәйге айлар ничәү?

4) Атнада ничә көн? Аларны тәртип буенча әйтеп чык.(слайд “Атна көннәре”)

2. Вакыт үлчәү берәмлекләрен зурысыннан башлап урнаштырыгыз:

Ай, ел, сәгать, тәүлек, минут, атна, секунд.(слайдта)

3. Без әйләнә-тирә дөнья дәресләре аша Җирнең үз күчәре тирәсендә һәм кояш тирәсендә әйләнгәнен беләбез. Үз күчәре тирәсендә Җир 24 сәгатькә 1 тапкыр, ә Кояш тирәли елга 1 тапкыр әйләнеп чыга. Җирнең бер елы 365 көнгә тигез. Ел фасыллары исә 3 ай саен алышына. Шуңа бәйле рәвештә вакыт берәмлекләрен 2 төркемгә бүлеп йөртәләр:

1)Табигать тарафыннан яратылган (космик);

2)Кеше уйлап тапкан.

Ягез әле, уйлап карагыз, бу берәмлекләрнең кайсысы нинди төркемгә керер икән:

Минут, сәгать, атна, тәүлек, ай, гасыр, секунд, ел.(слайдта)

4.Дәфтәрләрдә эш:

Вакыт берәмлекләре арасындагы бәйлелек.

1 гасыр = 100 ел    1 ел = 12 ай   1 ай = 30, 31 көн (февральдә

28 яки 29 көн)

1 тәүлек = 24 сәгать  1сәгать = 60 минут   

1 минут = 60 секунд

5. Фикерләүгә мәсьәлә.

1)Самолет Мәскәүдән Санкт-Питербургка 1 сәгать оча, кире кайтканда шул ук араны 60 минутта кайта. Ни өчен шундый зур аерма?

2)Тәүлекнең яртысы күпме була?

Тәүлекнең 1/4е ничә сәгать?

2 тәүлектә ничә сәгать?

Ярты сәгатьтә ничә минут?

1 сәгать 15 минутта ничә минут?

6. Дәфтәрләрдә эш: №3,4(88 бит)

Күз гимнастикасы

(күнегүләр слайдта)

7. Фикерләүгә мәсьәлә:

( Ю. А. Гагарин турында кыскача мәгълүмат бирү)

Ю. А. Гагарин бөтен Җир шарын 1 тапкыр урап чыга, аның очышы 108 минут дәвам итә. Бу ераклыкны секундларда күрсәтегез.

(100 +8) × 60 = 100 × 60 + 8 × 60 = 6480(секунд)

Физкультминут

IV. Үтелгән материал өстендә эш.

1. Хәрәкәткә мәсьәләләр.

а) 2машина бер-берсенә кара- каршы юлга чыкканнар. Берсе очрашканга кадәр 50 км юл үткән, ә икенчесе 6 км га кимрәк юл узган. Башта алар арасындагы ераклык күпме булган?(мәсьәлә тексты , сызымы слайдта)(бергәләп анализлана)

Чишү:

1) 2нче машинаның үткән юлын табабыз:

50 – 6 = 44 (км)

2)Икесенең бергә үткән юлын табабыз:

50  + 44 = 94 (км)

Җавап: 94 км.

б) Ике малай бер-берсенә каршы йөзгәннәр.Берсе очрашканга кадәр 27 метр, икенчесе 4 метрга кимрәк йөзеп килгән. Башта алар арасындагы ераклык күпме булган?(үзлектән эшләнә, соңыннан слайдтагы чишелеш белән чагыштырыла).

V.  Йомгаклау.

Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Нинди яңа төшенчәләр белән таныштык?

Дәрес темасын ничек дип атар идегез?

“ Вакыт үлчәү берәмлекләре”

VI. Өйгә эш: №6, 7.(87 б.)

 

Прикрепленный файл Size
Математика 3 кл.doc 36.5 KB
Урок по математике - Единицы времени.ppt 9.55 MB

»  Размещено в сообществах:   

Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн