Официальный сайт moscowout 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



"Һөнәр сайлау - җаваплы адым" (6нчы сыйныф рус. гр. өчен)

Фото пользователя Эльвира Махмутовна Гаскарова
Submitted by Эльвира Махмутовна Гаскарова on вс, 23/05/2010 - 19:03
Данные об авторе
Автор(ы): 
Гаскарова Эльвира Махмутовна
Место работы, должность: 
МОУСОШ №2 п.г.т.Актюбинский Азнакаевского района
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
1. Дәрес этапларында яңа технологияләр куллану. Милли-региональ компонентлар кулланып, балаларның белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыкларын үстерү. 2. Укуга кызыксыну тәрбияләү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Дөрес итеп җөмләләр төзү. Сорау алмашлыкларын ныгыту. Җөмләләрдә дөрес итеп куллану. 3. Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү
Тип урока: 
Комбинированный урок
Учащихся в классе (аудитории): 
14
Используемое оборудование: 

 

Компьютер; мультимедия; C.И. Ожеговның сүзлеге; хезмәт кораллары ясалган рәсемнәр; карточкалар; ребуслар; кроссворд.

 

 

 

Используемые ЦОР: 

презентация 

Краткое описание: 
тема урока "Выбор профессий" для учащихся 6 класса русскоязычной аудитории

   

Дәрес барышы:

 

  1. Оештыру моменты.

1.Балалар белән исәнләшү. Компьютер; мультимедия; C.И. Ожеговның сүзлеге; хезмәт кораллары ясалган рәсемнәр; карточкалар; ребуслар; кроссворд.
 -Исәнмесез, укучылар!

  -Исәнмесез, саумысыз!

  -Кәефләрегез ничек?

  -Бик яхшы. Кояшлы иртә кебек.

  -Сез татар теле дәресенә әзерме?

  -Әйе, әзер.

  -Бик әйбәт. Утырыгыз!

2.Дежур укучының чыгышы.

  -Бүген кем дежур?

  -Кем юк?

  -Бүген ничәсе?

  -Атнаның нинди көне?

  -Бүген нинди көн?

  -Рәхмәт.

3.Кояш арыды ял итә”- физ. мин.

   2.Актуальләштерү.

Балалар, бүген без сезнең белән гадәти булмаган дәрестә, гадәти булмаган бүлмәдә белем алырбыз. Безнең бүгенге ярдәмчебез - компьютер. Балалар, экранга игътибар белән карагыз (анда төрле һөнәр ияләре рәсемнәре-экран)

-Балалар, ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында, кем турында сөйләшербез? (Кешеләр турында, һөнәрләр турында.)

-Дөрес! Һөнәрләр турында. Нинди һөнәрләр ияләрен күрдегез?

Санап үтегез.(Балалар әйтеп китәләр.)

-Экранга карагыз әле, укучылар. Бу кем?

        (Анда берничә ребус күрсәтелә балалар чишәләр: табиб, сыер савучы ,тәрбияче, сатучы ,очучы - экран)

-Ә нәрсә соң ул һөнәр? Укучылар, менә Саша аңлатмалы сүзлегеннән һөнәр сүзенең мәгънәсен белеп килергә тиеш иде. (укучының җавабы :Профессия- это у людей основной род занятий, трудовой деятельности.)

Димәк, һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.

  1. Карточкалар белән эшләү.

-Ә хәзер, укучылар, карточкалар белән эшлибез. Сезнең партада карточкалар бар. Ике төркемгә бүленәбез.

Карточка № 1.-уку, тәрҗемә итү

Карточка № 2.- җөмлә төзү (экран)

  1. Физминутка.

Карточкалар белән эшләүне дәвам итәбез.

     Карточка № 3- тест (экран)

     Карточка № 4-“сүзләр иленә сәяхәт” (кроссворд-экран)

     4.Өй эшен тикшерү.

    -Сез һөнәрләр турында  шигырьләр дә  ятлап килдегез. Хәзер өйдә өйрәнеп

    килгән шигырьләрне укып күрсәтегез.

1.“Доктор.“ Р. Миңнуллин

Малайлар, юкка сез

 Доктордан куркасыз

 Бик әйбәт ул, димен:

                                                  Әни бит ул минем.

2.”Әнием һөнәре.” Ф. Яруллин

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

     Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

3.”Һаҗирә апа.” М. Садри

-Ә менә минем апа

Конфет-прәник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.

4.”Минем әби” М. Садри

   Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

 Зур үскән инде, алар

   Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

     Казанда - алар мехчы,

          Химик, шофёр, сабынчы,

       Металлист һәм тегүче,

  Ә Җәлилдә - төзүче.

5.”Шофёр булам” З. Туфайлова

Мин дә әтием шикелле

   Шофёр булырга уйлыйм.

       Шуның өчен мин һәрвакыт

 Машина белән уйныйм.

       Тизрәк үсеп шофёр булсам,

                                               Нишләргә белер идем:

                                               Урамдагы бар баланы

                                               Утыртып йөрер идем.

-Укучылар, сез нинди һөнәрләр ишеттегез? (Табиб, тегүче, сатучы ,укытучы, шофёр)

- Кайбер укучылар “һөнәрләр” турында сочиненияләр дә язып килгәннәр.  Хәзер безгә аларны укып күрсәтерләр.

5. Дәфтәрләрдә эшләү.

 1) -чы/-че кушымчасы ярдәмендә һөнәр исемнәрен ясагыз.

Җыр, бию, гармун, скрипка, курай, нефть, урман, тимер, умарта, тарих, терлек, сак, хисап, таш.

Нинди      һөнәр исемнәре барлыкка килде?

-чы/-че кушымчалары белән һөнәр исемнәрен ясап була.

 2) 93 б. 6 нчы күнегүне эшләү.

       Сорауларга җавап бирегез.

     1) Булатның әтисе кем?

     2) Булатның нинди хыялы бар?

     3) Капитан нинди булырга тиеш?

6. Йомгаклау.

-Укучылар, тактага карагыз әле “Мин үскәч,  кем булырга телим?”- соравана жавап бирик әле. Сез рәсемнәр ясап килдегез.  Хәзер рәсемнәр күргәзмәсен карап китәбез.

- Менә нинди һөнәрләр безнең укучылар үскәч сайларга тели.

-Укучылар, без бүген дәрестә бик күп һөнәрләр турында сөйләштек. Ә ничек уйлыйсыз: һөнәрнең кайсысы әһәмиятлерәк, әйбәтрәк? (Балаларның җаваплары)

-Димәк, укучылар, менә шулай итеп әйтергә була: Бөтен эш тә әһәмиятле, барысы да яхшы. Һөнәр сайлау – җаваплы адым.

7. Өй эше.

1) “Гаиләм һөнәрләре” темасына сочинение язып килергә;

2) “Гаиләм һөнәрләре” темасына презентация ясап килергә;

3) “Гаиләм һөнәрләре” темасына кластер эшләп килергә.

      - Хөрмәтле кунаклар һәм укучылар! Хәзер Харисова Гүзәлия  сезнең игътибарыгызга үзеңнең  презентациясен тәкъдим итәр (презентация).

Дәрес бетте, балалар. Сау булыгыз!

 

 

 

 

 

 


Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн