Официальный сайт e-rus 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



ТЭГИ Буинск, Татарстан

 

Дәреснең барышы
-Исәнмесез, укучылар!
-Исәнмесез.
Хәерле иртәләр, уңышлы көннәр теләп бүгенге дәресебезне башлыйбыз.
-Балалар, экрандагы өзекләрне игътибар белән укыгыз әле.(Сәнгатьле уку)
1 нче слайд.
-Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре...Гүяки алар каләмне язу карасына түгел,ә бәлки хискә, моңга-сагышка манып язылганнар. Аның әсәрләрендә, моң-сагыш белән бергә, сине сафландыра һәм пакъләндерә торган, сине баета, зур эшләргә дәртләндерә һәм канатландыра торган рухи көч тә бар.....
Фәрваз Миңнуллин
-Аны Илдар Юзеев “Күңел карурманының тургае” дип атады.
Сайрый да сайрый тургай,туган җиреннән ераккарак та китеп карый,әмма һич тә туган туфрагыннан аерыла алмый-шуннан ала ул моңны да,җырны да ,матурлыкны да....
Илдар Юзеев
-Кеше хисләрен бөтен барлыгы белән тасвирлау ягыннан аның әсәрләре аерылып тора.Кеше күңеленең “аулак почмагы”нда сакланган кадерле серләрне күрә белү, үзәк өзәрдәй сагышны, сөенеч һәм көенечләрне тормыш вакыйгалары ярдәмендә күрсәтә белү- аның стиленең үзнечәлекле ягы әнә шунда.
-Әдип-эзләнүчән, үз-үзенә гаять таләпчән талант иясе.Иҗатының башлангыч чорында ук ул шул сыйфаты белән халык арасында танылды.
-Укучылар, әлеге канатлы сүзләр кем, кайсы язучы турында?
2 нче слайд.
- Татарстанның  халык  язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ә. Еники турында.
-Балалар, И.Юзеевның канатлы сүзләрен эпграфларга язып куйыйк әле.Әлеге сүзләр күңелебезгә сеңеп калсын.(Эпиграфларга язу)
-Нәрсә соң ул күңел карурманы,күңел дөньясы? Сез аны ничек аңлыйсыз?
3 нче слайд.
Сүзлек эше
-Кешеләрнең эчке кичерешләре, хис-тойгылары.
(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге белән эш.)
-Балалар, без бүген хикәяләрдә сугыш чоры кешеләренең күңел дөньяларын ачып күрсәтүне үзәк урынга куйган әсәрләр турында сөйләшербез.Әлбәттә инде, Әмирхан Еники хикәяләре буенча.
4 нче слайд.
-Дәресебезнең темасын да “Бөек Ватан сугышы чоры прозасында кешеләрнең күңел дөньясының чагылышы” дип атарбыз.
 
5 нче слайд.
- Ә.Еникиның исеме матбугатта 1926 нчы елда күренә башлый. Ә аның таланты исә чын мәгънәсендә Бөек Ватан сугышы елларында ачылып китә.Әмирхан ага үзенең “Язу-намус эше” дигән бер мәкаләсендә болай ди:”Мин сугыш вакытында әдәбиятка кайткан язучы. Моңа дәһшәтле авыр елларда күргән-кичергәннәрем сәбәп булгандыр, дип беләм. Гомумән, мин үз ишеткәннәремә таянырга тырышам”.
- Укучылар, сез Ә. Еникиның сугыш елларында язылган нинди әсәрләрен беләсез?
Бирелгән хәрефләрдән әсәрләрнең исемнәрен төзегез.(Уен)
6 нчы слайд.
- “Бала”, “Ялгыз каз”,”Бер генә сәгатькә”,” Кем җырлады?”,”Мәк чәчәге”,”Ана һәм кыз”,”Кунакчыл дошман”.(Аерым конвертларда)
- Бик дөрес. Бу хикәяләр Ә. Еникины кешенең күңел дөньясын тоя белүче хикәяләр остасы буларак танытты. Сез аларны өйдә укып килергә тиеш идегез. Әйдәгез, шуларның берничәсенә тукталыйк әле.
-1 нче укучы.
Мин Әмирхан Еникиның “Бала” хикәясен укыдым.Ул хикәяне язучы үзенең кызы Резедәгә багышлаган.
... Бу хәл сугыш вакытында була.Лейтенант Ивановның ротасы урман эченнән атлый.Зариф солдат үзенең авылы,хатыны, баласы турында уйлана бара.Һавада самолет күренә. Сугышчылар агачлар арасына яшеренәләр.Зариф үзеннән ерак түгел өч-дүрт яшьлек кыз баланы күрә. Кечкенә кыз елаган, озак елаган.Аның битләрендә яшь эзләре бар.Зариф бу баланың адашканын аңлый.Баланы күтәреп ала,аңа шикәр бирә.Бу кызчык аңа бик тиз ияләшә.Үзенең әти-әнисе,кәҗә бәтиләре турында сөйли.Зариф аптырап кала,чөнки баланы ут эченә алып барып булмый.Шуңа күрә ул станциягә таба китә. Станциядә эшелон тора. Кешеләр вагоннарга утырырга ашыгалар.Кинәт бер рус хатыны:”Балам!”дип кычкырып алар янына чабып килә.Бу кызын югалткан ана була.Зариф тимер юл буйлап йөгереп китә.Үзенең ротасын куып җиткәч,лейтенантка кайда булуын сөйләп бирә.”Сез бик зур изгелек эшләгәнсез.Бик зур рәхмәт сезгә”,- ди лейтенант.
-2 нче укучы.
“Мәк чәчәге” нәсере миңа бик ошады. Тирән бомба чокырында ялгыз мәк чәчәге үсеп утыра.Аның тирәсендә коры ком гына өелеп тора.Чокырдан югары тирә-юньдә ниләр үскәнен, юлдан кемнәр үткәнен мәк чәчәге күрми.Аның янына бизәкле-канатлы күбәләкләр генә очып киләләр.Аңа кунып, назланып, иркәләнеп китәләр.Ләкин бу бик сирәк була.Мәк чәчәге көннәр буе берүзе.Бу урында элек дача-авыл булган.Анда мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр,алмагачлар үскән.Дошман элеге авылга бомба ташлаган. Авыл юкка чыккан.Ләкин дошман чәчәкләрнең нәселен корыта алмаган.Ялгыз мәк чәчәге комлы чокыр төбендә матур булып үсеп киткән.Узып баручы солдат,чокыр төбенә төшеп,шул чәчәккә сокланып карый. Бу авыр сугыш вакытында да солдат чәчәк янынан тыныч кына узып китә алмый. Матурлыкка сокланып баш ия.
-3 нче укучы.
Гомәр исемле солдат госитальдән фронтка китеп бара.Аларның эшелоны станциядә туктый.Бу станция Гомәрнең туган авылыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан.Аны бер генә сәгатькә әти-әнисе, туганнары белән күрешергә өенә җибәргәннәр.Бу вакыйга турындагы хикәя “Бер генә сәгатькә” дип атала. Гомәрнең кайтуы әти-әнисе, туганнары, авылдашлары өчен бик зур шатлык була. Ләкин санаулы минутлар бик тиз үтә. Гомәрнең китәр вакыты җитә. Ул үзенең яраткан кызы Заһидәне дә күрә алмый. “Мине фронт көтә,Гитлерның эшен бетерәсе бар”,-ди Гомәр.Галимҗан абый белән Мәрьям апа Гомәрне станциягә озата баралар.Командирдан уллары турында яхшы сүзләр ишетеп, алар шатланалар.
-Бу хикәядә язучы әсәр геройларының нинди эчке кичерешләрен ачыклаган?
-Юксыну,сагыну,каушап калу, өзелеп ярату очраша алмау үкенече, оялчанлык, тартыну,тыйнаклык.
-“Ана һәм кыз” хикәясен укучылар булдымы?
4 нче укучы.
“Ана һәм кыз” хикәясендә солдат Хәсәнне авыру әнисе урын өстендә көтеп ята.Үлгәнче улын күреп калу теләге белән яна ана.Улының үлгән хәбәрен китерәләр.Кызы Рәхилә бу авыр хәбәрне, ачы сагышны анасына әйтә алмый. Сөекле энесенең фронтта һәлак булуы турындагы шомлы хәбәрне Рәхилә каты авыру әнисеннән яшереп торырдай көч таба.Ана бу авыр хәбәрне белми фани дөньяга китә. Әлеге хикәядә дә кешенең күңел дөньясы бик тирән итеп, бөтен тулылыгы белән ачыклана.
5 нче укучы.Ялгыз каз.
Хикәя юмор белән язылган.Хикәянең герое-каз.Немецлардан азат ителгән авылда безнең солдатлар бер каз күреп гаҗәпләнәләр. Меңләгән авылларны фашистлар коллыгыннан азат итеп, беренче тере, исән калган казны күрәләр.Ул ялгызлыктан аптыраган.Шунлыктан, повар Иван белән дуслашып китә,аңа ияреп эшкә бара,эштән кайта.Үзе туктаусыз сөйләнә,нәрсәдәндер зарлана.Беркөнне каз дустына иярмичә,өйдә кала,чөнки үзенә таныш тавышларны ишетә.Хуҗасы Маша алъякычына салып,тавык астыннан чебиләр алып чыга.Бу күренештән каз таң кала. Яшел чирәмдә каз бәбкәләрен күрү аның күңелендә шатлык- куанычлар тудыра. Ялгызлыктан котыла. Тормыш дәвам итә.
-Укучылар, Ә. Еникиның сугыш темасына багышланган әсәрләре арасында “Кем җырлады?” хикәясе аерым урын алып тора. Хикәядә нәрсә сурәтләнә?
6 нчы укучы.
-Татар халык язучысы Ә.Еникиның “Кем җырлады?” хикәясендә яралы татар сугышчысының җырга булган мөнәсәбәте, тирән мәхәббәте, җырның кеше күңеленә йогынтысы аеруча тәэсирле итеп сурәтләнә.
-Хикәядән берничә өзекне тыңлап үтик әле.
7нче укучы.
“...Бу кечкенә станциягә килеп туктагач,егет тагын бер мәлгә һушына килде.
Әнә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде.Татарча җыр.
(Әкрен генә моңлы көй башлана) “Сарман”.
8 нче укучы.
“Егет өне катып, тынып калды.Нәрсә ишетә ул? Кемне ишетә? Я хода,аның Таһирәсе түгелме соң? Шул ич, шул Таһирә тавышы.”
9 нчы укучы.
-“...Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды.Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп, мендәр читенә авып төште.Әмма егет хушыннан язмады, дөресрәге, һәрнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Яңадан бөтен дөньясы эссе томанга йотылса да, җыр, җыр.... калды”.
10 нчы укучы.
“...Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына-Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады.Хәер кем җырласа да,барыбер түгелмени! Тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры,Туган ил җыры.Аһ,моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?
-Укучылар, аңына килгән минутларда яралы егеттә җыр тәэсирендә нинди хис- кичерешләр уяна? Кемнәрне хәтерендә яңарта?
-Туган ягын, туган як табигатен,өйләре,әнисе, яраткан кызы белән очрашу, сагыну.
-Бу хикәя нәрсәләрне аңларга ярдәм итә?
-Сугышның кеше язмышына фаҗига алып килүен күрсәтә.Шул ук вакытта кеше күңеленең киңлеген, җырга- моңга булган мәхәббәтен, туган якны ярату хисенең бөеклеген, табигатьнең кеше рухына көчле тәэсирен аңларга ярдәм итә.
-Әсәрне аңларга безгә нәрсәләр ярдәм итте соң?
-Символик образлар ярдәмгә килделәр.
-Нинди символик образларга юлыктыгыз?
-Көзге караңгы төн, җимерек станция,үле бер тынлык, кап-кара паровоз,кара янып кипкән иреннәр,фәрештә, ак сакаллы карт, ак яулык бәйләгән әнисе,ашыгып чыккан кояш, якты хыяллар.
-Кояш. Якты хыяллар турында язылган өзекне табып укыйк әле.(Дәреслектән өзекне табып уку.)
-Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар.Шунда ук зәңгәр ачыклыктан,бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады.Нарат төбендәге кабер өсте,әйтерсең,егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.
-Әлеге әсәрдә ялгызлык һәм үлемнең янәшә куелуы күрсәтелә.Ялгызлык та-сугыш алып килгән зур фаҗигаларның берсе.
-Укучылар, сезнең кайберләрегез укылган хикәяләре буенча рәсемнәр ясаганнар.Хәзер шуларны да карап үтик әле.
(Укыган әсәрләре буенча укучылар берничә рәсем ясаганнар.Укучыларның игътибары шул рәсемнәрнең эчтәлегенә юнәлдрелә.)
-Укучы.
Мин авылда фашист казанына эләкми калган бердәнбер каз турында рәсем ясадым.
 
-Безгә китапларның күбесенчә маҗаралысы кирәк. Сугыш турында икән- самолетлар очсын, дөнья җимереп танклар йөрсен, пушкалар атсын, разведчиклар тел тотсын. Ә Әмирхан Еники әсәрләрендә сугыш вакыйгалары да, хәрби операцияләр дә юк.Ул хикәяләрендә нәрсәләрне сурәтли?
-(Укучыларның җавабы)
7 нче слайд.
-Язучы геройларның эчке дөньясын, шатлыгын, хис-кичерешләрен, якыннарының югалту ачысын, аерылышу фаҗигасен,сугышның рәхимсезлеген, гади кешеләргә алып килгән бәхетсезлекне, дошманны җиңүгә ашкынуларын сурәтли.
Ял минуты
-Укучылар, укылган, тыңлаган әсәрләр буенча белемнәребезне тикшереп, ныгытып, нәтиҗә ясап алыйк.Мин сезгә берничә уен әзерләгән идем. Кайсыгыз зирәк икәнен дә ачыкларбыз, шул ук вакытта белемнәрегезне дә тикшереп карарбыз.
8 нче слайд.
Уеннар.
1.Әсәр кайчан язылган?
“Бала”(1941)
“Ана һәм кыз” (1942)
“Бер генә сәгатькә” (1942)
“Мәк чәчәге” (1944)
9 нчы слайд.
2.Кайсы артык?
“Ялгыз каз”
“Мәк чәчәге”
“Матурлык”
“Кем җырлады?”
“Бер генә сәгатькә”
 
3.Әсәрне таны.
Әсәрдән өзекне игътибар белән тыңла, уйлап җавап бир.
-Өзекләр дисктан укыла
“Бала”
“Кем җырлады?”
“Бер генә сәгатькә”
10 нчы слайд.
4.Кайсы әсәрдән?
Геройлар кайсы әсәрдән?
- сугыш хәрәкәтләренең башланган вакытында солдат Зариф (“Бала”)
-аның үлеме турында туганнары кулына үлем хәбәре килгән, бердәнбер улын көтеп ятучы ананың соңгы өмете булган Хәсән (“Ана һәм кыз”)
-туган йортына бер генә сәгатькә кайта алган Гомәр (“Бер генә сәгатькә”)
-штраф ротасы повары Иван (“Ялгыз каз”)
-тормыш символына карап соклана, тыныч тормышка сусаган хисләрен яңартучы исемсез солдат (“Мәк чәчәге”)
-Иң куркыныч сугышта коралсыз калган Василий,Талип,Хәким (“Кунакчыл дошман”)
-сугышта алган яраларыннан сөйгәне Таһирәнең җырын тыңлап кына шатлык кичереп, якты дөньядан китеп барган солдат егет (“Кем җырлады?”)
-Әйе,балалар, Әмирхан аганың геройлары нинди милләт вәкилләре булуга карамастан,сугыш вакытында да намуслы, игелекле, мәрхәмәтле, акыллы, тугры, ярдәмчел, кешелекле, сабыр, түземле булып кала алалар.Шушы сыйфатларга ия булган кешеләрне без иманлы кешеләр дип атыйбыз.Әмирхан абыйның күпчелек геройлары әнә шундыйлар.
-Укучылар, сез Василий,Талип, Хәкимнәр Ә.Еникиның “Кунакчыл дошман” әсәреннән.(Китап тәкъдим итү)
-Тикшерү эше. Тест.
-Без хәзер сугыш турында китаплардан укып, телевизорлардан карап,ишетеп кенә беләбез.
11 нче слайд.
Тыныч тормышта яшибез. Вакыт елгасы сизелми дә ага.Быел Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз.Күпме генә сулар акса да,еллар узса да,1941 нче елның 22 нче июнь таңы, канлы,давыллы 1418 көне мәңге хәтердә сакланыр.
Егерме ике. Июнь. Кырык бердә
Җиргә афәт килде ул көнне.
Тарих каһәрләгән шушы көнне
Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?
 
-Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышын безнең бердәм халык җиңеп чыкты. Сугыш 20 миллион кешенең гомерен өзде, күпме югалту, күпме яраланган күңел...һәм ниһаять...
-1945 нче ел. 9 нчы май.Җиңү көне.(Слайд)
-Безнең авылыбыздан да Бөек Ватан сугышына 378 ир-егет киткән.Шуларның 149 туган авылына әйләнеп кайта алмаган. Сугыш кырында ятып калганары да, хәбәрсез югалганнары да,фашист төрмәләрендә җәзалап үтерелгәннәре дә бик күп (229). (Күпме югалту,күпме күз-яше, ятимлек ачысы кичергән безнең халык.
-Алар арасында сезнең әби-бабаларыгыз да,туганнарыгыз да бар.
-Укучылар,минем кулымда сугыш кырыннан килгән өчпочмаклы хатлар.Алар 65 ел буе сакланган кадерле хатлар.Алар минем бабамның хатлары.
12 нче слайд.Хатлардан өзек уку.
-Әлеге хатларда күпме сагыну,юксыну,ярату, аерылу хисе.Тыңлагыз әле.
 (Хатлардан өзекләрне уку.)
-Укучылар, әлеге хатлар һәм Ә.Еники хикәяләре арасында нинди уртаклык бар?
-(Укучыларның җавабы)
-Әлеге хатларны минем әтиемнең апасы, әтием бергәләп саклаганар.
-(Альбомнарны күрсәтү)
-Өй эше.
13 нче слайд.
1).Сугышта, тылда зур батырлыклар күрсәткән әби-бабайларыгыз турында истәлекләрне тупларга.(Хатлар, фоторәсемнәр,истәлекле язмалар),инша язарга әзерләнергә.
2).Сугыш ветераннары белән очрашып интервью алырга, телефоннарга яздырырга яки мәкалә рәвешендә язарга.(Төркемләп эшләргә)
3).Интернет челтәре кулланып альбом эшләргә.(Төркемләп үтәргә)
-Билге кую.
-Дәресне тәмамлау.


 
                                                               ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
                                                                 БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
                                                                   АДАВ - ТОЛЫМБАЙ
                                                        ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
 
 
 
 
 
 
Бөек Ватан сугышы чоры прозасында кешеләрнең күңел дөньясы чагылышы
 
 
 
 
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Вәлиева Лилия Сәгыйть кызы уздырган ачык дәрес.
                                                2009-2010 нчы уку елы.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Тема. Бөек Ватан сугышы чоры прозасында кешеләрнең күңел дөньясы чагылышы.
Максат.
1.Әмирхан Еникиның сугыш елларында иҗат иткән нәсер һәм хикәяләре белән танышу;
 2.Әдип иҗатының үзенчәлеген, сәнгатьчә сурәтләү осталыгын күреп танырга өйрәнү;
3.Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен үстерү;
4.Кеше рухының көче, матурлыгы,туган якка булган мәхәббәте сурәтләнгән образларның әһәмиятен аңлау, шундый сыйфатларны үзеңдә булдыруга теләк, омтылыш уяту.
Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, DVD диск., комьютер,иллюстрацияләр,дәрескә презентация, истәлек-альбомнар.
Метод һәм алымнар.
         Укытучы сүзе, укучылар чыгышы,өлешчә эзләнү, иҗади уку, сорау- җавап,тикшерү.
 
 
Дәреснең тибы.Йомгаклау дәресе

 

 


»  Тэги к этому документу:
»  Размещено в сообществах:   

Поиск

Loading
Дневник обучения группы учителей РТ "Буинск"

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн