Официальный сайт janmille 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Өтер, нокталы өтер, ике нокта куела торган очраклар.

Данные об авторе
Автор(ы): 
Ибраева Лейсан Расиховна
Место работы, должность: 

МБОУ"Средняя общеобразовательная школа с изучением отдельных предметов",учитель татарского языка и литературы

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
все уровни образования
Уровень образования: 
среднее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Все целевые аудитории
Класс(ы): 
8 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

:Өтер, нокталы өтер, ике ноктаны дөрес кую күнекмәләрен камилләштерү.  Материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү. Аларда игелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү. Бөек мәгърифәтче Р. Фәхреддин турында мәгълүмат бирү.

 

Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

 

Используемая методическая литература: 

“Татар теле”, 8 нче сыйныф өчен дәреслек, төрле катлаулылыктагы карточкалар, “Аңлатмалы сүзлек”,  I том, Р. Фәхреддин “Җәвамигуль – кәлим шәрхе”, “Тәрбияле бала” китаплары, “Көч һәм рух тамырлары ” ( Хрестоматия,  5- 11 сыйныфлар өчен ) , “ Балаларга үгет- нәсыйхәт ”

 

Используемое оборудование: 

Р. Фәхреддиннең портреты, “Р.Ф.- бер камил зат” (М.Акмулла) исемле китап күргәзмәсе; терәк схемалар; стенд “Дәрескә”

Краткое описание: 
<p> &nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; <strong>&nbsp;8 сыйныфта&nbsp; татар теленнән уздырылган дәрес эшкәртмәсе.</strong></p> <p> &nbsp;</p> <p> <strong>Тема:</strong>Өтер, нокталы өтер, ике нокта куела торган очраклар.</p> <p> &nbsp;</p>
Ресурс для профильной школы: 
Ресурс для профильной школы

               8 сыйныфта  татар теленнән уздырылган дәрес эшкәртмәсе.

 

Тема:Өтер, нокталы өтер, ике нокта куела торган очраклар.

 

Максат:Өтер, нокталы өтер, ике ноктаны дөрес кую күнекмәләрен      

камилләштерү. Материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү. Аларда игелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү. Бөек мәгърифәтче Р. Фәхреддин турында мәгълүмат бирү.

 

Җиһазлау:Р. Фәхреддиннең портреты, “Р.Ф.- бер камил зат” (М.Акмулла) исемле китап күргәзмәсе; терәк схемалар; стенд “Дәрескә”

 

Материал:“Татар теле”, 8 нче сыйныф өчен дәреслек, төрле катлаулылыктагы карточкалар, “Аңлатмалы сүзлек”,  I том, Р. Фәхреддин “Җәвамигуль – кәлим шәрхе”, “Тәрбияле бала” китаплары, “Көч һәм рух тамырлары ” ( Хрестоматия,  5- 11 сыйныфлар өчен ) , “ Балаларга үгет- нәсыйхәт ”

 

Эпиграф:Олуглык, игелеклелек вә гыйззәтлелек, гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер.

                                                                   Р. Фәхреддин

I.Уңайлы эмоциональхаләт тудыру.

 

    1. Аңлатмалы сүзлектән “изгелек”, “игелекле” сүзләренең мәгънәсен ачыклау:

1)Изгелек- 1) изге булу;

                   2) саф күңеллелек, югары әхлаклылык;

              3) кагылгысызлык, кул сузарга ярамау.

2)Игелекле-игелек китерә торган, ярдәмчел, яхшы, киң күңелле.

 

  II. Дәреснең эпиграфы буенча кыскача әңгәмә.

1. 2007 нче ел Татарстанда ТР Президенты М.М. Шәймиев Указы белән Хәйрия елы дип игълан ителде. (Укучылар алып барган игелекле эшләр турында фикер алышу.)

 

   2. Тактада язылган текстны тикшерү. Җитешмәгән тыныш билгеләрен кую, дәреснең темасын ачыклау.

“Әхлак. Әхлаклы булу. Әхлаклы булу ул – шәфкатъле булу(,) игелекле булу(,) сабыр гына сөйләшү (,) мөлаем (,) ярдәмчел булу дигән сүз. Бу сыйфатлар безгә әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Гомумән (,) без әдәп сакларга (,) инсафлы  (,) намуслы булырга (;) әти-әни хакын хакларга тиешбез. Борынгылар бу турыда болай ди(:) “Кеше рәнҗетүдән сак булыгыз. Рәнҗеш төшәргә мөмкин”.

                                           (“Көч һәм рух тамырлары” китабыннан)

   3. Укытучының кереш сүзе. “Бөек мәгърифәтче Р. Фәхреддин”.

  Без бүгенге атаклы мәгърифәтче Р. Фәхреддин иҗатына, бигрәк тә аның “Җәвамигуль – кәлим шәрхе” әсәренә таянып үткәрербез. – Тарихыбыз күгендә якты йолдыз булып кабынган, халкыбыз хәтерендә мәңгегә уелып калган затларыбыз байтак. Шундый каһарман милләттәшләребез арасында Р. Фәхреддин тарихчы буларак та, мәгрифәтче буларак та аеруча әһәмиятле урын били. Аның иң намуслы, иң мәгълүматлы шәхесләрдән булуы, казый буларак та гаделләрнең гаделе булып милләтебезгә хезмәт итүе – буыннардан буыннарга риваять ителерлек бер якты үрнәк.

             Р.Фәхреддин – кыю фикерле, батыр шәхес. Ул – ислам сагында торучы бөек остаз. Аның чиксез мактауларга лаек әсәрләре бик күп. Шулар арасында “Җәвамигуль – кәлим шәрхе” һәм “Ислам дине” дигән әсәрләре аерым урын алып тора. Безне әхлаклы, чын кеше булу серләренә өйрәтә торган әсәрләр болар. Бу китапларда остаз Коръән-Кәрим аятьләрен тирәнтен аңлата.

     Олуг галимнең хезмәтләре кешелек дөньясы өчен әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия. Бу хезмәтләр – бөртекләп җыелган җәүһәрләр.

      

Төркемнәрдә эш.

I. Тыныш билгеләрен куярга. Өтернең кайчан куелуын ачыкларга.

1. Килешүләрегезне саклагыз(,)вәгъдәләрегезне җиренә җиткерегез(,)дусларыгызга тугрылыклы булыгыз.

... Т.к., т.к., т.к. (  Җыйнак тиңдәш кисәкләр санау интонациясе белән бәйләнгән, шуңа күрә алар арасына өтер куела. )

 

2. Мал булыр да(,)бетәр дә(,)әмма кеше хакы бетмәс.

1) ... Т.к. да, т.к. дә ... ; ( Тиңдәш кисәкләр янында җыючы, бүлүче теркәгечләр кабатланса, алар арасына өтер куела. ) 2) т.к., ә(бәлки,әмма, бары тик, фәкать, исә) т.к. ( Тиңдәш кисәкләр үзара каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнсә, алар арасына өтер куела. )

1) Т-ле т.к. җ. [ ], әмма [ ]; 2) [ ], һәм[ ], 3) ... я[ ], я [ ]. ( Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә гади җөмләләр арасына өтер куела.)

 

3. Берәүнең авыр хәлгә калганын күрсәң (,) аңар ярдәмгә ашык.

1) а. хәл, ... и.сүз; 2) ..., а.х., ... и.сүз; 3) и.сүз. ..., а.х.? ( Хәлләр үзләре бәйләнгән сүздән ерак урнашканда һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булганнар, шуңа күрә хәлләр аерымланалар һәм җөмләнең башка кисәкләреннән өтерләр белән аерылалар. )

 

4. Адәм баласы(,) һәрвакыт яхшы вә изге гамәлләр кылырга гадәтлән.

Э. с    1) Э.с., ...   2) ... , э.с., ...;   3) ... ..., э.с. (  Тыныч интонация белән әйтелгән эндәш сүзләр өтерләр белән аерылалар. )

 

5. Явызлык вә изгелекне игътибарсыз калдыру(,) әлбәттә(,) яхшы эш түгел.

К.с.    1) К.с., ...         2) ..., к.с., ...;        3) ... ... ..., к.с. ( Кереш сүзләр өтерләр белән аерылалар. )

 

6. Әй угыл (, ) һичбер кешегә телең белән җәрәхәт салма (, ) ягъни яман сүз әйтмә.

1 )...ан-ш, ягъни( яки, мәсәлән, дөресрәге...) ан-ч; ( Аныклагыч алдыннан ягъни, яки, мәсәлән, дөресрәге, башкача әйткәндә кебек сүзләр килсә, һәрвакытта өтер куела.

  • ) ...ан-ш, ( зат ал. , күр. ал., рәв., ур. х., в. хәле), ан-ч. ( Аныкланмыш зат, күрсәтү алмашлыклары, рәвеш, ур., в. хәлләре булса, аныклагыч алдына өтер куела.) 

 

  7. (“) Изге балалар күктән килмиләр(,) ә гаиләдә җитешәләр (” ,-) ди Р. Фәхреддин.

Т.с.         !.) “Т”,- а.                           2.) “Т,- а, - Т”. ( Туры сөйләмнән соң килгән автор сүзләре алдына өтер һәм сызык куела. )

   8. Кешеләргә мәрхәмәтле булу бәндәләрнең үз- үзләренә мәрхәмәтле булуларыннан килә ( , ) чөнки кешеләргә булган мәрхәмәтләрнең нәтиҗәсе бәндәнең үзенә кайтыр.

Ан. и. җ: 1) [ ], (чөнки...); 2) (кем...), [ шул...] ;3) (...),[ шул ...] ( Иярчен җөмлә баш җөмләгә ияртүче теркәгечләр, парлы мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнсә, алар арасына өтер куела. Ялгызак мөнәсәбәтле сүзле баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килсә һәм иярчен җөмлә мөнәсәбәтле сүздән башланса, алар арасына өтер куела. )

 

  9. Әхлак төзек булмаса (, ) адәм баласының рухы сәламәт булмас.

С.и. җ. (...-са), [... иярт. сүз. ]2.) (...-ү белән ), [...и. сүз]  ( Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән өтер белән аерыла. )

 

  1. Укучылар тагын кайсы очракларда өтер куела икән ? Дәреслектән табып әйт. ( Бер үк сүзләр кабатланса; җөмлә башында килгән әйе, юк, ярый, әйдә кебек сүзләрдән соң; артык җәенке булмаган кереш җөмләләр  өтерләр белән аерыла. )

 

 II. Нокталы өтернең кайчан куелуын ачыкларга.

   1.Ата- анаңны, апа- сеңелләреңне, кардәшләреңне хөрмәт ит; аларга рәхим- шәфкатьле, мәрхәмәтле бул.

  1. ..., т.к; ..., т.к; ( Җәенке тиңдәш кисәкләрне үз эчендә башка өтерләр булса, алар арасына нокталы өтер куела. )

   2. Әй угыл, тар холыклы кешенең ризкы да тар була ( ; ) киң холыклы (, ) сабыр булырга тырыш.

Т- сез т.к. җ.   [...,...] ; [...,...] ( Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре эчендә башка өтерләр булса, гади җөмләләр арасына нокталы өтер куеоа. )

 

 III. Ике ноктаның кайчан куелуын ачыкларга .

 

  1.Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ике төркем кешеләргә рәхмәт күзе белән карамас ( : ) үз туганнары белән багланыш җепләрен өзгәннәргә һәм күршеләрен рәнҗеткәннәргә.

  1. Г.с: т. к., т. к. ( Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела. )

 

 2. Ахмак кешеләргә җавап биреп тормагыз ( : ) яннарынна китеп барыгыз.

Ан- ш (ф) : ан- ч (ф) ( Аныклагыч фигыль белән белдерелгән хәбәрне ачыклый, шуңа күрә аның алдыннан ике нокта куела. )

 

 3. Хәерле мал шулдыр ( : ) ул хәләдән килер, изге юлга сарыф кылыныр.

Ан. и. җ.    [...шулдыр ]: ( ) ; 2 ) [ ] : ( ) .( Ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килсә, көттерү паузасы ясала һәм ике нокта куела. )

 

 4. Р. Фәхреддин болай яза: “ Олуглык, игелеклелек вә гыйззәтлелек гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер”.

А. с. : “Т.с.”. ( Туры сөйләм алдыннан килгән автор сүзләреннән соң ике нокта куела. )

 

(Терәк схемалар махсус дәфтәргә ясала бара)

 

Тәрбияви темага әңгәмә.  

   IV. Дәреслек буенча эш №171 (телдән). Тыныш билгеләрнең куелышын аңлату.

   V. Тестлар үтәү.

(Ул ике вариантта тәкъдим ителә. Укучылар эшләгәч тикшерелә.)

I вариант.

  1. Синтетик иярчен урын, аергыч, тәмамлык җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?
    1. өтер; 2) сызык; 3) ике нокта; 4) тыныш билгесе    куелмый?
  2. Тыныш билгесе дөрес куелган рәтне билгелә.
    1. Гадәтем ялгыз:кешеләрне кытыклап үтерәм.
    2. Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм.
    3. Гадәтем ялгыз кешеләрне: кытыклап үтерәм.
  3. Кайсы рәттә тиешле тыныш билгесе куелган?
    1. Кем сораса - шуңа сатабыз.
    2. Кем сораса, шуңа сатабыз.
    3. Кем сораса: шуңа сатабыз.
    4. Кем сораса; шуңа сатабыз.
  4. Әгәр ялгызак мөнәсәбәтле сүзле баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килсә, баш һәм иярчен җөмлә арасына ниндн тыныш билгесе куела?
    1. өтер; 2) нокталы өтер; 3) сызык; 4) ике нокта.
  5. Аныклагыч та,  аныкланмыш та  фигыль  белән  

белдерелсә, алар арасына нинди тыныш билгесе куела?

  1. сызык; 2) ике нокта; 3) өтер; 4) җәя.
  2. Эндәш  сүз  җөмлә  уртасында  килсә,  нинди  тыныш

билгесе куела?  

    1) ике яктан өтер; 2) алдына өтер; 3) эндәш сүздән соң өтер; 4) нокталы өтер.

  1. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләрнең

үз эчендә өтерләр булса, гади җөмләләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

  1. өтер; 2) сызык; 3) нокталы өтер; 4) ике нокта.
  2. Тиңдәш кисәкләр янында җыючы теркәгечләр кабатланып килсә, нинди тыныш билгесе куела?
    1. өтер;2) нокталы өтер; 3) тыныш билгесе куелмый.
  3. Әгәр гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда

килсә, алар арасына нинди тыныш билгесе куела?

  1. өтер; 2) ике нокта; 3) тыныш билгесе куелмый; 4)сызык.

 

IIвариант.

  1. Өтерләр дөрес куелган вариантны табыгыз.

Халык җырлары (1) безнең киләчәктә (2) мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга (3) бер дә шөбһәсез (4) нигез булачактыр.

    1) 1, 2;    2)  2, 3;   3) 3, 4;    4) 1, 4.

  1. “Авылның бөтен тормышы: кайгысы шатлыгы өмете ындырга күчте” җөмләсендә тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгесе куела?
    1. өтер;2) ике нокта; 3) нокталы өтер; 4) нокта.
  2. Аныклагыч та, аныкланмыш та фигыль белән белдерелсә, алар арасына нинди тыныш билгесе куела?
    1. сызык; 2) өтер;3) ике нокта; 4) җәяләр.
  3. Теркәгечле тезмә кушма җәмләдәге гади җөмләләр бер-берсеннән нинди тыныш билгесе белән аерылалар?
    1. ике нокта; 2) өтер; 3) сызык; 4) нокталы өтер.
  4. Оясында ни күрсә (...) очканда шуны эшләр.

Күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куела?

  1. өтер;2) нокталы өтер; 3) ике нокта; 4) сызык.
  2. Кайсы рәттә тиешле тыныш билгесе куелган?
    1. Үзеңә әманәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә

хыянәт иткән кешегә хыянәт итмә!

  1. Үзеңә әманәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр –

үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт итмә!

3) Үзеңә әманәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр: үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт итмә!

  1. Иярчен җөмлә баш җөмләдәге үзе бәйләнгән сүздән ерак    урнашса, нинди тыныш билгесе куела?  

        1) өтер; 2) ике нокта; 3) тыныш билгесе куелмый.

  1. Тиңдәш кисәкләр каршы куючы теркәгечләр белән

    бәйләнсә, алар арасына нинди тыныш билгесе куела?

  1. нокталы өтер; 2) ике нокта; 3) тыныш билгесе

куелмый; 4) өтер.

  1. Тыныш билгесе дөрес куелган рәтне билгелә.
    1. Эчкерсез, намуслы кешеләр белән дуслашу тормыш буталышларыннан дөрес юл табарга ярдәм итә.

      2) Эчкерсез намуслы, кешеләр белән дуслашу тормыш

буталышларыннан дөрес юл табарга ярдәм итә.                                                                                                            

     3) Эчкерсез, намуслы кешеләр белән дуслашу, тормыш          буталышларыннан дөрес юл табарга ярдәм итә.

 

   VI. Өйдә башкарылган иҗади эшне тикшерү. Сочинениеләрне, шигырьләрне уку, фикер алышу, тыныш билгеләрнең куелышын аңлату.

     (Бер сочинениедән өзек китерелә)

“Кыл изгелек”

    “Кешегә игелек кылсаң, үзеңә яхшылык булып кайтыр”,- ди халык. Әйе, бу сүзләр бик дөрес. Кешегә авыр вакытында игелек эшләргә, аңа ярдәм итәргә кирәк. Ул да, сиңа авырлык килгәндә, ярдәм кулын сузар.

    2007 нче ел- Хәйрия елы, мәрхәмәтлелек елы. Шушы елда кешеләр игелеклеле гамәлләр генә кылырга тиешләр. Әмма мондый эшләрне Хәйрия елында гына түгел, һәр көнне, гомер буе башкару зарур. Игелекле эшләрнең чиге юк. Кайберәүләр балалар йортыннан тәрбиягә бала алалар, андыйларны олы йөрәкле, киң күңелле, изге кешеләр, диләр. Ә кайберәүләре балалар йортларына, хастаханәләргә акчалата ярдәм итәләр... Мәктәп укучылары да бу эштән читтә калмыйлар: ялгыз кешеләргә булышалар. Кар көрәү, су китерү, утын кисү- болар укучылар башкарган эшләрнең берничәсе генә.

    “Бер изгелек мең явызлыкны юар”, “Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас”,- ди халык мәкале. Дөрестән дә, әгәр кешеләргә яхшылык эшләсәң, тормышың да матур, рәхәт булыр; күңелең сафланыр, һәркем сине хөрмәт итәр...

                                            (Гыйльметдинова Руфинә эшеннән)

Кәримова Гөлназ үзе иҗат иткән шигырен укый.

                                             “Газиз аналар”

       Күңел тулы өмет, уйлар белән

       Тәрәзәдән карый аналар.

       Балаларым кайтып килмәс микән, диеп

       Ерактагы юлга багалар.

          

        Күп аналар картлык көннәрендә

        Ялгызлыктан шулай интегә.

        Балаларын күреп бер сөйләшү дә

        Зур бәхеттер ана кешегә.

                 Онытканнар карчык-аналарын,

                 Дөнья куа хәзер балалар.

                 Теләмиләр кайтып хәл белергә -

                  Бушап калган туган оялар...

        Балаларга озын гомер теләп,

        Дога укып үтә көннәре.

        Рәнҗетмәгез газиз аналарны,

        Сулмасыннар өмет гөллзре.

 VII. Төрле катлаулыктагы карточкалар белән мөстәкыйль эш эшләү. (4 дәрәҗәдәге карточкалар,  алар катлаулана бару тәртибендә төзелә). Шул ук вакытта ике укучы тактада эшли: берсе- җөмләгә, икенчесе-сүзтезмәгә синтаксик анализ ясый.

 

  1. Җөмләгә синтаксик  һәм морфологик анализ ясарга.

“Иген чәч(,) җиләк-җимеш үстер(;) адәмнәр файдаланырлар(,) адәмнәр файдалансалар(,) кош-корт файдаланыр.”

 

  1. Җөмләне сүзтезмәләргә таркатырга, аларга синтаксик анализ ясарга.

“Тәрбияле бала алтыннан бәһалерәк(,) оҗмах нигъматләреннән  кадерлерәк.”

      

                                             №1.

Iдәрәҗәдәге карточкалар.     Тыныш билгеләрен куеп язарга.

                    “Җылы сүз”.

...Сез бик еш кына “халык” дисез(,)  ләкин Юлкотлыдагы кешеләр дә халыктыр бит инде. Бер тамырдан чыккан(,) бер ыругтан үрчегән халык(,) шуңа күрә ул сезгә якынрак та туганрак та булырга тиештер ләбаса(!..) Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның(,) апайларның кайберләре хәзер дә исәннәр.

                                                                       ( Ә.Еникидән.)

                                         №2.  

  

       I д. к.        Тыныш билгеләрен куеп язарга.

     Аналарның бөтен мәхәббәте(,) бөтен җылысы ярдәмгә мохтаҗ балаларына тиючән. Фәнияр да бу хакта белә(:) язмыш ныграк кыерсыткан саен (,) әнкәсенең якынлыгын күбрәк тоя ул. Ананы дөньяда һични алыштыра алмый. Ул(-) кешелекне тотып торучы алтын багана.

     Әмма яшьлек ярсуыннан тау чишмәседәй ургып торучы йөрәккә ана назы гына аз(,) ана кайгыртуы гына җитми. Күңел үзенең ишен эзли.

                                                                                            (Ф. Яруллиннан)

                                            

                                                №3.

   I д. к.               Тыныш билгеләрен куеп язарга.

    Нишлисең(,) тәкъдирдән узып булмый шул(,) узып булмый... Ләкин(,) ни кызганыч(,) тере җеп өзелү белән бергә туган-үскән илгә юлда киселәчәк. Кылганлы далада утырган Юлкотлы үзе дә(,) аның кешеләре дә акрынлап онытылачак.  Әмма киселергә тиешме соң(,) Ходаем(,) туган илкәйгә юл(,) онытылырга тиешме соң ата-бабадан килгән андагы тормыш(,) андагы кешеләр?! Юк(,) Акъәби үзе мондый хәл белән һич тә килешә алмый. Аның өчен туган ил (-) туган туфрак дигән сүз.

                                                               (Ә. Еникидән)

                                               №4      

    I д. к.            Тыныш билгеләрен куярга.

     Шәрекъ халкы бала ярата. Аларда сабый баланы башта бик иркәлиләр(,) сөяләр(,) назлыйлар. Бала яшеннән үсмер яшькә күчкәч(,) киресенчә(,) аны каты кулда тоталар. Әмма бала чактагы наз-иркәләүләр(,) кайнар яратулар аның табигатенә инде сеңеп өлгергән була. Шунлыктан гомер буе аның йөзе балкып тора(,) табигате юмарт ярату хисе белән сугарылган була.

                                                             (М. Юныстан)            

                                             №1                             

  II д.к.           Тыныш билгеләрен куярга, җәяләрне ачып язарга.

           Борынгы заманнардан бирле иңгән хезмәт сөючәнлек(,) сабыр-басынкылык(,) ихлас күңеллелек(,) әхлакый сафлык(,) тыйнак фидакарьлек(,) хисчәнлек(,) кардәшлекне тою кебек күркәм сыйфатларны кая куясың(,) ди? Безнең халык (иң) авыр(,) заманнарның (иң) зур буталыш-болгавыр чорларын(да) да үзенең әлеге күркәм(,) затлы(,) сыйфатларын(,) әдәп-низам кагыйдәләрен саклый алды.

                                                                  (М. Хөсәеннән)

                                            №2

    IIд. к.          Тыныш билгеләрен куярга, җәяләрне ачып язарга.

      Кеше гомере буе яшәргә өйрәнә...

      Без туганчы ук(,) кагыйдәләр(,) формулалар(,) законнар җыелмасын әзерләп куйганнар. Укы(,) өйрән(,) үзеңә ошаганын кабатла. Кеше укый(,) өйрәнә(,) ләкин берәүне (дә) кабатламый(,) үзенчә яши(,) үзенчә бәхетен таба. Кешенең язмышын холкы хәл итә. Ялгышсыз яшәтә торган язмыш формуласы кирәк. Ләкин бер (генә) акыл иясе (дә) үз-үзенә киңәш бирергә җөрьәт итми...

                                                                (К. Кәримовтан)                        

  III д. к.                               №1

+  Тыныш билгеләрен куярга, ни өчен куелуын аңлатырга.

Нишлисең(,) тәкъдирдән узып булмый шул(,) узып булмый... Ләкин(,) ни кызганыч(,) тере җеп өзелү белән бергә туган-үскән илгә юл да киселәчәк. Кылганлы далада утырган Юлкотлы үзе дә(,) аның кешеләре дә акрынлап онытылачак. Әмма киселергә тиешме соң(,) Ходаем(,) туган илкәйгә юл(,) онытылырга тиешмени соң ата-бабадан килгән андагы тормыш(,) андагы  кешеләр?!

 

 

     III д. к.                              №2

+Тыныш билгеләрен куярга, ни өчен куелуын аңлатырга.

Матур итеп яшәү иң элек кешенең бай рухына(,) тынгысыз рухына(,) күңел җылылыгына(;) үзе өчен генә түгел(,) башка кешеләр өчен дә кайгыртуына бәйле. Теләсә кайсы вакытта да ярдәм күрсәтергә әзер булган(,) шатлыгы белән дә(,) бәхете белән дә эчкерсез уртаклаша торган кешеләрне матур итеп яшәүчеләр дип саныйм мин. Аларның гади тормышы(,) үз-үзләрен гади тотулары да(,) сүзләре(,) кыланышлары да мине сокландыра.

                                                                      (Н. Дәүлидән)

 

     III д.к.                №3

+ Тыныш билгеләрен куярга, ни өчен куелуын аңлатырга.

Менә кызлар(,) җырлый-җырлый(,) каз йолкый башладылар  Безгә каурый сыдырырга бирделәр. Бервакыт тәрәзә артында гармун тавышы(,) аңа кушылып егетләр җырлаганы ишетелде

Казлар йолкынып беткәч(,) кызлар бизәкле көянтәләренә ап-ак казларны асып(,) чишмә буена төштеләр.

                                                                   (Р. Төхфәтуллиннан)

 

     IV д.к.                           №1

++ Бирелгән схемаларга туры китереп, җөмләләр төзергә.

      1) ...т.к., т.к., т.к. ...

      2) Г.с.: т.к., т.к, т.к. ...

 

      IV д. к.                        №2.

++ Бирелгән схемаларга туры китереп, җөмләләр төзергә.

  1. [  ], [  ].
  2. [..., ...]; [ , ... ,].

                 

 IV д. к.                    №3.

++ Бирелгән схемаларга туры китереп, җөмләләр төзергә.

 

  1. А: “Т.с.”.
  2. “Т.с.”,- а.

 

                        

   IV д.к.                        №4.

++ Бирелгән схемаларга туры китереп, җөмләләр төзергә.

  1. [ шул] : (  ).
  2. ( ...- кәч), [  ].

 

 IV д. к.                        №5.

++ Бирелгән схемаларга туры китереп, җөмләләр төзергә.

  1. К.с., ... .
  2. Ым. э.с., ... .

 

   VIII. Йомгаклау.

 Без бүген нинди материалны үзләштердек? Кеше холкындагы нинди сыйфатлар турында сөйләштек? Игелекле, гадел, әхлаклы булу нәрсәне аңлата? Бу темага нинди мәкальләр китереп булыр иде?

 

  IX. Билгеләр кую. Дәфтәрләрне җыю.

 

   X. Өй эше. Сайлап алырга: 

  1. Дәреслектәге 170 нче күнегү.
  2. Карточкалар буенча эш.
  3. Әдәби әсәрләрдән өтер, ноктала өтер, ике нокта куелу очракларына мисаллар язып алырга.
  4. Иҗади эш. “Яхшылык эшлә дә суга ат” темасына сочинение язарга.   

      Фәнисс Яруллин әйткәнчә:

                                               Эстафета булып күчеп бара

                                               Яхшылык та, яман эшләр дә...

                                               Юлчылар күк, әҗерен көтми генә,

                                               Яхшылык ит кешеләргә.

 

 


Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн