Официальный сайт hauteecole 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Графика һәм орфография

Submitted by Айсылу Альбертовна Мугинова on Wed, 11/01/2012 - 22:30
Данные об авторе
Автор(ы): 
Мугинова Айсылу Альбертовна
Место работы, должность: 
МОУ СОШ №5 г.Бавлы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

 

1) графика һәм орфография төшенчәләре белән таныштыру, алфавитныңүзенчәлекле якларын күрсәтү;

2) дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү;

3)вакытны дөрес файдаланып яшәүнең, гомернеңасылын аңларга өйрәтү.

Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова "Татар теле" 

Используемое оборудование: 

алфавит, татар теле китабы, карточкалар.

Краткое описание: 
1.Актуальләштерү. 2.Яңа тема өстендә эш. 3.Теманы ныгыту 4.Ял минуты 5. Күнегүләр эшләү 6.Йомгаклау 7.Өй эше. 8.Билгеләр кую.

 

1.Актуальләштерү.

А) Исәнләшү

Б) Дежур укучы белән әңгәмә

В) Өй эшен тикшерү(137 күнегү)

Укучылар, биредәязылган сүзләргәкарагыз әле һәм күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куегыз:

Бал корт..., пәрә...ез, коңг...з, төкл...тура, күб...ләк, кырмыска  ояс...

-Бу нәрсә исемнәре?

-Бөҗәкләр.

-Бу бөҗәкләр сезгә танышмы?

-Әйе, алар бакча һәм  кырларыбызда яшиләр һәм очалар.

-Бик дөрес, бөҗәкләр – табигатьнеңбер өлеше. Без аларны танырга һәм исемнәрен белергәтиешбез.

Әйтегезәле , балалар, кайсы сүзләрдәО һәм Өхәрефенең  дөрес  язылышы кагыйдәсен кулланабыз? (Бал корты, коңгыз,төклетура сүзләрендәӨ,О сүзенеңберенче иҗегендәбу авазлар Ы,Е хәрефләре белән белдерелә)

-Бу сүзләр сингармонизм законына буйсынамы?

-Нәрсәул сингармонизм законы?(Сузыкларныңбер-берсенәйогынты ясап, узара охшашланулары сузыклар гармониясе яки сингармонизм законы дип атала)

Төклетура – шмель, төкле – мохнатый. Бу сүз сингармонизм законына буйсынмаган, чөнки ул кушма сүз.

Мондый сүзләрне язу өчен без нәрсәләрне белергәтиешбез?

2.Яңа тема өстендәэш.

Әйе, сүзләрне дөрес язу өчен без кагыйдәләрне белергә тиешбез. Бүген без сезнең белән “Графика һәм орфография ” дигән тема белән танышырбыз, сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен камилләштерербез.

Язу- телнеңграфик формасы, ул аралашу өчен гаять әһәмиятлекорал булып тора. Графика-

Орфография- язу теленеңтәртипкәсалынган кагыйдәләрен, дөрес язу юлларын үз эченәала.

Алдагы  дәресләрдәбез авазлар, аларныңтөрләре турында сөйләштек. Әхәрефләр авазлардан нәрсәбелән аерыла?

Әйе, шул аваз билгеләрен хәрефләр белән белдереп була.

-Нәрсәул алфавит? (Хәрефләрнеңкабул ителгән тәртиптәурнаштырылуы алфавит дип атала)

Укытучы алфавитны укый.

-Татар алфавитында ничә хәреф бар?

-Татар алфавиты белән рус алфавиты арасында нинди аермалар бар?

1. хәрефләр саны туры килми.

 2. 1) рус алфавитыннан кергән хәрефләр(а,б,в...)

     2)үзгәртеп алынган хәрефләр (җ,ң)

     3)латин графикасыннан алынганнары (һ)

     4)специфик аваз хәрефләре (ә,ө,ү)

3.эль хәрефе татар телендәһәрвакыт нечкә(кил, көл, килгән, билге)

Алфавитны  хор белән уку.

Балалар, әйтегез әле һәр очракта да  авазлар беләнхәрефләр туры киләме?

Бала- 4 аваз, 4 хәреф

Нәкъ- 3 ваз, 4 хәреф

Ел-3 аваз, 2 хәреф

Яшь- 3 аваз, 3 хәреф.

Ъ , Ь билгеләре аваз белдермиләр, әкайбер авазларныңкалын яки нечкә  әйтелешен  белдерү(ямь, нәкъ), әикенче урында тартык авазлардан сузык авазларны аеру өчен (кулъяулык, Мәрьям) кулланыла.

Я,Ю,Е,Ё хәрефләре икешәр авазга билге булып йөриләр (ю-й+у, й+ә; я-й+а, й+ә; е-й+ы, й+е, ё-й+о)

Әрус теленнән кергән сүзләрдәя,ю хәрефләре тартык авазлардан соңкилгән а, у сузыкларыныңнечкәишетелүен белдерүөчен языла. (Люба, ассимиляция).

Татар телендәтартык аваз булып йөри торган 24 хәреф бар. Шуларныңөчесе(в,к,г) икешәр тартык авазга билге булып йөри.

В- татар  теленеңсүзләрендәирен-ирен (вакыт) һәм рустеленнән кергән сүзләрдәирен-теш катнашында әйтелә(вагон, вожатый).

Къ,гъ – татар теленеңкалын әйтелешле сүзләрендәтелнеңарткы өлеше кече тел  белән тоташа (каз, кавын,Гата, галим)

Йомшак к,г авазларын әйткәндәнечкәәйтелгән сүзләрдәтел алды аңкауга тиеп тора, тел арты тартыклары ясала(көзге, Гәрәй)

Рус теленнән алынган сүзләрдәге к,г авазлары татар телендәге йомшак к,г  тартыкларына якын әйтеләләр (кран, газ).

О,Ы,Э хәрефләре татар телендәтар, әрус теленнән кергән сүзләрдәкиңәйтеләләр. Шушы икеәйтелешле авазлар өчен берәр хәреф кулланыла.

Болын            посылка                сорт

Ылыс              поэма                    сыр

Элгеч              электр                   букет

Таблицаны тутыру

сүзләр

Ничә аваз

Ничә хәреф

Аваз белдерми

Аваз белдерүче

Мәгънә

 

 

 

 

Мәрьям

 

 

 

 

 

3.Теманы ныгыту

-141, 142 күнегүләрне телдән эшләү

-карточкалардагы биремнәрне эшләү

4.Ял минуты

Ә хәзер бераз ял итәбез. Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен искә төшерәбез. 1 авазга гына билге булып йөргән хәрефкә беткән сүз әйтелсә, 1 тапкыр сикерәбез һәм 1 тапкыр куллар белән чәбәклибез, 2 авазга  билге  булып йөргән хәрефкә беткән сүз әйтелсә, ике тапкыр сикереп, 2 тапкыр чәбәклибез.

Сүзләр: бармак(2), ана(1),җәя(2), әби(1), аю(2), иләк(2), мәктәп(1), Сабиров(2), урман(1),чәе(2), сүз(1), сыя(2).

5. Күнегүләр эшләү

-144 күнегүдән хаталарны табарга

-Г.Кандалыйның шигъри юлларын укып китәбез.

                              Якутлар табыладыр вакыт берлән,

                              Вакытлар табылмыйдыр якут берлән.

-Балалар, бу юллар сезгәаңлашыламы? Нәрсәләр алар якутлар?

Якут- кыйммәтле таш.

-Шигырьнең мәгънәсен кем аңлады?

Бу юллар вакытның кадерен белергәчакыра. Кеше гомеренеңкадерен белергә, исәнлеген сакларга тиеш, сәламәт яшәү  рәвешен алып барырга тиеш.

-Сәламәт яшәүне сез ничек күз алдына китерәсез?

-Бу шигырь юлларында хәрефләр белән авазлар арасында аерма булган сүзләр бармы?(якутлар, вакыт, вакытлар, якут) Басым кую.

6.Йомгаклау

-Балалар, бүген без нәрсәләр үзләштердек?

-Алфавитта хәрефләр белән авазлар арасында нинди аерма бар?

7.Өй эше. Алфавитны ятларга, 1в- 145 күнегү, тикшерү эшенә әзерләнергә, 5 җөмлә язырга; 2в-145 күнегү, тикшерү эшенә әзерләнергә.

8.Билгеләр кую.



На: Графика һәм орфография


дәрес планыгыз өчен рәхмәт



Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн