Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты.
исәнләшү, дәрескә әзерләү.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысыз!
- Хәерле көн укучылар!
- Имин үтсен көнегез!
- Рәхмәт, укучылар!
- Сыйныфта кем бүген дежур?
- Ничәнче число, нинди көн, сыйныфта кемнәр юк?
2. Актуальләштерү.
1).Һава торышына күзәтү.
- Укучылар, әйдәгез тәрәзәгә карыйк. Без нәрсәләр күрәбез?
(яз билгеләрен әйтү)
2) “Күчмә һәм кышлаучы кошлар” уены.
Кышлаучы кошлар- утырабыз,
Күчмә кошлар- басып, кулларны селкибез.
Чыпчык, сыерчык, песнәк, тургай, күгәрчен, карлыгач, саескан, кара карга, сандугач, тукран, торна, кыр казы.
- Кошлар нинди файда китерәләр?
- Поэтому как мы их называем?
- Кошлар –безнең дусларыбыз.
- Сезнең тагын нинди дусларыгыз бар?
3) Өй эшен тикшерү.
- Укучылар, хәзер өй эшен тикшереп алыйк. Алдагы дәресләрдә без “Кечкенә дусларыбыз” темасын өйрәнә башладык. Өй эше 2 төркемгә бүленеп бирелде.
1 – “Уйныйсы килә” текстын сәхнәләштерергә, 2 –үзләренең өйдә булган дуслары тур. берничә җөмлә төзергә һәм фотога төшереп алып килергә иде.
3. Төп өлеш.
- Без бүген дәрестә песиләр турында сөйләшүне дәвам итәрбез, текст белән танышырбыз, аны тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез һәм тест язарбыз.
1).Сүзлек өстендә эш.
- Ә башта яңа сүзләр белән танышыйк. Алар тактага язылган.
ай –месяц
хәйләкәр- хитрый
муены –шея
койрыгы –хвост
яшь - молодая
- Башта мин укыйм, сез кабатлыйсыз. Аннары сүзлек дәфтәренә язып куярсыз.
(язар алдыннан)
Ручканы мин дөрес тотам,
Дәфтәрне авыш итеп.
Яза башлыйм хәрефләрне,
Чиста һәм матур итеп.
2).Текст белән эш.
- Мин текстны укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз. После чтения скажете, как можно озоглавить этот текст.
- Повторяю вопрос после чтения.
- Читаем про себя.
- Чылбыр буенча укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.
Физкульт минутка.
3). Төркемнәргә бүленеп эшләү.
- Сейчас работаем, разделившись на 2 группы. 1 –задает вопросы по тексту, 2 –отвечает на них. Вопросы и ответы на листочках.
- Кемнең песие бар?
- Синең песиеңә ничә яшь?
- Аның мены нинди?
- Ни өчен песинең исеме Акмуен?
- Аның аяклары нинди?
- Акмуен нәрсә ярата?
- Акмуен бакчада нишли?
- Акмуен синең белән нишли?
4. Белемнәрне ныгыту.
1). Бирем үтәү.
- Хәзер текстны тагын карап чыгыгыз. Тактада язылган биремне үтик. Кайсы раслау дөрес? (126 б., №6)
2) Тест эшләү.
- Укучылар, әйдәгез сезнең игътибарлылыкны тикшереп алыйк. На экране 5 вопросов и 3 варианта ответа. Выбираете правильный ответ, ставите цифру и букву.
Сораулар.
1. Кемнең песие бар?
а) минем
б) аның
в) безнең.
2. Аның исеме ничек?
а) Актырнак
б) Акмуен
в) Карамуен.
3. Аңа ничә яшь?
а) 1 яшь
б) 7 ай
в) 10 ай.
4. Акмуен күп нишли?
а) күп йоклый
б) күп ашый
в) күп кино карый.
5. Ул бакчада нишли?
а) күбәләк тота
б) тычкан тота
в) эт белән уйный.
- Теперь меняемся тетрадями и проверяем, исправляем карандашом.
5. Дәрескә йомгак ясау.
- Балалар, без бүген дәрестә нишләдек?
- Очень хорошо работали на уроке... , им я ставлю “5”.
6. Өйгә эш.
127 бит, 7, 8 күнегүләр.
- Дәрес бетте! Сау булыгыз!
Сораулар:
- Кемнең песие бар?
- Синең песиеңә ничә яшь?
- Аның муены нинди?
- Акмуен синең белән нишли?
- Ни өчен песинең исеме Акмуен?
- Аның аяклары нинди?
- Акмуен нәрсә ярата?
-Акмуен нинди песи?
- Акмуен бакчада нишли?
Җаваплар:
- Минем песием бар.
- Минем песиемә 10 ай.
- Аның муены ак.
- Чөнки аның муены ак төстә.
- Аның аяклары көчле.
- Ул мультфильмнар ярата.
- Бакчада җәй көне тычкан тота.
- Акмуен минем белән дәрес әзерли, телевизор карый.
|