Официальный сайт tali-sk 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



"Күмәч пешерүчеләр җыры" 3 нче сыйныф уен-дәрес.

Submitted by Гульназ Илдаровна Замилова on Wed, 30/01/2013 - 12:39
Данные об авторе
Автор(ы): 
Замилова Гульназ Илдаровна
Место работы, должность: 
Шушерминской нош .Учитель
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
высшее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

Максат: укучыларның фикерләү , хәтерләү сәләтләрен,сәнгатьле уку   

               күнекмәләрен ,сөйләм телен үстерү;

               укучыларга  игенче,икмәк пешерүчеләр хезмәтенә ихтирам,

              икмәккә сак караш тәрбияләү;

             кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына ышандыру.

 

Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
2
Используемые учебники и учебные пособия: 

Дәреслек 94 бит,стенд, "Сабантуй " газетасы,табышмаклар китабы

 

 

Используемая методическая литература: 

сүзлекчә,китаплар күргәзмәсе, икмәккә карата  рәсемнәр,

                   Р.Фәйзуллинның портреты, мәкальләр, чын икмәк,табышмаклар,

                  компьютер, магнитафон .

 

 

Используемое оборудование: 

проектор , ноутбук

Используемые ЦОР: 

уен- дәрес.                        

Краткое описание: 
1 .Оештыр өлеше. - дәрескә әзерлекне тикшерү; 2.Уку мәсьәләсен кую. - уен уйнау; - табышмакка җавап алу; - тема һәм максат белән таныштыру; 3.Уку мәсьәләсен чишү. - укытучының “Икмәк пешерүчеләр җыры”шигырен үрнәк укып күрсәтүе; - укучыларның эчтән укуы; - чылбырлап уку; -сүзлек өстендә эш ; - интонация белән укырга өйрәнү; - укучылардан укыту ; Физкультминутка. 4. Шигырьне анализлау; - аңлап уку күнекмәләрен тикшерү; - уңган куллар ; - мәкальләр һәм әйтемнәр уены; Физкультминутка. 5. -тапкырлар; - рәсемнәр буенча эш ; - сөйләм минуты ; - сүрәтле план ; 6.Тәрбияви мизгел. 4.Рефлекция. 5.Дәрескә гомуми бәя бирү. Өй эше: - шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә;

1.Оештыр өлеше.

- дәрескә әзерлекне тикшерү;

 

2.Уку мәсьәләсен кую.

- уен уйнау;

- табышмакка җавап алу;

- тема һәм максат белән таныштыру;

3.Уку мәсьәләсен чишү.

- укытучының “Икмәк пешерүчеләр җыры”шигырен үрнәк укып күрсәтүе;

- укучыларның эчтән укуы;

- чылбырлап уку;

-сүзлек өстендә эш ;

- интонация белән укырга өйрәнү;

- укучылардан укыту ;

 

                     Физкультминутка.

4. Шигырьне анализлау;

- аңлап уку күнекмәләрен тикшерү;

- уңган куллар ;

- мәкальләр һәм әйтемнәр уены;

                         Физкультминутка.

5.   -тапкырлар;

- рәсемнәр буенча эш ;

- сөйләм минуты ;

- сүрәтле план ;

6.Тәрбияви мизгел.

4.Рефлекция.

5.Дәрескә гомуми бәя бирү.

Өй эше:

  • шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә;

                    Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Хәерле иртә, укучылар, барыгызга да хәерле көннәр телим.Бүгенге дәрестә  сез актив , булган белемнәрегезне күрсәтерсез һәм фикерләрегезне тулы , матур итеп , каушамыйча  әйтерсез дип ышанып

калам.

2.Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар бүгенге дәресебезнең темасы мәкальгә яшеренгән. Ләкин кичә мин дәрескә әзерләнгән чакта, песи баласы уйнап,  мәкальне тузгытып 

 

                                        -4-

ташлады.Әйдәгез әле, сезнең белән бергәләп, аерым сүзләрдән мәкальне төзик.

(Тактага бер укучы яза бара.)

              Агачны- яфрак, кешене хезмәт бизи.

Укытучы.Укучылар без нинди тема өстендә эшләрбез?

Укучылар. Хезмәт темасы.

Укытучы.Әйе,бу дәрестән башлап без сезнең белән берничә дәрес теманы дәвам итеп шигырьләр, хикәяләр укырбыз. Ә хәзер нинди һөнәр иясе турында укыйсыбызны, табышмакка җавап табып,ачыкларбыз.

                         Шәһәр, авыл йоклый әле,

                        Без бик иртә торабыз.

                       Иләк биетеп он илибез,

                       Һәм мичне кыздырабыз.

                       Ипекәй һәр иртәдә

                        Килсен өчен өстәлгә.

Укучылар.   Ипи пешерүчеләр.

(Магнитафоннан “Игенчеләр” турында җыр тыңлату.)

Укытучы.Әйе, без ипи пешерүче һөнәре, ипи турында сөйләшербез.Халык шагыйре,”Казан утлары” журналы мөхәррире Равил Файзуллинның”Кү-

мәч пешерүчеләр җыры”дигән шигыреннән өзек укырбыз. Аның балалар

өчен шигырьләре дә гаять күп.Төрле газета-журнал битләрендә еш басыла.

3.Уку күнекмәсен чишү.

Укытучы. Хәзер мин сезгә шигырьне укып күрсәтәм.Игътибар белән тыңлап торыгыз.

  • Ә хәзер укучылар шигырьне пышылдап укып чыгабыз.
  • Кара-каршы укып күрсәтү.

Сүзлек эше.

Укытучы.Укучылар түбәндәге сүзтезмәләрне сез ничек аңлыйсыз?( Сүзлек өстендә эш).

шатлык төшерүчеләр- шатлык китерүчеләр,өйдә хуш исле икмәк булса,

                                          күңел күтәренке,тамак тук була, тәмле ипи кәефне

                                         күтәрә;

каты куллы-                  көчле,эш сөючән;

йөзе килсә-                    әйбәт , матур булып пешсә, көймәсә, яргаланмаса;

нечкәрә күңелебез -     канәгатьлек кичерәбез, хезмәт бушка китмәгән,

                                       алучыларга ошаячак;

сабый күңелле без-     ихлас, риясыз, чын күңелдән шатлануны аңлата;

Сәнгатьле уку күнекмәләре.

Укытучы.Бу шигырьне сәнгатьле уку өчен,анда катнашучылар урынына үзеңне куеп карый, аларның   нинди хисләр кичерүен аңлый белергә кирәк. Мин дүртьюллыклап укыйм, ә сез нинди хис белән укырга кирәклекне әйтегез.

-хисләр партитурасын күзәтү:

-горурланып, мактанып, сөенеп,

                                             

                                                      -5-

Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

Сорауларга җавап бирү:

-Күмәч пешерүче  хезмәте кемнәргә кирәк?

-“Үзебез каты куллыбыз” юлын  үз сүзләрегез белән әйтегез.Шул сүзләр кергән дүртьюллыкны укыгыз.

-Күмәч пешерүчеләрнең үз хезмәтләре белән горурлануы турындагы юлларны кабат укыгыз.

-Мәкальне укыгыз. Аларның эчтәлеге буенча фикер алышыгыз.

 

Дәреслекнең  95  нче  битендәге мәкальләрне уку.

 

                           Физкультминутка.(күзләр өчен күнегүләр.)

а)еш-еш күзләрне ачу,йому,күзләрне йомарга, тыныч итеп ,5 кә кадәр санарга,(4-5 тапкыр кабатларга);

б)күзләрне учлар белән каплап торырга;

в)күзләрне нык итеп йому, 3 кә кадәр санау.Аннан күзләрне ачып, еракка карау, 5 кә кадәр санау.(4-5 тапкыр кабатларга)

Шигырьне анализлау.

Укытучы: а)шигырьдәге эш- хәрәкәтне белдергән сүзләр астына яшел төс белән сызыгыз;

                   б) аларның кәефләрен, хисләрен белдергән сүзләр астына кызыл       төс белән сызыгыз;

                   в)күмәч төрләрен белдергән сүзләр астына зәңгәр төс белән сызыгыз;  

ХӘЗЕР БИРЕМНӘР ӨСТЕНДӘ ЭШ:

-ЖУРНАЛИСТЛАР-шигырь эчтәлегенә карап сораулар бирә, җаваплар тыңлана. Аннан калган укучылар да журналист ролен уйныйлар, шулай ук сораулар бирәләр.

            Сорауларга  җавап бирү:

-Күмәч пешерүче  хезмәте кемнәргә кирәк?

-“Үзебез каты куллыбыз” юлын  үз сүзләрегез белән әйтегез.Шул сүзләр кергән дүртьюллыкны укыгыз.

-Күмәч пешерүчеләрнең үз хезмәтләре белән горурлануы турындагы юлларны кабат укыгыз.

-Мәкальне укыгыз. Аларның эчтәлеге буенча фикер алышыгыз

Уңган куллар-әниләре пешереп җибәргән ризыклар турында сөйлиләр.

.

                                         Физкультминутка.

ТАПКЫРЛАР.

Икмәк, икмәк пешерүче хезмәтенә багышланган табышмакларга җаваплар табалар.(табышмаклар...

-Үзе түгәрәк,утыны түрдәрәк,эче тулы күзәнәк(икмәк );

-Әчкелтем дә төчкелтем, бар нәрсәдән дә кадерлерәк.( икмәк );

-Кара куйның тиресен әйләндереп капладым.( игенчелек );

-Диңгез түгел- дулкынлана.( иген кыры );

 

Тере картина.Карточкага сүзләр язылган,( он иләү,камыр басу, таба майлау).Укучылар шушы  хәрәкәтләрне башкарып , иптәшләре нәрсәне аңлатуын ачыкларга тиешләр.

Телдән тасвирлау.

Укучылар ,кулларына ипи тоткан килеш, аңа характеристика бирәләр, аның

 башка ризыклардан өстенлекле якларын әйтәләр.

Сөйләм минутлары.

Стенд буенча икмәк турында сөйлиләр:

  Ипи басуда үсә                                  Шуннан килә өстәлгә,

Аннан амбарга күчә.                            Безгә күәт өстәргә.

Аннары мичтә пешә                            Бигрәк тәмле карасы

Кызарып мичтән төшә.                    Бигрәк тәмле агы да,

                                 Күмәче дә-бары да

                                 Ризыкның хөрмәтлесе

                                Җирдә иң кирәклесе.

 

                                Сүрәтле  план

Укучылар шигырьне кисәкләргә бүләләр,һәр  кисәкне укыгач , нинди картинаны күз алларына китерүләрен сөйлиләр. 

 Тәрбияви өлеш.

Һәр  табынның түрендә күпереп пешкән икмәк тора. Икмәк игенчегә дә, эшчегә дә , укытучыга да, очучыга да , шагыйрьгә дә , бала-чагага да кирәк.

Тормышта иң әһәмиятле, иң кирәкле ризык, һәр эшнең башы икмәккә бәйле. . Кабарып пешкән икмәкне һәркем  мактап ашый. Тырышып  эшләр өчен дә, укыр өчен дә ул безгә  куәт, көч бирә.(сугыш елларындагы ачлык вакытларны искә алу)

    Безнең икмәк пешерү комбинаты-. Кайбыч районында урнашкан. Ул комбинатта  бик күп төрле продукция җитештерәләр,көнгә берничә  тонна ипи пешерәләр.

4.Рефлексия.

Укытучы.  Бүгенге дәрестә сез нинди яңалыклар белән таныштыгыз?

Кемнәр , нәрсә турында сөйләштек?

Дәрес сезгә нәрсәсе белән ошады, кайсы ягы ошап җитмәде?(дәресне барлап чыгу)

5.Дәрескә гомуми бәя бирү.

Өй эше: шигырьне сәнгатьле  укырга өйрәнергә;

 

Планлаштырган нәтиҗә

 

Укытучы үзенең куйган максатына иреште.

 

 

 

Прикрепленный файл Size
Уен-дәрес 3 класс әдәби уку.docx 25.43 KB

»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн