Официальный сайт fresher 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация

Туган якның җир өсте

Данные об авторе
Автор(ы):
Гасимова Чулпан Галиевна
Место работы, должность:

Филиал МБОУ "Гимназия с. Большой Сардек" Кукморского района Республики Татарстан в с. Копки, учитель начальных классов

Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
начальное общее образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Класс(ы):
4 класс
Предмет(ы):
Окружающий мир
Цель урока:

Укучыларда туган якның җир өсте турында күзаллау формалаштыру; карта белән эшләргә өйрәтү; танып белү активлыгын, күзәтүчәнлекне, анализ һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту; балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Тип урока:
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учеников в классе:
10
Используемые учебники и учебные пособия:

Дәреслек. (Плешаков) I кисәк. – 143-153 бит. Тестлар    җыентыгы. – 68-70 бит.

Используемая методическая литература:

Методик күрсәткеч. – 143-150 бит. Интернет. Тестлар    җыентыгы. – 68-70 бит.

Используемое оборудование:

Ноутбук, слайдлар, дәфтәр, ручка, карточкалар.

Используемые ЦОР:

Ноутбук, слайдлар.

Краткое описание:

Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрес темасын һәм максатын кую.

Г. Тукай шигырен уку.

Өй эшен тикшерү.

Яңа тема өйрәнү.

Сүзлек эше.

Сорауларга җавап бирү.

Физкультминут.

Теманы ныгыту.

Өй эше бирү.

Йомгаклау.

Әйләнә-тирә дөнья – 4 нче сыйныф

Тема. Туган якның җир өсте

Максат. Укучыларда туган якның җир өсте турында күзаллау формалаштыру; карта белән эшләргә өйрәтү; танып белү активлыгын, күзәтүчәнлекне, анализ һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту; балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Ресурслар. Дәреслек. I кисәк. – 143-153 бит. Методик күрсәткеч. – 143-150 бит. Интернет. Тестлар    җыентыгы. – 68-70 бит.

Методлар.Сөйләү-хикәяләү, күрсәтмәлелек, проблема кую, аңлату, гамәли эш, өлешчә контроль, өлешчә үзләнү.

Эшчәнлек формалары.Әңгәмә, уку, мөстәкыйль эш, күзәтү, слайдлар карау, сорау-җавап, карта белән эш, укытучы аңлатуы, комментарийлар бирү.

Җиһазлар. Ноутбук, слайдлар, дәфтәр, ручка, карточкалар.

Эшчәнлек төрләре.  Фронталь, индивидуаль, парлы.

Дидактик мәсьәләләрне чишү. Белемнәрне актуальләштерү, уку эшчәнлеген оештыру, максат кую, төшенчәләр һәм күнекмәләр формалаштыру, төшенчәләрне гамәлдә куллана белү, яңа белемнәр формалаштыру, күзәтү, анализ ясау, нәтиҗә чыгару.

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

1. Дәрес темасын һәм максатын кую.

Г. Тукай шигырен уку.

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде…
Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява…

Бу шигъри юллар кайсы әсәрдән? Аны кем язган? Автор монда нәрсәне сурәтли? (Г. Тукай “Шүрәле”. Туган ягын сурәтли.)

• Димәк, бүген нәрсә турында өйрәнәчәкбез? (Туган як, аерым алганда аның җир өсте  турында)
1. Өй эшен тикшерү.
• Син кайда яшисең? (Картадан күрсәтү)
• Нинди табигый зонада яшибез? (Урман зонасында) Бу зонага нинди үзенчәлекләр хас? (Уңдырышлы туфрак, уртача һава, бай хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы)
•   Безнең як табигате нинди? (Уртача: кыш салкын, җәй эссе)
• Халык нәрсә белән шөгыльләнә? (Игенчелек, терлекчелек, вак һөнәрчелек)
• Безнең туган якта экологик проблемалар бармы? Табигатебез саклауга мохтаҗмы? (Әйе, эре предприятиеләр һаваны һәм суны пычрата, транспорт бик күп, бу да һава пычрануына китерә, карьерлар казыла, бу урыннарда  туфрак юкка чыга, игенчелек өчен басулар кими).

IV. Яңа тема өйрәнү.

1. Россиянең физик картасыннан һәм күзәтүләреңнән чыгып, безнең як турында сөйләргә өйрәнү. 147 нче биттәге биремнәрне үтәү. Мөстәкыйль эшләү.

1) Безнең якның җир өсте нинди? Таулар, калкулыклар бармы? Таулар нинди биеклектә? Тау битләре текәме, сөзәкме? Кукмара районында нинди тау бар?

2) Нәрсә ул ерым? Ерым безнең якта бармы?

3)Туган ягыбызда коры үзәнгә мисаллар китер.

4)Юллар салганда, җир эшкәрткәндә тигезлектә эшләү җиңелрәкме, әллә таулы районнардамы?

5)Безнең районны гел тигезлекләрдән генә торган район дип атап буламы?

1. Сүзлек эше.

Төшенчәләргә билгеләмә бирү:

тау, калкулык– итәге, бите, башы була

ерым– кар һәм яңгыр сулары агу нәтиҗәсендә барлыкка килә, үсемлекләр үсми

үзән– ерымнар еллар үтү белән сөзәкләнә, үләннәр үсә, үзәнгә әйләнә

1. Сорауларга җавап бирү.
1. Безнең якның җир өстенә хас билгеләрне санау. Россия картасында Көнчыгыш Европа тигезлегенә урнашкан. Тигезлек булса да, бездә кечкенә таулар, калкулыклар, текә ярлар, ерымнар, үзәннәр бар. Кукмарада чаңгы шуа торган тау бар. Безнең авыл тирәсендә дә кечкенә генә таулар бар, мәсәлән, кортлык янындагы тау, Купка авылы үзе дә тау өстенә урнашкан. Таулар сөзәк, текә түгел.
2. Ерымнар бөтен җирдә дә була. Безнең авыл басуларында да ерымнар  күп еллар үтү белән коры үзәнгә әйләнгән.
3. Мәсәлән, Коры елга, Сулы елга дип аталучы үзәннәр шундый ерымнардан барлыкка килгәннәр.
4. Юллар салганда, басу эшкәрткәндә тигез урыннарда эшләү җиңелрәк.
5. Безнең район Татарстан районнары арасында таулы районнардан санала.

Ерымнарда үсемлекләр үсми дидек, ел саен кар сулары ерымнарны киңәйтеп тора. Берәр заман безнең чәчүлек җирләребез дә калмас. Моны туктатып буламы? Нишләргә кирәк? (Җир өстен сакларга кирәк, туфракны сөргәндә ярга аруылы сөрергә, яр битләренә агачлар утыртырга кирәк.)

Җир өстен саклауда без үзебездән нинди өлеш кертә алабыз? (Чүп-чардан чистарту, гаилә белән бергәләп агачлар утырту.)

Физкультминут.

Ә хәзер җир өстен саклау кирәкме дигән сорауга җавап әзерләгез. Дәреслектәге мәкалә белән танышу. 148-150 нче битләр.

1. Теманы ныгыту.
2. Кеше җир өстендә нинди эшләр башкара? (Карьерлар казый, файдалы казылмалар актара, төзелеш эшләре алып бара, тракторчылар җирләрне начар сөрә, дөрес эшкәртми.)
3. Табигатьтә кеше катнашса, нәрсә килеп чыга? (Ул авырый башлый, ягъни экологик проблема туа.)
4. Бу ямьсез күренешләр тумасын өчен кешеләр нәрсәләр эшләргә тиеш иде? (Карьер чокырларында күл ясап, балык үрчетергә мөмкин, актарылган җирләрне тигезләп, монда урман утыртырга, төзелештән калган чүп-чар урынына балалар өчен мәйданчыклар ясарга булыр иде. Тракторчылар ерымнарны аркылыга сөрсә, туфрак ашалмас, үзәннәр барлыкка килмәс иде.)
5. Дәреслектәге рәсемнәргә бәя бирү, җир өстен саклау турында әңгәмә.
6. Терриконнар турында мөстәкыйль уку.

1. Туган ягыбызның җир өстен саклауда без үзебездзн өлеш кертә алабызмы? Әңгәмә, фикер алышу. (Чүп-чар чистартуда катнаша алабыз, гаилә белән бергәләп, агачлар утыртырга мөмкин.)

1. Өй эше бирү.

153-154 нче бит – биремнәр.

1. Йомгаклау.

Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

Туган якның җир өстен ни өчен сакларга кирәк?

Билгеләр кую.

Прикрепленный файл Размер
4 кл презен.pptx 633.31 Кбайт

»  Тэги к этому документу:

Поиск

Loading

Оценка материала

Смотреть видео онлайн

Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн