Официальный сайт flashgamer 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация

«Сыйфат темасын йомгаклау».

Submitted by Гулия Муратовна Закирова on Tue, 26/03/2013 - 12:18
Данные об авторе
Автор(ы):
Закирова Гөлия Моратовна
Место работы, должность:

Татарстан  Республикасы  “Лениногорск  муниципаль районы” муниципаль берәмлеге  «Иске Писмән төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Регион:
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования:
основное общее образование
Класс(ы):
5 класс
Предмет(ы):
Родной язык
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса:
конспект урока (занятия)
Краткое описание ресурса:

Максат: 1. Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне  ныгыту, системалаштыру.

2. Дөрес язу, сыйфатларны  сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле   сөйләм телен үстерү.

3. Бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

Тема: «Сыйфат темасын йомгаклау».

Максат: 1. Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне  ныгыту, системалаштыру.

2. Дөрес язу, сыйфатларны  сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле  сөйләм телен үстерү.

3. Бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

Җиһазлау: проектор, магнитофон, 1,2,3,4ле саннары язылган түгәрәкләр.

Дәреснең барышы.

I.Оештыру, уңай халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.

II. Дәрес темасы буенча эш.

1. - Укучылар, бүген мин сезгә бер әкият сөйләрмен. Шулай итеп әкиятне башлыйм. Яшәгән ди, булган ди, әби белән бабай. Бабай әбигә кабартма пешерергә кушкан. Алар бу кабартманы туган телебезгә өйрәтергә уйлаганнар. Әби камыр басып, кабартма пешереп, аны суынырга тәрәзә төбенә куйган. Өйгә хуш ис тараткан. Ә Кабартма тәрәзә өстендә утырган, утырган да тәгәрәп киткән.Тәгәри торгач, аңа Куян очраган.

- Кил әле, тәмле кабартма, ашап куйыйм үзеңне. Ә табышмакларымны чишсәң, ашамам да, дигән.

- Укучылар Кабартмага булышабызмы?(Табышмаклар)

-Шулай итеп, без Кабартмага булыштык. Куян аны ашамады. Без бүген сезнең белән сыйфат  темасын кабатларбыз, Кабартманы да татар теленә өйрәтербез.

2.Кабартма тагын тәгәрәп киткән. Менә аңа бүре очраган. Бүре: “Кабартма, мин сине ашыйм. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да,”дигән.

-         Укучылар, әйдәгез бүрегә ашатмыйк инде. Аның биреме болайрак икән.

-         Предметларның төрле билгеләрен белдерүче сыйфатларны язарга. (Төсне белдерүче сыйфатлар -ак, кызыл, яшел; Форманы белдерүче сыйфатлар - түгәрәк, озын, кыска; Характерны билгеләүче сыйфатлар -усал, ягымлы, көләч; Вакытны белдерүче сыйфатлар - җәйге, иртәнге, кичке; Табигать күренешләренең билгеләрен белдерүче сыйфатлар - кояшлы, җилле, кичке.  Слайд

- Тикшерү.  Слайд

Нәтиҗә ясау:

- Сыйфатлар предметларның төрле билгеләрен белдерәләр.(Слайд)

Шулай итеп, Кабартманы Бүредән дә коткардык. Кабартма юлын дәвам иткән.

3. Аңа Аю очраган. Аю да шул ук сүзләрне кабатлаган. Ул да үзенең биремен тәгъдим иткән.

-         Без бит Кабартманы ашауларын теләмибез, аңа булышабыз.

-         Аю безгә:

Яшел, кызыл, зәңгәр сыйфатларының төрләнешен дөресләп язарга куша.

1)Бирем:  Слайд.

2) 2 нче күнегүне телдән эшләү.

4. Кабартма юлны дәвам иткән. Озак тәгәрәгән Кабартма. Ниһаять, Кабартмага Төлке очраган.

- Мин сине ашыйм,- дигән.Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам  да, - дигән.

Төлке бик хәйләкәр, шуңа күрә биремнәре дә хәйләле. Тестны без дә эшләп карыйк әле. (Балалар түгәрәкләр белән җавапларны күрсәтә.)

1.Сыйфат нәрсәне белдерә?

1) предметның эшен

2)предметның билгесен

3)предметны

Җавап: 2)

2. Сыйфат  нинди сорауга җавап бирә?

1) Кем? Нәрсә?

2) Нинди? Кайсы?

3) Ничек?

Җавап: 2)

3. Сыйфат ул –    .

1) сүзнең өлеше

2)җөмлә кисәге

3) сүз төркеме

Җавап: 3)

4.Татар телендә сыйфатларда ничә дәрәҗә бар?

1)3

2) 5

3) 4

Җавап: 3)

5. Сап – сары сыйфаты нинди дәрәҗәдә?

1) кимлек

2)чагыштыру

3) гади

4) артыклык

Җавап: 4)     Слайд.

- Менә укучылар, без Кабартмага булыштык, аны Төлкедән дә коткардык. Ул хәзер әби белән бабайдан качып йөрмәс. Туган телебезне тагын да тырышыбрак өйрәнер.

III.           Йомгаклау. Укучылар, без бүгенге дәрестә сыйфат темасын кабатладык.

-  Сыйфат  нәрсәне белдерә?

-         Аның сораулары нинди?

-         Сыйфатның дәрәҗәләре ничә?

-         Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсәне яттан белергә кирәк дип уйлыйсыз?

IV. Өй эше. 9 нчы күнегү.

V. Билгеләр кую.

Прикрепленный файл Size
Сыйфат..ppt 6.66 MB

Видео скачать на телефон бесплатно

Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн