Online video hd

Смотреть молодые видео

Официальный сайт circ-a 24/7/365

Смотреть видео бесплатно

Вы не зарегистрированы

Авторизация



“Табигатьнең һәр мизгеле гүзәл”(Иҗади эшкә әзерлек.)

Данные об авторе
Автор(ы): 
Ахмадуллина М.М.
Место работы, должность: 

"Кадетская школа-интернат" Спасского муниципального района РТ, учитель татарского языка и литературы

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
7 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Тип урока: 
Комбинированный урок
Учеников в классе: 
24
Краткое описание: 
<p> Подготовка к творческой работе.</p>

Дәрес тибы: дәрес-чара

Тема: “Табигатьнең һәр мизгеле гүзәл”(Иҗади эшкә әзерлек.)

Максат:

-                     бәйләнешле сөйләм телен  һәм иҗади эшчәнлекне, тел осталыгын, кызыксынучанлыгын үстерү;

-                     хикәя язарга, укучыларны иҗатка тарту

-                     табигатьне өйрәнүгә омтылыш, кошларга, җәнлекләргә ярдәм итү теләге, аларны яратырга, игътибарлы булу теләге уяту;

-                     табигатькә кайгыртучанлык мөнәсәбәтләре булдыру, патриотизм хисләрен үстерүгә ярдәм итү.

Җиһазлау:Компьютер, фотоаппарат, Укучыларның исемлеге, мәктәпнең әмере. “Куркынычсызлык кагыйдәләр” журналы, туп (хәрәкәтле уеннар өчен).

Дәрес барышы.

I.      Оештыру.Хәерле иртә, кадерле укучылар!

Уңай психологик халәт булдыру.

 “Уятыйм әле җир шарын” җырын тыңлау. Р.Миңнуллин сүзләре, М.Шәмсетдинова көе.

Уятыйм әле кояшны -

Көннәрем якты булсын!

Уятыйм әле бакчаны –

Көннәрем татлы булсын!

Уятыйм әле әнине –

Көннәрем җылы булсын!

Уятыйм әле кошларны -

Көннәрем җырлы булсын!

Уятыйм әле дусларны -

Көннәрем ямьле булсын!

Уятыйм әле җир шарын -

Көннәрем гөрләп торсын!

II.Көн тәртибе белән таныштыру.

            Бүген без сезнең белән Рабига күленә сәяхәткә чыгарбыз. Бүген безнең максат- киләсе дәрестә күргән-белгәннәребез турында язмача сөйләп бирү. Хәзер мин сезгә маршрут планын тәкъдим итәм. Ә сез күргән-белгән мәгълүматларны дәфтәрләрегезгә язып барыгыз. Кайткач хикәяләрне язып бетереп миңа тапшырырсыз.

Куркынычсызлык кагыйдәләре.

Юлга чыгар алдыннан Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап алыйк. (Кагыйдәләр рус телендә укыла. Укып бетергәч һәр укучы кул куя.). Сыйныфтан җыенып чыгып китү.

Маршрут планы белән таныштыру.

Мәктәп алдында укучыларны барлап бастыру һәм маршрут планын тәкъдим итү.

Маршрут планы: Советская урамы буйлап Пионерская урамы белән кисешкән урынга кадәр барабыз, аннан Пионерская урамы буйлап барып Рабига күлендә тукталырбыз.

   III.  Күзәтү урнында укучыларны барлау. (Укучылар исемлеге). 

   IV. Иҗади эшкә өйрәтүнең кереш өлеше.
  
- Табигатьне күзәтү (агачлар, куаклар, үләннәр, кошлар сайравы, бөҗәкләр, агачларның хәлате, күк йөзе, һава торышы); укучыларның фикерләрен тыңлау; һәр күзәтүне фотога төшерү.

-Милли төбәк компоненты белән таныштыру. Яңа мәгълүмат бирү.

-  Рабига күленең тарихы турында сөйләү: Болгар ханының  Рабига исемле кызы булган. Рабига исемле кыз да табигатьне бик яраткан. Көннәрдән беркөнне ханга зур кунаклар килгән, ул кунакларны аккош ите белән сыйларга җыенган. Бу хәлне Рабига кызы ишетеп ала һәм ул аккошларны кисәтергә дип төнлә күл буена килә. “Аккошлар качыгыз, сезне аучылар атачаклар”- дип кычкыра. Ак күлмәкле кызны аучылар аккош дип уйлыйлар һәм аталар. Табышларын алырга килсәләр һәлак булган хан кызы, Рабиганы, күрәләр. Шул көннән әлеге күл Рабига күле дип атала башлый.

 - фотога төшерү;

-  укучыларның фикерләрен тыңлау.

V. Хәрәкәтле уен. Туп ыргыту “Әдәпле сүзләр” (Укучылар арасында бердәмлек, дуслык, бер-берсенә ихтирамлылык тәрбияләү).

VI.Йомгак ясау.

Укучыларны барлау. Мәктәпкә кайту. Сыйныфка керү.

VII. Өйгә эш:фотолар белән презентация ясарга, фикерләрне туплап хикәя язып килергә.

 

 

 


В хорошем качестве hd видео

Онлайн видео бесплатно