Официальный сайт yerka 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



"Мөгаллим язмалары"нда Сертификат, Диплом алу

Submitted by Фарит Вадутович Вафин on чт, 03/10/2019 - 09:24

Сайтка планнар урнаштыру Нигезләмәсе.

Сылтама: https://mugallimplan.ru/

 

  Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары! “Мөгаллим язмалары” сайтында сезнең өчен “Планнар урнаштыру бүлеге” бүлеге эшли.Бу-аралашу,тәҗрибә уртаклашу урыны. Үзегез үткәргән ачык дәресләренең план-конспектларын сайтта урнаштырып, сезнең өчен электрон Сертификат алу мөмкинлеге булдырыла.Барлык укытучыларның да үз сайтлары юк.Аларның дәрес планнары еллар буе шкафта тузан җыеп яки папка эчләрендә ачылмыйча ята бирә. Ә шул планнарны кемдер эзли торгандыр яки үзегез башкаларга тәкъдим итеп,тәҗрибәгезне уртаклашырга телисездер. Мондый уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз. Планнарыгызны “Мөгаллим язмалары” сайтына урнаштырып,исемегезне һәм тәҗрибәгезне хезмәттәшләрегез белән бүлешегез,татар Интернет дөньясына таратыгыз!

Беренче адым: Ничек язарга?

 Сайтта бары татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан язылган методик эшләнмәләр, дәрес план-конспектлары гына басыла. Алар мәктәпләрдә (шул исәптән, балалар бакчаларында) эшләүчеләргә гамәли ярдәм итәрлек булырга тиеш. Аерым язмалар, тагын да камилләштерү нияте белән авторларга кире кайтарылырга мөмкин.Иң катгый таләпләрнең берсе – язмалар башка авторларның мәкаләләреннән күчерелгән булырга тиеш түгел! Чөнки плагиат булган очракта автор һәм сайт җаваплылыкка тартыла. Хәзер плагиатны тикшерү бик җиңел: аны тикшереп алып була торган махсус сайтлар бар.Шуңа күрә язма авторы материалы азагында, аның оригинальлеген раслап: “Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам”, — дигән язу теркәргә тиеш. “Мөгаллим язмалары”на кадәр кайдадыр инде дөнья күргән материаллар кабул ителми. Үзенчәлекле, яңа укыту-тәрбия алымнарына корылган язмаларга өстенлек бирелә. Слайдлар белән тулыландырылса,тагын да әйбәтрәк.Шулай ук язма авторларының фотолары да кирәк. План-конспект Microsoft Word текстында, Times New Roman шрифтында языла,шрифт зурлыгы-14. Юллар арасындагы интервал-1,5. Рамкалау рөхсәт ителми. Таблицалар,диаграммалар,рәсемнәр бары ак-кара төсендә бирелә.Текст киңлектә тигезләнә ( Ctrl+J).Планнарның күләме 3-4 биттән артмаска тиеш. Онытмагыз:озын язмаларны берәү дә укырга яратмый!

Үрнәк.

 Сезнең план дөньяда иң яхшы пландыр.Ләкин үрнәктәгечә язсагыз,сайтка урнаштыру өчен әйбәтрәк булыр. Титул бите куелмый. Планның беренче битендә менә мондый язу булырга тиеш:

Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ногманова Миләүшә Сәлим кызы.Тема:“Сашаның дуслары” хикәясе. (6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган ачык дәрес планы.) 

Шрифтны бернинди каралтулар,калынайтулар рөхсәт ителми.Баш хәрефләр белән язмагыз.Исем-фамилиягез, мәктәп исемнәрен ничек язып җибәрсәгез,сайтка шулай куела. Сертификатларга да нәкъ үзегез язып җибәргәнчә языла.Шуңа күрә игътибарлы булыгыз!

Икенче адым: Ничек җибәрергә?

  Фотогызны  һәм планыгызны бергә архивлап   [email protected] электрон адресына җибәрегез. Фото jpeg форматында булырга тиеш һәм планга куелмый! Материал, әгәр бөтен таләпләргә җавап бирсә, сайтка 3-5 көн эчендә куела.  Сертификат кирәк булмаса да, яхшы планнар басылып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә алдан ук Сертификатның кирәк булуын яки кирәк булмавын әйтеп языгыз.Планнардагы стиль һәм хәреф хаталары төзәтелми.Автор ничек язган булса,шулай кала. Шуның өчен планнардагы хаталар өчен авторлар үзләре җаваплы.Иң шәбе! Ел ахырында (һәр ел саен) сайттан материалы иң күп күчереп алынган авторлар билгеләнеп, аларга Дипломнар биреләчәк.


»  Tags for document:

Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн