Официальный сайт travelspo 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Ягез әле, кызлар!

Фото пользователя Гульсина Хакимулловна Фахриева
Submitted by Гульсина Хакимулловна Фахриева on вс, 10/01/2010 - 21:26
Данные об авторе
Автор(ы): 
Фахриева Гульсина Хакимулловна
Место работы, должность: 
МОУ"Кутлу-Букашская СОШ", учитель начальных классов
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Цель урока: 
1.Кызларны бәйрәм белән котлау, аларның тырышлыгын, җитезлеген, тапкырлыгын ачыклау. 2.Балаларда үз эшләренә карата җаваплы караш тәрбияләү. 3.Кызларга карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Учащихся в классе (аудитории): 
70
Используемая методическая литература: 

 

1.Г.Шәмсетдинов “Хәерле көн, укытучы” Идел-Пресс, 2004
2."Тәрбия "газеталары №10, 3,2007
3. Е.А.Гальцова "Путешествие в страну игр и театра" Волгоград, 2007
4.Бескоровайная Л.С.,Перекатьева О.В. "Настольная книга учителя начальных классов" Ростов на Дону, Феникс,2002г
Используемое оборудование: 

 

Открыткалар, энә, җепләр, скакалка, борчак, фасоль орлыклары себеркеләр, шарлар, такта-басмалар, залны бизәү өчен "Ягез, әле кызлар!", "8 нче март бәйрәме белән" плакатлары, бәйрәмгә багышланган рәсемнәр,магнитофон, компьютер.
Краткое описание: 
Бу бәйрәм кызларны 8нче март халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, тәбрикләү өчен үткәрелде.

 

1. Кырлар әле кардан арынмаган
Тик яз инде якын, бик якын
Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да
Язлар чыгар җәеп канатын.
 
2.Аксакал кыш инде озак тормас
Гомере узган, китәр дөньядан
Шаулап, гөрләп кышны алыштырып
Язлар килә җиргә яңадан
    
3. Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.
 
 4. Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әммә яз күңеллерәк.
 
     Җыр: “Яз килә”.
    
    1 а б. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
               Күңелсездер сезгә дә
               Бәйрәмнәр  кирәк безгә дә
               Кирәк һәммәбезгә дә.
 
    2 а б. Бәйрәмне кем китерә?
               Чәчәкләр, гөлләр микән?
               Бураннар, җилләр микән?
                Әллә соң дуслар микән?
 
    1 а б.   Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар, хәерле көн кызлар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, шатлык куанычлар телибез.
 
    2 а б.   Кадерле дуслар! Без бүген әниләр көненә багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйрәменә җыелдык. Бүген сезнең алда мәктәбебезнең иң акыллы, иң матур, иң уңган, иң булган кызлары үзләренең осталыкларын күрсәтер. Сезнең аларны хуплавыгыз бик тә кирәк, әйдәгез аларны алкышлар белән каршылыйк.Кызлар сәхнәгә рәхим итегез.
       (кызлар сәхнәгә чыгып тезеләләр).
 
   1 а б. Ярыш булгач хөкемдарларсыз булмый. Җюрига иң гаделләрне генә сайлыйк әле. Хөрмәтле хөкемдарлар урыннарыгызга рәхим итегез.      
2 а б.   Хәзер, дуслар, көч сынашыйк
            Батырлар алга чыксын      
            Һәр сылу кыз осталыгын,
            Зирәклеген, тапкырлыгын,
            Булганлыгын танытсын.
 
(1 ярыш)
1 а б.   Хәзер камандалар үзләре белән таныштырырлар. Алар үз исемнәрен бирелгән кисмә хәрефләрдән төзерләр (Кашкарый, кыңгырау).
 
-сүзләр төзиләр;
1 нче команда исемегезне әйтегез: Кашкарый
2 нче команда исемегезне әйтегез: Кыңгырау
 
“Кашкарый”командасын сәләмлибез! (кул чабулар).
“Кыңгырау” командасын сәләмлибез! (кул чабулар).
 
Хәзер һәр команда үз чәчәген шушы открыткалар арасыннан эзләп тапсын.
Кайсыгыз җитезрәк булыр икән?
 
Җыр:.....................................
 
 (2 ярыш)
2 а б.    Хәзер ярышны дәвам итәбез. Бу ярышта капитаннар катнаша. Алар әниләрне бәйрәм белән тәбрикләргә әзерләнеп килделәр. Сүзне сезгә бирәбез.
 
“Кашкарый”командасы капитаны Алия,
“Кыңгырау” командасы капитаны Зөһрә сәхнәгә рәхим итегез.
           
    Сезнең каршыгызда 2 нче сыйныф укучылары биючеләре : “Кадриль”
 
 
 
(3 ярыш)
1 а б.  
 Татар кешесе кунакка һәрвакыт күчтәнәч белән йөри. Кызларның да күчтәнәчләре бар. Хәзер һәр каманда үзенең күчтәнәченең исемен әйтеп, ничек ясалуы турында сөйләп китәр.Рәхим итегез, кызлар.
              (1 төрле бутерброд алып киләләр).
 Кызларны Илнур сәләмли.
(4 ярыш)
 2 а б. 
Һәрберебезнең өендә иң кадерле, инде бик озак еллар саклана торган истәлекләр бар. Әбиләребез, әниләребезнең күз нурлары, йөрәк җылысы күчкән аларга.
          Кызларыбыз да чигә, тегә, бәйли беләләр.
          Аларны бәйләүдә җитезлекләрен сынап карыйк әле.  
2 нче сыйныф укучыларын  сәхнәгә чакырабыз. Ике командага да тигез озынлыкта җеп бирелә. Кайсы аны тизрәк бәйләп бетерер.
Кызлар рәхим итегез.
 
Сүзне 1нче сыйныф кызларына бирәбез. Алар сезгә бию тәкъдим итәләр.
(5 ярыш)
1 а б. Алдагы ярышыбызда һәр командадан 1 укучы катнаша.Сәхнәгә 1нче сыйныф укучылары Альбина белән Имамутдинова Ләйсәнне чакырабыз.
(кызлар менә)
 Кызларның җитезлеген сынап карыйк әле. Бу ярыш “Бәрәңге җыю” дип атала.Идәндәге бәрәңгеләрне кем җитезрәк үз кәрзиненә тутырыр икән.
-Сез әзерме?    Ярышны башладык.
 
 Икенче ярышны башлаганчы сүзне жюрига бирәбез.
(6ярыш)
2 а б. Кызларыбызның чәчләре матур итеп таралган, җыелган. Хәзер без аларның ничек матур, зәвыклы причёска ясый белүләрен тикшереп карыйк. 3 нче сыйныф укучылары рәхим итегез.
 
 Кызлар чәчләрне матурлаганда сүзне 4нче сыйныф укучыларына бирәбез. Җыр:.................................
 (7 ярыш)    
1 а б. Алдагы уеныбыз “Өй җыештыру” дип атала.  Ризәлә белән Алинәнең тырышлыкларын күзәтик. Алар идәндәге шарларны башта себерке белән соскычка, аннары чүп чиләгенә берәрләп салырга тиешләр. Кем тизрәк җыеп бетерер?   1,2,3 башладык!
 
(8 ярыш)
2 а б.    Татар кызы бишектән төшү белән һөнәргә өйрәнгән. Без бүген                                                                                     кызларыбызны йомгак чорнауда сынап карыйбыз. Уенда һәр командадан 1әр кыз катнаша. Озын җепне алар төенләндермичә тиз итеп чорнарга тиеш.
Ярышка 1нче сыйныфтан Айзилә белән Ландышны чакырабыз.
Кызлар әзер булса башладык.
(9 ярыш)
1 а б.    Хәзер кызларның скакалкада сикерү осталыкларын тикшерик. Кем төрлечә озаграк сикерә икән? 4 нче сыйныфтан Ләйсән белән Ләйлә рәхим итегез.
 
Сүзне 2 сыйныф укучыларына бирәбез. Җыр:--------------------
 
(10 ярыш)
2 а б.   Бу ярышыбыз “Һәрберсе үз урынына дип атала”. Бу уенга 2нче сыйныф укучыларын чакырабыз.Һәр командадан икешәр кыз катнаша.     
   Бу савытка борчак белән фасольны бергә бутап куйганнар. Ләкин аларны аерырга кирәк. Берегез борчак, ә икенчегез фасольны аерым савытларга җыячак. Сез әзерме? Башладык.
 
 
Кызларны Муса сәләмли. Җыр:.......................................
(11ярыш)
1 а б.     Безнең туган телебездә ягымлы, күркәм сүзләр бик күп. Ягез әле, кызлар, әниләрегез сезгә яратып, иркәләп ничек эндәшә икәнен, үзегезнең аларга нинди матур сүзләр белән дәшүләрен искә төшерик.
1сыйныфтан Ләйлә белән Гадиләне чакырабыз.
 
Искиткеч шул безнең телебез! Кызларыбыз да тәмле теллеләр икән!
(12 ярыш)
2 а б.    Соңгы ярышыбыз “Җитез санитарлар” дип атала. Бу ярышка 1нче сыйныфтан Ләйсән белән Айсылуны чакырабыз. Алар бирелгән әйберләрне тиз генә киенергә тиешләр. (халат, косынка кияргә, сумканы иңгә асарга)
Кызлар сез әзерме? Башладык.
 
 
1 а б.Сүзне жюрига бирәбез.
 
                  Әфәрин, кызлар! Булдырдыгыз.
                  Тагын бер кат һәммәгезгә
                  Чын күңелдән зур рәхмәт
                  Сигезенче мартны  котлап
                  Җырыбыз булсын бүләк.
 
Командаларны 1 нче сыйныф малайлары “Матур кызлар” исемле җыр белән сәләмли.
 
Командаларны бүләкләү өчен сүзне........................................бирәбез.
 
2 а б.     Шушының белән 8 март бәйрәменә багышланган ярышыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.
 

»  Размещено в сообществах:   

Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн