Официальный сайт aktuell 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



перспективное планирование по обучению детей дошкольного возраста правилам дорожного движения

Submitted by Рамиля Галимзяновна У on Wed, 14/09/2011 - 16:15
Данные об авторе
Автор(ы): 
Уразаева Рамиля Галимзяновна
Место работы, должность: 

воспитатель Муслюмовского детского сада "Кояшкай" Муслюмовского муниципального района

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
дошкольное образование
Предмет(ы): 
Другое
Целевая аудитория: 
Воспитатель
Тип ресурса: 
программа
Краткое описание ресурса: 
<p> перспективный план по обучению детей дошкольного возраста правилам дорожного движения</p>

Беренчекечкенәләр төркемендә балаларга

юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план.

 

Тема

Максат

Материал

 

 

1.Уен – шөгыль.

 “Кем ераграк   сикерә?”, ”Кем

капчыкны ераграк ыргыта?”

 

     СЕНТЯБРЬ

 

Балаларны пространствода

ориентлашырга өйрәтү,

сөйләм күнекмәләрен үстерү, “ерак – якын”, “монда”, “тегендә” төшенчәләрен  анлату.

 

 

 

Озын бау, ком тутырылган капчыклар.

 

 

 

 

2.Территория буенча

прогулка.Уен:”Куянны табыйк”.

Балаларга “анда”, “монда”,

“аста”,”өстә” төшенчәләрен аңлату, дус – тату уйнауларынага

ирешү.

Уенчык куян.

3.Рәсем шөгыле

Балаларга йомгакларны аста, өстә, кырда, зур, кечкенә итеп ясарга өйрәтү.

Кәгазь битләре,

Төсле карандашлар,

Песи рәсеме,йомгак

Уен: “Минем янга

йөгерегез”

Балаларны сигнал буенча

бер – берсенә бәрелмичә

йөгерергә өйрәтү.

 Спорт инвентарьлары

 

 

 

1.Уен: “Үз төсеңне тап”

    ОКТЯБРЬ

 

Предмртларны төсләре

буенча  чагыштыру һәм группалаштыру,балаларның сөйләмен үстерү.

 

 

Кызыл,яшел,сары түгәрәкләр,

предметлар.

Уен.”Төсле Автобуслар”

Төсләрне, формаларны 

аера һәм чагыштыра белергә өйрәтү, автобуста

 үз – үзеңне тота белү күнекмәләрен үстерү.

Кызыл,сары, яшел төстәге  автобуслар.

Уен “Поезд”

Бүлмәдә ориентлашу, бер-бер артлы тезелеп  йөрү.

 

4.Кисеп ябыштыру шөгыле: “Төрле төстәге түгәрәкләр”

Предметларны төсләре һәм  формалары буенча аера белергә өйрәтү.

Һәр балага төрле төстәге кәгазь,клей, пумалалар.

 

 

 

Уен: “Светофор”

НОЯБРЬ

 

Сигналлар ярдәмендә хәрәкәт итәргә өйрәтү.

 

 

Светофор макеты кызыл,сары, яшел төстәге түгәрәкләр.

 Уен “Тупларны  флагларга

Сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәтүне  дәвам итү.

Туплар, флаглар

 

З.Туфайлованың “Шофер булам”, Н.Измайлованың “Машина ала белмисез” шигырьләрен уку.

Балаларда шофер хезмәтенә кызыксыну, өлкәннәр сыман булу  теләге  уяту.

“Иң матур сүз” китабы, 58, 233 бит.

Әвәләү. Төсле туплар

Балаларны төрле төстәге тупларны әвәләргә, әвәләгән тупларны алга, артка, уңга, сулга, тәгәрәтеп уйнау.

Такталар, төсле пластилиннар.

 

 

 

Транспорт төрләре сүрәтләнгән рәсемнәр карау.

  ДЕКАБРЬ

 

Балаларны трапспорт  төрләрен  аера белергә өйрәтү.

 

 

Төрле транспорт төрләре, рәсемнәр.

Прогулка. Кардан машина, юл төзеп уйнау.

Балалар белән  машинаның нинди өлешләрдән торуын ачыклау.

Көрәкләр

Дидактик  уен “Бу нинди машина”.

Балаларны  транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү.

Уенчык машиналар

Рәсем. “Теләгән машинаны яса”.

Рәсемдә машинаның төп өлешләрен /кузов, кабина, тәгәрмәчләр/ сүрәтләргә өйрәтү.

Һәр балага кәгазь, гуашь, пумала.

 

 

Прогулка. Җиңел һәм  йөк машиналарын күзәтү.

         ЯНВАРЬ

 

Балаларны  йөк һәм җиңел машиналарны  аера белергә, охшашлыгын һәм аермасын таба белергә өйрәтү.

 

 

Җиңел һәм йөк  автомашиналары.

Уенчык йөк һәм җиңел машиналар карау, әңгәмә үткәрү.

Балаларны транспорт төрләрен аера белергә өйрәтүне дәвам итү, сөйләмне үстерү.

Уенчык машиналар

Уен “Чыпчыклар һәм автомобиль”.

Бер-береңә бәрелмичә чәчелеп йөрергә, сигнал буенча хәрәкәт итәргә

өйрәтү.

Чыпчык

битлекләре, руль.

 “Шофер” сюжетлы – рольле уены.

Уен барышында йөк һәм җиңел машиналарның аермасын күрә белергә өйрәтү.

Машиналар ясау өчен урындыкларны куллану, рульләр.

 

 

Трамвай, троллейбус рәсемнәрен карау.

   ФЕВРАЛЬ

 

Балаларга троллейбус белән трамвайның аермасын белергә өйрәтү.

 

 

Трамвай, троллейбус рәсемнәре.

Уен “Трамвай”.

Трамвайның рельстан өйргәнен истә калдыру, бүлмәдә бер-бер артлы, бәрелмичә өйрү.

Табышмак “Сукмактан да чыгаалмыйлар, бер-берсен дә уздырмыйлар          /трамвай”/.

Прогулка. Төрле биеклектәге кардан әйберләр төзеп уйнау.

Балаларда пространствода ориентлашу һәм әйберләрне үлчәмнәре буенча чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

Кардан әйберләр төзү өчен көрәкләр, чиләкләр.

Уен “Урамда ничек йөрергә?”

Балаларны игътибар белән тыңлый белергә, светофорның һәр төсенең нәрсә аңлатуын истә калдырырга  күнектерү.

К.Гардановның  “Урамда ничек йөрергә?” шигыре, “Иң матур сүз” китабы,145 бит.

 

 

Автобус

         МАРТ

 

Балаларны автобус белән таныштыру, башка төр транспортлардан аермасын табу.

 

 

Уенчык автобус, автобус сүрәтләнгән рәсемнәр.

 Уен “Автобуста барабыз”.

Балаларны  җәмәгать транспортында үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

Автобус төзү  өчен урындыклар, руль, билетлар.

 Кисеп ябыштыру. “Автобус”

Балаларның автобусны кем йөртүе, аның кайда, ничек йөрүе турында белемнәрен тулыландыру, төп өлешләрен истә калдыру.

Һәр балага кәгазь бите, автобус төзү өчен детальләр.

Прогулка. Уен “Төсле автобуслар”.

Балаларны төсләрне аера белергә өйрәтүне дәвам итү.

Кызыл, сары, яшел төстәге автобуслар рәсеме, кызыл, сары, яшел төстәге  түгәрәкләр.

 

 

Урам, юл

макеты белән танышу.

       АПРЕЛЬ

 

Урам,юл, тротуар кебек төшенчәләр белән танышу, урам, юл төзеп уйнау.

 

 

Юл макеты.

 Экскурсия. Урам белән танышу.

Балаларның урам, юл, тротуар, җиңел һәм  йөк  машиналары турындагы белемнәрен  тулыландыру, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген ачыклау.

“Чыпчыклар һәм автомобиль” уены өчен атрибутлар.

 Уен “Минем янга йөгерегез”

Балаларны сигнал буенча бер- берсенә бәрелмичә йөгерергә өйрәтүне дәвам итү.

 

 Төрле зурлыктагы һәм   киңлектәге юллар һәм машиналар әвәләү.

Балаларның юл һәм машиналар турындагы  белемнәрен тулыландыру, кул-бармак мускулларын ныгыту.

Әвәләү тактасы, пластилин, юл макеты, уенчык машиналар.

 

 

Юл макетын кулланып машиналар белән уйнау.

               МАЙ

 

Балаларга юл йөрү кагый дәләрен өйрәтүне дәвам  итү.

 

 

Юл макеты, уенчык машиналар.

Транспорт төрләре турында табышмаклар әйтү.

Балаларның транспорт төрләре турындагы белемнәрен ачыклау.

“Иң матур сүз” китабы, 297 бит.

Җәяүлеләрнең тротуардан йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә.

Балаларга тротуар турында төшенчә бирү.

Юл макеты, рәсемнәр.

Якындагы урамга экскурсия.

Юл хәрәкәте, тротуар, машиналар турындагы белемнәрен тулыландыру.

 

 

 

 

 

 

                      

 

Уртачылар төркемендә  балаларга

юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча перспектив план.

 

Сентябрь.

Тема

Максат

Кулланма материал

1.

Урында ариентлашу.

Балаларны үз тирәлегеңдә урнашкан предметлар янында ариентлашырга өйрәтү.

Мәкаль: Юлда йөрергә дә акыл кирәк.

Табышмак: Барам, барам, очы юк. (юл).

2.

Урында ариентлашу. Хәрәкәт

Балаларның урында ариентлашу күнегүләрен камилләштерү.

Ш. Галиев. “Юл кемнеке?” шигыре

3.

 Төсләр.

Балаларга төсләрнең  тормышта нинди әһәмияте барлыгын аңлату.

Төсләр, төсле кәгазьләр, карандашлар, буяулар.

4.

Төсләр. Аларның юл хәрәкәтендә урнашу тәртибе.

Балаларга төсләрнең алышынуы, урнашуы, төсләрнең әһәмияте турында белемнәр бирү.

Ш. Галиев. “Светофорның  өч сүзе” шигыре.

“Көч һәм рух тамырлары”, 126 бит.

 

Октябрь.

1.

Шофер - машина йөртүче кеше.

 Балаларга юл хәрәкәтендә машина йөртүчеләрнең әһәмиятен аңлату.

Уенчык машиналар. Уен ситуациясен булдыру. Мәкальләр. Р. Мингалим “Миннән сәлам”! шигыре. Салават күпере №10 2004 ел.

2.

Транспорт.

Балаларның транспорт турында белемнәрен барлау, тулыландыру.

Табышмаклар,“Гөлбакча” китабыннан 225, 227 битләр.

Н. Гайсин “Минем кораб” шигыре,159 бит,

Р. Миннуллин “Минем таныш автобусым” шигыре, 102 бит.

3.

Пассажирлар -машинага утырып йөрүче кешеләр.

Балаларга машинага утырып йөрүче кешеләр турында мәгълүмәт бирү.

Плакатлар, рәсемнәр.

4.

Җәяүле кешеләр, алар йөри торган юл.

 

Балаларга җәяүле кешеләр йөри торган юл – тротуар турында төшенчә бирү.

Илнур Дәүләтша “Алпамша шәһәргә килде” хикәясе

Ноябрь.

1.

Транспорт хәрәкәт итә торган юл.

Балаларны олы юл,транспорт хәрәкәт итә торган юл белән таныштыру.

Юл макеты, машиналар, уен атрибутлары. 

“Менә сезгә багана”. Салават күпере №10 2004 ел.

2.

Светофор.

Балаларны светофор төсләре белән таныштыру. Төсләрнең юл йөрүдә әһәмиятен аңлату.

 

3.

Шәһәр җәмәгать транспорты.

(автобус, трамвай, троллейбус, такси.)

Балаларда “җәмәгать транспорты” турында төшенчә булдыру, аның төрләре турында белемнәрен киңәйтү.

Я. Игәнәй. “Трамвайда” шигыре,

Ш. Галиев “Автобуста” шигыре, табышмаклар, “Көч һәм рух”  тамырлары китабы.

4.

Җәмәгать транспортында чыгу, утыру.

Балаларда җәмәгать транспортында үзеңне тоту культурасы нигезләрен формалаштыру, уеннар барышында ныгыту.

И. Дәүләтша “Алпамша шәһәргә килде”.

Уен “Автобуста сәяхәт”.

Декабрь.

1.

Җәмәгать транспортында үз- үзеңне тоту.

Балаларга җәмәгать транспортында үзеңне тоту культурасы нигезләрен аңлату.

Мәкальләр, “Гөлбакча”. 215 бит.

2.

Җигүле транспорт.

 Балаларның транспорт турында, транспортның төрләре турындагы белемнәрен киңәйтү.

Уен: “Атта барабыз”. Табышмаклар, Гөлбакча, 223 бит.

А. Алиш “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, 88 бит.

3.

Юл, юлдагы хәрәкәт итү палосалары.

Балаларның рәсем һәм макет ярдәмендә юлдагы хәрәкәт итү полосалары турында белемнәрен ныгыту.

Машиналар, юл макеты.

 Н. Каштан. “Солтания белән күбәләк.”

4.

Юлда хәрәкәт итүдә катнашучылар.

Балаларга юлда хәрәкәт итүчеләр турында тулырак мәгълүмәт бирү.

Рәсемнәр, юл макеты машиналар.

                                                        Январь.

1.

Экскурсия. Юлда хәрәкәт итүче транспорт төрләре белән танышу.

Балаларның алган белемнәрен практикада куллану.

Юл билгеләре модельләре.

2.

Юл, урам чаты, мәйдан. Аларның аермасы. Урамда үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре.

Балаларның урам турында белемнәрен киңәйтү, юл кагыйдәләре белән таныштыру.

Л. Лерон “Светофор- тәмле тамак” шигыре,

Юл билгеләре модельләре.

Ш. Галиев “Юл кемнеке” шигыре.

3.

Урамнарда, юлда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре.

Балаларга урамнарда, юлда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату.

Юл билгеләре модельләре.

4.

Урамнарны, юлларны аркылы чыгу.

Урамнарда, юлда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтү.

Н. Каштан “Солтания һәм күбәләк”,

“Рух һәм көч тамырлары”.

Февраль.

1.

Тимер юл транспорты, аның үзенчәлекләре.

Балаларның транспорт төрләре турында белемнәрен тирәнәйтү.

Табышмак “Көч һәм рух тамырлары” китабы.

2.

Тимер юл белән бәйләнешле билгеләр.

Тимер юл белән бәйләнешле билгеләр белән танышу.

 

3.

Тимер юлга якынлашуны кисәтү.

Балаларның кисәтүче билгеләр турында белемнәрен ныгыту.

Уен: “Поезда сәяхәт”.

4.

Тимер юлны аркылы чыгу төрен ачыклаучы билгеләр.Тимер юлда үз -үзеңне тоту.

Балаларның тимер юлны аркылы чыгу төрен ачыклаучы билгеләр турында белемнәрен ныгыту.

Уен: “Поезда сәяхәт”.

                                                            Март.

1.

Бер якка хәрәкәт итүче юлда йөрү тәртибе (машиналар, җәяүләр).

Балаларны урамда үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итү.Машиналар хәрәкәтен күзәтү.

Юл макеты, машиналар, курчаклар. Уен “Автомобиль һәм чыпчыклар”

2.

Ике якка да хәрәкәт итүче юлда йөрү тәртибе.(Машиналар, җәяүлеләр).

Балаларга уң, сул якка хәрәкәт итүче транспорт һәм җәяүлеләр турында мәгълүмәт бирү.

Уен “Машинада барабыз”

3.

Бер һәм ике якка хәрәкәт итә торган юлларның аермасы.Юлда очырый торган билгеләр.

Юл билгеләре белән танышу. Балаларга  макетны аңларга өйрәтү.

Юл бигеләре, юл макеты, машиналар.

4.

Экскурсия. Урамда юлда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре.

Балалар белән бозлавык юлдан гөрләвекләр акканда юлда ничек хәрәкләнү турында сөйләшү.

 

                                                       Апрель.

1.

Юлда очрый торган билгеләр.

 Балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү.

Юл билгеләре плакатлары.

2.

Тимер юл буенда очрый торган билгеләр.

Балаларны тимер юл буенда очрый торган билгеләр белән таныштыру.

Юл билгеләре, табышмаклар.

3.

Җәяүлеләр өчен билгеләр.

Җәяүлеләр өчен билгеләр белән танышу. ничек куллану турында сөйләшү.

Н. Низамиев “Велосипедыңа өйрәт” шигыре.

4.

Юл, урам чатларын аркылы чыгу тәртибе, юлдагы билгеләр.

Балаларның алган белемнәрен ныгыту, практикада куллана белергә өйрәтү.

 

                                                           Май.

1.

Територия буенча экскурсия.

Балаларга үз бакча териториясен танып – белергә өйрәтү.

 

2.

Төзү. Машиналарга гараж.

Балаларны участокта комлыкта гаражлар төзергә өйрәтү.

Машиналар, комда уйнау өчен уенчыклар.

3.

Экскурсия. Җәяүлеләр хәрәкәтен күзәтү.

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү.

 

4.

Конструкцияләү. Минем яраткан машинам.

Балаларны таякчыклар, пластик бөкеләр ярдәмендә машина макетлары төзергә өйрәтү.

Таякчыклар, бөкеләр, машиналар.

 

 

                        Зурлар  төркемендә   балаларга

                       юл  өйрү  кагыйдәләренә  өйрәтү буенча 

                                            перспектив  план.

 

                                                     Сентябрь

  Тема

  Максат

Материал

1.

Юл, транспорт, җәяүле.

Куркыныч юл.

Юлдагы куркынычны аңлау. Юл, анда үз-үзеңне

тоту кагыйдәләре турында

белемнәрен киңәйтү.

Мәкаль: Юлда

йөрергә дә акыл

кирәк.

2.

Р.Валиеваның “Күңелле светофор” шигырен уку.

Балаларны юлда үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

“Күңелле светофор” китабы

3.

Юлдагы куркынычсызлык – юлның торышына бәйле.

Балалар елның төрле фасылларында транспорт хәрәкәте шартларына бәйле рәвештә җәяүлеләрнең үз-үзләрен тотуы кагыйдәләре дә үзгәрүен аңлату.

Табышмак: “Барам, барам,  очы юк”.

Уен “Юл аркылы дөрес чык”.

4.

Тормазлау юлының төрле шартларга бәйлелеге.

Тайгак юл, коелган яфраклар белән капланган һәм юеш юл ни өчен куркыныч икәнлеген аңлату.

Ике предмет алына, берсе паласта, икенчесе

шома өстәлдә яки

идәндә шудырыла.

                                                              Октябрь

1.

Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрне юлдагы куркынычлар турында кисәтүче билгеләр.

Балаларның юл билгеләре

турындагы белемнәрен киңәйтү.

 

2.

Кисәтүче билгеләр белән танышу.

“Куркыныч билгеләр”, “Тайгак юл”, “Юл эшләре”, “Терлек куу” һ.б.

билгеләрне урнаштыру урыннары белән таныштыру.

Билге макетлары,

И.Дәүләтшаның

“Алпамыш шәһәргә килде”,

“Көч һәм рух тамырлары”, 129 бит.

3.

Уен “Кем әйбәтрәк юл өйрү кагыйдәләрен белә”.

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләрен истә калдырырга, юл билгеләрен аера белергә өйрәтү.

Юл хәрәкәте билгеләре.

4.

Картоннан юл өйрү билгеләрен ясау.

Балаларны шөгыльләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү.

Үрнәк, картон, төсле каләмнәр.

                                                          Ноябрь

1.

Төрле  йөк ташучы һәм җиңел машиналар рәсемнәрен карау.

Балаларны рәсемнәрдән  йөк машинасын  җиңел машинасыннан аера белергә өйрәтү.

Рәсемнәр, уенчык машиналар.

2.

Юл йөрү кагыйдәләренә, транспорт төрләренә бәйле табышмаклар чишү һәм шигырьләр уку.

Балаларның уйлау сәләтләрен үстерергә ярдәм итү, табышмакларга җавап табарга өйрәтү.

 

3.

Юл макеты  һәм уенчык машиналар белән уен оештыру.

Балаларны уен вакытында төрле ситуацияләрне чишәргә өйрәтү.

Юл макеты, вак уенчык машиналар.

4.

Прогулка

Балалар белән урамда хәрәкәт итүче машиналарны күзәтү.

 

                                                           Декабрь                                                                                                                                                  

1

Балаларның юлларда

һәм урамнарда үз-

үзләрен тоту.

Балаларда урамда үз-үзеңне тоту культурасы булдыру.

К Низамиева “Велосипедыңа өйрәт” Көч һәм рух тамырлары 125бит.

2

Велосипедта йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә.

Велосипедта  йөрү өчен махсус урыннар булуын аңлату. Юл билгеләре”Балалар”, “Велосипед юлы белән кисешү”, “Велосипедта йөрү тыела”.Велосипед юлы белән таныштыру.

Р.Миңнуллин “Алмаш-тилмәш”. Көч һәм рух тамырлары 127бит.

3

Велосипед һәм аңа

кагылышлы юл

билгеләре рәсеме карау.

Балаларны велосипед рәсеме һәм аңа кагылышлы юл билгеләре рәсемнәре ясарга өйрәтү.

К.Низамиева “Велосипедыңа өйрәт”

4

КВН-Ярыш үткәрү. Яшь

велосипедчылар ярышы.

Залда юл йөрү

кагыйдәләрен үтәп велосипедта йөрү.

Балаларны бер-берсенә булышырга өйрәтү. Дуслык, коллективлык хисе тәрбияләү. Юл билгеләрен дөрес билгеләүләренә ирешү.

 

Велосипедлар, юл йөрү кагыйдәләре билгеләре.

                                                               Январь

1

Шөгыль. Шәһәр

транспорты турында

картиналар карау.

Автобус, троллейбус, трамвайны рәсемнән танырга һәм чагыштырырга өйрәтү.

Я.Игәнәйнең

“Автобусым” шигыре,

Ш.Галиевның “Трамвайда” шигыре.

2

Шигырьләр уку,

табышмакларга җавап табу.

Балаларны транспорт төрләре турында әсәрләр тыңларга, табышмакларга җавап табарга өйрәтү.

Трамвай, троллейбус турында табышмаклар. Я.Игәнәй “Трамвайда”, Ш.Галиев “Автобуста” Көч һәм рух тамырлары 131 бит.

3

Махсус транспорт төрләре турында әңгәмә.

Балаларга кайбер махсус транспорт төрләре (янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, милиция) юл йөрү кагыйдәләрен бозарга мөмкин икәнлеге турында  сөйләү.

Транспорт төрләре рәсемнәре.

4

Экскурсия.

Махсус машина тукталашына бару. (Ашыгыч ярдәм яки янгын сүндерү)

 

                                                                Февраль

1

  Макет һәм рәсем аша берничә полосасы булган юл турында әңгәмә.

Берничә хәрәкәт полосасы булган юл турында белемнәрен ныгыту, баету.

Ш.Галиев “Юл кемнеке?” Макет, рәсемнәр.

2

Рәсем. Берничә полосалы юл һәм андагы билгеләр.

Рәсем шөгыле аша берничә полосалы юл турында төшенчә бирү.

И. Дәүләтша “Алпамыш шәһәргә килде”. Көч һәм рух тамырлары”.25 бит, төсле каләмнәр, юл билгеләре.

3

Күп полосалы һәм бер полосалы юл.

Балаларны күп полосалы юлдан бер полосалы юлны аера белергә өйрәтү.

Рәсемнәр. макет.

4

Урам чатына экскурсия.

Безнең төбәктә юл бер полосалы икәне турында сөйләү.

 

                                                                   Март

1

Рәсем. Регулировщик атрибуты ясау.

Балаларны регулировщик таягы ясарга өйрәтү.

Төсле каләмнәр, үрнәк.

2

Уен “Светофорчы”

Уенда “Светофор”вазифасын регулировщик башкара.

Юл билгеләре, атрибутлар.

3

 Регулировщик сигналларын күрсәтү һәм әңгәмә үткәрү.

Балаларны регулировщик сигналлары белән таныштыру.

Рәсемнәр

4

Экскурсия.

Юлда йөрүчеләр, машина йөртүчеләр хәрәкәтен күзәтү.

 

                                                            Апрель

1.

Авыл җирендә җәяүлеләр һәм төрле транспортларның  хәрәкәт итүе.

Балаларны авыл җирендә җәяүлеләр һәм транспорт 

өчен булган юл өйрү кагыйдәләре белән таныштыру.

Юл макеты, уенчык машиналар.

2.

Рәсем. “Җигүле транспорт хәрәкәте тыела”, “Минималь тизлекне чикләү” билгеләрен ясау.

Балаларны рәсем шөгыле аша җигүле транспорт хәрәкәтен көйләүче билгеләр белән таныштыруны дәвам итү.

Юл билгеләре үрнәкләре, төсле каләмнәр,

Ш.Галиевның

“Юл кемнеке” шигыре.

3.

Уен “Юл чаты”.

Балаларны шөгыльләрдә алган белемнәрен уенда файдаланырга өйрәтү.

Уен атрибутлары

Май

4.

Авыл читенә экскурсия.

Балалар белән күпергә бару. Андагы милиция  постын карау. Күперне чыккач авылларга юл киткәнен күрсәтү, сөйләү.

 

                                                                Май

1.

Урам  /юл/  чатында җәяүлеләр хәрәкәтен көйләүче билгеләр.

Балаларга  урам /юл/ чатларында җәяүлеләр хәрәкәтен көйләүче билгеләрне  аңлату.

Р.Миннуллин

“Светофор” шигыре, “Көч һәм рух тамырлары”, 128 бит.

2.

Җәяүлелер юлны  аркылы  чыгу өчен махсус  юллар.

Балаларны “Җәяүлелер юлны аркылы чыгу өчен махсус юл”, “Җир  өсте җәяүлеләр чыгу юлы” билгеләре белән таныштыру.

Юл макеты, рәсемнәр, кисәтүче билгеләр.

3.

Рәсем. Юл билгеләре ясау.

Балаларны “Җәяүлеләр чыгу юлы”, “Җир асты җәяүлеләр чыгу юлы”, “Җир өсте җәяүлеләр чыгу юлы” билгеләрен рәсемгә ясаргаөйрәтү.

Кисәтүче , информацион-кисәтүче билгеләр.

4.

Юл чатына экскурсия.

Балалар белән юлда кешеләрнең хәрәкәт итүен күзәтү.

 

 

 

       


Мәктәпкә хәзерлек төркемендә балаларга

юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү  буенча

перспертив план.

 

                                  Сентябрь

1

Җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен кагыйдәләр.

   Балаларда юлда, җәмагать транспортында үз-үзеңне тоту турында белемнәрен булдыру.

Мәкаль: Юлда йөрергә дә акыл кирәк.

2

Син- пассажир.

Балаларга пассажирның кем булуын төшендерү.

Я.Иганәй. “Трамвайда” “Көч һәм рух тамырлары”, 131 бит.

3

Ш.Галиевның

“Автобуста” шигырен

уку.

Җәмагать транспортында әдәплелек тәрбияләүне дәвам итү. Үз-үзеңнең һәм иптәшеңнең җәмагать транспортында тотышына нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.

“Көч һәм рух тамырлары”, 131 бит.

4

Урамда, юл чатында

җәяүлеләр хәрәкәте.

Зурларның һәм укучы балаларның юлда йөрүләрен күзәтү.

Урамга экскурсия.

 

 

                                                    Октябрь

1

Светофорның өч күзе.

Балаларны светофор белән таныштыру. Хәрәкәт күп булган җирләрдә светофор булуын аңлату. Төсләрнең нәрсә аңлатуын өйрәнү.

Р.Бәширнең “Кызыл ут” шигыре. “Көч һәм рух тамырлары”,

  125 бит.

2

 Ш.Галиевнең

“Светофорның өч күзе”шигырен яттан өйрәнү.

Балаларның алган белемнәрен ныгыту.

“Көч һәм рух тамырлары”,126 бит.

3

Регулировщик- кем ул?

Регулировщикның кулына каралы-аклы таяк тоткан, күкрәгендә билгесе булган милиция хезмәткәре булуын аңлату. Аның һәр хәрәкәтенең светофорның бер сигналына тәңгәл килүен өйрәтү.

Рәсем карау. Милиция хезмәткәре белән әңгәмә.

4

Постта милиция

хезмәткәре торган

урынга экскурсия.

Милиция хезмәткәре-ДАИ(дәүләт автомобиль инспекторын) юлда иң зур кеше булуын төшендерү.

Күзәтү.

                                                               Ноябрь

1

Тыючы билгеләрне

өйрәнү: “Керү тыела”,

“Хәрәкәт тыела”,

“Куркыныч”, “Уңга

борылыш юк”, “Кирегә

борылу тыела”.

Балаларны кайбер тыючы билгеләр белән таныштыру. Тыючы билгеләрнең гомүми күренешен һәм алардагы төсләрне күзалларга өйрәтү.

Рәсемнәр карау. Тыючы билгеләр. Мәкаль: Урау булса да юл яхшы.

2

Тыючы билгеләрнең

рәсемен ясау.

Балаларның тыючы билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту. Төсләрне дөрес куллану.

Рәсемнәр.

3

Р.Миңнуллинның

“Алмаш-тилмәш” шигырен уку.

Велосипедта дөрес йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

“Көч һәм рух

тамырлары”,126 бит.

4

Балалар бакчасы

урнашкан Пушкин

урамына экскурсия.

Нинди тыючы билгеләр куюларын ачыклау.

Күзәтүләр

                                                    Декабрь

1.

Күрсәтмә бирүче билгеләр: “Турыга хәрәкәт”, “Сулга хәрәкәт”, “Җәяүлеләр юлы” һ.б.

Балаларны күрсәтмә бирүче билгеләр белән таныштыру.

Юлга чыксаң азыгың үзең белән булсын.

 

2.

Күрсәтмә бирүче билгеләрнең рәсемен ясау.

Төсләрне дөрес сайларга өйрәтү.

    Юл  макетлары

3.

Дидактик уен “Юл билгеләрен төзе”

Балаларның юл йөрү билгеләре турындагы белемнәрен тулыландыру.

Лото

4.

Транспорт төрләре турында табышмаклар әйтү,өйрәтү. “Юлда йөри беләсеңме?” иллюстрацияләр наборын карау.

Балаларның юл өйрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тулыландыру, баету.

Табышмаклар, иллюстрацияләр.

                                                 Январь

1.

Кул хезмәте шөгыле. Картоннан юл билгеләрен ясау. Кисәтүче билгеләр.

Балаларның юл йөрү билгеләре турындагы белемнәрен тулыландыру.

Картон, краскалар, пумала, кайчы.

2.

Тыю билгеләрен карау.

Балаларның  тыю билгеләре турындагы белемнәрен тулыландыру.

Тыю билгеләре

3.

“Светофор” уены

Балаларны светофорга карап юлда дцрес хәрәкәт итәргә өйрәтү.

Светофор моделе, уенчык машиналар.

4.

Тематик прогулка. Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр.

Балаларның тротуар турындагы белемнәрен  ныгыту. Җәяүлеләрнең тротуардан гына өйрүен төшендерү.

Күзәтүләр.

                                         Февраль

1.

Информация күрсәтүче билгеләр: “Бер яклы хәрәкәтле юл”, “Кирегә борылу юлы”, “Автомобильләр юлы” һ.б.

Балаларны информация күрсәтүче билгеләрне танырга өйрәтү, әһәмиятен аңлату.

Рәсемнәр карау, макетлар.

2.

Юл йөрү билгеләре – безнең дуслар.

Балаларны юл йөрү билгеләре белән таныштыруны дәвам итү.

Дидактик уен “Юл билгеләрен дөрес куй”.

3.

“Яңа йортта, яңа урамда” Г.Мөхәмәтшин хикәясен уку.(“Без китап яратабыз”, 25 бит)

Балаларны хикәяне игътибар белән тыңлый белергә, юлда йөргәндә кагыйдәләрне төгәл үтәргә өйрәтү.

 

4.

Табышмаклар өйрәнү, (транспорт төрләренә карата) З.Туфайлованың “Шофер булам” шигырен искә төшерү,кабатлау.

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту.

Табышмаклар.

                                                 Март

1.

“Сервис” (хезмәт күрсәтү билгеләре)

Балаларны хезмәт күрсәтү билгеләре белән таныштыру.

Юл билгеләре

 

2.

Хезмәт күрсәтү билгеләренең рәсемен  ясау.

Балаларның юлдагы билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту, аларны танырга өйрәтү.

Күзәтүләр

3.

Регулировщик хезмәтен тасвирлаган рәсемнәр карау, әңгәмә уздыру.

Балаларны регулировщик хезмәте белән таныштыруны дәвам итү.

Рәсемнәр

4.

Тематик прогулка. 

Балаларны урамдагы юл билгеләрен танырга өйрәтү.

Күзәтүләр.

   

 

 

 

                                           Апрель

1.

 

Юл билгеләре рәсемнәрен карау.

Балаларны юл йөрү билгеләре турындагы белемнәрен тулыландыру, баету.

Рәсемнәр

2.

Кул хезмәте шөгыле. Регулировщик өчен атрибутлар ясау.

Балаларга регулировщик хезмәтенең әһәмиятен аңлату.

Картон, кайчы, клей һ.б.

3.

“Могҗизалар кыры” – күңел ачу кичәсе.

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тулыландыру.

Кичә өчен кирәкле атрибутлар.

4.

 Дәүләт автоинспекциясе

хезмәткәре белән очрашу.

Балаларны дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренең эшчәнлеге белән таныштыру.

 

                                                Май

1.

Экскурсия. ДАИ хезмәткәренең эшен күзәтү.

Балаларга  ДАИ хезмәткәре эшенең  әһәмияте турында аңлату.

 

2.

Участоктагы  юлда  велосипедта йөрү.

Балаларның белемнәрен практикада куллану.

Велосипедлар

3.

Юл билгеләренең рәсемен ясау.

Балаларның юл билгеләре турындагы белемнәрен тулыландыру, баету.

Краскалар, кәгазь битләре, пумалалар.

4.

Урамга  экскурсия

Балаларның  урамдагы юл билгеләрен тануларын, истә калдыруларын ачыклау.

 

 

                          "Могҗизалы юллар"

        Мәктәпкә хәзерлек төркемендә викторина

 

  “Без юлларда иминлек ягында” дигән девиз астында “Могҗизалы юллар” дип исемләнгән викторина.

 Әзерлек. залның түрендә “Могҗизалы юллар” дигән язу эленгән. Уеннар өчен бөтен атрибутлар әзерләнгән. Ике командага да эмблемалар әзерләнә, балаларның түшләренә тегелә.

 

Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Сезне “Могҗизалы юллар” үзенә чакыра. Бүген безнең каршыбызда ике команда – “Светофор”, “Юл билгеләре” командалары көч сынашачак.

Җиңүчеләрне җюри билгели (җюри составы белән таныштыра).

  Музыка астында командалар керәләр, ике шеренгага тезелеп басалар.

Тәрбияче. Әйдәгез, ярышта катнашучылар белән якыннанрак танышыйк.

  Сүз “Светофор” командасына бирелә.

Капитан: Сезне “Светофор” командасы тәбрикли.

Өч күзле булсам да мин

Һич дию – пәри түгел.

Минем төсләрне белсәгез

Юлда йөрүе җиңел.

 

2бала

Кызыл әйтә: “Тукта,

Юл ябык, ашыкма!”

 

3 бала

Сары төс әйтә: “Игътибар,

Як-ягыңа син каран.

 

4 бала

Светофор билгеләрен

Бик яхшы белсәң әгәр,

Өйгә һәм бакчага

Җитәрсең исән-сау.

 

5 бала

Яшел төс әйтә: “Юл ачык,

Юл аша курыкмый чык”.

“Светофор” җыры башкарыла.

 

Светофор булса

Урам чатында,

Игътибар белән

Син аны кара.

Янса кызыл ут,

Тукта шунда ук.

Алга барырга димәк

Һич юл юк.

Сары ут янса, игътибарлы бул,

Урамда әле ачык түгел юл.

Яшел ут янды, сиңа юл ачык,

Ашыкмый гына урам аша чык.

 

Ә хәзер “Юл билгеләре” командасы сәламли.

Капитан. Яшәгән ди матур, төз урам- ул юл дип атала.

 

2 бала

Беренче автобус барлыкка килү белән урамны сөйләшергә өйрәткәннәр. Шулай итеп, урамда юл билгеләре барлыкка килгән. Урам сөйләшә башлаган.

 

3 бала

Юл буенда була алар

Дөрес юлны күрсәтә.

“Юлда кагыйдәләрне

Бозма”,- диеп кисәтә.

 

4 бала

Берсе, боера,

Берсе, кисәтә.

Ә монысы, ялт ит, диеп

Безгә урын күрсәтә.

 

5 бала

Бик кечкенә булса да ул

Төгәл үтәгез.

Һәрбер юл билгесен сез,

Хөрмәт итегез!

 

“Мактанчык үрдәк” җыры башкарыла.

Тәрбияче. Алдагы конкурс “Сорау-җавап” ярышы.

Кайсы команда сораулар тулы итеп җавап бирә, шул җиңүче була.

“Светофор” командасына сораулар.

1.Җәяүлеләр йөри торган юлның өлеше ничек атала?

2. Нәрсә ул светофор?

3. Светофорның нинди төсенә  юлны аркылы чыгарга ярый?

4.Машина йөртүче кешене кем дип атыйлар?

 

  Юл билгеләре командасына сораулар:

1.Кем ул җәяүлелеәр?

2.Җәяүлеләргә юлның кайсы өлешендә юлны аркылы чыгарга ярый?

3.Машина  йөри торган юл кырында уйнарга ярыймы?

4.Җәяүле кеше туктап торган автобусны кайсы ягыннан үтәргә тиеш?

 

Жюрига нәтиҗә ясау өчен сүз бирелә.

3 конкурс. Ике командага ике схема-рәсем тәкъдим ителә. Сездән рәсемдәге оешма, төзелешләргә (ашханә, шифаханә) туры китереп  юл билгеләрен янәшә куюыгыз сорала.

Музыкаль пауза  Велосипедыңа өйрәт” шигырен Замилов Ирек сөйли.

4 конкурс. Капитаннар ярышы.

Тактага зур форматта ясагып бетмәгән машина, велосипед рәсемнәре эленеп куела. Капитаннарга җитмәгән өлешләрен ясап бетерергә тәкъдим ителә.

 

Тәрбияче. Ә хәзер командалар бер-берегезгә табышмаклар әйтешәбез. Сүзне светофор командасына бирәбез.

 

Аяклары түгәрәк,

Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая табан.        (велосипед)

 

Барам, барам, очы юк. (юл)

 

Бер аякта үзе,

Маңгаенда күзе.     (светофор)

 

Җиңеле дә була аның,

Була өйк ташыганы.

Әтиләр бик яраталар,

Мин дә яратам аны.   (машина)

 

“Юл билгеләре”  командасына сүз бирелә.

На дисәң бармый,

Печән салсаң ашамый.

“Тр-р-р” дисәң туктамый,

Койрыгын борсаң

Кычкыра-кычкыра чаба. (автомобиль)

Кылга асылына, тимергә таяна,

Утырып чаба, теләсә кая.    (трамвай)

 

Ат түгел,кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.     (трактор)

 

5 конкурс. Һәр командадан өч кеше чыга, өстәлдәге рәсемдә су, һава һәм җирдә йөри торган транспорт төрләрен таҗарга кирәк. Бер бала су транспортынтабып кызыл каләм белән бер-берсен тоташтыра, икенче бала һава транспортын зәңгәр, өченче бала җир транспортын яшел каләм белән тоташтыралар.

 Жюри эшләргә бәя бирә.

 

Шайхразиев Ильнур “Шофер буласым килә” җырын башкара.

 

6 конкурс. Һәр командадан икешәр кеше чыга, өстәлдә әзер үрнәкләрдән карап шырпыдан җиңел машина, ракета, корабль, йөк машинасы төзиләр.

Жюри ике команданың да эшләрен бәяли. Соңыннан барлык уен-ярышларга нәтиҗә ясый, җиңүчеләр билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.

 

 

                     Якын дустым  светофор.

                        Икенче кечкенәләр төркеме.

  Максат: балаларныюл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда игътибарлылык тәрбияләү. Җәяүленең урамда үзен ничек тотарга кирәклеген аңлату. Светофорның түгәрәкләрен эшлекле ябыштыру.

Җиһаз: уенчык светофор, урам макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, светофор силуэты, пумала, җилем.

 Әзерлек. Машина юлына экскурсия. Әңгәмәләр, дидактик уеннар оештыру.

   Барышы:

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшәбез.

Песи керә: Мин мәче. Юл йөрү кагыйдәләре белгече.

Тәрбияче:Шундый белгеч булгач, әйдә безнең балаларга да өйрәт. Я, әйтеп кара, машина юлыннан ничек чыгасың?

Песи: Нәрсәсе бар аның, көпчәкләр арасыннан йөгерәсең дә чыгасың.

Балалар:Көпчәкләр арасыннан йөгерсәң, көпчәкләр астында калуың бар. Юлны чыгар өчен якында гына машиналар юкмы икәнен карарга кирәк.

Тәрбияче: Балалар, сез әле кечкенә. Сез юлны өлкәннәр белән генә чыгарга тиеш. Мәче, әйт әле, машина юлында уйнарга ярыймы?

Песи: Ярый, кайда уйнасаң да ярый. Шулай бит балалар?

Балалар: Юк, мәче, син ялгышасың. Машина юлында уйнарга ярамый.

Песи: Алайса кайда уйнарга соң?

Балалар: Ишек алдында.

Тәрбияче: Мәче, син светофорның нәрсә икәнен беләсеңме?

Песи: Беләм, ул өч күзле бер нәрсә инде шунда. Әле бер күзен, әле икенчесен, әле өченче күзен ача .

Балалар:Светофор- ул җәяүлеләрнең дә, шоферларның да ярдәмчесе һәм дусты.

                       Кызыл ут—тукта дигән сүз,

                       Сары ут—игътибар бул,

                       Яшел ут—барырга ярый.

Песи: Балалар, сез бик күп нәрсәләр беләсез икән. Хәзер мин сез сөйләгәннәрне истә тотармын.

Тәрбияче: Менә хәзер мәче сине тикшерәбез инде.

         Уен  “Светофор”

Тәрбияче: Булдырдыгыз, барыгыз да светофор турындагы мәгълүмәтләрне төгәл үзләштергәнсез икән.

Песи: Мин сезгә төрле түгәрәкләр алып килдем. Я, светофор ясап карагыз әле. Кемнеке матуррак булыр микән?

 

          Балалар өстәл янына барып әзер светофор силуэтына светофор рәсеменә карап түгәрәкләр ябыштыралар. Төсләрне дөрес урнаштыруларына карап, песи эш беткәч аларга йомгак ясый.

 

 

 

                             Экскурсия.    

                   Урам белән танышу.

                Икенче кечкенәләр төркеме.

 

Максат:  балаларның урам, юл, тротуар, җиңел һәм йөк машиналары турында белемнәрен ачыклау, тулыландыру, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшү.

Җиһаз:”Автомобиль һәм чыпчыклар” уены өчен атрибутлар.

 Барышы.

       Балалар, без бүген урамда йөрергә чыгабыз. Безнең урам киң, матур. Юлда бик күп машиналар йөри. Без парлашып бер-бер артлы барачакбыз. Игътибарлы булыгыз.

     Бераз урамнан баргач, тәрбияче балаларның игътибарын урамга юнәлтә:

  -Карагыз әле, безнең урам нинди матур, киң. Як-ягында нинди матур өйләр бар. юлдан бик күп машиналар йөри. Машиналар бик күп төрле. Сез нинди машиналар күрәсез?

  -Җиңел һәм йөк машиналары.

  -Дөрес. Ә нинди машиналарны йөк машиналары дип йөртәләр?

  -Төрле йөкләр, әйберләр салып ташый торган машиналарны.

  - Машиналар кайда йөри?

 Балалар җавап бирергә авырыксынса, тәрбияче “машиналар юлда йөри” дип аңлата.

  Кешеләр йөри торган юл тротуар дип атала.

  Без тротуардан барабыз. Кемнең исендә калды, җәяүле кешеләр йөри торган юл ничек дип атала?

  -Тротуар.

 Без хәзер беләбез инде,машиналар юлдан йөри, ә кешеләр тротуардан йөри.

  Тәрбияче балалардан урамда нәрсәләр күрүләре турында сораша., күргәннәре турында сөйләргә тәкъдим итә.

  Тәрбияченең сораулары ярдәмендә балалар күргән әйберләре турында сөйлиләр.

    Балаларның фикерләрен туплап нәтиҗә ясала.

  -Без бүген урамда йөрдек. Урамда юллар киң һәм матур. Анда күп машиналар йөри. Алар бер-берсенә комачауламыйлар.Кешеләр машина барган юлдан йөрмиләр. Алар тротуардан йөриләр.

Урамда күп йортлар бар. Алар төрле: биек һәм тәбәнәк.

    Соңыннан балалар бакчасына кайткач “Автомобиль һәм чыпчыклар” уены уйнала. Балаларга чыпчык маскалары кидерелә, бер бала автомобиль була.

Чыпчыклар ояларыннан җим чүпләргә чыгалар, “чик-чирик” дип чыпчыклар сыман очып йөриләр. Тәрбияче сигналы белән”машина” килә, чыпчыклар очып ояларына кайталар. “Шофер” руле белән чыпчыкка тисә. чыпчык туктап кала. уеннан чыга.

 

 

                                                                      югары  категорияле  тәрбияче

                                                             Уразаева Рәмилә Галимҗановна

 

 

 

 


Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн