НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Рабочая программа по татарскому языку 11 классе

Размещено: Зиля Насыртдиновна Шайхуллина - вт, 14/09/2010 - 20:02

Татарстан Республикасы Мөслим  муниципаль районы

 муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Мари Бүләр урта гомум белем бирү мәктәбе.

 

 

 

 

“Килешенде”

Берләшмә җитәкчесе:

_____ Ямилова И.П.

Беркетмә №___

“___”сентябрь 2010 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:

_______ Гыйлфанова Л.М.

“___”сентябрь 2010 ел.

“Раслыйм”

Директор:

______ Изибаева А.А.

Боерык №___

“___”сентябрь 2010 ел.

                                                                     Татар әдәбиятыннан  эш программасы

11 нче сыйныф

 

 

                                                                                           Педагогик киңәшмәдә  каралды.

 

                                                                                           Беркетмә №__  «__» сентябрь 2010 нчы ел.      

 

        

                                  

 

 

                                                                                                      2010-2011 нче уку  елы

 

                                                                   

 

 

 

                                Татар  әдәбияты дәресе буенча укыту – тематик планлаштыру

 

11 нче сыйныф

Укытучы  Шәйхуллина З.Н.

Барысы 68сәгать  , атнага 2сәг.

:  Планлаштырылган контроль дәресләр:          зачет 2              тест  4      сәг.

Административ контроль дәресләр  1 сәг.

Планлаштыру нигезләнә :Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар/ Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2005

 

Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г. Галимуллин , Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә Ганиева Файдаланылган  әдәбият:

 

укучылар өчен:

 

 

1.11нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге.Т.Н.Галиуллин, А.Г.Әхмәдуллин, Н.Г.Юзиев.Мәгариф,2005ел

2.11нче сыйныф өчен әдәбияттан хрестоматия Т.Н.Галиуллин, А.Г.Әхмәдуллин, Н.Г.Юзиев.Мәгариф,2005ел

 

Укытучы өчен материаллар:

-Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен әдәбияттан программа 5-11 класслар өчен. Казан: Мәгариф.2003

7.Татар әдәбиятыннан Бердәм Республика имтиханы. Казан:2005

8.Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар. Мәгариф.1998.

9.А.Г.Яхин Әдәбият 10класс.Мәгариф,2003

10. Т.Ш.Гыйляҗев. Татар әдәбияты XX гасыр башы.Мәгариф,2007

                                                                                Татар әдәбияты

 

Аңлатма язуы

Татар әдәбиятыннан  эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәи фән министрлыгының татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан төзелгән программасына  нигезләнеп төзелде. Төзүчеләре: Азат Әхмәдуллин, Фоат Галимуллин, Флера Ганиева, Фәнис Исламов. Шулай ук “Мәгърифәт” газетасының 1999нчы елның 3 июль санында  басылып чыккан Татарстан мәктәпләрендә  татар әдәбиятын дәүләт теле буларак укыту  эчтәлегенә таләпләр минимумына нигезләнеп төзелде.

  Матур әдәбият-йогынтылы сәнгать.Тик шулай да аңа тылсым көче бирелмәгән. Чынында исә матур әдәбиятның башка берни белән дә алыштырып булмый торган мөстәкыйль  әһәмияте һәм билгеләмәсе бар. Ул халыкларның гасырлар буена бөртекләп җыела килгән акыл һәм рухи байлыгын тәшкил итә. Әлбәттә, рухи хәзинә язма сүз сәнгате белән генә чикләнми. Әдәби әсәрләрнең төп төзү материаллары булган тел үзе генә дә иңләп булмастай дәрьяны  хәтерләтә.

Билгеле, программада аны бөтен тулылыгы белән чагылдыру мөмкин түгел.  Биредә БДИ биргәндә һәм  укучылар күңеленә якын  булган, милли төбәк компонентларын  искә алып төзелгә әсәрләр өйрәнүне максат итеп алынды.

 Югары сыйныфларда  гомумкешелек кыйммәтләрен һәм конкрет тарихилыкның тыгыз мөнәсәбәтен аңлау юнәлешендә әсәрләр уку, аларны анализлау һәм шәрехләү максат итеп куелды.

Матур әдәбият, иң әүвәл, кешене, аның эчке дөньясын сурәтли, кешенең башкаларга , табигатькә, җәмгыятькә, яшәешкә мөнәсәбәтен күрсәтә. Аның төрле үсеш чорларында бу сурәтләүләр, мондый мөнәсәбәтләр төрле сыйфат алган, үзенчәлекле булган. Төрле чор әдәбиятларын, язучыларын, әсәрләрне асылда кешегә кешелекле, миһербанлы мөнәсәбәт яки кешегә кешелексез, кимсетүле караш, аларның сыйфаты аерып тора, үзенә генә хас билгеләр белән бизи яки чуарлый. Укучыларга менә шуларны җиткерү минем тагын бер маскатым булып тора.

Программада әдәби әсәрләрне  өйрәнгәндә укучыларның сөйләм телен һәм язу культурасын үстерүгә һәрчак игътибарлы булуны күздә тоткан эшләр дә алынды. Укучыларның мөстәкыйль әдәби иҗатка омтылышларын мөмкин кадәр үстерү өчен иҗади биремле эшләр (БДИга хәзерлек максатыннан) минем мөһим бурычларымның берсе.

Кыскасы, татар әдәбиятын укытуның төп максаты - чыгарылыш сыйныфларында укучы татар балаларының  мәктәптә уку дәвамында  тупланган тел, лингвистик, коммуникатив компетенциясен билгеләү.

 

Конкрет  биремнәргә килгәндә:

 -Татар халкының милли казанышлары буларак татар әдәбияты. Татар әдәбиятының бөтендөнья матур әдәбияты, аерым алганда төрки әдәбиятлары арасындагы урыны. Коръән һәм татар әдәбияты тарихын чорларга бүлү;

- Сүз сәнгате буларак матур әдәбият, аның тел үзенчәлекләре. Тезмә һәм чәчмә сөйләмнәр. Халык авыз иҗаты һәм әдәбият. Әдәби телләр һәм жанрлар.

-Образлылык-әдәби әсәрнең төп сыйфаты; сәнгатьле  сурәтләүнең асыл чаралары.

-Әдәби әсәрнең эчтәлеге һәм төзелеше (тема,идея, сюжет, композиция, образлар системасы).

-матур әдәбитяттагы мәңгелек темалар һәм “мәңгелек образлар”. Андагы әхлакый һәм тарихи-мәдәни проблематика (алла һәм кеше, изгелек һәм явызлык көрәше, кеше һәм җәмгыять, кеше һәм табигать, буыннар мөнәсәбәте4 намус, туганлык, бурыч һәм  вәгъдәгә тугырылык, ватанпәрвәрлек, мәхәббәт һ.б.)

-Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре арасындагы мөнәсәбәт.

-Әдәбият тарихы. Әдәби процесс. Әдәби тәнкыйть.

-Әдипләрнең иҗат үзенчәлекләре турында татар  әдәби тәнкыйте.

-Әдәби әсәрдә тормыш материаллары һәм сәнгатьле уйланманың үзара мөнәсәбәте. Матур әдәбиятта милли үзенчәлек һәм гомумкешелек кыйммәтләре.

-Классик әдәбият  әсәрләренең үз чоры һәм бүгенге көн өчен әһәмияте.

-Әдәби төрләр һәм төп жанрлар. Әдип карашларын чагылдыруга хезмәт итүче алымнар, сәнгатьчә сурәтләү чаралары. Әдәби әсәр һәм аның төзелеше. Стиль төшенчәсе.

-Әдәби  юнәлешләрнең һәм иҗат методларының(мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм, романтизм, социалистик реализм) үзенчәлекле билгеләре.

-Татар мәдәниятында милли, әхлакый, ратихи- мәдәни мәсьәләләр. Кеше һәм җәмгыятькеше һәм вакыт,кеше һәм табигать, кеше һәм Алла; бәхет, яшәү мәгънәсе һ.б. турында эзләнүләр, табышлар.

 

 “ТР Мәгариф турындагы  Законы”ннан өзекләр.

7маддә. 5-9 сыйныфлар өчен укыту программалары фикерләү гамәленең бербөтен системасы итеп төзелә: сыйныфта биреләсе белем, үткән сыйныф белеменә  нигезләнеп, катлаулану һәм яңа  белем өстәлү исәбенә арта.

8маддә. Белем  системасының катлаулыга үсү өлгесе.

10маддә. Әдәбият тарихын өйрәнү. Әдәби чорларны уртак якларын күрсәтеп, аермаларына басым ясап, күп кабатланган сәнгать чараларын табып гомумиләштерү.

11нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерүгә 11 сәгать вакыт бирелә. Тулы күләмле 6 сочинение язу каралган

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәяләү нормалары

 

Минутка укыганда куела торган таләпләр

 

Таләпләр

Билге

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2.

Шул сыйныфка  таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

-фонетик  үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

-татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

-җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр-иҗекләргә; җөмлә-сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

-тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм  логик басым дөрес укылса яисә язылса;

-интонацион яктан тестктагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларга төгәл җавап бирелсә;

“5”ле куела

1

 

 

 

 

 

 

 

2

    Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

-кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

-сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

-җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-32 төгәлсезлек җибәрелсә;

    Укытучының сорауларына төгәл җавап бирсә

“4”ле куела

1

 

2

 

3

 

 Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик,2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

 Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

 Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлек булса;

“3”ле куела

1

2

 

3

 

4

   Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

   Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

   Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

   Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда;

“2”ле куела

 

 

 

 

 

Изложение  бәяләү нормалары

 

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1

Текст,планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик һәм техник хаталар юк

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле куела

2

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; Язмада 1 фактик, 1 техник хата җибәрелгән.

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле куела

3

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен  бозуга китергән. Язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле куела

4

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стил бердәмлеге юк; сүзләр һәм  җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле куела

5

Текстныэң эзлеклелеге язмада сакланмаган4 сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә җибәрелгән хаталар текстның эчтәлеген  аңлауны кыенлаштыра, техник хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела

 

 

 

 

Сочинение бәяләү нормалары

 

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле куела

3

 

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела

 

 

 

 

 

                                                             Уку курсы темаларының эчтәлеге

 

11 нче сыйныф (34 сәгать)

 

 

 

Атнага 2 сәгать исәбеннән (34 атна - 68 сәгать)

Әсәрләр өйрәнү – 60

Сөйләм үстерү – 4

Дәрестән  тыш уку 4

 

 

Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин. Татар урта гомуми белем мәктәпләренең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005 нче ел

 

 

 

 

 

 

Хрестоматия:

 

Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005 нче ел

 

 

Уку курсы темаларының  бүленеше

 

 

 

Тема бүленеше

 

Барлыгы

Теоритик

материал

Әдәби әсәргә анализ

Б.С.Ү

Дәрестән

тыш

уку

Темага караган төшенчә

Чит илләрдә татар әдәбияты

1

1

 

 

 

 

Гаяз Исхакый иҗаты

3

1

1

1

 

 

30 нчы еллар совет әдәбияты

3

2

1

 

 

Соц.реализм

Нәкый Исәнбәт иҗаты

3

1

1

1

 

 Трагедия жанры, трагик конфликт

40 – 50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы

2

1

1

 

 

 

 

40 – 50 нче еллар әдәбияты

3

2

1

 

 

 

Муса Җәлил иҗаты

4

1

2

1

 

Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи)

Фатих Кәрим иҗаты

2

1

 

 

1

Лирик шигырь, поэма, баллада, шагыйрьнең гражданлыгы.

 

50 – 60 нчы еллар әдәбияты

2

1

1

 

 

Драма, әкият-пьеса, тарихи-биографик, фольклорга нигезләнгән пьеса, героизм, патриотизм төшенчәләре

Проза үсеше.Г.Бәширов “Намус” романы

2

1

1

 

 

Роман төрләре. Төшенчәне кабатлау.

Хәсән Туфан

4

1

3

 

 

 

Әмирхан Еники

4

1

2

 

1

Повесть, роман чагыштыру.

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү

3

1

1

 

1

Әсәрнең композицион төзелеше

Нурихан Фәттах

3

1

1

1

 

Тарихи романнар Тарихи роман, тарихилык принцибы

Аяз Гыйләҗев

2

1

1

 

 

Хронологик таблица

 

Мөхәммәт Мәһдиев

3

1

2

 

 

тезис

Әхсән Баянов

3

1

 

1

1

Поэма Идея

Илдар Юзеев

2

1

1

 

 

Анализ тәртибе

Туфан Миңнуллин

3

1

1

1

 

Моңсу комедия, аллегория,

шартлылык

Хәзерге татар әдәбияты

2

1

1

 

 

 

Равил Фәйзуллин

1

1

 

 

 

тема

Ринат Харис

1

1

 

 

 

 

Проза үсеше.

 

3

1

2

 

 

 

Ринат Мөхәммәдиев

2

1

1

 

 

Төп образлар,

сәнгатьчә,

художестволы дөреслек

Хәзерге драматургия

1

1

 

 

 

 

 

Рабит Батулла

2

1

1

 

 

Кульминацион нокта

Ризван Хәмит

2

1

1

 

 

 

 

Бүгенге татар балалар әдәбияты

1

1

 

 

 

Монодрама

Гомумиләштереп кабатлау

1

 

1

 

 

 

Барысы

68

30

28

6

4

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреснең темасы

С

Срок

Үтәлеш

Җиһазлау

Методик алым

Әдәбият теориясе

Искәрмәләр

1ц

Чит илләрдә татар әдәбияты. Й.Акчура, Х.Хәмидулла, Г.Туганай, Х.Габдүш һ.б.

1

 

 

Й.Акчура, Х.Габдүш шигырьләре, “Казан утлары” журналы

Лекция

 

“Чит илдә яшәүче туганнарыбыз” дигән баш астында газета-журнал материаллары тупларга.

2

Г.Исхакыйның эмиграциядәге тормышы.

1

 

 

Әдипнең портреты, китап күргәзмәсе, фотогалерея. Ф.Мусин “Г.Исхакый”, ”Дулкын эчендә”әсәре”, “Казан утлары” ж.

Әңгәмә

 

Дәреслек 5 б., хрестоматиядән 3-5 битләрне укырга.

3

Г.Исхакыйның “Көз” повесте.

1

 

 

Иллюстрацияләр.

Анализ

 

Дәреслек, 11 биттәге сорауларга җавап әзерләргә.

4

Г.Исхакыйның татар әдәбияты һәм сәнгатендә тоткан урыны.

1

 

 

Г.Исхакый китабы

Лекция

 

Сочинениегә әзерләнергә.

5

БСҮ “Кеше үз язмышына үзе хуҗа”.

1

 

 

 

Иҗади

 

 

Өйдә төгәлләргә.

6

30 нчы елларда совет әдәбияты. Чор үзенчәлеге. Проза һәм драматургиянең үсеше.

1

 

 

Татар әдәбияты тарихы.

Лекция

 

Дәреслек 12-18б. Укырга.

7

8

30 нчы елларда поэзия үсеше. М.Җәлил, Г.Кутуй, Ф.Кәрим, Һ.Такташ шигырьләре.

2

 

 

М.Җәлил, Г.Кутуй, Ф.Кәрим, Һ.Такташ китаплары.

 

Социалистик реализм

Дәреслектән 18-25 битләрне укырга, сорауларга җавап бирергә.

9

Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

 

 

Н.Исәнбәтнең портреты, китап күргәзмәсе, фотогалерея.

Индивидуаль

Трагедия жанры, трагик конфликт

Дәреслек 26-31б. Укырга, сорауларга җавап бирергә.

10

11

 Н.Исәнбәт драматургиясе. ”Идегәй” трагедиясе.

2

 

 

“Идегәй” трагедиясе, спектакльдән күренешләр (фоорепродкцияләр).

Дифференциаль

Чагыштыру алымы

Д. 32-38 б., хрестоматиядән 46-91 б.

12

13

40-50 еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары.

 

2

 

 

Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”, 182 б.

Тезис

 

Дәреслек, 40-50  б. Укырга.

14

15

40-50 еллардагы проза үсеше.

2

 

 

Ә.Еники хикәяләре, М.Әмир “Саф күңел” романы.

Сөйләү

Хикәя төшенчәсен кабатлау, роман төрләре

Әсәрләрнең сюжет эчтәлеген белеп килергә.

16

40-50 нче елларда драматургия.

1

 

 

Т.Гыйззәт, Х.Вахит, Р.Ишморат, М.Әмир әсәрләре.

 

Драма, әкият-пьеса, тарихи-биографик, фольклорга нигезләнгән пьеса, героизм, патриотизм төшенчәләре

Дәреслек, 51-54 б.

17

М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. 20-30 нчы еллар иҗаты.

1

 

 

Әдипнең портреты, китап күргәзмәсе, фотогалерея. “Гасырларда калыр батырлык” (М.Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган интерактив методик әсбап), ООО “Мастер”, 2006.

 М.Җәлил портреты, альбомы, китаплар күргәзмәсе.

М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирына виртуаль экскурсия: http://tatar.museum.ru/Jalil/jalil.htm

Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи)

Дәреслек 55-63 б. Укырга, сорауларга җавап бирергә әзерләнергә.

18

М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты.

1

 

 

“Гасырларда калыр батырлык” (М.Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган интерактив методик әсбап), ООО “Мастер”, 2006.

Видеодәрес.

 

Дәреслек, 63-68 б., шигырьләре белән танышырга.

19

М.Җәлилнең ”Моабит дәфтәрләре”.

1

 

 

М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”,

Төркемнәрдә, анализ

Лиро- эпик жанр (баллада, поэма, сюжетлы шигырь, драматик поэма)

Дәреслек 68-75 б., бер шигырен ятларга.

20

БСҮ.  М.Җәлилнең бер шигырен яттан сөйләү.

1

 

 

 

индивидуаль

 

 

21

22

Ф.Кәримнең тормышы һәм иҗаты.

1

 

 

 Әдипнең портреты, китап күргәзмәсе, фотогалерея. Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты” җыентыклары I, II, III т.

Сөйләү

Лирик шигырь, поэма, баллада, шагыйрьнең гражданлыгы.

Дәреслек, 76-83 б., хрестоматиядән 116-123 биттәге әсәрләр белән танышырга.

23

Класстан тыш уку. Ф.Кәрим шигырьләре.

1

 

 

Ф.Кәримнең шигырьләре

Анализ

Лирик анализ тәртибе

Бер шигырьгә анализ язарга.

24

Татар әдәбияты яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында. 50-60 еллар әдәбиятына күзәтү.

1

 

 

“Татар әдәбияты тарихы”, II том, Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты" 188 б.

Төркемнәрдә эшләү

 

 

25

50-60 нчы еллар әдәбияты. Тыныч тормышны сурәтләү юлында.

1

 

 

Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”

Тезис

 

Дәреслек 96-101б.

26

27

Проза үсеше. Г.Бәширов “Намус” романы.

2

 

 

Г.Бәширов портреты, фотогалерея,  “Намус” романы, Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”.

Сөйләү-анализ

Роман төрләре. Төшенчәне кабатлау.

Хрестоматиядән 124-143 б. Укырга, дәфтәргә анализ язарга.

28

Х.Туфанның тормышы һәм башлангыч чор иҗаты.

1

 

 

Х.Туфанның портреты, китаплары, фотогалерея, аның турында истәлекләр, Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”, 191 б.

Индивидуаль, шигырьләрен яттан сөйләү

 

Дәреслек, 108-116 б., укырга, сөйләргә, бер шигырен ятларга.

29

30

Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты.

2

 

 

Китаплары, “Казан утлары” журналы, Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”,192 б.

Тезис

 

Дәреслек, 116-124 б., укырга һәм сөйләргә.

31

Х.Туфанның 60-70 нче еллар иҗаты.

1

 

 

Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”, 192 б.

Сорау-җавап

 

Дәреслек, 124-126 б., укырга, сөйләргә.

32

Ә.Еникиның тормышы һәм иҗаты, “Әйтелмәгән васыять әсәре”.

1

 

 

Портреты, “Ә.Еники” хикәяләр җыентыгы

Лекция, анализ

 

Дәреслек, 127-134 б. Укып сөйләргә.

33

Ә.Еникиның сугыш чоры иҗаты.

1

 

 

“Ә.Еники” хикәяләр җыентыгы.

Хикәяләргә анализ

 

Үзең теләгән хикәясенә анализ язарга.

34

Ә.Еникинең повестьлары.

1

 

 

“Рәшә” һәм “Саз чәчәге” повестьлары.

 

Повесть, роман чагыштыру. Проблема

Дәреслек, 135-141 б., укып сөйләргә, “Матурлык “ хикәясен укырга.

35

Класстан тыш уку. Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе.

1

 

 

Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе.

Эпик әсәргә анализ тәртибе

 

Бәдертдингә характеристека язарга.

36

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү. Г.Ахуновның тормышы һәм иҗаты.

1

 

 

“Балачак әдипләре” китабы, Г.Ахуновның китаплары, портреты, газета материаллары.

Конспект, индивидуаль

 

Дәреслек, 143-144 б., 145-146 битләрне укырга, романны укый башларга.

37

38

Г.Ахунов “Хәзинә” романы.

2

 

 

“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары.

Сөйләү,  анализ

Әсәрнең композицион төзелеше

Уңай һәм тискәре образларны дәфтәргә язарга.

39

Н.Фәттахның тормышы һәм иҗаты.

1

 

 

“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары, Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”.

Лекция

Тарихи романнар

Дәреслек, 155-156 б., хрестоматиядән 190-234 б., укырга.

40

41

Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы.

2

 

 

Н.Фәттах “ Сызгыра торган уклар”.

Сөйләү-анализ, тест

Тарихи роман, тарихилык принцибы

Анализ - язарга, дәреслектән 156-170 б., укырга.

42

БСҮ  Н.Фәттах иҗаты яки Г.Ахунов иҗаты буенча.

1

 

 

 

Иҗади

 

Тәмамларга.

43

А.Гыйләҗевның тормышы һәм иҗаты.

1

 

 

“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары.

Сөйләү, индивидуаль

Хронологик таблица

Дәреслек, 172-174 б., хрестоматиядән 234-256 б. Укырга.

44

А.Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” повесте.

1

 

 

 

Анализ

проблема

Дәреслек, 174-180 б., укырга.

45

М.Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты.

1

 

 

“Ут чәчәге” китабы, портреты.

Күрсәтмәлелек

тезис

Дәреслек, 181-182 б., хронологик таблица төзергә.

46

47

М.Мәһдиевнең “Кеше китә җыры кала” повесте.

2

 

 

“Кеше китә җыры кала”повесте.

Сөйләү-анализ

 

Хрестоматиядән 257-276 б. кадәр укырга.

48

Ә.Баянов “Сәяхәтнамә” поэмасы.

1

 

 

“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары.

 

поэма

Дәреслек, 182-188 б., укырга, анализ язарг.

49

Класстан тыш уку Ә.Баянов “Тау ягы повесте”.

1

 

 

 

Сөйләү

Идея

Дәреслек, 189-191 б., укырга, хрест.-  277 б., укырга.

50

И.Юзеевның тормышы һүм иҗаты. “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасы.

1

 

 

 

Индивидуаль бирем

 

Телдән анализ ясарга.

 

И.Юзеев “Мәңгелек белән очрашу”.

 

 

 

И.Юзеев “Мәхәббәт җырчысы”.

 

Анализ тәртибе

Дәреслектән 195-200 б., сорауларга җавап бирергә.

51

Т.Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты. Иҗат үзенчәлекләре.

 

 

 

“Мәгърифәт” газетасы, Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты” 220б., портреты,

Сөйләү, анализ

 

Дәреслек 201-208 б. укырга, иҗатының үзенчәлекләрен язарга, хрестоматиядән 296-326 б. Укырга.

52

Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”.

1

 

 

Спектакльдән өзек, “Театрга 100 яшь” “Мәйдан” журналы.

Төркемнәрдә, уен формасы.

Моңсу комедия, аллегория,

 шартлылык

Дәреслек , 209-214 б., укырга.

53

Б.С.Ү. Сочинение “Әлмәндәр – ил карты”.

1

 

 

 

Иҗади

 

Сочинениене язып бетерергә.

54

Хәзерге татар әдәбиятына кереш.

1

 

 

Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”, 224 б.

Лекция, тезис.

 

Дәреслек, 216-220 б. Укырга.

55

Поэзия балкышы. Гамил Афзал, Н.Арсланов, Ш.Галиев шигырьләре.

1

 

 

“Балачак әдипләре” китабы, рефератлар, Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”, 226 б.

Индивидуаль

тема

Дәреслек, 221-234 б. укырга, таблица төзергә.

56

Р.Фәйзуллин иҗаты. “Гадиләргә гимн”, “Көрәшчеләр” поэмалары.

1

 

 

“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары, Д.Заһидуллина ”Татар әдәбияты” 231 б.

анализ

 

Дәреслек 235-241 б. укырга, бер шигыренә анализ язарга.

57

Р.Харис иҗаты.

М.Әгъләмов тормышы, иҗатының үзенчәлекләре.

1

 

 

 

Реферат, китаплары.

“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары.

Анализ

 

Дәреслек 242-251 б. укырга, хрестоматиядән 330-336 б. шигырьләр белән танышырга, берсенә анализ ясарга.

58

Проза жанрының үсеше. Г.Ахуновның “Идел кызы “ романы, М.Хәсәнов “Язгы аҗаган” әсәрләре.

1

 

 

Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”, 227 б., “Идел кызы” романы.

Сөйләү

 

Дәреслек 252-260б. укырга, сорауларга җавап язарга.

59

И.Сәләхов, А.Гыйләҗев иҗатлары һәм аларның әсәрләре.

1

 

 

И.Сәләхов “Колыма хикәяләре”, А.Гыйләҗев хикәяләре.

Сөйләү-чагыштыру

 

Дәреслек, 261-266 б. укырга, “Сөембикә” романын укырга.

60

Класстан тыш уку Р.Батулла “Сөембикә” романы.

1

 

 

Р.Батулланың портреты, “Сөембикә” романы.

Сөйләү

 

Анализ язарга.

61

М.Хәбибуллин “ Кубрат хан” романы, Ф.Латыйфи “Хыянәт” романы.

1

 

 

“Кубрат хан” романы

Сөйләү, анализ.

Тарихи роман

Дәреслек, 276-279 б.

62

Р.Мөхәммәдиевнең  тормышы һәм әсәрләре.

1

 

 

“Балачак әдипләре” китабы, портреты, китаплары.

Тест

 

Дәреслек, 280-285 б.,укырга, хрестоматиядән 337-367 б. Укырга.

63

Р.Мөхәммәдиевнең “Ак кыялар турында хыял” повесте.

1

 

 

 

Сөйләү, анализ

Төп образлар,

сәнгатьчә,

художестволы дөреслек

“Аракы – кешелекнең дошманы” дигән темага сочинение язарга.

64

Хәзерге драматургия.

1

 

 

Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты”, 228 б.

Конспект, индивидуаль

 

Дәреслек, 292- 298 б., укырга, жанр төрләрен язарга

65

Рабит Батулла иҗаты һәм аның үзенчәлекләре.

1

 

 

Портреты, китаплары, “Балачак әдипләре” китабы.

Индивидуаль, тест.

 

Хронологик таблица төзергә, хрестоматиядән 368-403 б. Укырга.

66

Р.Батулланың “Сират күпере” драмасы.

1

 

 

“Сират күпере” китабы

Сөйләү, анализ

Кульминацион нокта

Үзеңә ошаган образга характеристека язарга.

67

Р.Хәмиднең иҗаты. “Җиде баҗа”.

1

 

 

Портреты, китаплары.

Сөйләү, анализ

Монодрама

Дәреслек, 306-310 б., укырга, балалар язучылары буенча реферат язарга.

68

Бүгенге татар балалар әдәбияты. Ш.Галиевның, Р.Миңнуллинның иҗатларына күзәтү.

1

 

 

“Балачак әдипләре” китабы, китаплары, җырлары.

Сорау-җавап

 

Дәреслек, 311-333 б. Укырга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

,

 


»  Тэги к этому документу:

Поиск

Loading

Смотреть порно онлайн бесплатно:

домашнее порно видео (секс ролики hd)

Смотреть поимел видео