Дәрес барышы.
1. Сыйныфны дәрескә оештыру. Дәрес темасын һәм максатын әйтү.
-Исәнмесез, укучылар, кунаклар! Әдәби уку дәресен башлыйбыз. Һәр дәрестә без уку тизлеген арттыру өстендә эшлибез, шуңа күрә бүген дә дәресне гөжләп укудан башлыйбыз.( дәреслекнең 47-48 нче битеннән текстны уку)
Өй эшен тикшерү:
-Идел нинди елга ул?
-Сез Идел елгасы турында нәрсәләр белдегез?
-Идел елгасына нинди елгалар кушыла?
-Без Идел елгасын кайдан күрә алабыз?
-Елга буйлап агып теплоход нинди урынга килеп җитте?
-Димәк, без Болгар җиренә килеп җиткәнбез. Дәресебез дә болгарлар турында сөйләшүгә, алар турында күбрәк белүргә багышланыр.
2. Яңа тема өстендә эш.
-Әйдәгез бергәләп тактада язылганны укыйк әле:
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” Шиһабетдин Мәрҗәни сүзләре.
-Сез бу җөмләне ничек аңлыйсыз?
(кеше үзенең үткәнен белергә тиеш, тарихны өйрәнергә кирәк, киләчәкне дә уйларга кирәк)
-Үткәннәр белән ничек танышырга була соң?
(үткәнне белер өчен без тарихи чыганаклардан файдаланабыз)
-Тарих нәрсә ул?
( тарих ул үткәннәр)
-Тарихы чыганаклар-элекедән калган әйберләр, табылдыклар.
-эш кораллары, йорт кирәк-яраклары, борынгы акчалар, иске йортлар
-язмача чыганаклар: китаплар, хатлар, указлар
-авыз иҗаты әсәрләре: әкият, табышмаклар, мәкальләр, җырлар, мифлар.
-Менә ничек итеп, нинди юллар белән без үткәннәр хакында өйрәнәбез һәм беләбез икән.
3. Интерактив такта буенча эш. Укучылар сөйли, күрсәтә, әңгәмә алып барыла.
1 нче укучы
Бөек Болгар –хәзерге татарларның борынгы бабаларыннан берсе булган болгарларның әүвәлге дәүләте. Болгарлар туган җирләрен калдырып Идел буена, хәзерге Татарстан территориясенә килеп урнашалар. Алар килгәнче, бу җирләрдә марилар, удмуртлар, чувашлар, мордваларның бабалары яшәгән.
Идел буенда төзелгән дәүләтне дә Болгар, дип атаганнар.
Болгарлар Иделнең ике ягында һәм Камага төньяктан килеп тоташкан җирләрдә яшәгәннәр.
Слайдлар күрсәтелә
2 нче укучы.
Безнең бабайларның төп шөгыле авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек һәм сәүдә була. Алар иген үстергәннәр, мал-туар асраганнар.
Бодай, арпа, тары һәм башка төрле бөртекле ашлык үстергәннәр.
Һөнәрчеләр арасында кемнәр генә булмаган
-төсле металл эшкәтүчеләр,
-тимерчеләр
-ювилерлар
-чүлмәкчеләр
Металл эшкәртүчеләр мичләрдә тимер, бронза һәм бакыр эреткәннәр.
Акча суга башлаганнар. Алтын-көмеш тәнкәләргә болгар бихәкләре төшкән була.
Тимерчеләр эш кораллары, сугыш һәм йорт кирәк-яраклары ясаганнар.
Слайдлар күрсәтелә
3 нче укучы.
Болгар һөнәрчеләре бик данлыклы осталар булганнар. Балчык савыт-саба, тиреләр, бизәнү әйберләре чит илләргә дә чыгаралган. Болгарларның данын сәүдәгәрләр дә үстереп торган. Сәүдә итү сату белән шөгыльләнүне аңлата. Алар ярминкәләргә йөргәннәр. Товарларның күп һәм төрле булуы аркасында базарлар һәм ярминкәләр кайнап торган.
Сугышчылар үзләренә кылыч һәм көбә күлмәк караганнар. Ювилерлар бизәнү әйберләре ясау өчен Балтыйк буеннан китерелгән гәрәбә сайлаганнар, тире осталары кәҗә тиресе эзләгәннәр.
Слайдлар күрсәтелә
4 нче укучы.
Биләр-дәүләтнең башкаласы була. Ул вакытта иң эре шәһәр. Хәзер республикабызның Алексеевск районындагы Биләр авылы тирәсендә шәһәрнең калдыкларын гына күрә алабыз. Биләрне ике өлешкә-эчке һәм тышкы шәһәргә бүлгәннәр.
Эчке шәһәрдә бик күп кирпич һәм таш биналар булган.
Бу –Җәмигъ мәчете.
Биләрдән кала икенче зур шәһәр-Суар. Суарда кирпич йортлар күп булган.
Слайдлар күрсәтелә
5 нче укучы.
Хәзерге вакытта Болгар шәһәрендә музей-заповедник төзелгән. Ул ачык һавада тора.
Слайдлар күрсәтелә.
Безнең мәктәп укучылары әлеге музейга экскурсиягә барып барысында күреп кайттылар.
4. Физкультминутка.