Официальный сайт tali-sk 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



С. Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар” шигырендә авыл язмышын детальләрдә күрсәтә белүе.

Размещено: Лейля Мидхатовна Якупова - вт, 07/09/2010 - 19:44
Данные об авторе
Автор(ы): 
Якупова Л. М.
Место работы, должность: 
Теләче районы Теләче урта мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
7 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
1. “Тегермән стенасындагы язулар” шигырен анализлау.Шагыйрьнең авыл язмышын детальләрдә күрсәтә белүен аңлату. 2. Сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. 3. Туган халкыбыз тарихына ихтирам хисе уяту.
Тип урока: 
Урок комплексного применения ЗУН учащихся
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

1.Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галиуллин Әдәбият(7 кл.). “Мәгариф” нәш.,                                                  
 2. Әдипләребез. Казан. Татарстан китап нәш.,2009 ел.
  3. С.Хәким. Казан. Татарстан китап нәш., 2001 ел.
Используемое оборудование: 

 

1. Шагыйрь портреты.
2. Сүзлек эшенә таблица
   3. Магнитофон, аудио кассета.(С.Хәким шигырьләре)
   4. Китаплар күргәзмәсе.
 
Краткое описание: 
С. Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар” шигырен анализлау.

 

    Тема. С. Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар” шигырендә авыл язмышын детальләрдә күрсәтә белүе.
 
     Максат. 1. “Тегермән стенасындагы язулар” шигырен анализлау.Шагыйрьнең авыл язмышын детальләрдә күрсәтә белүен аңлату.
                   2. Сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.
                  3. Туган халкыбыз тарихына ихтирам хисе уяту.
Дәрес тибы. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
 
Материал. 1.Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галиуллин Әдәбият(7 кл.). “Мәгариф” нәш.,                                                  
                     2. Әдипләребез. Казан. Татарстан китап нәш.,2009 ел.
                     3. С.Хәким. Казан. Татарстан китап нәш., 2001 ел.
 
Җиһазлау. 1. Шагыйрь портреты.
                   2. Сүзлек эшенә таблица.
                   3. Магнитофон, аудио кассета.(С.Хәким шигырьләре)
                   4. Китаплар күргәзмәсе.
 
                    Дәрес барышы.
I Ориентлашу этабы.
Уңай психологик халәт тудыру.
 
II Белемнәрне актуальләштерү.
 
  Сорау. Без алдагы дәрестә кем иҗатын өйрәндек? С. Хәким турында ниләр белгән идек?
   Көтелгән җавап. С.Хәким күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе.
 Сорау. Сез аның шундый танылган шагыйрь икәнен ничек дәлилли аласыз? Ул нинди бүләкләр алган кеше?
 Көтелгән җавап.
-         Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе.
-         РСФСР ның М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе.
 Сорау.Cтиле нинди?
 Көтелгән җавап. Ул җырга, моңга бай шигырьләр иҗат итә.
 
 
 
 
Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау.
1) С.Хәким җырларын анализлау.
2)С.Хәким җырларына рәсем ясау.
 
             Үзбәя.
III Уку мәсьәләсен кую.
-Дәреслектән С.Хәким турында Н.Нәҗми сүзләрен укып күрсәтегез әле.(уку).
 
Уку мәсьәләсен формалаштыру.
-         Әйе, шагыйрь өчен туган җирнең һәрбер почмагы кадерле: үзе укыган мәктәп тә, бакчадагы шомыртлар да, басу юллары да... Басу уртасында утырган тегермән дә шагыйрьне битараф калдырмаган. Без бүген С.Хәкимнең”Тегермән стенасындагы язулар” шигырен укыйбыз.
 
Дәфтәрләргә , тактага тема яздырыла.
С.Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар “ шигыре. Шагыйрьнең авыл язмышын детальләрдә күрсәтә белүе.
 
IV Адымлап башкару этабы.
 
Уку мәсьәләсен чишү.
1нче бирем.
“Тегермән стенасындагы язулар” шигыре өстендә эш.
Үрнәк уку,(С.Хәким укуында аудиоязма тыңлау).
 
Сүзлек эше.
Мемориаль такта- нинди дә булса кеше яки вакыйга хөрмәтенә куелган архитектур төзелмә.
Кадак-409,5 гр.
Пот- 16,38 кг.
Юсайде- юса иде.
 
 “Тегермән стенасындагы язулар “ шигырен сәнгатьле укырга.(1-2 укучы чылбыр буенча укый).
                    Үзбәя.
 
 
 
 
 
   2 нче бирем.
Шигырьнең эчтәлеген анализлау.
 
                                                                                                                
 

Сораулар
Көтелгән җавап
- Шигырьдә вакыйга кем тарафыннан сөйләнелә?
Лирик герой.
- Лирик герой нәрсәгә юлыга?
Басу юлыннан барганда кинәттән болыт чыгып яңгыр ява башлый һәм ул чыланмас өчен басудагы иске тегермәнгә керә.
- Лирик герой тегермән эчендә нәрсәләр күрә, аның өчен бу кайсы ягы белән кызыклы?
Стенадагы язулар халкыбызның үткән тормышын чагылдыра.
-Ни өчен лирик герой стенаны мемориаль такта белән чагыштыра?(Мемориаль такта кайда һәм кайсы очракта куела?)
Тегермән стенасындагы язуларны кеше бурычы онытылмасын өчен язып куйган һәм алар бүгенге көнгә кадәр сакланган.
-“Кадаклап һәм потлап үлчәнгән...
   Бик сирәк чагыла центнерлар” Бу юллар белән автор нәрсә әйтергә теләгән? (кайсы күбрәк кадакмы, потмы?)
Шагыйрь кешеләрнең намуслы булуларын һәм тормышның авыр булуын күрсәтергә теләгән.
- 41, 42, 45 Бу саннар аша без нәрсәне күз алдына китерәбез?
Бөек Ватан сугышын.
 -Ә сугыш нәрсә китерә?
Кайгы.
- Ә кайгының чиксез күплеген шагыйрь ничек сурәтли?
“Кайгыны хет тарттыр ташларда
 Кайда ул, кай төштә тыныч кич.”
- Лирик герой тегермәнгә кергәч нигә шомлана,курка?( Кеше нидән курка, ни өчен курка?)
Билгесезлектән.
- Шагыйрь тегермәнне ничек итеп сурәтли?
Иске, бер генә катлы.
- Ә иске , борынгы әйберләрне без кайда күрә алабыз?
Музейда.
-Музей нәрсә белән бәйле?(Музейдагы әйберләрне өйрәнеп без нәрсәне беләбез?)
Тарих белән(Үткәннәребезне)
- Димәк тегермән нинди образ икән?
Тарихи образ
- Тегермән аша шагыйрь безгә нәрсәне күрсәтергә тели?
Халкыбызның үткәнен.
- Сезнең тегермән эченә кергәнегез бармы? Анда чистамы?
Әйе. Анда һәрвакыт тузан күп була.
-Тузан кирәкме, файдалымы?
Юк файдасыз(зарарлы,зыянлы).
-Бу тузан еллар буе тегермәндә артамы, кимиме?
Арта.
-Без тегермәнне нинди образ дидек әле?
Тарихи.
- Димәк, тегермәндә тузан җыелган кебек тарихның да нинди ягы бар икән?
Тискәре, пычрак ягы бар икән.
- Ә бу шигырьдә җәмгыять өчен зарарлы, зыянлы нәрсәләр бар?
Ачлык,хәерчелек, сугыш афәте, кайгы.
- Менә бу сез әйткән сүзләрне автор нинди төшенчәгә туплаган?(Тегермән тарих булгач, иске тегермәндә еллар үтү белән нәрсә җыела?)
Тузан.
 
-“Яңгырлар ныграк юсайде
   Дөньяның җыелган тузанын” дигән юллар аша шагыйрь нинди теләген белдерә?
Кеше тормышыннда тузан, ягъни ачлык, хәерчелек, сугыш афәте, кайгы булмасын.
- Шигырьнең төп идеясе кайсы юлларда?
-“Яңгырлар ныграк юсайде
   Дөньяның җыелган тузанын”
- Шигырьнең темасы нинди?(Шигырь нәрсә турында?)
Туган халкыбызның үткәне, тарихы турында.
-         Халкыбызның үткәнен, тарихын белү ни өчен кирәк?
 
 
 
 
- Шигырьнең актуальлеге нәрсәдә? (Бүгенге тормышта җыела торган тузан бармы? алар нәрсәләр?)
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” ди халык.Без, үткән вакыйгалардан гыйбрәт алып, алдагы тормышыбызны үзгәртеп корырга тиешбез.
 
Шигырь бүгенге көндә дә актуаль.Кешеләрне эчкечелек, наркомания, шәфкатьсезлек, миһербансызлык кебек яман күренешләр борчый.

 
 
Нәтиҗә ясау.
Үзбәя.
 
Сурәтләү чараларын табу.
Сорау. Шигырьдә нинди сурәтләү чаралары бар? Алар ни өчен кулланылган дип уйлыйсыз?
Көтелгән җавап.
Сынландыру: 1 Җил күктә болытны кабартты.
                        2.Дуламый, котырмый тегермән.
Чагыштыру:   1. Кызларга алкага ярарлык
                             Өзәмен борчакның кузагын.
 
 
Кабатлау: Борчак та, кукуруз басуда,
                  Басуда иске бер тегермән.
 
1 нче кабатлауда шигырьдә сүз нәрсә турында барганны хәбәр итә, икенчесендә тегермән (тарих) нең безнең өчен кирәкле, кадерле әйберләрнең берсе икәнлеген искәртә.
 
    Үзбәя.
 
Сәнгатьле укырга өйрәтү.
1.Үрнәк уку(пауза,логик басымны билгеләтү)
2.. Тулы уку.
3. Чылбыр буенча уку.
 
   Үзбәя.
 
V Йомгаклау.
 
-         Бүген дәрестә без нәрсә белдек?
 
Үзбәя.
 
Билге кую.
Өй эше. 1) Шигырьне сәнгатьле укырга.
               2.) Шигырь буенча рәсем ясарга.
                            
 
 

»  Тэги к этому документу:

Поиск

Loading

Оценка материала

...

Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн