Официальный сайт openw 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Агрессив балаларны тәрбияләү

Фото пользователя Ильфат Шакирзянович Гимадиев
Размещено: Ильфат Шакирзянович Гимадиев - чт, 17/12/2009 - 11:29
Данные об авторе
Автор(ы): 
Гимадиев Илфат Шакирзянович
Место работы, должность: 
МОУ "Сатламышевская средняя школа"
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
Все классы
Предмет(ы): 
Все предметы
Цель урока: 
Агрессив тәртип формаларының барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау
Тип урока: 
Комбинированный урок
Учащихся в классе (аудитории): 
24
Используемые учебники и учебные пособия: 

Таблица

Используемая методическая литература: 

Педагогика, психология

Краткое описание: 
Кагыйдә буларак, агрессивлык күрсәтү кире күренеш итеп бәяләнә һәм көч куллануга охшатыла. Дөрестән дә, бу – якын төшенчәләр, әмма ләкин бер мәгънәле түгел. Агрессия – кешене мыскыллауга яки аңа зыян китерүгә юнәлтелгән теләсә нинди гамәл. Балада агрессия чагылуын кече яшьтән үк күзәтергә мөмкин, ул курку белән бәйләнгән, яшәргә өйрәнүдә билгеле әһәмияткә ия. Кечкенә бала, уңайсызлык сизгәндә, тынычсызлана башлый, елый, аяклары һәм куллары белән кыйный. Бу, Бандура фикеренчә - “булачак вербаль һәм физик реакцияләрнең билгеләре, бу агрессия дип санала”. Әлбәттә, бу реакцияләрне тулысынча грессив актларга кертергә ярамый, чөнки бала тирә-юньдәге кешеләргә яки әйберләргә зыян китерү максаты куймый. Монда сүз “һәр баланың агрессиясе үсү өчен шартлар булуы” турында гына бара. Авыртудан һәм уңайсызлыклардан котылуны бала әнисенең яки башка олы кешенең янында булуын һәм аңа ярдәм күрсәтүләрендә күрә. Бандура фикеренчә, “бәйлелек яки ияләшү” шулай формалаша. Бәйлелек ярдәмендә бала тирә-юньдәгеләрнең аңа игътибарын һәм хуплау күрсәтүләрен тели. Киләчәктә баланың әти-әниләр тарафыннан һәм җәмгыятьтә булган тыюларга яраклашуы аны ничек карауга бәйләнгән. Ихтыяҗларны канәгатьләндермәү, бала турында кайгыртмау, аңа саксыз карау – агрессия үсүгә йогынты ясаучы мөһим шартлар. Шулай итеп, башта агрессив чагылышлар гади формада булалар, киләчәктә аларның нинди формада булуы җәмгыятьтә олыларның мнәсәбәтеннән тора.

Кагыйдә буларак, агрессивлык күрсәтү кире күренеш итеп бәяләнә һәм көч куллануга охшатыла. Дөрестән дә, бу – якын төшенчәләр, әмма ләкин бер мәгънәле түгел.

Агрессия – кешене мыскыллауга яки аңа зыян китерүгә юнәлтелгән теләсә нинди гамәл.

Балада агрессия чагылуын кече яшьтән үк күзәтергә мөмкин, ул курку белән бәйләнгән, яшәргә өйрәнүдә билгеле әһәмияткә ия. Кечкенә бала, уңайсызлык сизгәндә, тынычсызлана башлый, елый, аяклары һәм куллары белән кыйный. Бу, Бандура фикеренчә - “булачак вербаль һәм физик реакцияләрнең билгеләре, бу агрессия дип санала”. Әлбәттә, бу реакцияләрне тулысынча грессив актларга кертергә ярамый, чөнки бала тирә-юньдәге кешеләргә яки әйберләргә зыян китерү максаты куймый. Монда сүз “һәр баланың агрессиясе үсү өчен шартлар булуы” турында гына бара. Авыртудан һәм уңайсызлыклардан котылуны бала әнисенең яки башка олы кешенең янында булуын һәм аңа ярдәм күрсәтүләрендә күрә. Бандура фикеренчә, “бәйлелек яки ияләшү” шулай формалаша. Бәйлелек ярдәмендә бала тирә-юньдәгеләрнең аңа игътибарын һәм хуплау күрсәтүләрен тели. Киләчәктә баланың әти-әниләр тарафыннан һәм җәмгыятьтә булган тыюларга яраклашуы аны ничек карауга бәйләнгән. Ихтыяҗларны канәгатьләндермәү, бала турында кайгыртмау, аңа саксыз карау – агрессия үсүгә йогынты ясаучы мөһим шартлар. Шулай итеп, башта агрессив чагылышлар гади формада булалар, киләчәктә аларның нинди формада булуы җәмгыятьтә олыларның мнәсәбәтеннән тора.

         Гадәттә агрессия мәктәпкәчә чорның иң түбән баскычында үсеш ала, ә 6-7 яшьтә агрессиянең йомшаруы, азаюы күзәтелә, балалар бу яшьтә башкаларның тойгыларын һәм гамәлләрен яхшырак аңлыйлар, конфликтларны агрессив булмаган юл белән чишәләр, ягъни җәмгыятьтәге хәлләрне яхшырак аңлый башлыйлар. Социальләшү процессын бозган очракта агрессия алдынгы позицияләрне алып тора.

         Бала үсешенең критик чорын исәпкә алырга кирәк, бигрәк тә үсмер чорын, ягъни 12 яшьтән 18-21 гә кадәр. Яшьтәшләре белән аралашуы, нинди төркемдә булуы, лидерлык модельләрен үзләштерүе бигрәк тә әһәмиятле. Әлеге период шулай ук физиологик өлгерешнең кайнап торган процесслары белән тасвирлана, ә бу нормадан тайпылган шәхси гамәлләрнең булу мөмкинлеген үстерә. Үсмерлек кризисының психологик үзенчәлекләре дип түбәндәгеләрне атарга була: каршы фикерлелек, тискәрелек, абруйларны танымау, олылар фикеренә колак салмау һәм башкалар. Шул ук чорда үзаңлылык, үзен шәхес итеп кабул итү сыйфатлары да барлыкка килә. Яшүсмерләрнең олылар тормышының яңа таләпләренә ничек яраклашулары, яңа социаль рольләрен ничек башкарулары, шәхесләренең элеккке елларда ничек үсүенннән, балалык чорында тупланган тәҗрибәдән, ягъни социализациянең уңышлы яки уңышсыз үтүеннән тора.

         Балаларны җәмгыятькә кертеп җибәрүнең төп бурычы – аларны агрессив тойгыларын кулланырга мөмкин булган юллар белән чагылдырырга өйрәтү, ярдәм һәм катнашу кебек социаль тәртип күнекмәләре формалаштыру. Җәмгыятькә яраклашу чорында бала тәртипнең төрле модельләрен үзләштерә. Тикшеренүләр фикеренчә, монда гаиләгә зур роль бирелә.

         Гаилә тиешле тәртип үрнәге генә булып калырга түгел, аны ныгытырга да тиеш. Монда гаилә әгъзаларының бер-берсенә карата агрессив булулары гына түгел, әти-әниләрнең баланың тәртибенә карата агрессив булурары да әһәмиятле. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тәрбияләү, балага җәза бирү һәм баланың агрессиясе арасында элемтә бар. Бала агрессиясенә күз йому аңа каты җәза бирүгә тиң, болар балалар агрессиясен югары дәрәҗәдәге үсешенә китерә. Агрессиягә тискәре караш булуын күрсәтү, каты җәза чаралары кулланмау – бу әти-әниләрнең иң уңышлы позицияләре.

         Шулай итеп, әти-әниләр:

-         балаларның агрессив тәртибен үзләренең тәртипләре белән, шулай ук бер-берсенә һәм тирә-юньдәгеләргә уңай мөнәсәбәтләре белән яки баланың агрессив тәртибен уңай бәяләп кызыксындырырга мөмкиннәр;

-         каты җәза бирергә өмкиннәр, моның белән алар агрессив тәртип үрнәге күрсәтәләр;

-         җәза бирмәскә мөмкиннәр, ләкин киләчәктә бу шулай ук чамасыз агрессиягә китерергә мөмкин;

-         яраклы юл табарга мөмкиннәр, һәм бу – балада үз-үзеңне кулда тота белү күнекмәсе тәрбияли.

Кайбер тикшеренүләр массакүләм мәгълүмат чараларының балалардагы табигый агрессиягә тәэсир итүен билгелиләр.

Хәзерге вакытта моның һәлакәтле йогынтысы расланмаган, ләкин көч куллану сценалары карау белән агрессив гадәтләрнең ачык күренүе арасында билгеле бәйләнеш барлыгы ачыкланган.

Социализацияләүдә төп рольнең гаиләдә булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Социализация процессында бала үз җәмгыятенең нормаларын, кагыйдәләрен һәм мәдәни мәгънәләрен үзләштерә, үзе турына “Мин-концепциясе”н үстерә.

Танылган Америка психологы К. Роджерс фикеренчә, “Мин-концепциясе”нең төзелешен түбәндәгечә күзалларга мөмкин: “Мин-реаль”, “Мин-идеаль”, “Мин-көзгесыман”. “Мин-реаль” – бу кешенең үзен бәяләве. “Мин-физик”, “Мин-эмоциональ”, “Мин- акыллылык” ёщм башкалар, ягъни  кешенең үзендә булган физик, интеллектуаль һәм эмоциональ сыйфатларны бәяләве.

“Мин-идеаль” – бу кешенең нинди булырга теләве.

“Мин-көзгесыман” – кешеләрнең аны ничек итеп кабул итүләрен күзаллау.Психологик тикшерүләрдән күренгәнчә, “Мин-реаль” төшенчәсен “Мин-идеаль” төшенчәсеннән күпкә түбәнрәк куйган кеше җитлекмәгән һәм тормышка яраклашмаган. Алар арасындагы килешмәүчәнлек күбрәк булган саен, хәвефләнү дәрәҗәсе, тынычсызлык, социаль җитлекмәү үсә.

Җәмгыятьтәге даирә “Мин-концепциясе”нең формалашуына йогынты ясый. Шул ук вакытта социализациянең уңышлылыгы үзенә булган мөнәсәбәткә бәйле. “Мин-концепциясе”нең формалашуыша күп факторлар йогынты ясый: баланың башкалар тарафыннан кабул ителүе (әти-әниләр, яшьтәшләр һәм башкалар), шәхси сыйфатларыңны анализлау, тышкы кыяфәте, көч һәм сәламәтлек булу; социаль кыйммәтләр, көтүләр, идеаллар; социаль тәртип тәҗрибәсе.

Кешенең нормаль яшәве һәм үсеше үзенә карата позитив мөнәсәбәт булганда гына мөмкин. Үз-үзеңә уңай карау ул – үзеңне кабул итү, үзеңнең дәрәҗәңне аңлау, үз-үзеңне хөрмәт итү. Үз-үзеңне түбән бәяләү аралашуда авырлыклар тудыруга китерә, чөнки мондый кешеләр алдан ук тирә-юньдәгеләр амөнәсәбәттә дип уйлыйлар.

Америка психологлары әйтүенчә, үз-үзеңне түбән бәяләү яшүсмерләрдә күп эмоциональ үзгәрешләр тудыра: төшенкелек, агрессивлык, авырулар. Үзеңә карата тискәре мөнәсәбәт девиант тәртип белән бәйләнгән (хокук бозу, наркоманлык, алкоголизм) һәм яшьләр арасындагы җинаятьчелекнең төп психологик сәбәбе булып тора.

Үз-үзләрен түбән бәяләү балалар һәм яшүсмерләрдә түбәндәге өч сәбәптән була:

-         алар үзләрендә яхшы сыйфатлар юк дип саныйлар һәм кирәкле гамәлләрне башкара алмыйлар, киресенчә, тискәре сыйфатларга ия булу тискәре гамәлләргә китерә;

-         алар өчен мөһим булган кешеләрнең аларга мөнәсәбәте тискәре дип фаразлыйлпр;

-         алар саклау механизмын файдалана белмиләр, бу  аларга тискәре тәҗрибәнең нәтиҗәләрен өомшарту өчен кирәк булыр иде.

Нәтиҗәдә яшүсмернең күңелсез кичерешләре аның мөмкинлекләренә туры килми торган мохит белән тәңгәлләшә. Шуннан соң бу мохитнең таләпләренә җавап бирү  теләге бетә бара, ә бу  таләпләрне үтәүдән тайпылу теләге көчәя. Үзеңне хөрмәтләү дәрәҗәсе бу очракта социаль-тискәре гамәлләр аркасында күтәрелә, бу тайпылышлы тәртип формаларына этәрә.

Үз-үзеңә тискәре мөнәсәбәт булганда, балалар һәм яшүсмерләр оят, гаеп тойгылары кичерәләр. Оят тойгысы ярсу һәм дошманлык, үзенең сыйфатларына икеләнү кебек хисләр тудыра. Тикшеренүчеләр тануынча, оят һәм агрессия арасындагы элемтә үзеңнең “Мин”не танымау дәрәҗәсенә бәйләнгән. “Башка сүзләр белән әйтсәк, кешеләр, башкалар белән аралашканда, оят тойгысын ешрак кичергән саен  аларның ярсуга һәм агрессив реакциягә теләкләре арта гына бара”. Бандура гаиләдәге проблемалар, тавышлар, көч куллану күренешләре, каты җәзалау, кыйнаулар һәм башкалар антисоциаль агрессив тәртипнең үсешенә китерә дип тулыландыра.

Додж һәм Куайе тикшеренүләре буенча, агрессив бәрелешләрдә еш булучы кешеләр яманлыкны һәм начар ниятләрне башка кешеләрдән эзлиләр. Бу, кешенең шәхси тасвирламасы күрсәтүенчә, cоциаоль күнекмәләрнең түбән дәрәҗәдә булуын һәм cоциаль компетенциянежң булмавын дәлилли. Бу шулай ук балаларда да, олыларда да агрессия чагылуы белән бәйләнгән: психик тайпылышлы кешеләрдә булган кебек, сәламәт кешеләрдә дә булырга мөмкин.

Әмма кызыксыну уята торган башка мәгълүматлар да бар. Бу “тормышка чыдам балалар” турында. Тормышта авыр сынаулар (уңышсыз гаиләдә, эчүче әти-әниләр, рәхимсез кыйнаулар, ярлылык, табигать һәлакәтләре, якыннарны югалту һәм башкалар) балаларга зыян китерә алмыйлар һәм авырлыклар уңышка ирешүдә комачаулый алмыйлар. Г.Крайг хәбәр итүенчә, белгечләр бу балаларда биш гомуми сыйфат ачканнар:

1.                Алар җәмгыятьтәге хәлләрне ачык аңлыйлар, үзләрен яшьтәшләре һәм олылар арасында да иркен тоталар.

2.                Алар үзләренә ышаналар. Көтелмәгән ситуацияләр аларны куркытмый, авырлыклар аларны дәртләндерәләр генә.

3.                Алар еш кына бәйсезләр. Олылар киңәшенә колак салсалар да, аларның йогынтысына бирешмәскә тырышалар.

4.                Алар, гадәттә, берничә какшамас элемтә урнаштыралар, бу аларда куркынычсызлык һәм саклану тойгылары булдыра. Бу мөнәсәбәтләр, үз яшьтәшләре белән булган кебек, зурлар, укытучылар, күршеләр белән дә булырга мөмкин.

5.                Бу балалар казанышларга омтылалар, уңыш аларга шатлык китерә; алар үзләренең яшәгән шартларын үзгәртә алуларын күрәләр.

Бу балаларның тормышка чыдамлылыкларын үстерүгә уңай йогынты ясаучы факторлар арасында әти-әниләр функциясен үзләренә алган укытучылар һәм башка олыларның ярдәме дә күренә. Баланың тормышында аны нык яратучы бер генә кеше булу да зур әһәмияткә ич.

Шулай итеп, җәмгыятьтәге уңышсызлыкларга һәм агрессив җәмгыятькә хас булмаган тәртипкә китерерлек тискәре шартларда булуга карамастан, бу балалар җәмгыятьтә, яхшы тәртип күнекмәләрен алып, уңышлы яраклаштыралар. Бу тәҗрибә “уңайлырак шартларда булган” балаларга тормыш авырлыкларын җиңү юлларын табуда ярдәм итәргә мөмкин.

Димәк, агрессив тәртипне уңышсыз социализация нәтиҗәсендә үзгәртү өчен ачкыч булып чаралар комплексы тора; алар класста уңай психологик климат булдыруга, баланың конфликтлы ситуацияләрне чишүгә һәм аларны булдырмау күнекмәләрен үстерүгә, үз-үзеңә карата уңай караш формалаштыруг, дуслык мөнәсәбәтләре булдыруга һәм саклауга юнәлтелгән.

 

       

 

 

Прикрепленный файл Размер
Балада агрессия.doc 49 Кбайт

»  Тэги к этому документу:

Поиск

Loading

Оценка материала

...

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн