Официальный сайт filipoc 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Этабарлар без!

Размещено: Надежда Кузьминична Демьянова - ср, 13/01/2010 - 12:39
Данные об авторе
Автор(ы): 
Демьянова Надежда
Место работы, должность: 
Старотябердинская СОШ Кайбицкого района РТ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
2 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Краткое описание: 
Сценария по принятию второклассников в ряды следопытов

 

 

1.     Бүген бездә зур тантана

     Елмаю йөзебездә.

          Эзтабарлар – кыю халык,

          Булабыз һәммәбез дә.

  

2.     Без үсәрбез беләкләргә,

Баһадир көче туплап.

“Уңганнарым!”- дияр илем

Безнең хезмәтне хуплап.

 

3.     Яңа шәһәрләр төзәрбез,

Игәрбез кырда иген,

Кирәксә Гагарин сыман

Айкарбыз җиһан иңен.

 

4.     Нинди юлдан атласак та,

Нинди эшләр башкарсак та,

Һич белмибез куркуны без,

Без куәтле, без дәртле.

 

Бергә: Яратабыз укуны без

           Яратабыз хезмәтне.

 

5.     Бишкә генә уку өчен

Көтеп алдык без көзне,

Мәктәп, якты залларың белән,

Каршыладың син безне.

 

Бергә: Бөтен сыйныф каршысында

           Чын күңелдән сүз бирдек:

           “Без өйдә дә, мәктәптә дә

           Үрнәк булырбыз!”- дидек.

 

Вожатый: Сез эзтабарларның нинди кагыйдәләрен беләсез?

 

- Эзтабар – кыю кеше.

- Эзтабар – намуслы кеше.

- Эзтабар – кешелекле кеше.

- Эзтабар – үз Ватанын сөя.

- Эзтабар – юмарт бала.

- Эзтабар – игелекле булырга омтыла.

Вожатый: Бик яхшы. 2нче сыйныф укучылары эзтабар кагыйдәләрен бик әйбәт        үзләштергән икән. Сез яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар           кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәсезме?

Вәгъдә бирү. 

Мин,_________(фам., исемнәрен әйтеп чыгалар) яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

 

Вожатый: Нәни дусларым, сезгә хәзер галстуклар тагыла. Ул ... төстә. Аны          саклагыз! Аның белән горурланыгыз! Нинди генә эшкә тотынсагыз да, кая гына барсагыз да, эзтабар булуыгызны онытмагыз!(галстук тагалар)

 

Вожатый: Эзтабарлар, тигезләнегез! Эзтабарларның флагын кабул итеп     алыгыз.Ул республика флагының бер кисәге, аны саклагыз!

 

Бергә:  Сүз бирәбез, сиңа, Ватан,

            Укырбыз “4”кә, “5”кә.

            Җиң сызганып өйрәнербез

            Син кушкан һәрбер эшкә.

Сүз котлау өчен мәктәп директорына, ата – аналарга бирелә

6.     Эзтабар булдык без

Барыбыз да акыллы,

Эзтабарларның шигаре:

“Көн саен кыл яхшылык!”

 

 7. Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

     Телләребез ачыла,

     Су анасы, Шүрәлеләр –

     Безнең дуслар барысы да.

“Туган тел” җыры

8.     Кем укуда иң оста,

Китап – дәфтәре чиста –

Ул баламы? Ул бала – уңган бала –

Эзтабар дип атала.

 

1.     Кем булыша зурларга,

     Кем бик оста җырларга,  

             Ул баламы? Ул бала – уңган бала –

             Эзтабар дип атала.

 

2.     Кем яратмый өчлене,

Ычкындырмый бишлене –

Ул баламы? У бала – уңган бала –

Эзтабар дип атала.

 

3.     Кем ялкаулыкны сөйми,

          Кем туры – дөрес сөйли -              

Ул баламы?

Ул бала – уңган бала –

Эзтабар дип атала.

 

4.     Кем ярата кошларны,

     Кемнең бик күп дуслары –

     Ул баламы?

     Ул бала – уңган бала –

     Эзтабар дип атала.

 

5.     Эзтабарлар юлда, кышкы суык,

Юл йөрмәслек яңгыр яуганда.

Үткәннәрне барлап йөри яшьлек

Киләчәккә таба барганда.

 

6.     Эзтабарлар юлда. Йөрәкләрдә

    Әтиләрдән калган батырлык.

    Ул батырлык, кирәк була калса,

    Галәмнәрне урап кайтырлык.

 

7.     Абагалар чәчәк аткан

Аланнар бардыр әле.

Юлга, яшь эзтабарлар.

Һәр урында, һәрбер эштә

Шаккаткыч ачышлар бар.

    8.   Без җырлаган дәртле җырлар

     Истә калачак.

     Дәртле җырлар кебек дәртле

     Безнең балачак.

Җыр “Балачагым”

1.Балачагым – нурлы ил,

Балачагым – җырлы ил.

Бергә - бергә уйныйк, әйдә,

Син дә безнең янга кил.

2. Балачакның бакчасында

Көлке уеннар гына.

Бергә - бергә уйныйк, әйдә,

Бергә күңелле була.

3. Биибездә дә, җырлыйбызда да –

Күңелләр ташып тора.

Балачак ул – иң ямьле чак,

Үзенә тартып тора.

1.     Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк.

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик кенә тизрәк.

 

2.     Уку безнең иң төп бурыч,

    Тырышып уку – эшебез,

    Тирәк белем сорый илем,

     Бишледә бит көчебез.

 

3.     Хыяллар безнең канатлы,

     Хыяллар шундый матур.

     Киләчәктә барыбыз да

     Булырбыз кыю, батыр.

 

4.     Эзтабарлар юлда.

Очкыннарны сүндермичә

Без ялкын үрләтербез.

          Ул ялкынны учак итеп

Яңадан дөрләтербез.

 

5.     Без – тырышлар токымы,

Йөрәктә зур көрәш очкыны.

Күп юллар бар безгә узасы

Без илнең киләчәк хуҗасы.

Җыр “Күңелле безнең балачак”

1.     Кояш керә тәрәзәдән,

Нурлары җем – җем итә.

Күңелле безнең балачак

Безнең киләчәк көтә.

                                 2.Якты мәктәп залларында

Яңгырый безнең аваз.

Күңелле безнең балачак,

Тормышыбыз изге яз.

3. Урманнар, таллар, болыннар.

Чакыра безне алда

Күңелле безнең балачак

Безнең киләчәк алды.

Вожатый:  Эзтабарлар, тигезләнегез! Укуга, хезмәткә, уенга һәрвакыт әзер   булыгыз!

 

Бергә:   Без һәрвакыт әзер.

 

 

Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итә.


»  Тэги к этому документу:

Поиск

Loading

Оценка материала

...

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн