Официальный сайт fresher 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Открытый классный час “Һөнәрләр дөньясы : теләгәнен сайлап ал!” (“Минем яраткан һөнәрем”).

Submitted by Венера Махмутовна Минеханова on Tue, 11/05/2010 - 10:57
Данные об авторе
Автор(ы): 
Минеханова В.М., Шакирова Р.Г.
Место работы, должность: 
МОУ Тураевская СОШ Менделеевского муниципального района РТ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
основное общее образование
Класс(ы): 
5 класс
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
сценарий мероприятия
Краткое описание ресурса: 
Открытый классный час “Һөнәрләр дөньясы : теләгәнен сайлап ал!” (“Минем яраткан һөнәрем”).

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

         Тема : “Һөнәрләр дөньясы : теләгәнен сайлап ал!” (“Минем яраткан һөнәрем”).

         Максат : 1. Укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керү, аларда теге яки бу һөнәргә кызыксыну уяту; теләк – омтылышларын ачыкклау һәм эш дәвамында һөнәр иясенә кирәкле күнекмәләр булдыру өстендә эшләү;

       2. Укучыларны алдынгы хезмәткәрләр үрнәгендә тәрбияләү;

       3. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү;

       4. Хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуын, җәмгыятьтьтә барлык байлыкның эш, хезмәт белән генә тудырылуын төшендерү;

       5. Илебез байлыгын тудыручы, аның чәчәк атуы өчен армый – талмый хезмәт куючы һөнәр ияләренә мәхәббәт хисе уяту;

        6. Яңа һөнәр – шәфкать туташы һөнәрен үзләштерү;

 

          Җиһазлау :” Авылымның алдынгы кешеләре” – альбом.

          Дәрес барышы : 

             Укытучы:

-         Укучылар, сезгә билгеле булганча, сыйныф сәгатебез “Минем яраткан һөнәрем” дип атала.

-         Һөнәрләр... Катлаулы да, мактаулы да алар. Теләгәнеңне сайла! Һәркайсыгызның үзенә генә хас исе бар. Икмәк пешерүчедән хуш исле икмәк исе аңкый, табибтан дару исе, остаханәдә эшләүче балта остасыннан йомычка исе килә.

-         Укучылар сез шушы һөнәрләрнең кайсын сайларга уйладыгыз икән? Ягез әле, тыңлап узыйк.

1 нче укучы тәрбияче.

             Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Минем хыялым – балалар тәрбиячесе булу. Мин бик тә балалар яратам. Аларга төрле уеннар, җырлар өйрәтер идем. Кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк, чөнки алар әле бик нәниләр, бик кечкенәләр.

              Тәрбиячегә бала җанлы булырга кирәк, сабыйның хәлен аңларга, аның кебек уйнарга, көләргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына син аларның күңелен яулый аласың һәм үз эшеңнең остасы буласың. Мин тәрбиячегә кирәкле сыйфатларны үземдә булдырырмын. һәм киләчәктә хыялым тормышка ашар дип уйлыйм.

            2 нче укучы – сатучы.

             Мин киләчәктә сатучы булырга телим. Бу – мактаулы һәм игелекле һөнәр. Сатучы булу – ул бик җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эш. Аның бурычы кешеләргә теге яки бу товарны тәкъдим итү генә түгел, ә бу төр товар турында төгәл мәгълүмат та бирү.

Ул ихтирамлы, игелекле, сатып алучылар белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Сатучылар арасында да төрле кеше очрый. Кешелекле, игътибарлы, түзем, сабыр холыклыбулырга кирәк.Мин үземдә бу сыйфатлар бар дип уйлыйм. Киләчәктә мактаулы, ихтирамга лаек сатучы булырмын.

           3 нче укучы – умартачы.

         Мин киләчәктә “татлы һөнәр иясе” булырга телим. Кем соң ул  татлы һөнәр иясе? Ул – умартачы. Минем абыем тирә-юньдә умартачы буларак дан тота, мин киләчәктә үзебезнең умартачылар нәселен дәвам итәрмен.

         Күңелем балыклы күле, ямҗле табигате, җәнлекле урманнары бәлән дан тоткан авылыма  тартыла.

         Бу хезмәт кешесеннән нәрсә сорала  соң? Беренчедән – хезмәтеңне ярату. Икенчедән – бал кортларын яшь баланы тәрбияләгән  кебек карарга  кирәк. Ояларны урыннан – урынга  күчерү дә бал мул булсын бик әһәмиятле.Бал кортлары карабодай басуларын серкәләндерүдә зур файда китерәләр.Умартачыга ярдәм,киңәш сорап та күп киләләр.Бал-кешене дәвалый,күп авырулар балдан җаннарына-тәннәренә сихәт табалар.Мин һәркемгә хәлемнән килгәнчә прополис белән дә,киңәшләрем белән дә булышырмын.Киләчәктә кәрәзле бал җитештереп,карт-карчыкларны шатландырырга уйлыйм.Киләсе елдан аабыем бал корты агуын һәм ана кортларның”сөт”ен җитештерүне дә үайга салырга тели.Чөнки аларга дәвалау һәм косметика өлкәләрендә ихтыяҗ зур.Ә моңа умарта башы саннарын арттырып кына ирешергә мөмкин.

             4 нче укучы – огроном.

        Минем алтын үстерүче буласым килә.Сез гаҗәпләнерсез:алтын үстерүче дә буламы?Әйе,була икән.Ул-агроном,ягъни авыл хуҗалыгы белгече,кыр хуҗасы.Авыл

хуҗалыгы белгече хезмэте бик тынгысыз .Мин кечкенәдән үк бабайдан “чәчү”,”урак”,”җир” дигән сүзләрне ишетәм.Җиргә,ипекәйгә хөрмәте зур аның.Шулай булмый мөмкин түгел,чөнки бабай Бөек Ватан сугышында да катнаша,тормышның ачысын-төчесен дә күп татый.Бабам җирнең уңдырышлылыгын арттыру,һәр гектардан мул уңыш алу өчен алдынгы тәҗрибәне киң куллана.

         Бервакыт бабай Мәскәүдән ярты капчык яңа сорт бодай күтәреп кайтты. Ишек төбендә басып тора, шатлыгы бөтен кыяфәтенә чыккан, йөзе дә кояш кебек балкый. “Бабай, әллә алтын биреп җибәрделәрме?” – дип шаяртуыма ул: “Улым, бу алтынга алмаштыра торган әйбер түгел, бодай бу, бодай, - диде. Аннан ул дәртләнеп бу сорт хакында, аның гектардан күпме уңыш бирәчәге, киләсе елда уңышның күпме киләчәге хакында сөйләде.

         Икмәк үстерергә бөтен көчен бирүче, җиргә гашыйк бабам белән горурланам мин. Ул алтынны үзе үстәрә.

         Шул ук вакытта безнең президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә авыл хуҗалыгы белгече. Аны зирәк акылы шул югары баскычка – президент дәрәҗәсенә күтәргән.

         Мин алардан – туган туфракка, җиргә гашыйк кешеләрдән үрнәк алам, алар кебек булырга тырышам. Өстәлебездә һәрвакыт хуш исле икмәк булсын өчен мин көчемне кызганмам.

        5 нче укучы – китап басучы.

Бүгенге тормышыбызны китап, гәзит, журналдан башка күз алдында китерүче дә читен. Һәркем үзенең беренче укытучысын,  беренче китабы - әлифбаны, укыган беренче шигырен яхшы хәтерлидер. Ә алар китап басучыларның оста куллары белән эшләнгән бит. Китап басучы һөнәре бик борынгылардан саналмый, әмма җәмгыять өчен бик кирәкле һөнәр. Кино, трамвай, поезд билетлары, төрле эш кәгазьләреннән файдалану безгә зур уңайлык туйдыра, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Мин балаларны матур – матур китаплар белән шатландырырга телим. Китаплар зурлар өчен дә, гомүмән, һәркем өчен кирәк. Китап – безнең дустыбыз ярдәмчебез, киңәшчебез.

       “Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә”дип юкка гына әйтмәгәннәр.Китаптан башка белем юк.Китап булмагач бик кыен.Мәсәлән,хәзерге вакытта мәктәпләрдә укучыларга дәреслекләр җитми.Мин күп итеп дәреслекләр бастырыр идем,бер укучы да дәреслеккә аптырап утырмасын,рәхәтләнеп укысын һәм шул ук вакытта алар китапларга сакчыл булсыннар иде.Мин бу һөнәр турында туганыбыздан белдем.Бу белгечлекне алу өчен Казандагы 4 нче һөнәри-техник училищеда белем алырга кирәк,ә аннан соң Мәскәү полиграфия институтына конкурссыз (ярышсыз)керү хокукы бирелә.

         Минем теләгем тормышка ашар дип уйлыйм.

          6 нчы укучы – табиб.

         Минем киләчәктә шәфкать туташы буласым килә.Үз эшеңнең остасы булу өчен белем,еллар дәвамында тәҗрибә тупларга кирәк,бары тик шул вакытта гына уңышка ирешеп була.Шәфкать туташына,гомумән,табиюка чисталык,пөхтәлек,шәфкатьлелек,игелеклелек кебек сыйфатлар булдырырга кирәк.

          Ә бәлки әле мин шәфкать туташы гына түгел,ә хирург булырмын.Бу һөнәр иясе булу өчен төпле белем,түземлелек,сабырлык кирәк.Хирурглар,кинолардан күргәнемчә,сәгатьләр дәвамында катлаулы операцияләр ясыйлар.Әгәр дә батыр йөрәкле,алтын куллы хирурглар булмаса,күп кенә кешеләрнең чәчәктәй гомере өзелер иде.Мәсәлән,Русиянең беренче Президенты Борис Николаевич Ельцинның гомерен милләттәшебез саклап калды дип әйтергә тулы хакыбыз бар.Батыр йөрәкле,алтын куллы,тирән белемле Ринат Акчурин белән горурланам,аның кебек булырга тырышам,киләчәктә сәламәтлек сагына басармын,кешеләрне авыру-чирләрдән йолып калырмын.

       7 нче укучы – укытучы.

      Дөньяда бик күп һөнәрләр бар.Мәсәлән,шофёр,йөк ташучы,өй төзүче,шәфкать туташы һәм башкалар.Шофёр йөк ташый,төзүче өйләр төзи,йортлар сала,шәфкать туташы кешеләрне дәвалый.Ә мин үзем өчен һөнәр таптым.Укытучы!Нинди бөек исем!Ничек горур яңгырый!Укытучыдан башка шагыйь дә,язучы да,төзүче дә,табиб та юк.Нәни бала күңеленә изгелек орлыгы салучы ул-укытучы.

         Укытучы!Сине яратсыннар,тыңласыннар өчен синең йөрәгеңдә күпме ялкын,җылылык булырга тиеш.

         Укытучы эшен ювелир хезмәте белән чагыштырып карыйк әле. Аз гына төгәлсезлек җибәрдеңме асылташ яраксызга әйләнә.Тик кеше җаны таш түгел.Аны зиннәтле түш бизәгеннән алып ташлап булмый.Менә шуңа укытычыга кеше рухының һәр кисәкчеге ахактай саф булсын,аңа бер тап та төшмәсен өчен тырышырга туры килә.

          Мин кечкенә балалар яратам,аларга төрле уеннар өйрәтәм,укытучы-укучы булып уйныйбыз.Телевизордан балалар чыгышларын кызыксынып карыйм.

          Үз хезмәтеңнең чын остасы булу өчен тырышып укырга,фән нигезләрен үзләштерергә,көндәлек үз өстеңдә эшләргәң,белемеңне баетырга кирәк.Шунда гына син үз хезмәтеңнең чын остасы буласың.Юкка гына әйтмиләр бит:

           Хезмәт аша туа чын батырлык,

           Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә

           Хыялым тормышка ашса,

           Мин үземне бәхетле санар идем.

           Укытучы:

     --Әйе,укучылар,бәхет төшенчәсенә яраткан һөнәреңне үзләштерү,үз максатыңа ирешү дә керә.

      Бәхет нәрсә?Ничек табыла ул?Син яшь кеше сорау бирәсең.Менә болай кыска гына итеп килә сиңа җавап бирәсем:

        -Гади хезмәт белән дус бул да син,

         Җиң сызганып каршы ал гына!

         Шул чагында  бәхет кулын сузып,

         Үзе килер синең алдыңа.

                                       (З.Туфайлова.)

           Бөек татар шагыйре Г.Тукай да “Зур бәхетләр җиң сызганып эшкә бирелгәннән килә”, - дигән.

           Сезнең һәркайсыгызның  олы максаты булырга тиеш. Ә олы максатлы кешеләр, дулкыннарны ярып алга барган зур кораб кебек, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәләр.

          Укытучы:

-         “Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!”- дип атадык сыйныф сәгатен. Хәзере тормышта бөтен теләкләреңне дә тормышка ашырып була. Әгәр тарихыбызга күз салсак, әби – бабаларыбызның бала чакларын бәхетле булган дип әйтеп булмый. Алар бик күп югалтулар да кичергән. Югалтуларның иң авыры сугыш елларына туры килгән. Бу темага мин, укучылар, юкка гына мөрәҗәгать итмәдем. 2010нчы ел нинди дата белән истә калачак?

Укучы:

-         Бөтен дөнья халкы Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Укытучы:

-         Сугыш кешеләрне зур сынау алдына куйган. Тыл фронтны киендерергә һәм ашатырга тиеш булган. Сугыш беркемне дә аямаган. Барлык көндәлек мәшәкать хатын – кыз һәм үсмер балалар җилкәсенә төшкән. Барлык кешелек сугыш законнарына буйсынырга тиеш булган. Хәзерге көндә алар безнең өлкән яшьтәге әби – бабалаларыбыз.

          Һәр ел саен , салкын кыш үтеп, табигатькә гүзәл яз аяк баскач,күркәм гадәт буенча, бөтен дөнья халкы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә.

          Җиңү... Бөек Җиңү, дибез. Аны яулау өчен нинди озын юллар үтәргә, нинди зур авырлыкларга, сынауларга түзәргә туры килгән бит. Йокысыз төннәр, куркыныч көннәр... Туган иле өчен, Ватаны өчен күпме кеше яу кырында ятып калган... Күпме гөнаһсыз сабыйларның, аналарның чәчәктәй гомерләре өзелгән... Әйе, шатлыклы кән булу белән беррәттән, моңсу, ямансу көн дә әле ул – Җиңү көне. Күп кеше аны шатлыклы елмаю һәм, шул ук вакытта, күз яшьләре белән каршы ала...

          Мәктәбебездә ветераннар белән очрашулар һәрчак булып тора. Без укучылар бу очрашуларны гел көтеп алабыз, ветераннарга үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирәбез. Алар да безнең янга теләп киләләр.

-         Сез, балалар, чәчәкләр төсле. Сез – безнең киләчәгебез. Бәхетле булыгыз! Сугыш зур афәт ул. Без күрдек инде аны, ә сезгә күрергә язмасын, - диләр алар. Кешелекле ветераннарыбызның изге теләкләре, Ходай кушып, чынга ашсын иде.

                  Аллага шөкер, без тыныч һәм бәхетле тормышта яшибез. Без моның өчен ветераннарга, тол әбиләргә рәхмәтле булырга тиеш. Аларның саны елдан – ел кими. Димәк, безнең “җанлы тарихыбыз” юкка чыга дигән сүз! Ләкин, бернәрсәгә дә карамастан, без аларның берсен дә онытмаска тиешбез. Ветераннар – зур хөрмәткә лаек кешеләр алар. Чын күңелдән рәхмәт аларга!

                Рәхмәт сезгә! Сез бит безнең өчен

                Авыр, озын юллар үттегез.

                Сез бит безгә матур һәм бәхетле,

                Якты тормыш бүләк иттегез!

                Еллар узар, буыннан – буынга

                Таралачак сезнең даныгыз.

                 Ә сез һаман якты йолдыз булып

                 Зәңгәр күктә балкып яныгыз!

                 Күңелемнән чыккан саф теләкләр

                 Яңгырыйлар сезнең хөрмәткә.

                  Сәламәт һәм бәхетле булыгыз,

                  Сез һәрвакыт безнең йөрәктә.

 

                 Бу шигырь юлларын үзебезнең мәктәп укучыбыз Ләйсән Гәйнетдинова ветераннарыбызга багышлап язган. Без дә аның белән бер теләктә булып дәресебезне төгәллибез.

                 Барыгызга да зур рәхмәт!

           

 


»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн