Официальный сайт fresher 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Г.Гобәй "Маякчы кызы"

Submitted by Гузял Фанеловна Ганиева on Sat, 15/05/2010 - 12:39
Данные об авторе
Автор(ы): 
Ганиева Гузял Фанеловна
Место работы, должность: 
МОУ Курманаевская СОШ Нурлатского муниципального райна РТ, учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Родитель
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
6 класс
Класс(ы): 
7 класс
Класс(ы): 
8 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
1. Образга характеристика бирү күнекмәләрен камилләштерү. Укучыларның логик фикерләвен, сөйләм телен баету. Телдән сөйләмнең язмача сөйләм нигезе булуын дәлилләү. 2. Патриотизм тәрбияләү. Гаиләнең кеше формалашудагы әһәмиятен билгеләү нигезендә, әти-әниләргә, алар башкарган хезмәткә хөрмәт һәм сыйныфтагы хезмәт бүленешенә җаваплы караш тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
8
Краткое описание: 
Учитель знакомит с творчеством писателя Г.Губая, его произведением "Маякчы кызы"

ТР Нурлат муниципаль районы Кизләү гомуми урта (тулы) белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Г.Гобәйнең VI сыйныфта

“Маякчы кызы”

әсәре буенча үткәрелгән

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Ганиева Гүзәл Фәнил кызының

ачык дәрескә план - конспекты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2010 нчы  уку елы

 

Тема:          Г.Гобәй        “Маякчы кызы”

 

Дәреснең максаты.  1. Образга характеристика бирү күнекмәләрен камилләштерү.

                                           Укучыларның логик фикерләвен, сөйләм телен баету.

                                           Телдән сөйләмнең язмача сөйләм нигезе булуын дәлилләү.

                                       2. Патриотизм тәрбияләү.

                                           Гаиләнең кеше формалашудагы әһәмиятен билгеләү                                                                                     нигезендә, әти-әниләргә, алар башкарган хезмәткә хөрмәт һәм                                                          сыйныфтагы хезмәт бүленешенә җаваплы караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Табигать күренеше һәм укучыларның алдагы дәресләрдә ясаган                                                рәсемнәре: бүлекләргә иллюстрацияләр, Гаилә елының символы.

 

Дәрес планы.

I.    Оештыру.

 

III. Активлаштыру.

     1. Укучыларны дәрес максаты белән таныштыру.

 

II. Өй эшен тикшерү.

     144 б. 1,3,4 сорауларга җавап бирү.

 

VI-VII. Белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

                1. Укытучы сөйләме һәм “Гаиләмдә һәм сыйныфта минем вазыйфаларым”  

                  исеме астында фикер алышу.

              2. Илсөяр образына укучылар үзләре ясаган портретлар буенча сурәтләмә 

                 бирүләре. Ачыклау: тышкы кыяфәт аша кешенең холык-фигылен, тәрбия

                 дәрәҗәсен белеп буламы? Татар халкының “Киемеңә карап каршы

                 алалар, акылыңа карап озаталар” әйтеменең асылын ассызыклау.

             3. Әсәрдән Г.Гобәй Илсөярнең тышкы кыяфәтен, портретын сурәтләгән

                 урыннарны табып уку, анализлау. (120 б. 7-абз. Маңгайга төшкән чәч 

                 учмалары..., 127 б.-1абз. Йомшак сары чәчле...)

             4. Илсөярнең төрле шартларда үзен ничек тотуын искә төшерү.

(Агыйделдә таң ата – Илсөяр тыныч, аякларын ярдан салындырып утыра, әтисе белән рәхәтләнеп табигать турында сөйләшеп утыра; таныш түгел кунак – Илсөяр кызыксынучан, куркуын җиңә белә; урманга, партизаннар янына бару – Илсөяр җаваплы, әтисе һәм бабасының йөзенә кызыллык китермәү, аларны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен бөтен вазифаларны үтәргә риза. Илсөяр дуслык кадере белә - җиләккә, гөмбәгә барса да, урманчы кызы янына керә, уйный, серләрен уртаклаша; Илсөяр кеше хезмәтенең бәясен, кадерен белә - әтисенең эше җаваплы икәнне аңлый, бабасы пешергәннәрне мактап-мактап ашый һ.б.)

 

VIII. Үзконтроль һәм контроль.

         1. Укучыларның сәламнәрен тыңлау, тулыландыру. “Минем гаиләдә һәм

             сыйныфтагы вазифаларым. Илсөяр миндә нинди тәэсирләр калдырды?”

IX. Йомгаклау.

         1. Илсөяр образының әһәмияте турында укытучы сөйләве, нәтиҗә ясау.

         2. Дәрестә укучылар эшчәнлеген бәяләве. Өй эше бирү.

             а) “Маякчы кызы” булу җиңелме? (144 – 146 б.б.)

             б) Гаиләбездә минем урыным. (Илсөяр образы белән чагыштырма сөйләм  

                  төзергә)

             в) Илсөяр образына җентекле характеристика язарга.

        3. Саубуллашу.

 

 

 

Дәрес конспекты

 

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

  

    Хәерле көн, исәнмесез укучылар. Барыгызның да кәефләре яхшымы? Әйдәгез  әдәбият дәресебезне башлап җибәрик.

 

III Активлаштыру.

   

    Укучылар, молодцы, дәрескә барыгыз да әзерләнеп килгәнсез икән. Ә бүгенге  дәресебез үзенчәлеклерәк булыр. Бүген без Г.Гобәйнең “Маякчы кызы”  әсәрендә төп геройга характеристика бирербез. Безнең сурәтләмәләр автор тасвирлаган образны кайсы яктан ачарлар? Әйдәгез искә төшерик әле: әсәрнең 

    төп герое кем?

(Укучылар җавабы)

 - Илсөяр.

 -Ә ни өчен сез төп герой Илсөяр дип уйлыйсыз? Әсәрдә бит Мәрдән абзый, Бикмүш карт һәм   Костин турында да бик күп сөйләнә. Бәлки төп герой Мәрдәндер?

- Юк, бу әсәрнең төп герое – Илсөяр. Чөнки бөтен вакыйгалар да аның катнашы белән, аның тирәсендә бара. Илсөяр гаиләләсендә генә түгел, илдә барган вакыйгалар белән дә кызыксына. Автор бит әсәренә дә “Маякчы кызы” дип исем биргән. Ул безгә яшьтәшләребезнең, илдә азатлык өчен көрәш барганда, зур hәм җаваплы эшләр, батырлыклар эшли алуын күрсәтергә hәм безнең дә Илсөяр үрнәгендә кыю, куркусыз булып үсүебезне тели.

- Бик тулы һәм төпле җавап булды бу, бик әйбәт, булдырдыгыз. Укучылар, Сез, минемчә, бүген булачак өй эшен уңышлы үтәрсез. Әйдәгез әле, төп эшкә керешкәнче, көндәлекләребезгә язып куйыйк.

 

(Өй эше сыйныф тактасының ябылмалы ягына язылган була:

 

   1. “Маякчы кызы” булу җиңелме? – 144-146 б. Укырга.

   2. “Гаиләбездә минем урыным” (Илсөяр образы белән чагыштырма сөйләм төзергә)

   3.   Илсөяр образына җентекле характеристика язарга.

         Көндәлекләрне ябып, өйгә бирелгән эшне тикшереп узыйк).

 

II. Өй эшен тикшерү.

 

144б. 1нче сорауны, Зөһрә, укы әле.

(Сорауны уку, җавап бирү)

 -Партизаннар hөҗүмгә баруның җентекле планын төзиләр, бик озак күзәтү эшләре алып баралар. Аларның hәр җирдә сугышчан хәлне җткереп торучы ышанычлы кешеләре бар. Бу әсәрдә Мәрдән абзый, Бикмүш карт, Илсөяр һәм урманчы Әндри дәдәй нәкъ менә партизаннарның ышанычлылары, аларны хәлиткеч көрәшләргә әйдәп, ярдәм итеп, күзәтеп торучылар.

- Инде 3нче сорауны укыйк һәм җавап бирик.

 Аклар утырган  пароходка партизаннар белән бергә тагын дүрт авылның сугышка , көрәшкә яраклы 400 кешесе hөҗүм итә.

- Ә ул авыл халкына акларга һөҗүм итү ник кирәк?

- Бу илдә яңа идарә - совет власте урнаштыру, илдәге байлар hәм ярлылар арасындагы аерманы бетерү өчен кирәк.

- Укучылар 4нче сорауны кычкырып укыйк һәм җавап эзлик.

 -Партизаннарга пароходка үтеп керергә Мәрдән абзый ярдәм итә. Маяклар алмаштырган булып, ул кызыл hәм зәңгәр утлар ярдәмендә партизаннарга шартлы сигнал җибәрә.

-Укучылар, миңа сезнең җавапларыгыз бик ошады. Әсәрне яратып һәм тулысы белән укыганыгыз күренеп тора, бу мине бик шатландыра. Инде игътибар итегез әле, без кайсы сорауларга җавап бирмичә калдык?

-2, 5, 6нчы сорауларга җавап бирмәдек. Ул сораулар барысы да Илсөяр турында.

- Әйе, дөрес, хәзер сүзебез Илсөяр турында булыр. Аңа кадәр әйдәгез ял итеп алыйк

 

(физминутка)

VI-VII. Белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Укучылар, Илсөяр нәкъ менә Сезнең яшьтәшегез. Әсәрдән аңлашылганча, аларның гаиләсендә 3 кеше - әти, бабай һәм Илсөяр яшиләр. Аларның һәркайсының үз эше бар: Бикмүш карт ашарга әзерли, ауга йөри, йорт җылысын саклый; Мәрдән абзый елга өстендәге тынычлык өчен җаваплы, кызының дусты һәм киңәшчесе. Илсөяр исә һәр икесенең дә күңелен күрүче, урманнан җиләк, гөмбәләр җыю өчен җаваплы зур кыз. Укучылар, ә сез гаиләгездә ниләр өчен җаваплы, сез ниләр эшли беләсез?

(Кыска гына фикер алышу).

-Савыт юу, өй җыештыру, терлекләрне көтүдән каршы алу, кибеткә бару h.б.

- Ә сыйныфта хезмәт бүленеше ни өчен кирәк?

-Ул безне дуслаштыру, төрле ярышларда җиңү hәм бөтен эш бер генә кеше җилкәсенә төшмәсен өчен кирәк.

- Әйе укучылар, менә шуның өчен дә инде 2008нче ел  - Гаилә елы дип игълан ителде, чөнки гаиләне дәүләтнең нигезе диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә кеше тормышындагы иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы.

Укучылар, без алдагы дәресләрдә сезнең белән Илсөярнең портретын ясадык. Әйдәгез әле, менә шушы портретлар буенча фикер алышыйк. Кемнәр Илсөярне ничек күз алдына китерде икән?

(Портрет ясаган укучыларның фикерләрен тыңлау).

- Укучылар, ә сезнеңчә татар халкының “Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар” мәкален ничек аңлыйсыз,Илсөяр мисалында аңлатыгыз әле.

-Илсөяр гап-гади кыз. Аның карап торышка башка яшьтәшләр арасында аермасы юк, киенү рәвеше дә аерылмыйдыр дип уйлыйбыз. Чөнки автор безгә аны дус-ишләре белән бергә сурәтләми. Ә менә гөмбә җыярга барган булып (сакчылар бит аны гөмбә җыючы, үзләренә бернинди дә куркыныч тудырмаучы дип, шикләнмичә дә уздыралар) елга буена партизаннар отрядын алып чыгуы кызның бик акыллы әтисе hәм бабасының ышанычларын аклаучы булуын сөйли.

- Димәк, укучылар, гап-гади, сары йомшак чәчле Илсөяр, мәкальдәгечә, бик акыллы. Киемен күреп кенә кеше турында тулы нәтиҗә чыгарырга кирәкми икән. Укучылар, автор безгә Илсөярнең тулы портретын биргәнме?

-Юк, берничә җирдә аның маңгаена төшкән чәчен яулык астына кыстыруы hәм йомшак чәчле булуы гына искәртелә. Автор безгә Илсөярнең уңай эшләре буенча аның портретын үзебезгә ясарга калдырган.

-Балалар, әйдәгез әле дәреслек буенча, төрле шартларда Илсөярнең үзен ничек тотуын укып, искә төшереп карыйк. Чөнки автор кызның эш хәрәкәтләрен табигать күренешләре белән параллель сурәтли.

(Укучыларны тыңлау)

- Әсәр башында Илсөяр безгә гап-гади кыз булып күренә. Агыйделдә таң ата, Илсөяр табигатьнең гүзәллегенә хозурланып, әтисе белән елгага таба атлый. Аңа әтисе бик кадерле. Мәрдән абзый кызының hәр соравына төпле hәм сабыр җаваплар кайтара. Илдән акларны “себергәч” кызының укырга, язарга өйрәнүен тели. Әти кеше ышана – Илсөяр бу тормышта файдалы, мәгънәле hәм кирәкле булыр.

- Таныш түгел кунак бүлегендә Илсөярнең искиткеч кызыксынучан һәм курку белмәс булуы, әйләнә-тирәдәге урманнарда яхшы йөри белүе, табигать дусты булуы белән ачыла.

Күк йөзен кара болыт каплый,- ә Илсөярнең күңелендә шом: Кем ул таныш түгел кунак, ник ул бабай япь-яшь егеткә әйләнде? Болар барысы да Илсөяргә кызык. Ул үзен чолгап алган ямьле табигать кочагында юлбасарлар булуын теләми һәм бөтен куркуын җиңеп күзәтүгә керешә. Үзен кызыксындырган сорауга җавапны ул әтисеннән ишеткәч кенә тынычлана һәм күз алдыбызда Илсөяр үсеп киткән кебек була.

- “Урманга – партизаннар янына” бүлегендә Илсөярнең бөтен холык-фигыле ачыла. Ул – үзенең әтисе hәм бабасын искиткеч хөрмәт итүчеh hәм хәлиткеч җиңүне оештыручы. Монда аның кечкенәдән әтисенең ышанычын яулаган булуын аңлыйбыз.

Илсөяр дуслык кадере белә - җиләккә, гөмбәгә барса да, урманчы кызы янына керә, уйный, серләрен уртаклаша; Илсөяр кеше хезмәтенең бәясен, кадерен белә - әтисенең эше җаваплы икәнне аңлый, бабасы пешергәннәрне мактап-мактап ашый h.б.

 

VIII. Үзконтроль һәм контроль.

 

Берничә укучының “Илсөяр миндә нинди тәэсирләр калдырды? Минем вазифаларым һәм ул эшләрне үтәүгә минем карашым” дигән сорауны ачуы.

- Камалова Инзилә чыгышы:

Безнең гаиләбез зур. Әтием, әнием, ике абыем hәм ике апам бар. Өйдә hәрберебезнең үз эше. Мин, мәсәлән, чәчәкләр үстерәм, апам ашарга пешерергә ярата, ә әти-әни кайтуга өйне бергәләп җыештырабыз. Абыйлар әтиебез өйрәткән эшләрне эшлиләр. Эштән кайтуга, әти-әниләребез без башкарган эшләр өчен безгә рәхмәт белдерәләр. Аларның сөенгәнен күрү безгә бик рәхәт, кешене куандыру – үзе үк  күңелле икән. Минем әтием hәм әнием үзләре дә бик кызыксынучан: алар безнең мәктәптәге уңышлар яки уңышсызлыкларыбыз белән hәрдаим кызыксынып торалар.

Сыйныфта мин – командир. Иптәләрем арасында дус булу, эшләрне бергә-бергә эшләү, ярыш – конкурсларда җиңү – безнең өчен зур шатлык. Моңа без сыйныф җитәкчебез белән куанабыз. Илсөяр кебек партизаннарның җиңүендә катнашмасак та, без мәктәптә уздырылган күп кичәләрдә җиңүләр яулыйбыз. Безгә әниләребез дә, укытучы hәм дусларыбыз да ышана, шуңа күрә без булдырабыз, аларның ышанычын акларга тырышабыз. “Маякчы кызы”н уку безне тагын да тәвәкәлрәк булырга өйрәтте.

Илсөяр минем күңелемдә бик матур тәэсирләр калдырды, әгәр дә миңа әсәрне дәвам итеп бетер, дисәләр, мин аны, hичшиксез, Илсөярнең зур үскәч укытучы яки табиб булуы белән тәмамлар идем. Чөнки ул кешеләр белән аралашырга ярата, кеше хәленә керә hәм кеше ышанычын аклый белә. Безнең дә Илсөяр кебек дусларыбыз күбрәк булсын иде.

 

IX. Йомгаклау.

 

1. Укучылар, миңа Инзиләнең фикерләре бик ошады. Ә сез исә үз фикерләрегезне иншаларыгызда күрсәтерсез.

Балалар, минем сезгә тагын шуны җиткерәсем килә: Сез Чечня, Дагстан, Осетия кебек илләрдә бүгенге көндә дә сугышлар баруы турында ишетеп беләсез. Димәк, Илсөяр кебек үк сезнең яшьтәшләрегез анда җаваплы йөкләмәләр үтидер. Аллага шөкер, безнең илебез чикләре тыныч, һәммәбезнең дә әти-әниләре исән-сау, барыгыз да нинди матур киенеп, искиткеч зәвыклы мәктәп бинасында белем аласыз. Кайтып керергә берегезнекеннән берегезнеке матур йортларыгыз бар. Әйдәгез, әти-әни, әби-бабаларыбызны хөрмәтләп, кадерләп, илебездәге тыныч тормышка сөенеп, туганнарыбызның ышанычын аклап, сыйныфтагы дуслык хисләрен саклап яшик.

Балалар, бүген дәрестә сез бик актив булдыгыз, матур төпле фикерләр әйттегез. Бу мине бик куандырды. Әйдәгез кабаттан өй эшен искә төшерик инде (уку, сөйләм төзү һәм язу).

Ә бүгенге эшчәнлегебезне түбәндәгечә бәялим: (билгеләр кую)

Дәресебез тәмам, хушыгыз.

 

 

Прикрепленный файл Size
Г.Гобәй.doc 53.5 KB

»  Размещено в сообществах:   

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн