Официальный сайт flashgamer 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Көчле звено (Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗаты буенча)

Фото пользователя ГУЛЯНДАМ ГУЛУСОВНА халиуллина
Submitted by ГУЛЯНДАМ ГУЛУСОВНА халиуллина on Tue, 18/05/2010 - 21:51
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы
Место работы, должность: 
МББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
8 класс
Класс(ы): 
9 класс
Класс(ы): 
10 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Максат: 1. Укучыларда өстәмә белем алуга, татар теле һәм әдәбияты фәне белән кызыксынуга омтылыш тәрбияләү. Уңышлы белем алуга әзерләү 2. Интеллектуаль уен аша балаларның белем сәләтен һәм белем дәрәҗәләрен үстерү. 3. Белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең көн таләпләренә туры килерлек яңа формаларын куллануны тормышка ашыру
Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

Нәбирә Гыйматдинованың иҗади мирасы, әдәби әсәрләре

Используемое оборудование: 
белем турында язылган мәкальләр, “Көчле звено” дип язылган язу, шарлар, трибуна, укучыларда эмблемалар, алларында исемнәре язылган табличкалар, һәр уенчыга җитәрлек каләм, дәфтәр, язучының портреты, китапларыннан күргәзмә. “Н.Гыйматдинова – шигъри бәяннар остасы” – мәктәпкүләм газета
Краткое описание: 
Уенның шартлары. 1) Уенда 6 укучы катнаша, 4 раундтан һәм финалчылар ярышыннан тора. 2) Беренче раундта 4 сорау, калганнарында 3 әр сорау, ә финал өлешендә 4 сорау биреп, җиңүчене билгеләрбез. 3)Эксперт әгъзалары – статистлар статистика эшен алып баралар, һәр катнашучының ни дәрәҗәдә уйнавын билгелиләр, балларны исәплиләр. Бер дөрес җавап – 10 балл. 4) ”Вакыт әфәнде” үз вакытында раундны – уенны туктата. 5) Команда иң начар уенчы дип исәпләгән уенчыны уеннан чыгара, ни өчен чыгаруын дәлилли. 6) Уеннан чыгарылган катнашучы үзенең һәм башкаларның ничек уйнавы турында фикерен әйтеп чыгып китә. 7) Раундлар берсе артыннан берсе дәвам итә.

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Calibri","sans-serif"; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin; mso-fareast-language:EN-US;}

Уен барышы:

 

     - Хәерле көн, укучылар, укытучылар! Бездә бүген зур бәйрәм. Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбиятында язучы Нәбирә Гыйматдинова иҗаты зур урын били. Кызганычка каршы, әдәбият дәресләрендә аның иҗаты өйрәнелми. Әмма  “Китап сөючеләр” түгәрәге әгъзалары һәм сәләтле укучылар белән без аның иҗатын өйрәндек. Ниһаять, нәтиҗә ясар өчен, яраткан язучыбызның иҗатын яхшырак белүчене ачыклау өчен без бүгенге бәйгегә- “Көчле звено”га җыелдык.

       Тормыш һич тукталып тормый. Үсә, үзгәрә, бик күп яңалыклар алып килә. Телевизор экраннарында яңадан яңа тапшырулар барлыкка килә. Әлбәттә, безнең тормыш кебек  үзебез дә алга таба барабыз. Бергәләшеп төрле конкурслар үткәрәбез, бәйгеләр һәм  ярышларда көч сынашабыз.

  Телевизор экраннарында бара торган “Слабое звено” уенын караганыгыз бармы? “Кемнең миллионер буласы килә?” уены да кызыклы. Читтән торып булса да, мондый төр уеннарга катнашып, сорауларына җавап бирергә тырышабыз.

  Менә бүген шул уеннарга охшаган “Көчле звено” уенын уздырып алырбыз.

 

 

1 нче раунд

Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы

                Сорау

Җавап

1

Нәбирә Гыйматдинованың әтисенең исеме

Минәхмәт

2

Язучы ничәнче елда туган?

1956 елның 20 нче октябре

3

Язучының туган ягы

Карасу авылы

4

Карасуның сигезьеллык мәктәбен ничәнче елда тәмамлый?

1971 ел

5

Кайсы шәһәрнең һөнәр училищесында укый?

Иваново

6

Ничәнче елда Казанга күченә?

1973 елда

7

Кичке урта мәктәпне кайда тәмамлый?

Казан

8

1976 – 1981 елларда кайда укый?

Казан дәүләт университетында

9

“Н.Гыйматдинова – адәм ышанмаслык нәрсәләрне ышандырырлык итеп яза белүче прозаик” дип әйтүче язучы

Туфан Миңнуллин

10

Кайсы журналның баш мөхәррире булып эшли?

“Идел” журналы

11

Олы кызының исеме

Чулпан

12

Олы кызы Чулпан һөнәре буенча кем?

Табибә

13

Бүгенге көндә язучы медицинага бәйле рәвештә нәрсәләр эшли?

Халык арасында таралган дәвалау кулланмаларын туплый

14

Мәрхүмә әбисенең исеме

Сөлекче Нәгыймә абыстай

15

Н.Гыйматдинова йолдызлыгы буенча кем?

Үлчәү

16

Язучының иң зур хыялы нәрсәдән гыйбарәт?

Үзенең иҗат җимешләренең 3 томлыгын бастырып чыгару

17

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татэнерго ААҖ”ның генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев янында язучы нинди вазифа башкара?

Депутат ярдәмчесе

18

Иваново шәһәренә мамык туку фабрикасына эшкә чыгып киткәндә язучыга ничә яшь була?

15

19

Н.Гыйматдинова – 5 вакыт намазын укучы кеше дә. Моның өчен 2 ел буе кемдә сабак ала?

Рәшидә абыстай

20

Ничәнче елда Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты була?

1985 елда

21

Ничәнче елда Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты була?

2001 елда

22

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем аңа кайчан бирелә?

1996 елда

23

Әлеге әсәрләрнең кайсысы Нәбирә ханымныкы? “Күкеләр язмышы”, “Күке төкереге”, “Күке сагышы”

“Күке төкереге”

24

“Мин бөтен әсәремдә дә кеше җаны турында яздым...” диюче язучы кем?

Нәбирә Гыйматдинова

 

- Бу раундта кем үзен көчсез звено итеп күрсәтте? Кем командага уңыш алып килмәде?

 

                       2 нче раунд

                     “Пәри утарында” әсәре  

                Сорау

Җавап

1

Хаят кем ул?

Урман уртасында умарта корты утары хуҗасы

2

Хаят әсәрдә нинди итеп тасвирлана?

Яшь, чибәр, уңган

3

Хаятның бердәнбер дусты кем?

Соры бүре

4

Хаятның ире кем?

Япон кораблендә пешекче булып эшләүче

5

Ирен Хаят ничә ел көтә?

5 ел

6

Хаятның өенә үлгән дип, кемне кертеп ташлыйлар?

Рөстәмне

7

Рөстәм – Хаят каршылыгы әсәрдә ничек тасвирлана?

Мәхәббәткә әверелеп, югалту белән бетә

8

Рөстәм – хезмәттәшләре каршылыгы әсәрдә ничек тасвирлана?

Хыянәт, дуслыкны югалту белән бетә

9

Тигезсез мәхәббәт корбаннары

Рөстәм – Хаят

10

Тәрәзә төбенә лампа яндырып, Хаят кемне көтә?

Искәндәрне

11

Лампа утына нинди мәгънә салынган?

Адашкан кешегә юл күрсәтүче, маяк, үлемнән йолып калучы

12

Ни өчен кешеләр Хаятны ямьсез, чәчсез, пәри төсле дип уйлыйлар?

Йөзен шәл белән каплап йөри

13

Түбәгә шак – шок коелган имән күркәләрен халык нәрсә дип фаразлый?

Хаят ут яндырып, пәриләрне биетә дип уйлыйлар.

14

“Үлгән хәле”нә Рөстәм ни өчен төшә?

Кабан дуңгызы тешли

15

Азгынлыкны кайсы герой мисалында күрәбез?

Җемҗемия

 

-Кем үзенең көчен җитәрлек кулланмый? Кем өчен барысы да барыбер?

 

                                          3 нче раунд

                                          “Сихерче” әсәре

                   Сораулар

Җаваплар

1

“Сихерче кыз” әсәрендә төп герой кем?

Яшүсмер кыз Сәвилә

2

Әсәрдә сихерче дигән даны таралган Убырның исеме

Маһруй карчык

3

34 яшьлек Мәликәнең ире

Тәминдар

4

Сәвиләнең кушаматы

Сихерче

5

“Сихерче” әсәрендә сүз нәрсә турында бара?

Дару үләннәре, дәвалау ысуллары, табигать белән Кешенең бербөтенлеге, мәхәббәт, хыянәт, җан турында

6

Изге чишмәне ташлардан тазартучы

Сәвилә

7

Авыл фельдшерының исеме

Сәкинә

8

Маһруй кемне аҗдаһа дип атый, аларны каргый, бәддога укый?

Авылдашларын

9

Тәминдар Сәвиләне калдырып, шәһәргә кем белән китә?

Хыянәтче хатыны Мәликә белән

10

Профессордан Тәминдарга нинди хат килә?

Аспирантурага чакыру хаты

11

14 яшьлек Сәвилә нинди максат белән Тәминдарның күлмәген суга сала?

Саулык теләп

12

Тәминдар 4 елга якын кайда була?

Төрмәдә утыра

 

- Кем өчен уен тәмамланды? Кем күбрәк дөрес булмаган җаваплар бирде?

 

                               4 нче раунд

                               “Ак торна каргышы” әсәре

                      Сораулар

 Җаваплар

1

“Ак торна каргышы” әсәре нинди әсәр?

Фаҗигале повесть

2

Музыка укытучысының исеме

Сара

3

Сараны нәрсә яшәүгә кайтара, аякка бастыра?

Пар торна

4

Пар торнаның берсен кемнәр үтерә?

Авыл хатыннары

5

Авыл нинди җәза ала?

Табигать көчле давыл белән җавап бирә

6

Давыл авылны җимерә. Автор моның белән нәрсә әйтергә тели?

Укучыларын мәрхәмәтле булырга өнди

7

Авылның исеме

Каратай

8

Әсәрдә романтик герой

Арслан

9

Әсәрдә битарафлык кемнәр арасында сурәтләнә?

Сара - авылдашлары

 

-Уен тәмам. Кем һаман да уенга кереп китә алмый? Кемнең яраткан сүзе “пас”?

 

                                           Финалчылар ярышы

 

                                           “Кыргый” повесте

Финалга чыккан ике уенчы уенны дәвам итә. Җиңгән укучы иң “Көчле звено” дип игълан ителә һәм бүләкләнә.

1нче уенчы

Әсәрнең төп героинясы

Җәббар – Җәмилә мәхәббәтенә кем каршы төшә?

Җәмилә йортын нишләтә?

Әсәрдә Җәббар ничек сурәтләнә?

Җаваплар

Җәмилә

Идрис

Сарайдан бензин алып чыгып ут төртә

Көчле, акыллы, тугрылыклы, саф йөрәкле чын ир итеп

2нче уенчы

Кем ул Җәббар Сафин?

Идрисне автор ничек сурәтли?

Мең бәлаләр белән җиткерелгән йортка үз куллары белән үзе ут салганда, Идрис кайда була?

Җәббар образына әсәрдә капма – каршы куеп сурәтләнгән герой

Җаваплар

Участок инспекторы

Хыянәтчел, астыртын, хәйләкәр, көнчел

Чоланда йоклаган була

Идрис

 

 


»  Tags for document:

Фото пользователя Раушания Гаязовна Матзянова

На: Көчле звено (Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗаты буе


Гөләндәм! Интеллектуаль уеннар үткәрүдә сиңа тиңнәр юк. Уен эшкәртмәсе искиткеч яхшы килеп чыккан. Алга таба да уңышлар телим. Раушания.

http://raushania.ucoz.ru



Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн