Официальный сайт bok-o-bok 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



“Урман – безнең байлыгыбыз”

Submitted by Таслима Моратовна Гиниятуллина on Fri, 21/05/2010 - 21:05
Данные об авторе
Автор(ы): 
Таслима Моратовна Гиниятуллина
Место работы, должность: 
МОУ Маметьевская СОШ, учитель начальных классов
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Используемые учебники и учебные пособия: 


 

Краткое описание: 
Бу класс сәгатендә балалар агачларны танырга, агулы һәм ашарга яраклы гөмбәлерне аерырга өйрәнәләр. Кызыл китапка кертелгән усемлекләр һәм хайваннар белән танышалар.

 

Тема. “Урман – безнең  байлыгыбыз”

       ( Башлангыч сыйныфта тәрбия сәгате)

Максат: туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

                 балаларга әхлак тәрбиясе бирү,

Җиһазлау: урман аланы күренеше., агачлар, чәчәкләр рәсеме, магнитофон,

                    компьютер

 

                       Дәрес барышы.

 

I.                   Оештыру моменты.

II.                Төп өлеш 

 Укытучы   Балалар, без бүген читтән торып табигатькә экскурсиягә

чыгабыз.Ә кая баруыбыз турында бу табышмакның җавабыннан белерсез.

          Кат – кат үсемлекле,

           Аллы – гөлле чәчәкле,

           Эре кызыл җиләкле,

            Баллы – майлы гөмбәле

            Чут – чут сайраучы кошлы,

            Төрле – төрле җәнлекле

             Кешегә файда бирүче

             Һаваны чистартучы

             Ул нәрсә?

- Әйе, урман. Мин сезне бүген урманга чакырам. Тик урманга кергәнче өч кагыйдәне искә төшереп китик әле. Ниндиләр алар?

- Шаулама!

- Чүпләмә!

- Рәнҗетмә!

Укытучы. Әгәр дә урманны тыңласаң,башта ул тып – тыныч, бөтенләй буш кебек. Ә инде игътибар белән карасаң, колак салып тыңласаң, урманда тормыш кайнап тора.Анда кошлар сайравын да, агачлар шаулавын да, керпеләр кыштырдавын да ишетергә мөмкин. Һәр нәрсәнең үз урыны, үз эше бар.

-Әйтегез әле, балалар, нинди урманнар була? ( Катнаш, ылыслы, киң яфраклы)

- Ә безнең авыл тирәсендә нинди урманнар бар? Анда нинди агачлар үсә? Сез ул агачлар турында нәрсәләр беләсез? ( Балалар җавабы тыңлана)

             Сайдларда агач рәсемнәрен карау.   

- Урманнарда агачлардан тыш, тагы нинди үсемлекләр үсә? ( Куаклар, үләнчел үсемлекләр, чәчәкләр, гөмбәләр)

                    Уен. “Гөмбәләрне таныйсыңмы?”  Сайдларда гөмбә рәсемнәре күрсәтелә. Балалар аларның исемнәрен әйтәләр. Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләргә аераалар. Гөмбә җыю кагыйдәләре искә төшерелә

- Сез, балалар, нинди дару үләннәрен беләсез һәм аларны таныйсызмы?

( Энҗе чәчәк, ромашка, әрем, мәтрүшкә һ.б.). Хәзер Вахит Монасыйповның “Шифалы табиблар” әсәреннән бер өзек карап китик.

                      ( Сәхнәләштерелгән күренеш.)

Укытучы  Урман әле күп кенә кошларның һәм  төрле җәнлекләрнең туган йорты. Сез нинди урман җәнлекләрен һәм кошларын беләсез? ( Балалар җавабы) Сез кошларны  тавышларыннан аера аласызмы? (  Магнитофон язмасында кошлар тавышын тыңлап аеру)

- Балалар, шундый зур байлыкка ия булган урманнарның кеше тормышында нинди әһәмияте бар соң? Урман кешеләргә нәрсәләр бирә? (Балаларның җавабы)

      Урман -  кешенең иң якын  дусты. Ул йорт салырга бүрәнә, өй кирәк – яраклары һәм мебель өчен чимал, утын бирә. Җиләк – җимеш һәм дару үләннәренең чамасы юк.Ә саф һавасы ни тора! Урман үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Саф һавасы, йөрәкләргә үтеп керерлек кошлар сайравы, аллы – гөлле чәчәккә күмелгән аланнары, гөлдән – гөлгә кунучы күбәләкләре кешенең кәефен күтәрә, хәтта дәвалый да.  Урманда рәхәтләнеп ял итәсең, сәламәтлегең ныгый, яшәү өчен яңа көч туплыйсың. Яшел төс күзләрне ял иттерә, тынычландыра.  Урман – безнең байлыгыбыз.   Шуңа күрә ул байлыкны кадерләп сакларга кирәк. Ә урманны ничек сакларга соң?

( Балаларның җавабы)

Дөрес әйтәсез , балалар, әгәр дә агачларның телләре булса менә нәрсә әйтерләр иде алар:

* Кошларны, җәнлекләне рәнҗетмәгез, кырмыска ояларын

   туздырмагыз.

* Агачларның ботакларын сындырмагыз, каерыларын җәрәхәтләмәгез.

*Чәчәкләрне кирәксезгә өзмәгез.

* Чүп – чарлар калдырмагыз.

* Урманда ут белән сак булыгыз

* Урамнарга, өй һәм мәктәп тирәләренә агачлар утыртыгыз.

Укытучы.  Урманда һәр нәрсә бер – берсе белән тыгыз бәйләнгән. Берсен юк итсәң, икенчесе, өченчесе үлә. Менә шундый чылбыр буенча барып, урман тулысынча үлеп бетәргә мөмкин.  Шуңа күрә, күп кенә үсемлекләр һәм җәнлекләр закон тәртибендә сакланалар, чөнки алар җирдә бик аз калганнар. Бу үсемлекләр һәм җәнлкеләр Кызыл китапка кертелгән. Кызыл төс – кисәткеч төс. Куркыныч астында калганнар! Юкка чыгулары бар!Сакла! Якла! Менә нәрсәгә чакыра бу китап.

Кызыл китапны һәм аңа кертелгән үсемлекләрне һәм җәнлекләрне күрсәтү.

III.             Йомгаклау.

Укытучы. Балалар, сез үскәч тә табигатькә, Җир- анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанам. Ә сезнең табигатькә, Җир – анага нинди ссүзләрегез бар?

Укучылар. – Сакларбыз, үсемлекләрне,

- Өзмәбез чәчәкләрне,

- Кош оясына тимәбез,

-Сакларбыз бөҗәкләрне.

- Агач куаклар утыртып,

  Урманнар үстерербаз.

- Чишмә - күлләрне һәрвакыт

   Без чистартып торырбыз.

 

Смотреть kino онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн