<!--[if !mso]> v\:* {behavior:url(#default#VML);} o\:* {behavior:url(#default#VML);} w\:* {behavior:url(#default#VML);} .shape {behavior:url(#default#VML);} <![endif]--><!--[if gte mso 9]> Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 <![endif]--><!--[if gte mso 9]> <![endif]--> <!-- /* Style Definitions */ p.MsoNormal, li.MsoNormal, div.MsoNormal {mso-style-parent:""; margin:0cm; margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:12.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-fareast-font-family:"Times New Roman";} @page Section1 {size:612.0pt 792.0pt; margin:2.0cm 42.5pt 2.0cm 3.0cm; mso-header-margin:36.0pt; mso-footer-margin:36.0pt; mso-paper-source:0;} div.Section1 {page:Section1;} --> <!--[if gte mso 10]> /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;} <![endif]-->
Укытучы: Ахметгараева Айсылу Шафагатовна
Класс: 2
Дәрес: Сынлы сәнгать
Тема: Натурадан кош рәсеме ясау.
Максатлар: 1. Укучыларга анималистик жанр турында төшенчә бирү,
натурадан һәм таблица ярдәмендә кош рәсеме ясарга өйрәтү
2. Рәсем ясау вакытында укучыларның эмоциональ- эстетик
сәләтен, зәвегын үстерү.
3. Кошларга карата сакчыл, игътибарлы караш һәм мәхәббәт
тәрбияләү.
Җиһазлау: кош чучелосы, кош рәсемнәре, кош рәсеме ясау таблицасы, анималистик художникларның портретлары һәм рәсемнәре, компьютер.
Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү (компьютер кулланып)
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше.
- Барыбызның да дәрес өчен кирәкле әйберләре әзер булса, тыныч кына утырыйк.
2. Кереш әңгәмә.
- Балалар, сез кабинетыбызга игътибар иттегезме? Нинди үзгәрешләр күрдегез? Безгә кемнәр очып килгән?
- Без ни өчен кошларны дусларыбыз дип атыйбыз?
- Кошларга яшәү өчен ниләр кирәк?
- Алар нинди файда китерәләр?
- Кошларга кайчан безнең ярдәмебез кирәк?
Нәтиҗә: Әйе, кошлар безнең дусларыбыз. Алар безгә үзләренең җырларын бүләк итәләр һәм корткычлардан агачларны саклыйлар.(кошлар тавышы тыңлау)
Кыш көне кошларга азык табу бик кыен. Алар төрле җимешләр(балан, миләш) белән тукланалар. Ләкин без дә аларга үз чиратыбызда ярдәм итәргә тиеш.
- Без ничек итеп ярдәм итә алабыз?
3. Максатларны белдерү. Анималистика турында мөшенчә бирү.
- Бүгенге дәресебездә без сезнең белән кызылтүш кошын ясарга өйрәнербез.
Кошларны, бөҗәкләрне һәм җәнлекләрне бер сүз белән хайваннар дип әйтүне без беләбез инде. Ә менә хайваннарны натурадан ясаучы художникларны анималистлар дип атап йөртәләр. Бу сүз инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә хайван дигәнне аңлата. Ә бу жанр – анималистик жанр дип атала. Бу бик борынгы жанр. Борынгы кешеләр хайван рәсемнәрен пещера стеналарына ясаганнар һәм аларны аллага тиңләгәннәр. Хәзерге вакытта да хайваннарны өйрәнү, күзәтү,сурәтләү дәвам итә.
Рус художнигы Василий Ватагин шундый художникларның берсе. Ул гомере буе хайваннарның үсешен күзәткән һәм аларны сурәтләгән.(Рәсемнәрен күрсәтү)
<!--[if gte vml 1]> <![endif]--><!--[if !vml]--><!--[endif]-->
|
-Хайван рәсемнәрен хәрәкәткә китереп мультфильмнар ясыйлар(компьютерда күрсәтү)
4. Төп өлеш.
а) Кошларның төзелеше беләң танышу.(Кош чучеласыннан карау)
б)Кош рәсеме ясау эзлеклелеге.(таблица куллану)
в)Практик эш.
- Әйдәгез үзебезгә кирәкле краскаларга җебү өчен су тамызып куйыйк һәм эшкә керешик.
(Балалар рәсем ясаганда тыныч кына кошлар сайраган тавыш ишетелеп тора)
5. Эшләргә анализ ясау.
- Әйдәгез үзебезнең эшләрдән күргәзмә ясап куйыйк.
<!--[if gte vml 1]> <![endif]--><!--[if !vml]--><!--[endif]--><!--[if gte vml 1]> <![endif]--><!--[if !vml]--><!--[endif]--><!--[if gte vml 1]> <![endif]--><!--[if !vml]--><!--[endif]-->
<!--[if gte vml 1]> <![endif]--><!--[if !vml]--><!--[endif]--><!--[if gte vml 1]> <![endif]--><!--[if !vml]--><!--[endif]--><!--[if gte vml 1]> <![endif]--><!--[if !vml]--><!--[endif]-->
|
6. Йомгаклау өлеше.
- Бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек?
- Хайваннар рәсеме ясаучы художникларны ничек дип атыйлар?
- Дәрес сезгә охшадымы?
- Кыш көне кошларга без ничек ярдәм итәргә тиеш инде?
Кошлар- табигать күрке. Аларның матурлыгын күреп, тылсымлы җырларын тыңлап, күңел сафлана; алар табигатькә , безнең күңелләргә ямь өстиләр. Ә китергән файдалары сөйләп бетергесез. Шуңа күрә без кошларны яратабыз, саклыйбыз, алар турында кайгыртабыз.
|